20.07.2013 - Замандаш

Илеш данын саклаучыларның берсе!

Хөрмәтле укучым, бүген сине Илеш районының 24 эшчене берләштерүче “Сантехник” оешмасы җитәкчесе Рәис Шәмсиев белән таныштырмакчымын. Бу оешма күмәк һәм шәхси хуҗалыклар өчен төзекләндерү, яңа йортлар төзү, газ үткәрү, монтажлау эшләрен башкара.

Рәис Хисам улы 1953 елның 20 июлендә Илеш районының Йонны авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Йонны сигезъеллык мәктәбендә белем ала, туган авылында колхоз малларын карый, 1969-70 елларда һөнәрчелек училищесын тәмамлап, “Башкортстан” колхозында шофер булып эшли башлый.

1971-73 елларда хәрби бурычын үти. Билгеле, авыл малаен туган яклары үзенә тарта, кайту белән шофер эшен дәвам итә. Ләкин белемен камилләштерү кирәклеген дә яхшы аңлый егет. Шулай итеп, 1975-79 елларда Шадринск индустриаль педагогик техникумында белем ала, аннары районны механикалаштырылган төзелеш оешмасында баш механик булып эшли башлый.

1983 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, Рәис Хисам улын “Башагропроммехмонтаж” трестының Уфага караучы механикалаштырылган күчмә колоннасына прораб итеп тәгаенлиләр. Ул елларда бу оешма көче белән районның һәрбер авылында төзелеш эшләре алып барыла. 1994 елдан алып колонна аерым участокка әйләндерелә, 2003 елда Рәис Хисам улы әлеге оешмага җитәкче итеп билгеләнә. Аның намуслы хезмәте дәүләт тарафыннан да лаеклы бәяләнде. Ул ике тапкыр Башкортстан Төзелеш министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. 1999 елда исә Рәис Шәмсиевка “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә дә Рәис Хисам улы җитәкләгән коллектив нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә.

Мәсәлән, былтыр оешма Югары Юлдаш авылында 45 йортка газ үткәргән, район балалар сәнгать мәктәбенә, Гремучий Ключ авылы клубына, Бишкурай урта мәктәбенә һәм авыл мәдәният йортына, Йонны балалар бакчасы казанлыгына капиталь ремонт үткәргән. Югары Яркәйдәге 4нче урта һәм Түбән Череккүл мәктәпләрендә дә төзекләндерү эшләре башкарылган. Шулай ук алар көче белән Йонны авылы фермасында күләмле төзекләндерү эшләре алып барыла. Район Советы депутаты буларак та Рәис Хисам улы нәтиҗәле эш күрсәтә. Ул сайланган Яңа Аю авылында бүген газ үткәрү буенча эшләр бара.

Рәис Хисам улы гаиләсендә дә үрнәкле тормыш иптәше, яраткан әти, туганнар өчен ныклы таяныч. Сабыр холыклы, үтә дә изгелекле, ышанычлы кеше ул.

Тормыш иптәше Ләлә — математика укытучысы. 25 ел район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләде, хәзер хаклы ялда. Ләлә дә намуслы хезмәте өчен “Халык мәгарифе отличнигы” исемен йөртә.

Уллары Илдар аграр университетның икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлап, әтисе янына эшкә кайтты. Бүгенге көндә читтән торып аспирантурада укый. Аның теләге — әтисенең эшен дәвам итү.

Кече уллары Илмир Уфа нефть-техник университетында тик бишле билгеләренә генә укып, 3нче курсны тәмамлады.

Менә шундый үрнәкле, эшсөяр, тырыш, булдыклы кеше-ләре белән күркәм һәм көчле ул Илеш төбәге!

Гөлсәйрә Дәүләтова.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»