26.02.2011 - Замандаш

Давылларда чыныккан шәхес

Үз мәшәкатьләре белән үткән көндәлек тормышта без арабызда халыкка бөтен йөрәге белән бирелгән, аның мәнфәгатьләре белән яшәүче заман геройларын күп вакыт күрмибез. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә һәрвакыт әзер, халык өчен янып йөрүче, саф күңелле, дөреслек өчен үз-үзен аямыйча, бөтен барлыгын биреп көрәшүче, чорны, үзе яшәгән заманны матурлау өчен күп көч салган гади хезмәт кешеләре алар.

Безнең героебыз да шундыйлардан. Әниф Әкрам улы Әкрамов 1930 елда Балтач районының Штәнде авылында туып үскән. Тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән аңа: 11 яшендә чакта, 1941 елда, сугышның иң башында, әтисе фронтта һәлак булган. Әтисе авылдан берүзе җәяү хәрби комиссариатка китә, ә улы аны авыл капкасын чыкканчы озатып бара да, шуннан соң мәктәпкә укырга китә... Бу аларның соңгы күрешүе була.

Зирәк, зур ихтыяр көченә ия, ирләрчә ныклы, чын мәгънәсендә чыдам, үз алдына бөек максат куя белгән һәм аңа ирешмичә туктамый торган егет Казанчы урта мәктәбен тамамлап, Аскын районының Кубияз мәктәбендә укыта башлый. Совет Армиясе сафында өч ел хезмәтен тәмамлагач, чибәр, төз гәүдәле, ягымлы, өлкән лейтенант үз алдына үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүне яшәү мәгънәсе итеп куя һәм Аскын районының Арбаш мәктәбендә укытуын дәвам итә. Читтән торып Бөре педагогия институтының филология факультетын тәмамлый, җиде ел Карткисәк мәктәбендә завуч булып эшли.

Кешеләр арасындагы кара урмандай катлаулы мөнәсәбәтләр эчендә адаша белмәүче, көчле ихтыярлы, нык сүзле, энергияле яшь белгечне эшкә проблемалы мәктәпләргә җибәрәләр. Шулай Әниф Әкрам улы Балтач районының Ялангач мәктәбе директоры булып эшли, анда эшләр җайга салынгач, аны Асавка мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр.

Үз сүзендә нык торучан, дөреслек өчен үз-үзен аямыйча көрәшә белүче шәхес кайда гына эшләмәсен, халык аны тиз арада яратып өлгерә, хөрмәтли. Шулай итеп ул “Путь Ленина” колхозы рәисе булып та эшли. Бу вазыйфада ул армый-талмый хезмәт итә. Тик Әниф абый туган авылы Штәндегә кайтып эшләү, гаиләсе белән бергә яшәү теләге белән яна һәм, ниһаять, теләгенә ирешә.

Әниф абыйның гомере авылдашларын, якыннарын кайгырту мәшәкатендә үтә. Матди базаның иске булуы, урын җитмәү сәбәпле, балаларның ике сменада укуы Штәнде мәктәбе директоры булып эшләүче Әниф Әкрам улының эчен пошыра. Ул зур, якты, җылы мәктәп төзү идеясе белән яна, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре өчен яхшы шартлар тудыруны күз уңында тотып яши. Һәм ике ел дигәндә үз теләгенә ирешә. Мәктәп заманча җиһазландырыла, укыту процессы кабинет системасына күчерелә, бай эчтәлекле Ленин музее төзелә, хезмәт дәресләре остаханәләрдә үткәрелә, башлангыч хәрби әзерлек дәресләре өчен тир төзелә. Ул гына да түгел, укучыларны өйрәтү өчен автомобиль, чылбырлы һәм тәгәрмәчле тракторлар булдырыла, трактородром, җылы гараж төзелә. Нәтиҗәдә, Штәнде мәктәбе район күләмендә матди базасы бай, укыту сыйфаты югары булган алдынгы мәктәпкә әйләнә. Шуңа күрә монда бик еш район, республика конференцияләре, семинарлар үткәрелә.

Безнең героебызның шундый күп кырлы шәхес булуына сокланмый мөмкин түгел. Түземлек, тәвәккәллек, эшчәнлек, кыюлык, намус пакьлеге, иң мөһиме — халык каршында йөзең ак булу — Әниф Әкрам улының холкына хас төп сыйфатлар. Мондый сыйфатларга тугры булып калу җиңел түгел, чөнки тынычлану, канәгатьлек хисе, өметсезлеккә бирелү, түрәләргә яраклашу, тышкы ялтыравыклык, тормыш дулкынына ияреп чайкалу,  безнең героебызга хас түгел. Чисталык, сафлыкка омтылучан, тормыш ваклыкларыннан өстен була белүче Әниф абый өчен бөек һәм кече кешеләр юк, барча кеше бәхеткә, ихтирамга бердәй хаклы.

Башкарган фидакарь хезмәте өчен ул күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән, мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны. Бүгенге көндә Әниф абый өчен иң кыйммәте — халык хөрмәте, халыкның аның фикере белән санлашуы, киңәшләшүе.

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул вакытлыча яраткан эшен калдыра. Отимист булуы аңа бер ел эчендә аякка басарга ярдәм итә. Һәм бик вакытлы: район хакимияте Әниф Әкрам улыннан проблемалары даими рәвештә арта барган “Балтач” совхозын җитәкләвен сорый. Гадәттәгечә, ул җиң сызганып эшкә чума. Ул эшне орлык фондын, матди базаны, техниканы яңартудан башлый. Күп тә үтми, басуларда бодай, арыш гөрләп үсә һәм эшчеләргә, пенсионерларга мул итеп ашлык таратыла. Ул эшләгән дәвердә “Балтач” совхозы районда алдынгылар рәтенә чыга. Бөтен төр продукция җитештерү буенча планнар үтәлә, халыкка ай саен хезмәт хакы түләнә, хәтта акчалата премияләр бирелә. Әниф Әкрам улы менә шулай авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүне алга куеп эшли.

Бер нәрсәгә игътибар итик: совхоз директоры булып ул рәсми рәвештә хаклы ялга чыккач эшли! Монысы инде чын батырлык, чөнки шул елларда җимерелеп баручы хуҗалыкларны саклап калу җиңел эш булмагандыр.

Бүген ул хаклы ялда. Эшендә үрнәкле шәхеснең гаиләсе дә үрнәкле. Фәния апа белән Әниф абый 54 ел бергә гомер итәләр. Фәния апа да 35 ел мәктәптә балалар укыткан. “Минем эшемдәге уңышларымда Фәния апагызның өлеше зур, хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү күбрәк аның өстендә булды”, ди ул. Аларның өч баласы да югары белемле, барысы да үз гаиләләре белән Уфада яши. Ике кызлары — табиб, уллары — инженер-нефтьче. Өлкән кызлары медицина фәннәре кандидаты, доцент. Инде бу хөрмәтле гаиләнең җиде оныгы да бар. Аларның өчесе югары белемле белгечләр, Мәскәүдә эшлиләр, өч оныклары Уфа нефть техник университеты студентлары, иң кечесе әле мәктәптә укый. Әниф абый белән Фәния апа балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. “Кызларыбызга, Ходайга шөкер, яхшы кияүләр, улыбызга яхшы килен туры килде”, дип шатлыклары белән уртаклашты алар.

Әниф абый белән Фәния апа бик күркәм өйдә, имән, юкә, миләш, балан, зәңгәр чыршы, алма, чия агачлары арасында утыручы матур йортта яшиләр. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар кош-корт, мал асрыйлар, күпләп умарта тоталар.

Әйе, шәхес йөзен аның тормыш юлы ачык күрсәтә. Әниф Әкрам улының кылган эшләре үз чоры өчен батырлыкка, каһарманлыкка тиң. Җиреңнең, халкыңның чын улы булу нәкъ безнең героебыз кебек җаның-тәнең белән туган төбәгеңә хезмәт итү түгелмени?

Без бу күркәм, хөрмәтле гаиләгә озын, бәхетле тормыш телибез. Әниф абыйны 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлап, туган төбәкне ямьләп яшәүче чын кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Марат Зыятдинов.

Балтач районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»