12.01.2013 - Замандаш

Колхоз кирәк әле!

Адәм баласы дөньяга килгәндә үк аның алдагы язмышы маңгаена язылган була, диләр. Ә инде алдан билгеләнгән бу юлны лаеклы үтү кешенең үзеннән тора. Шушы тәгъбиргә ярашлы,  Бүздәк районының “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы-колхозы рәисе Фән Хөрмәтулла улы Вәлиевның бөтен тормышы туган төбәгенә бәйләнә. Сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, гомер бәйрәменең 60 яшь үренә күтәрелгәндә дә ул җир кешесе булып кала.

Бүздәкнең Чакмагыш районы чигендәге Сәвәдебаш авылында 1953 елның 8 гыйнварында туган ул. Ишле гаиләдә бала чактан крестьян хезмәтенең тәмен татып, тормышның барлык авырлыкларын да кичереп үсә. Әти-әниләре шәхси үрнәкләре белән дә балаларында хезмәткә хөрмәт тәрбияләргә тырышкан. Нәсел тамырлары Благоварның Күчәрбай төбәгеннән булган Зәкия Тимерҗан кызы биш балага гомер бирә, колхоз эшендә дә сынатмый. Хөрмәтулла Әһәдулла улы исә гомерен почта хезмәтенә багышлый. Гәзит-журналлар, хатлар таратырга җигүле ат белән чыкканда үз янына кечкенә Фәнне дә ала. Дилбегә малай кулларында, почта таратылып беткәч, атны тугарып абзарга урнаштыручы, ашарга салучы да ул. Киләчәктә һөнәр сайлавына этәргечне дә әнә шулай йорт хайваннары белән сабый чактан аралашуы да биргәндер. Шуның өчен дә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң кайбер яшьтәшләре кебек икеләнеп тормый, документларын авыл хуҗалыгы институтының зоотехния бүлегенә тапшыра. Өч имтиханда 14 балл җыйган абитуриентны көндезге бүлеккә кабул итәләр.

Һәр нәрсәгә тырышлык салып ирешергә күнеккән авыл егете өчен студент еллары укуда нәтиҗәле, җәмәгать тормышында шактый уңышлы була. Дүртенче курста чагында өйләнеп тә куя әле. Җәмәгате — Федоровка районы кызы Минзия икътисад белгечлеге алырга җыена. 1974 елның декабрендә кышкы сессия башланганчы җыйнак кына туй мәҗлесе үткәрелә. Дипломлы һәм гаиләле ике яшь белгечне юллама буенча Благовещен районының Фрунзе исемендәге колхозына җибәрәләр. Юллама шартына ярашлы ике ел үткәч, Вәлиевларга Бүздәк районына кайтырга форсат чыга. Фән Вәлиевны райкомның беренче секретаренең шәхси күрсәтмәсе белән “Алга” колхозына баш зоотехник итеп җибәрәләр. Бу 1977 елда була. Көч-дәрте ташып торган, чит тарафларда берникадәр тәҗрибә туплаган белгеч башы-аягы белән дигәндәй, колхоз эшенә кереп китә. Мәшәкатьле чор да була бу, чөнки хуҗалыкта 780 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылырга әзерләнә. Баш зоотехникның оештыру сәләте, булдыклылыгы, тармак проблемаларын яхшы белүе менә шунда ачыклана да инде. Сафка баскан Таулар сөтчелек комплексына районда тиңнәр булмый, ул Мәскәү өлкәсеннән кайтарылган кара-чуар токымлы маллар белән тулыландырыла. Нәтиҗәдә “Алга”да сөт җитештерү, аны дәүләткә сату кискен арта, аерым елларда бу күрсәткеч 23 мең центнерга җитә.

Гомумән, 80-90нчы еллар “Алга”да терлекчелек тармагы нык үсешкән чор буларак билгеләнә. Сыер малларының саны 3 мең башка якынлаша, моннан тыш, бик күп сарык һәм ат асрала. Дуңгызчылык фермасы эш күрсәткечләре буенча районда һәм республикада киң танылу ала.

Баш зоотехник Фән Вәлиев җитәкчелегендә белгечләр перспективага эшли. Савым көтүен тулыландыру фәнни нигездә, югары продуктлы таналар һәм сыерлар сатып алу, аларны хуҗалык фермаларында ишәйтү юлы белән алып барыла. Савым көтүенең өчтән бер өлешен һәр елны яхшы токымлы таналар исәбенә яңарту кагыйдәгә әверелә. Савучылар һәр сыердан еллык савымны районда беренчеләрдән булып өч мең килограмм үренә, симертүдәге маллардан тәүлеклек артым алуны бер килограммга җиткерде. Әлеге казанышларда баш белгечнең дә хезмәт өлеше бар иде, әлбәттә.

2003 елда “Алга” колхозына яңа җитәкче итеп Фән Вәлиевның тәгаенләнүен халык хуплап каршы ала. Хуҗалыкның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән данлыклы рәисләр Равил Галләмов, Радик Насретдиновның лаеклы алмашчысы булачагына чын күңелдән ышаналар. Фән Хөрмәтулла улына байтак еллар нәкъ менә аларның кул астында эшләргә насыйп була, җитәкче вазыйфасы серләренә дә шушы остазлардан өйрәнә. Шуңа да яңа рәиснең үз алдына  “Алга”да элек тупланган матди-техник куәтләрне кыргый базар икътисады шартларында саклап калып, халык мәнфәгатендә куллану, шушы нигездә яңа үсеш үрләренә чыгу бурычы куюы гаҗәп түгел. Иң тәүдә, әлбәттә, моның хокукый нигезе булдырыла. “Алга”ның уставында күмәк хуҗалык статусы саклану белән бергә атамасында “колхоз” исеме дә кала. Әйткәндәй, республиканың күп хуҗалыклары хәзер колхоз һәм совхоз атамасыннан баш тартып, милек хуҗасына яки колинвесторларга бәйле рәвештә, төрле дәрәҗәдәге җәмгыятьләр исемен йөртә. Сүз дә юк, бу яктан караганда,  “Алга”га да заманчарак атама табып булыр иде. “Күмәк хуҗалыкларның социаль юнәлгәнлеге белән отышлы булуына үзгәртеп кору еллары үткәч янә бер тапкыр ышандык, — ди бу уңайдан Фән Вәлиев. — Таулар авыл биләмәсендә күп кенә социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, нигездә, хәзерге чорда да колхоз көче белән башкарыла. Әйтик, кышын юллар кардан хуҗалык техникасы белән чистартыла, безнең иңгә төшкән башка эшләр дә бихисап. Авыллардагы суүткәргечләрне тоту өчен генә дә елына 700 мең сумлап акча китә. Боларның барысын да җирле власть карамагына тапшырып булыр иде, әлбәттә.  Әмма аның бюджеты чикле икәнен белеп торабыз. Ярдәм сорап барыбер колхозга киләчәкләр. Шул ук вакытта пенсия акчасына җан асраучы элекке колхозчыларны авыр хәлдә калдырып та булмый. Шуңа да авылга бүген колхоз кирәк әле, дип әйтәсе килә”.

Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 проценты элек тә “Алга” колхозы өлешенә туры килә иде. Саллы гына бу күрсәткечне хуҗалык соңгы елларда да тотрыклы рәвештә саклый. “Алга” кооперативы-колхозының соңгы тугыз елда даими рәвештә республика Президентының Рәхмәт хатына, Хөкүмәтнең Почет грамотасына, тармак министрлыгы бүләкләренә лаек булуы фидакарь хезмәткә бирелгән югары бәя, әлбәттә. 2004 елда  исә Фән Вәлиев “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме белән билгеләнде.

Тыйнак эш стиленә ия җитәкче буларак, ул абруй өчен генә тырышмый, ә кабаланмый гына үз эшен башкаруын белә, шул ук вакытта аның өчен алгы планда хуҗалык, колхозчылар мәнфәгате тора. Хезмәт кешесенә ихтирам — шулай ук аның асыл сыйфатларының берсе булып кала. Менә шуның өчен аны хезмәттә төп терәге һәм таянычы — белгечләр дә, колхозчылар да хөрмәт итә.

Агымдагы ел Фән Хөрмәтулла улының тормышында һәм хезмәтендә истәлекле вакыйгаларга бай. Атап әйткәндә, колхоз рәисе йөген иңенә алганга ун ел тула. Шунысы куанычлы, колхоз тарихындагы иң катлаулы чорны ул лаеклы үтте, хуҗалыктагы традицияләргә тугры калу белән бергә, аларга яңа сулыш та өрә алды. Янә шунысы, гомерен Таулар төбәге белән бәйләгәнгә дә утыз биш ел үткән. Хезмәтеннән кинәнү алганга, гаиләсендә бәхетле булганга аңа бу төбәк туган ягыдай якын хәзер. Быел аңа үткәннәрне барлап, тормыш юлында кайбер нәтиҗәләр ясарга янә дә бер форсат чыкмакчы. Гыйнвар уртасында Вәлиевлар гаиләсендә юбилей тантаналары билгеләнгән. Эш шунда, Фән Хөрмәтулла улы белән хәләл җефетенең туган көннәре арасында аерма биш кенә көн. Минзия Камил кызының хезмәт юлы шулай ук тулысы белән “Алга” колхозы белән бәйле, баш икътисадчы вазыйфасыннан лаеклы ялга китте. Алар ике улга гомер биреп, олы тормыш юлына чыгарган. Радик һәм Руслан матур гаиләләр корган, ул һәм кызлар үстереп, әти-әниләрен куандыра.

Менә шулай хезмәттә дә, гаиләсендә дә тулы канлы тормыш белән, абруйлы җитәкче, хөрмәтле кеше булып 60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен каршылый Фән Вәлиев. Аның авыл язмышын үз язмышына тиңләп, яшьлектә сайлаган һөнәренә, җиргә тугры  калуы соклану уята.

Фәнүр Гыйльманов, 

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»