15.05.2013 - Замандаш

Туган төяк тарта

...Сатый авылына укытучы булып килгән чибәр кызны авылның беренче егете саналган Фларит үзенә карата. 1975 елның 30 маенда никах укыткан яшьләр шунда ук бәхет эзләп Казахстан якларына юл тота.

— Мин ун балалы гаиләдә үстем, Миңзадәләр сигез бала булган. Әти-әни ярдәменә исәп тотарлык түгел иде, шуңа фатир бирелгән эш урыны эзләдек. Бәхетебезне Караганда өлкәсенең Актау поселогында таптык. Мин урындагы данлыклы цемент заводына слесарь булып урнаштым, Миңзадәгә мәктәптә урын табылды. Шундук уңайлы фатир бирделәр. Рафаил, Роберт һәм Регинабыз Актауда туып-үсте. Улларыбыз шунда ук рәссамнар колледжын тәмамлады, Регина юрист белеме алды. Бүген инде алар — үзләре әти-әни, биш оныгыбыз үсә, — дип үзләренең шактый матур тормыш юлын барлый яңарак 60 яшен билгеләгән Фларит Муллагали улы.

— Шөкер, язмышка зарланырлык түгел. Менә, пенсиягә чыкканнан соң, туган авылым Чытырбашка кайтып йорт бетереп кердек. Авылның яртысы туган-тумача. Аларның картлыгын мөмкин кадәр ямьлисе килә. Бәйрәм­нәрдә барысын да бергә җыеп, бүләк­ләр биреп, күңелләрен күтәрергә тырышабыз. “Сез яшьрәк бит әле, кибет ачар идегез, көн саен район үзәгенә йөреп булмый бит!” — дигәч, кибет тотарга булдык. Файдасы аз, мәшәкате күп. Шулай да авылдашлар хакына тырышабыз — кирәк товарларны кайтарып торабыз, — дип сүзгә кушыла 15 майда шулай ук 60 яшен тутыручы Миңзадә Арслангали кызы.

Минзадә белән Фларит июнь азагында Чытырбашның 100 еллыгын үткәрергә җыеналар. Район хакимия­тенең фатыйхасы алынган. Якташлардан бераз ярдәм булса иде, диләр. Тузанга батып, зур юл өстендә бер урам булып утыручы авыл арасына булса да асфальт түшәтү турында хыялланалар. Амин, бу хыяллары да тормышка ашар әле!

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»