20.10.2010 - Замандаш

Күңел табибы

Кешелек физика, химия, математика, астрономия кебек фәннәрнең нечкәлекләрен җентекләп өйрәнеп, бу өлкәләрдә яхшы белгечләр әзерләнсә дә, кеше күңелен ачып сала белүче, тормыш сынауларында югалып калганнарга үз урынын табарга ярдәм итәргә сәләтле белгечләр әлегә бик аз. Шул ук вакытта зур тизлек белән үсешүче җәмгыятьтә күңел табиблары — психологлар ярдәменә мохтаҗлар саны арта баруы билгеле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре раславынча, бүгенге көндә һәр дүртенче кеше психологик ярдәмгә мохтаҗ.

1980 елда металлурглар шәһәре Белоретка, педагогия училищесын “кызыл диплом”га тәмамлаган Людмила Занина башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә килә. Гомум программадан тыш ул балалар белән “Аралашу осталыгы” дәресләре үткәрә башлый, чөнки яшь укытучы бу тормышта бик күп нәрсә кеше белән аралаша белүгә бәйле булуын яхшы аңлый.

Яшь укытучыга мондый акыл каян килгән соң? Тормыш сынаулары өйрәтә аны. Унҗиде генә яшендә умыртка сөяген сындырып, Людмила дәваханә койкасына ята. Тормыш, яшәү мәгънәсе турында уйлану өчен вакыт җитәрлек була. Дәресләрендә ул чорда туган фикерләрен тормышка ашыра башлый да инде. Ләкин белеме чамалы булуын аңлый һәм читтән торып Магнитогорск педагогия институтын тәмамлый.

Аңа бер төркем баланы беренчедән алып соңгы сыйныфка кадәр укытырга туры килә. Ун ел дәвамында ул аларны күзәтә, балаларның шәхесләре формалашуга ата-аналарның, тирә-як мохитнең тәэсирен өйрәнә. Укучыларының күпчелеге яраткан укытучылары эзеннән китә: психолог, педагог, социаль хезмәткәр һөнәрен сайлыйлар.

Психология өлкәсендәге белемен тагын да үстерү теләге белән Людмила Занина 1994 елда Мәскәү психология үзәгенә укырга керә, астрология белән дә кызыксына башлый. Алган белемен эштә файдалану уңай нәтиҗәләр бирә: психология өлкәсендә эшләүче фикердәшләре арта, бу өлкәдә ул шәһәрнең әйдәүче белгеченә әверелә. 1994 ел ахырында шәһәр хакимияте каршында Үсмерләр һәм яшьләр өчен мәгълүмат-консультация хезмәте оештырыла һәм аны җитәкләү Людмила Леонидовнага йөкләтелә. Людмила Занинаның ЗАГСта психолог булып эшләгәне дә мактауга лаек. Аерылышырга килгәннәргә психолог ярдәме күрсәтеп, аларны проблемаларга башкача карарга өйрәтеп, күп кенә гаиләләрне саклап кала алды ул.

Мәскәү Психотерапия институтында укыган чоры да вакыйгаларга бай. Ул бөтенрусия конференцияләрендә чыгыш ясый һәм “Кешелек потенциалы үсеше өчен мохит булдыру” дигән темага кандидатлык диссертациясе әзерли. Психологлар кеше эчке дөньясын аңласын, тирә-яктагыларга игелек, изгелек күрсәтсен, дип тырыша. Людмила Леонидовна да нәкъ шундыйларның берсе.

Борис Малородов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»