09.01.2013 - Замандаш

Җырлы гомер

Гомернең асылын, яшәлгән елларын кылган гамәлләр билгели, диләр. Кешегә бәһане дә башкарган эшләреннән чыгып бирәләр. Дөньялыктагы гамәл­ләре арасында яхшылык өстен­лек иткәнме, әл­лә инде, явызлык кылып, рәнҗеш алганмы бу бәндә? Әлеге сорауны әхирәттә сират күпере сакчыларыннан алда фани дөньяда иң тәүдә хезмәттәшләр һәм күршеләр, аннары авылдашлар, якташлар, ахыр чиктә таныш-белешләр дә бирергә мөмкин. Бу яктан Благовар авылында яшәүче, шушы көннәрдә 60 яшен тутырган Риф Исмәгыйль улы Имаевның күңеле тыныч, йөзе якты. Гомеренең зур өлешен милиция һәм дәүләт хезмәтенә багышлаган бу кешенең тормышында игелекле гамәлләр, әлбәттә, күбрәк булган.

Ул 1952 елның зәмһәрир суык 29 декабрендә Бүздәк районының Бакча авылында туган. Бу чорда авыл җирендә хөкем сөргән тәртип буенча, гадәттә, баланың туган көне итеп теркәү органына мөрәҗә­гать иткән көн күрсәтелгән. Менә шулай таныклыкта Риф Имаевның туган көне итеп 1953 елның 2 гыйнвары языла. Аннары бу дата паспортына күчерелә, шулай итеп ул гомер буе туган көнен ике тапкыр билгеләргә гадәтләнеп китә.

Гомумән, ишле гаиләдә үскән бу малайга тормыш сабый чакта ук сынауларны мулдан куя башлый. Сәвәдебаш авыл Советына караган Бакча — Бүздәкнең төпкелдәге авылы. Шул сәбәпле, Рифкә урта белем алу өчен өч мәктәптә, шул исәптән, Чакмагыш районында, йөреп укырга туры килә. Башлангыч белемне күрше Биек авылында ала, аннары Түреш сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, өлгергән­лек аттестатын исә аңа Чак­магышның Калмашбаш мәк­тәбендә тапшыралар.

— Һәр өч мәктәпкә дә йөреп укырга туры килде, — дип искә ала Риф. — Белемгә омтылыш зур булгандыр, язлы-көзле яңгырларда, кышкы бураннарда да бер көнне дә дәрес калдырмадым. Аннары, җәяү йөрү безнең буынны физик яктан  чыныктырды, максатка омтылучан булып үстек, тормыш авырлыклары алдында да югалып калмадык.

Хезмәт юлын ул юл төзелешендә башлый. 70нче елларда Бүздәк — Чакмагыш — Дүртөйле автотрассасы салына башлый. Яңа гына мәктәп тәмамлаган үсмерлә­рне биредә эшләүчеләргә түләнүче зур гына хезмәт хакы кызыктыра. Озакламый барыбер армиягә китәсе, акча эшләп, әти-әниләргә ярдәм итим, дип, Риф тә яшьтәшләре белән юл төзүче СУ-820 оешмасына урнаша. 1972 елда ул Совет Армиясе сафларына чакырыла, хәрби хезмәтне Казахстанда үтә. Аннан кайткач, Чакмагыш механика заводында эшли, Бүздәкнең Каран авыл һөнәр­челек училищесында укый. Белемгә омтылыш Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумына да китерә аны. Дипломлы белгеч хезмәткә туган районына юллана, мәгариф бүлегендә исә аны производствога өйрәтү мастеры итеп кайчандыр үзе укыган Түреш мәктәбенә җибәрәләр.

— Эшкә ашкынып, илһам-ланып кайткан идем, — ди Риф Исмәгыйль улы. — Әмма мәктәпнең матди-техник хәле белән танышкач, күңелем төште. Мин балаларга өйрә­тергә тиешле авыл хуҗалыгы техникасы буенча әсбаплар юк, күргәзмә материалны әйтәсе дә түгел. Ярдәм сорап, ВЛКСМның Бүздәк район комитетына бардым. Ул вакытта беренче секретарь булып безнең якташ Айрат Шәвәлиев эшли иде. Ул мине игътибар белән тыңлады, ярдәм итәргә дә риза булды. Сөйләшү ахырында: “Түреш мәктәбенә производство мастеры табылыр, ә менә без сине комсомол путевкасы белән милициягә хезмәткә җибәрсәк, моңа ничек карыйсың?” —  димәсенме! Мин уйлап карарга вәгъдә бирдем, әлбәттә. Икенче көнне үк мәктәпкә шалтыраталар: “Имаев тиз арада райкомга килеп җитсен, бу — комсомол поручениесе!” Анда миңа мәсьә­ләнең асылын аңлаттылар, кичекмәстән Уфага барып, Эчке эшләр министрлыгы поликлиникасында медицина тикшерүе үтә башларга куштылар.

Менә шулай итеп, 1980 елның 1 февралендә Риф Имаевның тормыш юлында 22 елга сузылачак  яңа чор башлана. Ватанга һәм Законга хезмәт итүдә фидакарьлек, югары һөнәри осталык белән билгеләнә ул.

Туган районы Бүздәктә (анда милициядә бертуганнары Рим һәм Илвир эшли) вакансия булмау сәбәпле, милиционер Имаев хезмәткә Благовар эчке эшләр бүлегенә тәгаенләнә. Тәүге вазыйфасы — юл хәрәкәтен күзәтү инспекторы. Үзен тиз арада таныткан өметле белгечне озак та үтми Благовар авылы төбәгенә участок инспекторы итеп күчерәләр. Аның карамагындагы биләмәдә биш авыл Советына кергән өч  дистәгә якын авыл исәпләнә, сигез мең тирәсе кеше яши. Участок инспекторы булып 13 ел эшләү дәверендә хокук бозуның күп кенә очрагы белән очрашырга, байтак җинаятьне ачуда катнашырга туры килә аңа. Участковый Имаев закон бозучыларга карата аяусыз һәм каты, халыкка карата исә гадел һәм кешелекле милиционер булып таныла. Хезмәт баскычлары буенча арытаба үсүе дә шуңа бәйле. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе-оператив дежурный була, дүрт ел дәвамында участок инспекторлары бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын били. Хезмәтен сержанттан башлап, милиция подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән Имаевның намуслы хезмәте күпсанлы һөнәри бүләкләр, район һәм республика күләмендәге Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән.

Тормыш шулай бит ул, ниндидер өлкәдә улы әтисенең  юлын кабатларга да мөмкин. Имаевлар белән дә нәкъ шулай килеп чыга. Исмәгыйль Имаметдин улы сугыштан соңгы чорда 7 ел авыл Советы рәисе булып эшләгән. 2002 елда шундый ук вазыйфаны аның улы да кабул итеп ала. Благовар авыл хакимияте йөген Риф Имаев та шулай ук җиде ел тарта, шушы чорда төбәк яхшы гына социаль-икътисади үсешкә ирешә.

Кеше холкындагы иплелек, итагатьлелек кебек сыйфатлар аның эчке мәдәнилелеккә ия булуыннан киләдер. Благовар районының үзешчән сәнгать осталары арасында Риф Исмәгыйль улы үзен көчле һәм моңлы тавышлы җырчы, виртуоз гармунчы итеп танытты. Бүген дә район полициясе коллективы куйган концертларның берсе дә аның катнашлыгыннан башка үтми.

Гаиләсендә дә бәхетле юбиляр. Каргалы төбәге кызы Филзә белән гаилә коруларына үткән елда 25 ел тулды. Филзә Хантимер кызы — бухгалтер, бу эшкә утыз еллап  гомерен багышлаган. Ике бала тәрбияләп үстерде алар, кызлары Диана БДУның юридик факультетын тәмамласа, уллары Вадим шунда ук дүртенче курста укый.

Риф Имаев гомер көзен күңел күтәренкелеге белән каршылый, чөнки җырлы гомергә төшенкелек ят.

Фәнүр Гыйльманов.

Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»