12.03.2011 - Замандаш

Күңел матурлыгы көләч йөзенә чыккан

Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән гаять зур гыйльми һәм гамәли эшләре белән дан-шөһрәт алган авылдашым — медицина фәннәре докторы, профессор, академик Риза Шәехҗан улы Магазов — барча кардәшләребезнең, милләттәшләребезнең горурлыгы.

Магазовлар — элекке хәрби очучы, запастагы полковник, билгеле язучы Азат аганың һәм табибларның остазы, танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаның Миякә районында туганлыгын белә идем. Азат Магазов белән берничә тапкыр  якыннан очрашырга, бер өстәл артында утырырга да туры килде. Ә Риза абзый белән очраклы рәвештә, Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында танышу бәхете тиде. Танышып, сөйләшеп киткәч, “Туган, син бит минем авылдаш”, дип истәлеккә бер китабын да бүләк иткән иде. Соңрак Риза Шәехҗан улының биографиясе һәм хезмәт юлы белән якыннан таныштым. Ул 1932 елның 4 гыйнварында (паспорт буенча — 10 мартта) Миякә районы Яңа Ишле авылында укытучы гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Әтиләре Шәехҗан Сәбәхетдин улы олы ихтирамга лаек укытучы була. Әниләре Әминә Муллаәхмәт кызы исә чын мәгънәсендә гаилә учагын саклаучы, олы йөрәкле, бала бәгырьле кеше булып кала. Зыялылар затыннан буларак, Магазовлар гаиләсендәге балаларның барысы да (алар 8 бертуган) белемгә омтыла. Аларның һәрберсе  үз һөнәренең остасына әверелә.

— Минем балачак Яңа Ишле, Баязит, Сатый, Чулпан авылларында үтте, — дип сөйли якташыбыз. — Ул тарафлардагы Ходай биргән хозурлыкны, анда яшәүчеләрнең тырышлыгын, эшчәнлеген, шул матур авылларны урап аккан саф сулы, балыкка ифрат та бай Өязе елгасын гомергә онытасым юк. Кайда гына йөрсәм, нинди генә диңгез буенда, ял йортында булсам да, балачактагы  өянкеле Өязе ярларын мин бүген дә сагынам. Хәтта иң татлы төшләремне дә шунда күрәм.

1938 елда әтиләре Чулпан авылындагы башлангыч мәктәпкә директор итеп җибәрелгәч, Риза шунда беренче сыйныфка укырга төшә. Башта латин хәрефләрен өйрәнә. Өченче сыйныфны тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана. Яше җиткән барча ир-ат фронтка китә. Шәехҗан Сәбәхетдин улын да Хезмәт армиясенә алалар. Мәктәптә директорлык вазыйфасы Магазовлар гаиләсендәге өлкән кыз Раузага йөкләтелә. Табигате белән зирәк, откыр Ризага уку җиңел бирелә. Бишенче сыйныфтан ул Чулпаннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Җилдәр авылындагы урта мәктәптә укый, шунда өлгергәнлек аттестаты ала.

— Миңа анда үз һөнәренең осталары, чын педагог-тәрбиячеләр белем бирде, рухи яктан чыныктырды. Мәсәлән, Русиянең атказанган укытучысы Җәвәһирә апа Нагаева, физика һәм математиканы су кебек эчкән, үз эшенең фанаты, Башкортстанның атказанган укытучысы Сөләйман Шакир улы Гомәров, урыс теле укытучысы Серафима Сергеевна Калганова, мәктәп директоры, тарихчы Гәрәй ага Булатов, аның урынбасары, география укытучысы Әхтәм абый Биктимеров һәм башкалар безнең күңелләргә ак нур итеп белем орлыклары салу белән бергә тормыш сабаклары бирүче, олы йөрәкле остазлар булдылар. Мин аларга гомерем буена рәхмәтлемен, — дип дәвам итә Риза Магазов.

Башка сыйныфташлары кебек, Риза Магазов та бары тик үз тырышлыгы белән берсеннән-берсе югарырак уңышларга ирешә. Өлкән абыйлары Азат фронтка алынгач, гаиләдә калган иң  өлкән малай буларак, бар җаваплылык, авыр эш аның иңнәренә төшә. Шуңа да карамастан, егет авырлыкларны җиңә барып, алга, гыйлем үрләренә атлавын дәвам итә. Тормышның коточкыч күренешләрен, бигрәк тә 1946 елдагы бөтенләй иген үсмәгән елда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләрне үз күзләре белән күргән сугыш балалары өлкәннәр сафына иртә баса, барысына да түзә, сабыр итә.

1949-1955 елларда Башкортстан дәүләт медицина институтында укып диплом алгач, Риза Магазов  Кушнаренко районының сөйкемле укытучысы Әнүзә Муллагалим кызына өйләнә. Күз авырулары буенча махсуслаша, өстәмә курсларда белем алып, Миякә район дәваханәсенә эшкә кайта. Биредә башта окулист, соңрак хирург һәм районның сәламәтлек саклау бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1960 елда ук “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Район үзәгендә ун ел дәвамында канатларын ныгытып, бай тәҗрибә туплап өлгерүгә Магазовка Куватов исемендәге Республика дәваханәсенең баш табибы вазыйфасы йөкләтелә. Риза Шәехҗан улы монда 13 ел намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә. Үзенең сирәк кешеләрдә генә була торган оештыру сәләте белән ул республика җитәкчелеге ярдәмендә Башкортстанның төп дәваханәсен иң камил, заманча саналган диагностика һәм дәвалау аппаратлары һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итә, авыруларның сәламәтлеген яхшыртуга зур көч сала. Нәтиҗәдә, меңнәрчә кешенең хәлен яхшырту мөмкинлеге туа. Дәваханә коллективы Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Риза Магазов үзе дә шундый ук бүләк ала.

Дәүләт күләмендәге катлаулы программалар белән оста эш итә алу сәләте булган яшь белгечне, аның мөмкинлекләрен партия өлкә комитетында да күрәләр. Җитмешенче еллар азагында Риза Шәехҗан улына җаваплырак вазыйфа — Мечников исемендәге Уфа вакцина һәм сывороткалар институтын җитәкләү йөкләтелә. Соңрак ул “Иммунопрепарат” гыйльми-җитештерү берләшмәсе дип йөртелә башлый. Биредә өр-яңа һөнәр үзләштерә. Микробиология, иммунология, биотехнология фәннәре буенча СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган махсус гыльми үзәкләрдә белемен камилләштерә, төрле семинарларда катнаша, кыскасы, башы белән эшкә чума. “Әгәр ярдәм итсәгез, комачауламасагыз, мин үз коллегаларым белән зур эшләр башкара алам. Гыйлем өлкәсендә, бигрәк тә медицинада әле ачылмаган, кеше кулы тимәгән нәрсәләр җитәрлек”, — ди ул. 12 фән докторы һәм 49 фән кандидаты, шулай ук хезмәт алдынгылары белән берлектә Риза Магазов чынлап та соклангыч ачышлар ясый, балалар һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга булышлык иткән дистәләгән төрле яңа продукция — иммуноглобулин, бактериофаг, интерферон, гриппка, котыру авыруына каршы вакцина кебек яңа дәвалау һәм профилактика препаратлары җитештерә. Ул җитәкләгән коллективның исеме бөтен илгә билгеле була. Шушы вазыйфада якташыбыз 17 ел эшли. Ул өч тапкыр орден, өч тапкыр Башкортстанның Почет грамотасы белән бүләкләнә. 1991 елдан Башкортстан Фәннәр академиясенең медицина фәннәре буенча секретарь-академигы буларак та Риза Шәехҗан улы фикер йөртү офыклары киңлеге белән кеше сәламәтлеген саклау өлкәсенә гаять зур өлеш кертә. Аның фикеренчә, безнең сәламәтлек медицинага гына бәйле түгел. Сәламәтлек — ул иң элек социаль, шулай ук икътисади һәм биологик төшенчә. Икенче төрле әйткәндә, ул дәүләт хәвефсезлеге дәрәҗәсендәге төп факторларның берсе. “Без барыбыз да сәламәт тормыш рәвешен пропагандаларга тиеш, гигиена таләпләрен, гомум әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү, аларны үстерүне максат итеп куярга бурычлыбыз”, — ди галим.

Риза Шәехҗан улы белән Әнүзә Муллагалим кызы (ул Башкортстанның атказанган укытучысы) үзләре кебек итагатьле өч чибәр кыз тәрбияләп үстерделәр. Югары белем алырга, һөнәрле булырга ярдәм итеп, әти-әниләре аларны зур тормыш юлына чыгарды. Бүген Зөһрә, Айсылу һәм Әлфия матур гаилә корып, үзләре әни булган кешеләр. Әйткәндәй, төпчекләре Әлфия әтисе кебек югары дәрәҗәдәге табиб, эшендә дә бер-бер артлы һөнәри баскычларга күтәрелә. Өлкән Магазовларның хәзер үсеп җиткән алты оныгы бар. Риза ага белән Әнүзә апа аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әйе, һәрчак яхшылыкка омтылып яшәүче буларак, Риза Шәехҗан улы бүген дә үзенең акыллы киңәшенә, тел ярдәменә мохтаҗ булганнарга ярдәм итүдән канәгатьлек ала. Шуңа да аның көләч йөзе күңел матурлыгыннан һәрчак балкып тора.

Минҗан Зарипов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»