14.06.2013 - Замандаш

Миякәдә туганнар — шунда ярап куйганнар

Миңа калса, миякәлеләрдә аерым бер малтабарлык рухы яши. Бәхәссез, уңышлы малтабар булу өчен, беренче чиратта, табигатьтән килгән сәләт, эш сөючәнлек кирәк. Ә инде дистәләрчә кешене эшле һәм ашлы иткән җитештерү предприятиесе оештыру өчен болар гына да аз. Төпле белем, заманча фикерләү һәм, әлбәттә, зур оештыру сәләте булу да мөһим. Качаган авылында туып-үсеп, бүген Миякә районының танылган эшкуарлары исемлегенә кергән Газинур Сәйрановта югарыда телгә алынган сыйфатларның барысы да бар.

Хәер, әлеге сыйфатлар янында, һичсүзсез, рух ныклыгы, инанганлык һәм кыюлык, халык теле белән әйткәндә, йөрәк тә булырга тиеш. Шунсыз уңышка исәп тоту кыен. Бигрәк тә, малтабарлык үзенә юл ярган узган гасырның 90нчы елларын күз алдына китерсәк.

— Шөкер, бүген малтабарлыкка дәүләт үзе дә, халык та йөз белән борыла башлады. Хәтта үз һөнәри бәйрәмебез – Малтабарлар көне булдырылды. Ә бит 90нчы елларда малтабарлыкка юл ачылса да, үсеш өчен бер шарт та тудырылмады. Без ул чорда  ярсып агучы елга уртасына ыргытылган көчек хәлендә булдык. Үз иркенә куелган хокук саклау органнары, урындагы эреле-ваклы түрәләр, юлбасарлар, бандитлар өчен әзме-күпме уңышлы эшләүче малтабар үзенчәлекле “савым сыеры”на әверелде. “Бандит” сүзен юкка кулланмыйм — бернинди законга буйсынмаган, чик белмәгән,  бәндәләр белән йөзгә-йөз очрашкан чаклар булмады түгел. Ходай саклады, дияргә генә кала. Ә бит заманында малтабарлыкка юл ярган йөзләрчә бик булдыклы егет һәм кызларның күбесе бүген дөньяда юк. Безгә аларның якты истәлеге алдында түбәнчелек белән баш ияргә һәм алар башкарган изге эшләр өчен рәхмәт әйтергә генә кала. Алар үз гомере исәбенә малтабарлыкның якты килә­чәген якынайтты. Шул ук вакытта, бүген без шома юлдан атлыйбыз, дияргә иртәрәк әле, — ди Газинур Барый улы.

 Быел ул үзенең күркәм юбилеен – 55 яшен билгеләде. Бу очракта, гадәттә, юбилярга: “Сиңа 55 түгел, бары тик ике “бишле” билгесе генә!” диләр. Газинур Сәйрановка, чын-чынлап, ике “бишле” куярга була. Беренчесен — малтабарлыкта ирешкәннәре, икенчесен — күпләр­гә үрнәк булырлык матур гаилә корганы, яраткан тормыш иптәше, Качаган мәктәбе укытучысы Флүрә Мансур кызы белән берсеннән-берсе сөйкемле, булдыклы ике кыз һәм бер ул үстергәннәре, биш оныгы өчен яраткан картәти булганы өчен.

 Миякә районының данлыклы хуҗалык җитәкчесе, өч дистә елдан артык Октябрьнең 60 еллыгы исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән Барый Сәйранов гаиләсендә туып-үссә дә, түрә малае булып, масаеп, азып-тузып йөрүнең нәрсә икәнен белми Газинур. Мәктәп елларында ук җәйге каникулларны колхозда эшләп үткәрә. Физика-математикадан гел “бишле”гә өлгәшкән үсмер өлкән сыйныфларда комбайнчы ярдәмчесе, урындагы элемтә узелында монтер булып эшли. Бу эшләрне дә бик яратып башкара. Шуңа да мәктәптән соң  Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әлеге абруйлы уку йортының инженер-механика факультетын уңышлы тәмамлап, туган авылына кайта һәм башы белән  эшкә чума. Болай да тынгысыз баш инженер вазыйфасы белән бергә комсомолда, профсоюзда җиң сызганып эшли егет. Үзенең язмышын туган авылы, урындагы колхоз белән тыгыз бәйлелектә күргән яшь белгеч заман авырлыкларын ничек тә җиңү, ата-баба кан-яшь түгеп төзегән күмәк хуҗалыкны саклап калуга күп көч сала. Заманча фикерләүче, һәрчак яңалыкка омтылучы Газинур районда беренче булып хуҗалык эчендә кооператив оештыра. Бу вакыйга 1988 елда, “СССРда кооперация турында” закон чыкканнан соң була. Утыз яшьлек Газинур Сәйрановның әзме-күпме үзаллы эшкә, малтабарлыкка беренче адымы шулай башлана. Әйткәндәй, ул оештырган беренче кооператив уңышлы эшли. Газинур да инженерлык белеме белән генә чикләнми, икътисадны ныклап өйрәнә, ул чактагы танылган икътисад галимнәренең һәр яңа китабын, мәкаләсен эзләп табып укый. Һәм аларның булдыклы киңәшләрен эштә бик нәтиҗәле файдалана.  Әгәр колхозларны таркату сәясәте башланмаса, Сәйранов кооперативы бүген дә уңышлы эшләр иде әле. Һәрхәлдә, кооператив Газинурның үзе өчен хәлиткеч роль уйный — ул шунда тәү тапкыр малтабарлыкның тәмен татый, “Эше барның — ашы бар” әйтеменең асылына төшенә.

Колхозлар таркалганнан соң, эшсез дә, ашсыз да калган халыкны табышлы итү теләге Газинур Барый улын авылда азмы-күпме акча китерердәй һәр эшкә алынырга мәҗбүр итә. Авылда гына түгел, районда да беренчеләрдән булып “Айгөл” чикләнгән җаваплылыктагы җәмгыять ача. Аның эшчәнлеге, башлыча, җитештерүгә, ни булса да ясап сатуга корыла. Алып-сату ул елларда күпкә табышлырак һәм җиңелрәк булса да, берничә кибете шактый табыш китереп торса да, мондыйга күңеле ятмый. Тимердән, агачтан, бетоннан төрле кирәк-ярак, мебель җитештерү һәм башка шундый көнкүреш әйберләре ясауда үзен сынап карый. Әйтергә кирәк, аның бу стратегиясе тора-бара үзен тулысынча аклый. Бүген нәкъ җитештереп сату отышлы. Бу җәһәттән, Газинур Барый улы алдан күрү сәләтенә ия дип тә буладыр. Моннан 13 ел элек ул үзенең ышанычлы иптәше Вилсур Нәфыйков белән берлектә район үзәге Кыргыз-Миякәдә “Загот-Сервис” сәүдә-җитештерү җәмгыятен оештыра. Җәмгыятьнең 9 кибеттән торучы сәүдә челтәрен узган ел төзеп файдалануга тапшырылган “Агыйдел” сәүдә үзәге берләштерә. Мондагы мебель салонына, бүләкләр кибетенә халык күпләп йөри. Чөнки киң сайлау мөм­кинлеге бар – биредә унлаган фабриканың иң сыйфатлы мебеле тәкъдим ителә. “Күләмле товарны сатып алучының өенә илтеп бирәбез”, — ди Газинур Барый улы.

Газинур белән Вилсур оештырган “Загот-Сервис” халыктан җыелганны үзе эшкәртеп сату тактикасын сайлаган. Әйтик, миякәлеләр ел саен чөгендер үстереп, Раевка шикәр заводыннан дистәләгән капчык шикәр комы ала. Үзеннән артканын “Загот-Сервис”ка сата. Монда ул шикәр кондитер цехында файдаланыла – шикәр пудрасы, кәнфитләр, бала-чага яраткан витаминлы, шулай ук шифалы дражелар, башка тәм-том җитештерелә. Мондый цех тирә-юньдә генә түгел, республикада да юк. Халыктан җыелган ит “Загот-Сервис”ның “Мечта” фирма кафесы каршындагы ит ярымфабрикатлары цехында эшкәртелә. Сатуга сыйфатлы һәм өй ысулы белән ясалган пилмәннәр, мантылар һәм кыздыру өчен әзер ит чыгарыла. Әйткәндәй, аш-су бик сыйфатлы һәм чагыштырмача очсызлы булган кафены да миякә­леләр күптән үз иткән. Монда көн саен йөзгә якын кеше төшке ашка йөри. Ял көннәрендә, кичке вакытта аулак урында урнашкан бик күркәм кафе төрле бәйрәм  табыннарын хезмәтләндерә. Мондый махсус табыннарга заказлар исемлеге 1-2 ай алдан төзелеп куела хәтта.

 “Загот-Сервис”ның горурлыгы булып Газинурның улы Артур Сәйранов җитәкләгән “Миякинская оконная компания” предприятиесе, калай һәм тимердән төзелеш кирәк-яраклары эшләү цехы тора.

 ...Миякә үзенең төзеклеге, халыкның мул тормышта яшәве белән аерыла. Монда, һичшиксез, Миякә малтабарларының активлыгы, аларның үз казанында гына кайнамыйча, районны матурлауга, баетуга үз өлешен кертүе мөһим роль уйный. Урыс халкының киң билгеле “Где родился — там и пригодился” дигән әйтемен истә тотып, алар турында, чын-чынлап, кайда туганнар — шунда ярап куйганнар дип, авыз тутырып әйтергә була.

Рәүф ХӘКИМОВ,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»