16.11.2012 - Замандаш

Ышанычлы нигез еллар сынавына бирешми

Партия һәм комсомолның Тәтешле район комитетлары аппараты (узган гасырның 70нче еллары ахыры). Беренче рәттә уртада — Нәдим Гамилов.— Менә, якташларыңның  хыялы тормышка аша, димәк. Тәтешле районын яңадан оештыру турында югарыда карар кабул иткәннәр. Райкомның беренче секретаре вазыйфасына  сине тәкъдим иттем. Бүген  үк Тәтешлегә кайтып, районны оештыра башла.

Беренче секретарь Закир Мөхәммәтшинның бу хәбәре Нәдим  Гамилов өчен аяз көндә яшен яшьнәгән кебек булды. Шуңа бертын нәрсә әйтергә белми утырганнан соң:

— Бергәләп бик матур эшли идек бит әле. Нигә алай иттеләр икән соң... — дип кенә әйтә алды. Аннары, — ә шулай да якташларым өчен куанам. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, Закир Фазылович. Йөзегезгә кызыллык китермәм, — дип өстәде.

Беренче секретарь кабинетыннан чыгып, Нәдим Гамилов үз бүлмәсендә өстәл артына кереп утырды да күзләрен бер ноктага төбәп, уйга чумды. Балалык һәм үсмер еллары, әти-әнисе, туганнары бер-бер артлы күз алдыннан үтте...

...Әтисе Гата заманы өчен алдынгы карашлы кеше булгандыр, күрәсең. Нәдим икенче сыйныфны тәмамлагач, алар яшәгән Юрмиязбаш авылында башлангыч мәктәпне яптылар. Укучыларга Күрдем мәктәбенә барырга куштылар.

— Улым, мине Кустаревкага хисапчы итеп күчерәләр. Укырга шунда барырсың. Бергәләп йөрергә дә кулай булыр. Анда урыс мәктәбе. Хәзерге заманда урысча укырга кирәк, — диде әтисе.

Кустаревкада дүрт сыйныф тәмамлаган улын Гата ага район үзәгендәге мәктәпкә, анда да урыс  классына бирде. Ләкин Нәдимгә район үзәгендә озак укырга туры килмәде, чөнки шул елның җәен­дә әтисе кинәт кенә вафат булды. Берничә көн үтүгә  Бөек Ватан сугышы башланды. Шуңа Күрдем мәктәбенә кайтырга туры килде, чөнки Күрдемгә — 4 чакрым, ә район үзәге 30 чакрым ераклыкта.

Сугыш елларында гаилә бик зур кыенлыклар кичерсә дә, Нәдим атасы васыятенә хыянәт итмәде. Җиде сыйныфны уңышлы тәмамлады. Ул елларда җиде класс тәмамлаганнар хәзерге югары белемлеләрдән дә кадерлерәк иде бит. Мәктәп тәмамлаган җәйдә үк Нәдимне заготскотка хисапчы итеп тәгаенләделәр. Ул чорда халыктан кабул ителгән малны үстереп һәм симертеп ит комбинатына тапшыручы шундый оешма бар иде. Анда  1946 елның маенда хәрби хезмәткә алынганчы  эшләде.

1951  елның декабрь кичендә   старшина Гамилов, хәрби хезмәт срогын тутырып, туган авылы Юрмиязбашка кайтып төште. Тормыш очраклыклардан тора, дигәннәре дөрестер, күрәсең.  Икенче көнне сайлау иде. Авылдашларны да күрермен, үземне дә күрсәтермен, дип уйлап, сайлау участогына китте.

Авыл сугыштан соң тернәкләнеп кенә килә. Клубта, нигездә, карт-коры  да хатын-кыз... Ирләрнең зур күпчелеге Туган ил азатлыгы өчен ятып калды. Шунда өстенә пөхтә генә киенгән бер ят ирнең халык арасында йөрүе Нәдимнең игътибарын җәлеп итте. Солдат киемендәге бердәнбер егет тә  “кунак”ның  күзенә чалынмый калмады, әлбәттә. Ул башлап Нәдимгә сүз кушты:

— Иптәш старшина, армиядән кайчан кайттың?

— Менә кичә генә.

— Киләчәккә планнар  ничек?

— Әлегә эшкә башларга кирәк, соңрак укырга исәп бар.

Партия район комитетының оештыру бүлеге мөдире Борис Туктаров икән. Ул Нәдимнән энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй, барысын да сорашты.

— Иртәгә иртә белән райкомга кил әле. Безгә синдәй егетләр бик кирәк, — диде ул хушлашканда.

Икенче көнне үк Нәдимне комсомол райкомының оештыру бүлеге мөдире вазыйфасына эшкә кабул иттеләр. Тормыш бик җитеш булмаса да, ул елларда  авыл яшьләре бик күңелле яши иде. Көндезен  җиң сызганып колхоз басуларында, фермаларда эшләделәр, кичләрен, клубка җыелып, спектакльләр күрсәтә, концертлар оештыралар иде. Һәр эшнең башында, әлбәттә, комсомоллар булды. Ул вакытларда кая инде ул хәзерге кебек автомобильләр! Райком хезмәт­кәрләре кайда атка утырып,  кайда җәяүләп,  авыллар буйлап йөрделәр, яшьләрне оештырдылар. Хезмәт хакын җыештырып, Нәдим  велосипед сатып алды. Менә кайда икән ул дөньяның рәхәте! Авылдан район үзәгенә җәяүләп 4-5 сәгать бара иде, хәзер бер сәгать тә үтми — выжт итеп бара да җитә.  Авылларга йөрү дә  җиңелләште. Ә инде  Нәдим  велосипедына атланып килсә, авыл яшьләре өчен чын мәгънәсендә бәйрәм була. Ул аларны авыл башындагы  чирәмлеккә алып чыга да чиратлап велосипедта йөрергә өйрәтә. Шунда комсомол, яшьләр тормышы мәсьәләләре дә хәл ителә.

Менә шулай итеп  тиз арада ул район яшьләре арасында үз кеше булып китте. Шуңа 1953 елның көзендә Нәдим Гамиловның комсомол райкомының икенче секретаре вазыйфасына  сайлануы табигый хәл буларак кабул ителде. Бу вакытта ул читтән торып педагогия училищесында укый иде.

Комсомол эшләре белән йөргәндә Гәрәбаш авылында Лена исемле бик сылу, бик акыллы укытучы кыз  белән танышты. 1954 елның 9 маенда — Җиңү көнендә бер гаилә булып яши башладылар.

Эш өчен янып йөрүче   егетне югарыда күреп торганнардыр инде, 1955 елның октябрендә Нәдим Гамиловны Күрдем МТСы­ның партбюро секретаре итеп сайладылар. Сиңа бит әле 28 яшь кенә, дип тормадылар, беренче көннән үк шартлатып эш таләп иттеләр. Хәер, кечкенәдән авырлыкларны җиңеп өйрәнгән егет биредә дә сынатмады.

1958 ел Нәдим Гамилов өчен аеруча истәлекле булды. Шушы елның көзендә аны Уфадагы Югары партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Ике елдан соң Уфадагы югары партия мәктәбе ябылды һәм калган ике елны Свердловск шәһәрендә укырга туры килде.

Партия мәктәбе тәмамлап, югары белем алып кайткан белгечне К. Маркс исемендәге колхоз  коммунистлары бертавыштан үзләренең җитәкчесе итеп сайлады. Ә озак та үтми Нәдим Гамилов шул ук колхозның рәисе булып сайланды.

Ләкин тормыш үзгәрешләрсез генә тормый бит.  Хрущевның уйланылмаган реформаларына сылтанып,  Тәтешле районын  Яңавыл районына куштылар. Бик күп белгечләр Яңавылга күченеп китте.

“Тәтешле — халыклары бәхетле”, дип җырласалар да, район булу ягыннан Тәтешленең язмышын бик үк бәхетле дип булмый. Күршедәге Яңавылда  һәм Балтачта 1930 елда ук район төзелә, ә Тәтешле  волосте авыллары шушы ике районга бүлеп бирелә. Ә ул вакытта төп төзелеш материалы — агач. Шул елларда Тәтешленең калын урманнары рәхимсез киселә. Мондый хәл халыкта  ризасызлык тудырмый калмый, әлбәттә. Шуңа югарыдагылар, үзләренең хатасын төзәтеп, 1935  елда Тәтешле районын оештыралар. Ул вакытта яңа оештырылган район өчен җитәкчеләрне республиканың төрле төбәкләреннән җыярга туры килә.

Илгә Хрущев идарә иткән чорда бу хата янә кабатлана. Тәтешле районын янә Яңавылга кушып, төбәктә яшәүче халыкка янә зур кыенлыклар тудыралар...

Менә шуларны күз алдыннан үткәрде партиянең Яңавыл райкомының икенче секретаре Нәдим Гамилов.

“Закир Фазылович, бүген үк Тәтешлегә кайтып, район оештыра башла”, диде бит.  Аны оештыруны нәрсәдән башларга икән, дип уйланды Нәдим Гата улы. Дөрес, Яңавылда икенче секретарь булып берникадәр эшләү тәҗрибәсе бар. Ләкин “икенче” бит әле ул “беренче” түгел. Авырлык килеп туса, “икенче”нең “беренче”гә киңәш сорап  керү мөмкинлеге бар. Ә “беренче” кем белән киңәшләшергә тиеш? Шундый уйлар белән Нәдим Гамилов Тәтешлегә  кайтып китте.

Олы йортка ни кирәксә, кечесенә дә шул кирәк, ди халык. Район булгач, аның райсоветы да, райкомы да, авыл хуҗалыгы идарәсе дә, халык мәгарифе бүлеге дә, башка бик күп органнары да кирәк. Иң тәүдә аларны кайдадыр  урнаштырырга, кадрлар тупларга кирәк. Гомумән, ”кирәк”тән дә күп нәрсә юк!

Элекке райсоветның агачтан төзелгән  ике катлы бинасында урта мәктәп урнашкан иде. Ул еллардагы укучылар гафу итсен инде, аларны мәктәпнең иске бинасына кайтарырга туры килде.  Берничә көннән Чишмә районыннан Нигъмәт Еникеев килеп төште. Тәтешлегә район Советы башкарма  комитеты рәисе вазыйфасына җибәргәннәр икән. Чишмәдә  дә шул ук вазыйфада эшләгән, тәҗрибәле кеше. Нәдим Гата улы өчен ул чын  аркадаш булды. Тәүдә райком һәм район Советы башкарма комитеты бер бинада урнаштылар. Күңелләре киң булгандыр инде, беркем дә урын кысанлыкка зарланмады.

Тәтешле — авыл хуҗалыгы районы. Халыкның төп шөгыле — ашлык, ит, сөт җитештерү. Шуңа иң беренче чиратта колхозлардагы производство объектларын, фермаларны, техника паркын ныгытырга кирәк иде.

— Районда эш башлаган  беренче көннәрдә үк барлык унике колхозны да йөреп чыктым. Бер генә хуҗалыкта да кирпечтән салынган ферма яки техника ремонтлау мастерское юк. Гаражлар турында сөйләп торасы да түгел. Агачтан төзелгән абзарлар­ның күпчелеге терәүдә. Механизаторлар техниканы кар өстенә ятып ремонтлый. Мәктәпләр, клублар да ташландык хәлдә. Туксаннан артык авылны бер­ләштерүче районда нибары биш урта мәктәп булуын да берничек тә аклап булмый, — дип искә ала Нәдим Гата улы.

Район территориясендә  бер генә чакрым да асфальт юл юк.  Юл төзү участогының  барлык  куәте  бер “ГАЗ-51” йөк машинасы,  ике “ДТ” тракторы һәм бер грейдердан гыйбарәт иде. Газ челтәре турында сөйлисе дә түгел. Хәтта  электр челтәре дә юк. Павловка  ГЭСы эшли башлагач кына районда сәнәгать нигезендәге электр челтәре монтажланды. 1967 елда Тәтешле районы шундый хәлдә иде.

Иң беренче  чиратта колхоза­ра төзелеш оешмасының, “Сельхозтехника” район берләшмәсенең матди базасын ныгыту таләп ителде. Ул мәсьәләләрне хәл иткәннән соң, колхозлардагы җитештерү базасын тергезү мөмкинлеге туды.

Нәдим Гамилов партиянең Тәтешле райкомының беренче секретаре вазыйфасында унбиш ел — 1967 елдан 1982 елга кадәр эшләде. Һәм шушы чорда район бер генә кварталда, бер генә елда да дәүләт планнарын үтәми калмады. Ә нинди генә планнар төшерелми иде! Иң тәүдә — ашлык сату планы, аны үтәсәң, малга ашатырга фураж калмый диярлек. Ләкин аңа карап кына ит, сөт, йон сату планнарын беркем дә киметми. Хәтта металл сыныклары, сыер, сарык, дуңгыз тиреләре тапшыру планнары да җиткерелә иде бит. Шуларның берсе генә үтәлмәсә дә  обком алдында җавап тотасың.

Нәдим Гата улыннан соң беренче секретарь вазыйфасына партия өлкә комитеты Дәүләкән райкомында икенче секретарь булып эшләгән Тимергази Галиевны тәкъдим итте. Тимергази Арслан улы Тәтешледә сигез ай гына эшләп калды, аны партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләргә үрләттеләр.

Күптән түгел Тимергази Галиев белән сөйләшеп тордык. Ул хәзер — икътисад фәннәре докторы, профессор. Аңардан Тәтешле районының ул чордагы икътисади хәле турында сораштым.

— Тәтешле районы республиканың төньягында, Пермь крае чигендә урнашкан. Ул чорда Уфадан Тәтешлегә бару  гына да зур проблема иде. 1982 елның февралендә Тәтешлегә беренче тапкыр обком “Волга”сында бата-чума Балтач аша  барганыбыз әле дә күз  алдымда. Шундый авыр шартларда яшәүләренә карамастан, Тәтешле районы шул төбәктә урнашкан районнар арасында  һәрвакыт иң алдынгысы булды. Яңавыл белән чагыштырып булмый, әлбәттә, чөнки Яңавылда сәнәгать предприятиеләре көчле. Ә авыл районнары арасында  Тәтешле­нең күрсәткечләре һәрвакыт югары булды, — дип хатирәләре белән  уртаклашты әңгәмәдәшем.

— Тәтешле халкы, сабан кермәгән  чирәм җир кебек, табигый, саф күңелле, эчкерсез, хәйләсез, шул ук вакытта эшчән, гадел һәм туры сүзле. Мондый халык белән тормыш куйган барлык авырлыкларны да җиңеп, барлык биек­лекләрне яуларга мөмкин, — дип бәяләде районда яшәүчеләрне  беренче секретарь вазыйфасында Тимергази Галиевны  алыштырган Рәдил Мөхәммәтдинов.

Тәтешле районында туып-үскән, алай гына да түгел, чирек гасыр төрле җитәкче вазыйфаларда, шул исәптән Нәдим Гата улының турыдан-туры  җитәкчелегендә партия райкомының пропаганда  һәм  агитация бүлегендә инструктор булып  эшләгән кеше буларак, Рәдил Кыяметдин улының фикере белән тулысынча килешәм. Һәм моңарда Нәдим Гамиловның шәхси үрнәк көче зур булуын билгеләргә җөрьәт итәм.  Нәдим Гата улы бар яклап та үрнәкле булды, барлык җитәкчеләрдән дә шуны таләп итте. Балык башыннан чери, дип халык бик урынлы әйткән. Тәтешле халкы “балык”тан уңды. Ул башын да “черетмәде”, койрыгына да “черергә” юл куймады.

Нигезе ышанычлы булса гына йорт ныклы була. Үзгәртеп кору елларында Тәтешле районында бер генә күмәк хуҗалык та таркалмады, халык эшсез калмады. Район авылларында бүген дә халык тырышып эшли, яңа йортлар күтәрелә, туйлар үтә, сабыйлар туа.

Шушы көннәрдә генә республикада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен зурлап бәйрәм иттек. Авыл хуҗалыгы  продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән унике район арасында Тәтешле районы да республика Хөкүмәтенең Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Димәк, Нәдим Гамилов җитәкчелегендә салынган нигез бүген дә ышанычлы.

1982 елда республика аграр сәнәгать берләшмәсе оештырылгач, Нәдим Гамилов берләшмәнең профсоюз комитеты рәисе итеп үрләтелде һәм шул вазыйфадан лаеклы  ялга чыкты. Бүген Уфада  тормыш юлдашы Лена Муса кызы белән уллары Рөстәм белән кызлары Розаның һәм оныкларының уңышларына куанып яшиләр.  Ә безгә исә Нәдим Гата улын 85 яше тулу белән ихлас тәбрикләп, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләргә генә кала.

Рим Әхмәтов,

Журналистлар берлеге әгъзасы,

Башкортстан Республикасының атказанган

матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»