26.01.2011 - Замандаш

Талпынган — тауга менәр

Тирән-Елга авылында үзенең җитештерү базасын булдырган Ринат Садрыев — Туймазы районында алдынгы технологияләр нигезендә сөт малчылыгын үстерү белән уңышлы шөгыльләнүче кыю карашлы фермерларның берсе. Зур тормыш тәҗрибәсенә һәм югары аграр белемгә ия булуы аңа биш елда эшчәнлеген киң җәелдерергә мөмкинлек биргән.

— Шәһәрдә яшәсәм дә, туган җир үзенә тарткандыр инде. Минем әти дә гомер буе колхоз кырларында иген икте, — дип сөйли авыл эшкуары. — Башта 179 гектар җирне арендага алдым. Анда сабанашлык һәм күпьеллык үлән чәчтем. Бу вакытта авылдагы “Казнаковка” кооперативы тәмам бөлгенлеккә төшкән иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре миңа банкрот хуҗалыкның фермасын алырга тәкьдим итте. Бераз уйланып йөрдем: “Ферманы тергезергә көчем һәм мөмкинлекләрем җитәрме соң?” Шәһәрдә аралашып яшәгән дустым Әхәт Әхтәм улы белән киңәш тоттым. Әйдә, бу эшкә бергә тотыныйк, син дә инвестор булырсың, дидем. Икебезнең дә кулда күпмедер капитал бар иде. Тәвәккәлләргә булдык.

Без килгәндә элекке сөтчелек фермасы бөтенләй буш тора иде, хәтта ишек-тәрәзәләрен, түбәсен сүтеп алганнар. Ике ел буе аны ремонтладык. Тәүдә кара-чуар токымлы 11 тана сатып алдык. Шул вакытта күршедәге “Илчембәт” кооперативы хуҗалары безгә эшлекле ярдәм кулын сузды. Кыш чыгару өчен сыерларны аларга бирдек. Алдагы көзгә инде үзебезнең фермада ремонт эшләрен бетердек. Тора-бара хуҗалыктагы мал көтүе дә ишәйде. Узган елда сыер малларының санын 146 башка җиткергән идек. Ләкин үткән елдагы каты корылык бәкәлгә сукты. Моңарчы без яшь маллар симертү белән дә шөгыльләнә идек. Көз үгезләрне сатып җибәрергә туры килде. Әмма сыерларны киметмәдек. Әле фермада 76 баш мал асралса, шуның 32се — савым сыерлар.

Фермер сөйләвенчә, хәзер инде “Муллыяк” крестьян-фермер хуҗалыгының җир биләмәсе 400 гектарга кадәр ки-ңәйтелгән. Иген культураларын 200 гектарда үстерсәләр, күпьеллык үләннәр 124 гектарны били. Тагын да 58 гектар җир табигый көтүлек итеп файдаланыла.

Тирән-Елга фермеры якын киләчәккә хуҗалыкның үсеш перспективасы белән дә таныштырып үтте.

— Куанычыбыз белән уртаклаша алам, — диде Ринат Садрыев. — Безне “Гаиләнең сөт фермалары” дигән федераль программага керттеләр. Районнан конкурс нигезендә ике генә хуҗалыкны сайлап алдылар. Министрлыкта безнең яхшы гына җитештерү базасы булганлыгын күрми калмадылар. Бу проект хуҗалыкның үсешендә яңа офыклар ача. Бизнес-план буенча без фермада савым сыерларының санын кимендә 100 башка җиткерергә тиешбез. Әле үк “Башплемсервис” предприятиесе белән сөйләшеп куйдык. Язын Чакмагыш, яки Дүртөйле якларындагы берәр хуҗалыктан токымлы 50 баш тана алачакбыз. Программага кертелгән авыл җитештерүчеләренә нәселле маллар исәбенә савым көтүен яңарту һәм ишәйтү, фермаларны реконструкцияләү, яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы кредитлар биреләчәк. Без 5-6 миллион сум алырга исәп тотабыз. Әле фермада ике күчмә саву корылмасы бар. Хөкүмәтнең финанс ярдәмен файдаланып, сөтүткәргеч линия корачакбыз. Ул чакта ишле савым көтүен 1-2 оператор гына хезмәтләндерәчәк, сөт җитештерүнең рентабельлелеге дә күтәреләчәк.

Моңарчы фермер Садрыев, нигездә, үз акчалары белән генә эш иткән. “Россельхозбанк”тан 300 мең сум кредит алган. Шуннан узган елда хуҗалыкка язгы кыр эшләрен аткарып чыгуга  700 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән.

Соңгы вакытта продукциягә сатып алу хакларының сизелерлек күтәрелүе авыл эшкуарлары файдасына. Ринат Мөнип улы җитештерелгән сөтне күршедәге “Лаклы” җәмгыятенә тапшыра. Нәтиҗәле эшләүче бу хуҗалыкның сөтне пастеризацияләү һәм пакетларга тутыру линиясе бар. Алар якын-тирәдәге җитештерүчеләрдән продукциянең литрын 14 сум белән кабул итә икән.

— Үзара хезмәттәшлек безнең өчен бик тә кулай, — ди  фермер хуҗалыгы җитәкчесе. — Тапшырылган продукция өчен дә вакытында исәпләшәләр.

Булдыклы авыл эшкуары ферманы күптән үзенең милкенә күчергән. Ул яктан аның күңеле тыныч. Тик менә җирләрне файдалану һәм межалау тәртибе генә аны бераз борчый.

— Әйләнә-тирәдә буш яткан җирләр җитәрлек. Ләкин берәү дә шул мәйданнарны арендага алырга атлыгып тормый, — ди ул. — Ни өчен дисезме? Җирләрне межалау үтә кыйммәткә төшә. Бер гектар өчен 1 мең сум түләргә кирәк. Әйтик, мин 100 гектар җир алсам, межалаган өчен генә дә 100 мең сум бирергә тиешмен. Аренда килешүләренең кыска сроклы булуы да кулны тота. Тәүге ике елда элек буш яткан җирләрдән әллә ни уңыш та алып булмый. Башта ул җирләрне яхшылап эшкәртергә, моның өчен бер гектарга кимендә 11 мең сум капитал салырга кирәк. Биш елда шул чыгымнарны каплап буламы-юкмы? Шуңа җир озайлы срокка арендага бирелергә тиеш. Җитмәсә, бүген пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләр дә тулысынча хәл ителмәгән. Минем карашка, җир мөнәсәбәтләрен көйләүдә муниципаль власть та, закон чыгаручылар да ныкышмалы эш алып барырга, тәү чиратта алар крестьянның мәнфәгатьләрен күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.

Мидхәт Шәрипов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Туймазы районы.

Башкортстанда 580 мең шәхси крестьян хуҗалыгы бар, аларга 160 мең гектардан артык җир мәйданы беркетелгән. Республиканың шәхси ихаталарында 1миллионга якын сыер малы, 300 мең дуңгыз, 800 мең сарык һәм кәҗә, 90 мең ат асрала.

Башкортстанда 2010-2012 елларга шәхси крестьян хуҗалыкларын үстерү программасы эшли.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»