02.03.2011 - Замандаш

Елмаеп килүче түрәдән сак бул

Яз. Аның сынамышларына иртә килүеннән әллә ни мәгънә юк. Аның көттеребрәк килгәне ышанычлырак. Халык сынамышларына ышансаң, иртә яздан соң пыскак яңгырлы, салкын җәйне көт. Шулай да мартның тәүге ике атнасындагы кояшлы көннәр кыш суыгын чигендерә башлый.

Дәүләт хакимлегенә кемнең килүенә һәм аның ни сәбәптән китүенә Русиядә генә чамадан тыш  игътибар биреләдер. Безнең илдә хәтта өлкә, район җитәкчесенең алмашынуы да зур вакыйга буларак кабул ителә, шушы гадәти гамәлгә сәяси мәгънә салырга маташу да күренеп кала. Бу инде халкыбызның патша-хакимнәргә табынып, илдәге хәлләрнең аларның мәрхәмәте йә явызлыгына бәйләнгәнлегенә ышанудан киләдер.

Шәхесләр дигәннән, И. В. Сталин вафат булганнан соң хакимлек дигән толпарның ияренә кемнәр генә утырып карамады. Яшьләр хәзер Маленков белән Булганинның түгел, Хрущев белән Брежневның да кем булганын, нинди эшләр башкарганын да белми. Һәм белергә омтылыш та юк шикелле. Ә бит Леонид Ильич бакыйлыкка күчкәннән соң ил башына, күз ачып йомган арада гына, Юрий Андропов белән Константин Черненко да килеп китте.

Илле дүрт яшен тутырып атна үтүгә КПСС Үзәк Комитетында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнгән сәркәтип Михаил Горбачевны Генеральный итеп сайлап куйдылар. Янә бер ай үтүгә Горбачев Ленинградта шәһәр һәм өлкә партия-хуҗалык активы җыелышында чыгыш ясады. Бу Михаил Сергеевичның яңа сыйфатта тәүге һәм күп җәһәттән программа чыгышы иде.

Телевидение әлеге җыелышны туры эфирда тапшырды. Трибунада дәрте ташып торган, көләч йөзле, чагыштырмача яшь генсек. Тәүдәрәк, сүз асылыннан бигрәк, яңа лидерның үзен тотышына, мәсьәләне аңлата белүенә игътибар итәсең. Язылганнан аерыла алмыйча, мең тапкыр тапалган фикерләрне кабатлаучы карт-корыга өйрәнгән безләргә фикерен иркен  әйтә белүче җитәкчене күрү сәеррәк тоелды. Бу — бер булса, икенчедән, ил башына яшь кешенең килүе һәм һәркемнең күңелендә йөргән мәсьәләләрне биек трибунадан ачыктан-ачык ишетү тормышыбызда булачак үзгәрешләргә өмет уятты. Михаил Горбачев янында шул ук вакытта СССР Министрлар Советы Рәисе итеп тәгаенләнгән илле алты яшьлек Николай Рыжковны да  күрү дәүләт җитәкчелегенә яңа  типтагы, заманча фикерле кешеләр килүенә ишарә иде.

Халыкта “Матур чәчкәне кырау тиз ала” дигән әйтем бар. Яңа җитәкче хакимлеккә килеп эш башлауга бер ай үтәр-үтмәстән “тизләнеш” дигән иске сүз, сәяси яңгыраш белән, көндәлек куллануга янә әйләнеп кайтты. “Үзгәртеп кору”, “кеше факторы” кебек төшенчәләр хасыйл булды. Ә тышкы сәясәттә, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрдә “яңача фикерләү” дигән термин Советлар Союзының моңа кадәр булган агрессив-консерватив сәясәтеннән ваз кичүен аңлатырга тиеш иде.

Гаҗәп, ләкин Горбачев җитәкче булган чор гади халыкта үзгәртеп кору йә тизләнеш белән түгел, эчкечелеккә каршы кампания белән “данлыклы”. Егор Лигачев дәртләндергән һәм Горбачев күтәреп алган идея, әлбәттә, изге  ниятле, чөнки илебездә халыкны айнытудан да зуррак бурыч юк. Узган гасырның 20-30нчы елларында Америка Кушма Штатларында да “коры закон” кертеп караганнар. Ләкин бу административ чара аракыны Канада, Мексика чиге аша контрабанда юлы белән  ташуга китергән. Безнең илдә исә эчкечелек һәм алкоголизмга каршы көрәш искитәрлек тупаслык һәм примитивлык белән оештырылды. Җәмгыятьне айнытуга юнәлтелгән чара гадәти пропагандистик күз буяу, виноград бакчаларының һәлак ителүе, данлыклы вино җитештерү предприятиеләренең бөлүе һәм һәр йортта диярлек көмешкә куа башлау белән тәмамланды.

Дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен ялгыз шәхес кенә тормышка ашыра алмый. Җитмешенче еллар башында предприятиеләрдә хуҗалык исәбен кертү җәһәтеннән СССР Министрлар Советы Рәисе булып эшләгән Алексей Косыгин тырышлыклар күрсәтеп караган иде. Әмма икътисадның һәр күзәнәгенә  үтеп кергән план системасы предприятиеләрнең аз гына үзаллылыгы белән дә яраша алмады. Горбачев властька килгәч, хуҗалык исәбе, предприятиеләргә үзаллылык бирү идеясе янә күтәрелде. Ләкин ул да әйбәт теләк кенә булып калды, чөнки тиешле законнар һәм аларны тормышка ашыру механизмнары белән ныгытылмаган иде. Шушы җитешсезлек хәзерге дәүләт системасында да яшәп килә.

Кооперативлар рәвешендә шәхси эшкуарлыкның рөхсәт алуы, фермер хуҗалыкларының барлыкка килүе, җирне арендага алуга рөхсәт — болар барысы да Горбачев чорында мөмкин булды. Шул ук вакытта бу башлангычлар да законнар, дәүләт ярдәме  һәм яклавы белән ныгытылмады. Нәтиҗәдә, эшкуарлык кичәге партия, дәүләт номенклатурасы, хәтта җинаятьчел структуралар кулына эләкте.

Горбачев мавыктыргыч фикерләр күтәреп чыкса да, гамәлдә телгә алырлык бер генә эшне дә ахырына җиткерә алмады. Мәсәлән, икътисадчы-галимнәр Станислав Шаталин белән Григорий Явлинский әзерләгән “500 көн” проекты хосусыйлаштыруны һәм ирекле базар хакларына күчүне күз уңында тота иде. Горбачев исә властен саклап калырга да, либераллар белән араны бозмаска да, партиядә консерваторларның ризасызлыгын тудырмаска да теләде. Ләкин номенклатураның үзе күтәргән лидерга үпкәсе арта барды. Горбачев Политбюродан һәм Хөкүмәттән олы яшьтәге байтак җитәкчеләрне ялга озата алды. Ләкин эшнең асылы аларда гына түгел иде шул. Иң мөһиме — буш сүздән, гамәлгә ашмас хыяллардан ялыккан халык Горбачевка ышанмый башлады. Аның барлык эшчәнлеге, соңгы чиратта, анекдот  төсен алган “процесс китте” дигән  җөмләгә кайтып калды.

Яшерәсе түгел, Михаил Сергеевич — Көнбатыш сәяси мохитендә күренекле кеше. Социалистик илләр лагереның юкка чыгуы, Варшава Договорының таркалуы, гамәлдә, НАТО һәм АКШның берьяклы хакимлегенә китерсә, арытабан СССРның җимерелүенә дә сәбәпче булды. Ике Германиянең кушылуы, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару халыкара мөнәсәбәтләрне йомшартса да, Көнбатыш алдында сәяси һәм дипломатик чигенүләр ил эчендә Горбачевның абруен тәмам төшерде.

Сүздә демократия принципларын  игълан  итсә дә, Горбачев алган тәрбиясе, фикерләү һәм тирәнтен  инанулары белән совет номенклатурасы әгъзасы булып калды. Ул Ленин тәгълиматының һәр җәһәттән кодрәтле булуына ышанды, икътисадтагы һәм тормышның башка якларындагы даими уңышсызлыкларны эшне начар оештыру, вазыйфаларны үз мәнфәгатьләрендә файдалану белән бәйләде. Мәсьәлә  төптәрәк, гомуми социалистик системаның җитешсезлекләрендә булуын ул  аңларга теләмәде. Шушы фундаменталь кимчелекләрне бетерергә кулыннан килмәве Горбачевның да, Советлар Союзының да  тарих арбасыннан  төшеп калуына китерде.

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»