15.03.2011 - Замандаш

Лачынга һава кадерле

Районыбыз һәрвакыт лаеклы  кешеләре белән дан тотты. Бәрәкәтле  Әлшәй җирендә 9 Советлар Союзы Герое һәм Дан орденнарының тулы кавалеры туып-үскән. Аларның хәрби казанышлары халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Кызганычка каршы, бүген дә сугышлар чыгып тора. Якташларыбыз ил сагына баса. Ватанга сөю, намус һәм хәрби бурыч — алар өчен изге, бәхәссез төшенчәләр. Русия Герое Рәфыйк Ихсанов  — районыбызның аерым горурлыгы.

Кыю очучы  Рәфыйк Ихсанов  Түбән Әүрез авылында районның иң матур табигать почмагында туып-үсте. Рәфыйкның әти-әнисе Рәшит Нурлыгаян улы һәм Миңнебикә Гариф кызы бөтен гомерләрен крестьян хезмәтенә багышлады, дүрт ул тәрбияләп үстерде. Балаларының өчесе әти-әнисе юлыннан китте, тик Рәфыйк кына язмышын армия белән бәйләде.

Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, Рәфыйкка язмышын билгеләргә башлангыч хәрби әзерлек укытучысы, запастагы офицер А. П. Сиухин булышлык итә. Ул малайларда чын мәгънәсендә хәрби эшкә кызыксыну уята. 8нче сыйныфта укыганда ук Рәфыйк хәрби очучы булырга хыяллана.

Җентекле медицина комиссиясе үтеп, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң ул Саратов югары хәрби авиация (вертолет) училищесы курсанты булып китә. 1986 елда училищены тәмамлап берникадәр очышлар ясаганнан соң, Рәфыйк үз теләге белән Әфганстанга җибәрүләрен сорап рапорт бирә. Әфганстанда ике елга якын хезмәт итә, 280 хәрби очыш ясый. Аңа хәрби операцияләр барышында күп тапкырлар катлаулы хәлләргә тарырга, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры  килә...

Рәфыйк Ихсанов Әфган сугышыннан күкрәгенә “СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән өчен” ордены һәм иңенә өлкән лейтенант погоннары тагып кайтып төшә. Шуннан соң Львов өлкәсендә хезмәт итә. Тәҗрибәле хәрби очучы буларак, эскадрилья командирына кадәр юл үтә. СССР таркалганда ул Карпатта хезмәт иткән була. Украинада хәрби ант кабул итү тәкъдимен кире кага һәм 1992 елда капитан Ихсанов Юрий Гагарин исемендәге Хәрби-Һава академиясе тыңлаучысы булып китә. Аны тәмамлаганнан соң Буденновск шәһәренә вертолет эскадрильясы командиры урынбасары итеп җибәрелә. Анда ул чакта хәл бик катлаулы була. Басаев бандасы котырына, госпитальдәге кешеләрне әсир итеп алалар, үтерәләр, талыйлар. Төньяк Кавказда 7 ел хезмәт итү чорында Рәфыйкка күпне күрергә һәм кичерергә туры килә, хезмәттәшләре белән бергә ул чечен кампанияләренең барлык операцияләрендә дә катнаша. Герой исеме аңа тауларда хәрби иптәшләрен коткару буенча җәелдерелгән операция өчен бирелә.

Герой үзе бу турыда менә нәрсәләр сөйли:

— Без зур төркем булып,  таулы шартларда тактик десант төшерү өчен очтык. Төркемгә җитәкчелек итү миңа тапшырылган иде. Дошманның көчле утка тотуына карамастан, операция уңышлы үтте, ләкин бер вертолетка боевикларның снаряды тиде. Мин экипажга парашют белән сикерергә һәм дошман территориясенә төшәргә куштым. Бу очракта егетләр боевиклар өчен җиңел табышка әйләнергә мөмкин иде. Әмма башка машиналарның экипажлары анык һәм тиз эш итте, санаулы гына минутларда вертолетлар җиргә төште һәм иптәшләрен үз бортына алды. Хәрби бурычны уңышлы үтәгәнем һәм пилотларны коткаруда осталык күрсәткәнем өчен командование мине югары бүләккә тәкъдим итте.

Кавказда хезмәт иткәннән соң Рәфыйк Ихсанов Байкал аръягы хәрби округына җибәрелә. Аңа — полк командирына билгеләнгән вакытта икенче урынга күчү, шуннан соң личный составка хәрби уку, аларның гаилә әгъзаларына тиешле тормыш шартлары тудыру өчен бик күп көч салырга туры килә. Байкал аръягындагы хезмәттән соң берничә ел Хәрби-Һава көчләре баш командованиесе системасында төркем җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2007 елда табиблар киңәше белән очу эшен ташларга туры килә, ул полковник званиесендә запаска китә.

Сүз дә юк, очар өчен туган кошка һава кадерле, кырык яшең тулгач та эшсез калу җиңелдән түгел. Армиядән киткәч, Рәфыйк белемен тулыландырырга теләп, Русия Хокукый академиясенең юридик факультетын уңышлы тәмамлый.

Бүген Рәфыйк Рәшит улы гаиләсе белән Мәскәүдә яши, Русия Юстиция министрлыгы карамагындагы Федераль агентлыкның генеральный директоры урынбасары булып эшли. Җәмәгать башлангычларында Советлар Союзы Геройларына һәм Русия Геройларына ярдәм фонды вице-президенты булып тора, Мәскәү Хөкүмәте белән тыгыз хезмәттәшлектә яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, Башкортстандагы иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышны җентекле күзәтә, республиканың Мәскәүдәге вәкиллеге, якташлар берләшмәсе белән тыгыз бәйләнеш тота.

Фәһимә Нигъмәтҗанова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»