15.06.2013 - Замандаш

Рәхмәтлебез сезгә, тәрбиячебез!

Илеш районының Югары Яркәй авылындагы Лариса Халәпова җитәкчелек итүче 5нче “Йолдызчык” балалар бакчасында үз һөнәрлә­ренең осталары, балаларга да, ата-аналарга да бердәй игътибарлы тәрбиячеләр эшли. Өч дистә елга якын гомерен балалар тәрбия­ләүгә багышлаган Лилия Зарипова да нәкъ шундыйлардан.

 Ун ел эчендә Лилия Рафаил кызы безнең гаиләбе­знең дә якын кешесенә әверел­де: башта —  өлкән улыбыз Денисны, аннары  кечесе Шамилне тәрбияләде. Шунысын аерып әйтергә кирәк: улларыбыз балалар бакчасына барырга һәрвакыт ашкынып торды, чөнки анда аларны һәркөн иртән тәрбияче апалары  елмаеп каршы алды һәм мөлаем карашы белән озатып калды. Балаларыбыз Лилия Рафаил кызын, иң беренче чиратта,  ачык йөзле, йомшак телле булганы өчен яратты һәм үз итте, шуңа бакчага да бик теләп йөрделәр.

Лилия Зарипова,  иҗади карашлы, яңалыкка омтылучан шәхес буларак, төрле чараларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүгә күп көч салды, үз эшендә һәрвакыт  заманча алымнарны гына кулланды. Аның тарафыннан уздырылган КВНнарны, ”түгәрәк өстәл­”ләрне, музыка залындагы очрашуларны балалар бүген дә сагынып искә ала.

Лилия Рафаил кызы бала­ларның иҗади сәләтен үсте­рүгә дә аерым игътибар бирде. Занятиеләр вакытында төрле тормышчан хәл-шартлар булдырып, балалардан шулардан чыгу юлларын эзләтте. Шул рәвешле, аларны  үз фикерен әйтә һәм яклый белергә өйрәтте. Моннан тыш, тәрбия­че­без балаларның бө­реләнеп кенә килүче талантларын ачу юнәлешендә дә  эзмә-эзлекле эш алып барды.

Тәрбиячебез төрле чараларны һәм истәлекле даталарны да һәрвакыт җиренә җиткереп үткәрде.  Шулар арасыннан бигрәк тә “Әти, әни һәм мин — музыкаль гаилә”, “Сә­ламәт тәндә — сәламәт рух”,  “Эшләпәләр балы” кебекләре аеруча күңелдә матур тәэс­соратлар калдырды.

Лилия Рафаил  кызы тәр­бия эшен һәрвакыт ата-аналар белән киңәшләшеп  алып барды. Нинди генә четерекле мәсьәләнең дә  уңай чишелешен таба белде. Шуның белән ул безнең,  ата-аналарның, тирән ихтирамын яулады.

Һәр ата-ана сабыен балалар бакчасына илткәндә аның яхшы күңелле, изге йөрәкле тәрбиячегә эләгүен тели. Улларыбыз тәүге тапкыр балалар бакчасы бусагасын атлап кергәндә безнең дә күңелләрдә шундыйрак уйлар бөтерелә иде. Бүген килеп, тәрбия­чебездән уңдык,  дип авыз тутырып  әйтә алабыз һәм улларыбызны үз балаларыдай якын күреп тәрбияләгәне өчен Лилия Рафаил кызына ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Ата-аналар исеменнән — Гүзәл ГАЛИМОВА.

Илеш районы,

 Югары Яркәй авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»