15.08.2013 - Замандаш

“Һәр эш-гамәлем халык мәнфәгатендә булды...”

Рафаэль Ибраһим улы Байдәүләтов 1943 елның 16 августында Белорет районында туган. Хезмәт юлын техник училище тәмамлаганнан соң Магнитогорск металлургия комбинатында электромонтер булып башлый. 1962-65 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970 елда Иваново энергетика институтын тәмамлап, Белорет электр челтәренә мастер булып эшкә кайта. 1979 елда әлеге предприятиенең баш инженеры Рафаэль Ибраһим улын КПСС Башкортстан өлкә комитетының сәнәгать бүлегенә инструктор итеп тәгаенлиләр. Әлеге вазыйфада ул 1985 елга кадәр эшли. Арытаба эшчәнлеген “Башкирэнерго” предприятиесенең Үзәк электр челтәре директоры урынбасары, “Энерготехсервис” подразделениесенең баш инженеры вазыйфаларында дәвам итә. 1994 елда — Уфа шәһәре электр челтәре директоры, 1997 елда “Башкирэнерго” җәмгыятенең генеральный директоры вазыйфасына тәгаенләнә.

Рафаэль Байдәүләтовның арытабангы хезмәт биографиясе республика Хөкүмәтендәге эшчәнлек белән бәйле. 1998-99 елларда Премьер-министрның беренче урынбасары булып эшләде, арытаба ун ел республика Хөкүмәтен җитәкләде. Соңыннан берничә ел Федерация Советында Башкортстаннан әгъза булып торды. Бүген Рафаэль Ибраһим улы — “Электрозавод” Мәскәү холдингының Башкортстан буенча тулы вәкаләтле вәкиле.

Рафаэль Ибраһим улы — Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы, Русиянең Почет ордены, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Салават Юлаев орденнары кавалеры һәм башка күпсанлы дәүләт бүләкләре иясе.

Хәләле Нина Николаевна белән ике кызларына төпле тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген дүрт оныкларын тәрбияләшәләр.

Рафаэль Ибраһим улының 70 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Рафаэль Ибраһимович, рес­публиканың күпчелек халкы Сезне, тәү чиратта, Хөкүмәт Премьер-министры вазыйфасындагы эшчән­лек буенча белә. Сез Хөкүмәт­не җитәкләгән чорда республикада ирешелгән иң югары казанышлардан нәрсәләрне атап үтәр идегез? Ә нинди мөһим проектлар, кызганычка каршы, ахыргача җиткерел­мичә калды?

— Мин республика Хөкүмәте җитәкче­легенә 1998 елдагы дефолттан соңгы гаять катлаулы чорда килдем. Күп завод-фабрикалар эштән туктаган, хезмәт хакы түләнми, халык, канәгатьсезлек белдереп, урамнарга чыга. Кичекмәстән, тиз арада халык хуҗалыгын кулга алырга, аны көрчектән чыгарырга һәм, шул рәвешле, социаль-икътисади хәлне тотрыкландырырга кирәк иде. Әлеге гади булмаган бурычны тормышка ашыру өчен Хөкүмәттә көчле команда тупланды һәм без, чыннан да, кыска вакытта хәлне уңай якка үзгәртә алдык.

Эшне республиканың төп сәнәгать куәтләрен тергезүдән башладык. Атап әйткәндә, беренчеләрдән булып бу вакытта сүнеп барган Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсенә яңа сулыш өрдек. 1999 елда “Полиэф” комплексы төзелешен финанслауны тергезеп, казнадан 350 миллион сум юнәлттек. Арытаба Нефтекама автозаводын һәм Уфа троллейбуслар заводын аякка бастырдык. Аннары чират Мәләвез химия заводына, Белорет комбинатына, республиканың башка җитештерү куәтләренә дә җитте. Хөкүмәт Премьер-министры буларак, башкарылган  эш турында атна саен республика телевидениесе аша халык алдында хисап тоттым. Шулай ел ярым дәвам итте. Аның каравы, дефолттан соң ике ел эчендә республика сәнәгатен ныклап аякка бастыруга ирештек һәм Башкортстан 2000 елга тотрыклы социаль-икътисади тормыш белән яши башлады.

Ә күпме гигант төзелешләр җәелде­релде?! Башкалабыз Уфада елдан-ел кискенләшә барган автомобильләр тыгынын чын мәгънәсендә ерып җибәргән Салават Юлаев проспекты үзе генә ни тора?! Авыр булды, аның каравы, бүген Салават проспекты Уфаның үзәк артериясенә әверелде.

Уфа үсешенә бәйле мине бер мәсьәлә генә тирән борчуга сала. Кызганычка каршы, башкаланы үтәдән-үтә кисеп үтәргә һәм шәһәрне транспорт тыгыннарыннан тулысынча арындырырга тиешле тоннель төзелешен ахырынача җиткереп булмады. Инвесторлар табып, аны ничек тә тәмам­лау хәстәрен күрү башкала үсеше өчен дә, гомум республика үсеше өчен дә күпкә файдалырак һәм дөресрәк булыр иде, дигән фикердәмен. Гомумән, җитәкче буларак, тормыш девизым шундый: эшкә алынгансың икән, аңа үзеңне тулысынча багышларга һәм намус белән башкарырга тиешсең. Шунсыз нәтиҗә көтәсе юк.

— Рафаэль Ибраһимович, мәгъ­лүм булуынча, Башкортстанның үз теләге белән Русия составына кушылуының 450 еллыгына әзер­лек кысаларында җәелдерелгән колачлы төзелеш һәм төзекләндерү эш­ләрен дә турыдан-туры Сез җитәк­ләдегез. Уфада гына да шушы чорда дистәдән артык эре объект файдалануга тапшырылды. Бүген дә республика гаять әһәмиятле вакыйгага — ШОС һәм БРИКС дәүләт­ләре җи­тәкчеләренең саммитларына әзер­ләнә. Элекке Хөкүмәт Рәисе буларак, әлеге чараларга әзерлек кысаларында Уфада җәел­дерелгән төзелеш һәм төзеклән­дерү эшләре күләмен һәм темпларын Сез ничек бәялисез?

— Башкортстанның Русия составына керүенең 450 еллыгына әзерлек эшләре 2002 елда ук башланды. Ил җитәкчелеге, федераль башкарма власть органнары белән күпсанлы очрашулар, сөйләшүләр нәтиҗәсендә “Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерү” программасын яклауга һәм раслатуга ирештек. Программа чаралары 2002-07 елларда Башкортстан үсешенә федераль казнадан 34 миллиард сум юнәлтүне үз эченә алды. Ахыр чиктә, шушы еллар эчендә без федераль бюджеттан 37 миллиард сум алуга ирештек. Шул рәвешле, бүген дә Уфаның төп күрке булып торучы һәм гомум республика халкына хезмәт итүче күпме мәһабәт объектлар сафка басты. “Акбузат” ипподромы, “Уфа” боз сарае, “Динамо” стадионы, Республика клиника дәваханәсенең хирургия корпусы, тимер юл вокзалы, аэропорт, күпсанлы юл киселешләре белән аңа илтүче заманча автомобиль юлы һ.б, һ.б.

ШОС һәм БРИКС илләре җитәкчеләре саммитларына әзерлек кысаларында да, күрүемчә, шактый колачлы эш алып барыла. Шулай да, бу мәсьәләдә зур тәҗ­рибә туплаган җитәкче буларак, төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең тагын да киңрәк колач алуын һәм темплар артуын теләр идем. Чөнки чит дәүләтләрдән килгән кунаклар Башкортстан хакында, тәү чиратта, саммитларны ничек каршы алуыбыздан чыгып фикер йөртәчәк һәм безнең хакта дөньяга шундый мәгълүмат җиткерәчәк. Шуңа да биредә бөтен нәрсә идеаль тәртиптә булырга тиеш.

— Премьер-министр вазыйфасын калдырганнан соң да Сез Башкортстан, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатендә хезмәт салуыгызны дәвам итәсез. Тәүдә  Федерация Советында Башкортстанның башкарма дәүләт власте органыннан әгъза булып тордыгыз, бүген дә җитәкче вазыйфа башкарасыз. Болардан чыгып, хуҗалык итү Сезнең кандадыр, дигән фикер кала. Гомумән, “хуҗа­лык итү” төшенчәсен Сез ничек аңлыйсыз?

— “Хуҗалык итү” төшенчәсенә мин, тәү чиратта, эшкә хуҗаларча караш, аны үз хуҗалыгың кебек кабул итү дип карыйм. Әгәр дә ниндидер предприятие, тармак, гомум халык хуҗалыгы эшчәнлеген кулларыңа алгансың икән, аңа карата үз йортыңа, гаиләңә булган кебек зур җаваплылык тоярга һәм үзеңне тулысынча шушы эшкә багышларга тиешсең. Шул вакытта гына нәтиҗә булачак. Әлбәттә, моңа ирешү җиңел түгел. Компетентлы хуҗа булу өчен яшьтән үк барлык хезмәт баскычларын үтәргә, шул рәвешле, һәр өлкәдә бай тәҗрибә тупларга, иң мөһиме — һәрнәрсәгә үз көчең белән ирешергә кирәк, дип саныйм. Әлбәттә, нәтиҗәле хуҗалык итү өчен көчле командаң булу да шарт. Никадәр генә алдынгы карашлы җитәкче булма, әгәр бердәм эшләүче югары профессиональ команда юк икән, әлләни эш кыра алмыйсың.

Аннары, син беренче җитәкче икән, предприятиедәме ул, Хөкүмәт дәрәҗәсен­дәме, башкаларга син һәрчак үрнәк булыр­га тиеш. Чөнки кул астыңда эшләү­челәр сиңа йөз тота, эшчәнлеген дә шул үрнәктә оештыра. Әйтик, Премьер-министр вазыйфасында эш көнем, нигездә, иртәнге сигезенче яртыда башлана иде. Сигезгә мин барлык министрлар һәм ведомство җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, эшләр торышы турында тулы мәгълүмат ала идем. Шулардан чыгып, бурычлар билгеләнде, тиешле нәтиҗәләр ясалды. Аңлашыла, контроль һәм таләп булгач, алар да иртәнге сәгатьләрдән үк эштә кайнады.

Гомумән, Хөкүмәт җитәкчелегенә халык хуҗалыгы өлкәсендә шактый зур тәҗрибә туплап килдем, дип саныйм. Югары вазыйфага керешкәнгә кадәр 30 мең кешене берләштерүче “Башкирэнерго” предприятиесен җитәкләдем. Пред­приятиедә башкаручы директорлар саны гына да кырык иде. Билгеле, предприятие нәтиҗәле үсешсен өчен һәр­кайсының эшчәнлеген күз уңында тотарга, вакытын­да тиешле чаралар күрергә кирәк. Чөнки производство процессының бер генә участокта да аксавына юл куелырга тиеш түгел, юкса, бу гомум эшкә зыян салачак. Һәрхәлдә, “Башкирэнерго” пред­прия­тиесенә җитәкчелек итү дәве­рендә тупланган тәҗрибә Хөкүмәт Рәисе вазыйфасында да ярдәмгә килде, дип саныйм. Халык хуҗалыгы үсешендәге күп мәсьә­ләләрне вакытында һәм нәти­җәле хәл итүгә ирештек. Республика халкы да безнең эшчәнлек турында шундый фикердәдер, дип ышанам.

— Җитмеш яшь үренә чыкканда да Сез эш өстендә — “Электрозавод” Мәскәү холдингының Башкортстан буенча Тулы вәкаләтле вәкиле булып торасыз. Предприя­тиедә нинди мөһим проектлар тормышка ашырыла? Бай тәҗрибәле җитәкче була­рак, әлеге куәтле производствоның киләчәген  Сез ничек итеп күрәсез?

— Әлеге предприятиенең биредә барлыкка килүе — Хөкүмәт җитәкчелегендә безнең тарафтан алып барылган актив  инвестицион эшчәнлек нәтиҗәсе, дияргә кирәк. Күпсанлы сөйләшүләрдән соң, тәүдә инвесторны “Электроаппарат”  предприятиесен күтәрүгә акча салырга күндердек. Нәтиҗәдә, сүнеп баручы предприятие ел эчендә бөтенләй яңа үсеш баскычына чыкты. Бүген анда 450 кеше хезмәт сала.

Чираттагы очрашуда инвестор, производство куәтләрен киңәйтеп, трансформаторлар заводы төзергә ниятләвен белдергәч, аны бу проектны Башкортстанда тормышка ашыру нәтиҗәле булачагына ышандырдык. Һәм сүздә тордык та. 12 көн эчендә барлык инфраструктура буенча тиешле техник шартлар әзер­ләнде. Инвестор мондый оперативлыктан һәм республикада тудырылган шартлардан чиксез канәгать калды һәм яңа предприятиене Башкортстанда төзергә карар итте. Аның каравы, әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә республика янә бер куәтле, заманча технологияләргә нигезләнгән производствога ия булды. Бүген биредә 380 вольттан алып 220 мең вольтка кадәр куәтле трансформаторлар җитештерелә. Әзер продукция Русиядә генә сатылып калмый, чит ил базарларына да чыгарыла. Дөрес, әлегә предприятие куәтләре тулысынча файдаланылмый. Аена 200 трансформатор җитештерү мөмкинле­гебез булса, әлегә 150 данә белән чикләнәбез. Эш шунда: илнең энергетика тармагында трансформаторларның зур өлеше куллану вакытын үтеп, күптән алыштыруны таләп итсә дә, милек хуҗалары бу эшкә акча салырга ашыгып бармый. Кызганычка каршы, бездә җитәкчеләр күп очракта фаҗига булганнан соң гына кузгала...

Заводның киләчәк үсеш юнәлешлә­ренә һәм биредә тормышка ашырылучы өстенлекле проектларга килгәндә, якын чорда инвестор аның янында янә бер куәтле производство — электр җиһазлары заводы төзергә ниятли. Әзер продукция склады төзелде, ул якыннан гына узучы тимер юл челтәре белән тоташтырылды. Янә бер яңалык — тиздән электр өзгеч­ләре белән комплектлы бүлү корылмалары җитештерү производствосын җайга салачакбыз. Әлегә Русиядә андый производство башкача юк. Күренүенчә, планнар зурдан һәм алар һәркайсы тормышка ашырыла бара. Шулай булгач, завод киләчәге өчен борчылмыйм. Заказларга килгәндә, алар, һичшиксез, булачак һәм артачак. Чөнки искене күпме генә сиплә­мә, төзәтмә — аның мөмкин­лекләре дә, көннәре дә чикләнгән. Димәк, иртәме-соң­мы, энергетика предприятие­ләре иске трансформаторларны алыштыру мәсьә­ләсенә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак. Әлеге предприятиене төзегән вакытта да, тәү чиратта, шушы максат күздә тотылды. Чөнки бүген трансформаторлар җитеш­терүче предприя­тиеләр илдә юк дәрә­җәсендә. Без исә илнең трансформаторларга булган ихтыяҗын капларлык куәтләргә ия.

— Рафаэль Ибраһимович, күре­нүенчә, Сез гомер буе диярлек җи­тәкче вазыйфаларда эшлисез. Заманында турыдан-туры дәүләт, бюджет акчалары белән дә эш иткәнсез. Бу җәһәттән Сезне “иң чиста куллы” җитәкчеләрнең берсе дип әйтергә дә буладыр. Һәрхәлдә, әлеге көнгә кадәр бернинди кырын эшләргә бәйле дә исемегез яңгы­раганы булмады. Төрле хәлләр булгандыр, намус чисталыгын ничек саклап кала алдыгыз?

— Моның әллә нинди формулалары юк — фәкать дөрес яшәргә кирәк. Шәхсән мин, нинди генә вазыйфада эшләсәм дә, тәү чиратта, халык мәнфәгатьләре турында уйладым, гади кешеләрне, хезмәт­кәрләрне кайгырттым. Ә кешегә нәрсә кирәк? Яшәү өчен торак, тиешле шартлар тудырылган эш урыны һәм, әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы. Шушы өч хәстәрлек, җитәкче буларак, минем эшчәнлектә һәрвакыт төп өстенлекле юнәлеш булды.

Ихтимал, мондый караш ярлы гаиләдә тәрбияләнүемнән, барлык хезмәт баскычларын үтеп, гади эшченең нинди борчулар һәм хәстәрлекләр белән януын үз җилкәмдә татып белүемнән дә киләдер. Әтием, мин туып бер ай үткәч, фронтта һәлак булган. Аның каберен соңгы елларда гына Бакудан юллап таптым, бер уч Башкортстан туфрагы салдым... Сугыштан соңгы авыр елларда әтисез үскән баланың олы тормышка юл яру михнәт­ләрен өлкән буын кешеләре яхшы аңлый торгандыр. Шөкер, тормышта терәк булырдай яхшы кешеләр күп очрады. Училищеда да, армиядә дә, институтта да, Башкортстанга кайтып эш башлагач та. Алар үрнәге һәм баштан кичкән тормыш михнәтләре мине кайсы гына вакытта да кеше булып калырга, намуска тап төшер­мәскә өйрәтте. Һәм, шөкер, бүген, 70 яшь үреннән караганда да тормыш юлын намус белән үттем, дип ышанычлы әйтә алам.

— Сезнең хезмәт юлыгыз, эш­чән­­легегез хакында республика халкы ярыйсы ук яхшы хәбәрдар. Гаиләгез хакында исә күпсанлы чыгышла­рыгызның, интервью­лары­гызның берсендә дә сөйләгә­негезне хәтер­лә­мибез. Юбилей көнегездә якын кешеләрегез белән якыннанрак таныштыру да артык булмастыр?

— Җәмәгатем Нина Николаевна белән Иваново энергетика институтында укыган вакытта танышып кавыштык. Ике игезәк кызга гомер биреп, олы тормыш юлына чыгардык. Хатыным гомер буе укытучы булып эшләде. Кызларыбыз гаиләләре белән яши, һәркайсы үзләре икешәр кыз үстерә. Берсе, Мәскәү сервис институты  филиалын тәмамлап, Энергия сату компаниясендә ике дистә елдан артык бүлек начальнигы булып эшли, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Икенче кызыбыз медицина университетын тәмамлап, “Башкирэнерго” җәмгыятенең дәвалау-сәламәтләндерү комплексында табиб-стоматолог булып хезмәт сала. Инде оныкларыбыз да буй җиткереп килә. Берсе Уфада хокук институтын тәмамлады һәм, бер үк вакытта Лондонда укып, бакалавр белгечлеге алды. Быел анда укуын тәмамлап, республикага магистр дипломы белән кайтты. Ул модельерлык белән мавыга. Икенче оныгыбыз Санкт-Петербургта Журналистика, кино һәм телевидение институтын тәмам­лады, төньяк башкалада белгечлеге буенча хезмәт сала. Өченче оныгыбыз Уфа авиация техник университетының икътисад факультетында белем ала. Иң кече оныгыбыз быел дүртенче сыйныфка укырга бара. Кыскача әйткәндә, гаиләм турында шушы.

Шөкер, якыннарым күркәм тормышлары, уңыш-казанышлары белән шулай һәрвакыт сөендереп тора.

— Рафаэль Ибраһимович, җит­меш яшь үреннән карап, үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы? Һәм алдагы чорга нинди бурыч-максатлар белән яшисез?

— Мин, чынлап та, бәхетле кеше. Эш­тә дә, гаиләмдә дә бәхетлемен. Кеше­ләр кү­зенә оялмыйча, курыкмыйча карый алам, чөнки һәр эш-гамәлем гомумхалык файдасына, кешеләр мәнфәгатендә булды, чөнки гаиләм өчен якташларым, ватандашларым, җәмгыять алдында йөз кызарырлык түгел. Намус белән эшләдем, намус белән яшәдем. Туган Башкортстаным үсешенә кулдан килгәнчә үз өле­шемне керттем. Һәм, шөкер, бу җәһәттән бүген дә ару-талу белми хезмәт вахтасын дәвам итәм. Бу да зур бәхет.

Алдагы планнарга килгәндә исә, югарыда билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, Башкортстандагы предприятиене тулы куәтенә аякка бастыруны һәм аны ил күләмендә тармактагы иң эре производ­стволарның берсенә әйләнде­рүне максат итеп куям. Әлбәттә, онык­ларыбызның алдагы уңыш-казанышларына сөенеп, саулык-сәламәтлектә бәхетле картәти-нәнәй булып та яшисе килә. Ходай гомер генә бирсен!

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Юбилеегыз мөбарәк булсын!

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»