27.01.2011 - Замандаш

Кайткан чакта яшьлек язына...

Гәүһәр күрсәм, аның сокландыргыч матурлыгына хәйран калып карап торганым бар. Асылташларның салават күпере кебек балкып, төрле төсләр белән җемелдәве күңелгә сөенеч, якты хисләр өстәгән сыман. Талант ияләре дә шундый. Аларның иҗатта күптөрле сәләтләргә ия булуы — үзе бер гаҗәеп балкыш ул. Бу уңайдан Раян Вахитовны алыйк. Ул киң билгеле академик, танылган уйлап табучы, сәләтле шагыйрь дә. Болардан тыш, оста итеп җырлавы, халкыбызның музыка сәнгатен яхшы белүе үзе генә ни тора!

Шундый сәләт кайдан килгән соң якташыбызга? Ул Салават районының заманында төпкел төбәк исәпләнгән Бишәүләр авылында туып-үскән. Кешене, минемчә, кайда үсүе түгел, ә табигый сәләт, тырышлык, фидакарьлек күтәрә. Р. Вахитовның шигырьләре дә шул хакта сөйли, туган ягының, аның гүзәл табигатенең  бер җырчысы булуын раслап тора.

Хозурлыгың илаһи нур чәчә,

Туган ягым — туган илгенәм.

Гүзәллегең сихри бер моң булып

Күңелемдә чыңлый гел генә,

дигән юлларны укып, шагыйрьнең бөтен иҗаты ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылуына инанасың һәм бу хиснең аның һәр яңа китабында көчәя баруын күрәсең.

Җир җиләге җыям сөзәк тауда,

Сусап төшәм чишмә ярына.

Илаһи көч алам суын эчеп,

Кайтам кабат яшьлек язына.

Туган җирдә генә хисләр ташкын,

Күңел канатлана, җилкенә.

Керфек очларына ирексездән

Кайнар күз яшьләрем эркелә.

Бу шигъри юллар — Р. Вахитов әсәрләрендә лириканың төп урын алып торуына матур мисал.

“Сабый һәм үсмер чаклардагы сукмакларым аша җирдә, Бишәүләр авылында үткән. Мин — миллионнарча сугыш балаларының берсе. Әтием Җәләлетдин Бөек Ватан сугышы алдыннан Аркавыл МТСында директор булып эшләде. 1941 елның июлендә фронтка алынды. 1942 елда Туган илне саклап Сталинград тирәсендәге яу яланында башын салды.

Әнием өч сабыен ачлыктан саклап алып калды. Шушы каһәрле сугышның ярчыклары тәнебездә генә түгел, ә сабый чактан кергән җаныбызда әле булса йөри”, дип язды ул шигырь китапларының берсендә.

Шушы буын кешеләренең балалык еллары үтә дә михнәтле заманга туры килде.  Күбесенә мәктәптә укырга насыйп булмады. Әтиләр, картәтиләр фронтта, тылдагыларның тормышында да сугыш шаукымы үз эзен калдырды, халык ачлык һәм ялангачлыктан интекте. Шулай да Раян һәм аның бертуганнары әниләре Сәлимә Заһит кызының уңганлыгы һәм сабырлыгы нәтиҗәсендә аякка басты, белем алды, тормышта үз юлын тапты. Менә шуңа күрә дә Раян абыйның шигырь җыентыкларында әнисенә багышланганнары бихисап. Үз әнисе образы аша, гомумән, аналарга, ана назына мәдхия җырлый ул әсәрләрендә. Кайсы гына шигырен алсак та, әниләргә рәхмәт, изгелек һәм сөю хисләре белән сугарылган алар. Шулай ук Ватанга, туган җиргә аеруча мәхәббәт һәм горурлык тойгылары ярылып ята. “Туган авылым”, “Коргазак”, “Юрүзәнкәй”, “Каратау”, “Янгантау” кебек шигырьләрендә үзе туып-үскән Салават районының табигать энҗеләренә сокланса, “Дан сиңа, Башкортстан”, “Гүзәл туган җирем”, “Изге туфрак” кебек шигырьләрдә ул Туган илне данлый. Әйтергә кирәк, Раян абыйның шигырьләре үтә дә үзенчәлекле. Алар искиткеч ихласлык, наз, саф хисләр белән язылган.

Ямьле Юрүзәннең буйларында

Җәйрәп ята гүзәл илкәем.

Туган табигатьнең хозурлыгы

Бизи чал Уралның билкәен.

Туган илем — каһарманнар иле,

Бар дөньяга балкыр даны бар.

Салаватның сүнмәс рухы яши

Ирек сөйгән халкы канында,

ди ул “Каһарманнар иле” шигырендә.

Аркавыл урта мәктәбен һәм Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлагач, ун елга якын “Башвостокнефтеразведка” тресты системасында эшли. 1968-1971 елларда Уфа нефть гыйльми-тикшеренү институты аспирантурасында укый, диссертация яклагач, күп еллар фән өлкәсендә эшли. Ул — 110 фәнни хезмәт һәм 24 уйлап табу авторы. Аның шушы патентлар нигезендә эшләнгән технологияләре “Башнефть”, “Татнефть”, “Курнефтегаз” акционерлар оешмаларында киң куллану тапты. Мәсәлән, “Башнефть” тресты мәгълүматы буенча, алар 1985-2000 елларда ике меңгә якын скважинада файдаланылган. Галимнең хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнгән. Ул “СССРның уйлап табучысы” исемен йөртә.

1990-1996 елларда ул “Иҗат” гыйльми-техник үзәгендә әйдәүче гыйльми хезмәткәр һәм директор булып эшли. 1996 елдан “ЗапСиббурНИПН” гыйльми-тикшеренү институтының Уфа бүлегендә шундый ук вазыйфа башкара. 2000 елда Раян Вахитов Халыкара информатика академиясе академигы итеп сайлана. Аның исеме 2001 елда Урал Фәннәр академиясе нәшер иткән энциклопедиягә кертелгән.

Мин Раян абыйны мәктәп елларыннан ук беләм. Ул бик басынкы, уйчан, озын буйлы, җитди карашлы укучы булды. Аеруча без, аннан кечерәкләр, стена гәзитләрендә шигырьләрен укып, аңа аеруча бер ихтирам белән карый идек. Әлбәттә, Раян абый Вахитовка язмыш фәкать шигырьләр язу белән генә шөгыльләнергә форсат бирмәде. Әйтеп үткәнебезчә, аның иң җимешле гомер еллары илебезнең нефть сәнәгатен үстерү эшчәнлегенә багышланды. Әмма шигъри күңел, поэзия дәрте Ходайдан бер бирелгәч, сүнеп кала алмый, күрәсең. Раян Вахитовның шигырьләре ифрат халыкчан, нечкә хис-тойгыга бай. Тәүге китабы нәшер ителү белән композиторлар аңа шунда ук игътибар итте. Күпләр Ринат Фәттаховның “Башым иям, әни” дигән шигырьгә язган көен яратып өлгерде, ул концертларда җырчылар тарафыннан күптапкырлар башкарылды. Арытаба басылып чыккан шигырь китаплары да композиторлар игътибарыннан читтә калмый. “Батыр рухлы җиркәем” җыентыгындагы 6 шигырьгә шунда ук көйләр язылды. Өч клипка кергән җырлары еш кына Башкортстан телевидениесендә яңгырый... Аерым җырлары республиканың халык артисты, билгеле композитор Фәрит Идрисов белән берлектә иҗат ителә.

Раян Вахитов иҗатына берсеннән-берсе күркәм шигъри образлар тудыру, образлы фикерләү һәм аларны күңелгә ятышлы, җылы, назлы хисләр белән балкыту хас. Бу җәһәттән “Күз яшьләрем” шигыреннән өзек китерәм:

Шатлык килсә, татлы күз яшьләрем

Ага ирексездән — тыямын.

Тамса алар җиргә ләйсән булып,

Шиңгән гөл терелә — тоямын.

Тамса утлы тамчы йөрәгемнән,

Тере гөлләр көяр — тоямын.

Р. Вахитов иҗатында “Ил батыры Салават” поэмасы аерым урын били. Бу әсәрендә ул легендар якташының батырлыгын данлап кына калмый, шул батырлыкның җирлеген, бөеклеген, рухи көчен гәүдәләндерә. Башкорт әдәбиятында Салаватның шигъри образын тудыруга яңа бизәкләр, якты сәхифәләр өсти, аның исеме һәм фидакарьлегенең халык хәтерендә, илебез тарихында мәңге яшәячәген раслый.

Раян Вахитовның эш өстәлендә әлегә дөнья күреп өлгермәгән шигырьләр, кобаерлар, поэмалар ята. Димәк, аның яңа җыентыклары чыгачак әле.

Күренекле академик хакында язмакчы булып кулыма каләм алган идем, әмма мине бигрәк тә аның шигырьләре җәлеп итте. Чөнки алар шагыйрьнең беркемне дә битараф калдырмый торган күңел энҗеләре. Киләчәктә дә иҗат дәртегез сүрелмәсен, тагын да көчлерәк балкысын!

 Сәнә Сабирҗанова,

Уфадагы “Салаватлар”

якташлар оешмасы

секретаре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»