05.09.2012 - Замандаш

“Кыю фикерләр һәрвакыт тәнкыйтьләнә”

— Гаяз Габделисламович, бүгенге көндә Сез Башкортстан, Татарстан һәм Мәскәүне тоташтырган юлларга тузан төшермәскә тырышасыз. Шушындый тынгысыз эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак төрле дәрәҗәдәге уртак проектлар, хыяллар, өметләр чынга ашып тора. Мондый уңышларга ирешү өчен нинди сәләтләргә ия булу кирәк?

— Бу сорауга мин Габдулла Тукай сүзләре белән җавап бирер идем. “Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”, — дип язган ул. Туган як төшенчәсе ул безне бөтен дөнья белән бәйли, ул кайда да терәк булып, күңел халәтенә тап килеп, аның бер почмагында иң татлы хис-тойгы булып яши. Бу тойгы яшәтә, изге эшләр эшләргә ярдәм итә. Миндә туган якны ярату хисе Чакмагыш районының Аблай авылында яралган.

Әнием Саҗидә Миңнеәхмәт кызы Сакаева затлы нәселдән күчә килгән һәм үзендә булган барлык уңай сыйфатларны балаларына биреп калдырырга тырышты. Тормыштагы каршылыкларны җиңеп үтәргә сәләтле, көчле ихтыярлы татар хатын-кызларының берсе иде ул. Шулай туры килде, әни безне, өч малайны, берүзе тәрбияләп үстерде. Кушнаренко педучилищесын сугыш чорында тәмамлап, Тимирязев исемендәге укытучылар институтына (хәзерге БДУ) диплом якларга дип биш яшь белән барганда мине дә алып килүе әле дә хәтердә.

Әнкәебез укытучы булса да, авыл эшләреннән тартынмады, җигелеп эшләде. Сыер, кош-корт асрап, яшелчә үстереп, кайбер ир-ат кулыннан килмәгән йорт салу эшен дә үзе башкарды. Ә бит ул үзе лектор, үзе агитатор, башка җәмәгать эшләрен дә бердәй башкарып чыга иде.

Гаиләдә мин иң өлкәне булгач, кул арасына бик иртә кереп киттем. Үсмер чакта инде тегермәндә ашлык тарттырып, печән чабып, утын кисеп, хәтта ягарга тирестән кирпеч сугып, мал-туар карап үскәнгә тормыш сабакларын тиз үзләштердек. Аннары яшьли чәчүдә, уракта, җәйге каникулларда механизаторларның ярдәмчесе булып йөрү авыл малайлары өчен гадәти эш буларак кабул ителде. Җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе саналган игенче һөнәренең асылына да нәкъ шушы чорда төшендем. Игенчегә хөрмәт хисен ул вакытта алдынгы саналган “Правда” колхозының уңган механизаторлары Равил абый Касыймов, Фәһим абый Мөсәлләмов, Сабах абый Солтановлар үз үрнәкләрендә тәрбияләде. Мин аларны моның өчен әле дә ихтирам белән искә алам.

Алгарак китеп әйтеп үтим, заманында басуларда ДТ-75 һәм “Алтай” тракторларын иярләү 18 елдан соң да бик ярап куйды. 1985 елда БАССР Министрлар Советы аппаратында өлкән инструктор булып эшләгән чорда СССР Оборона министрлыгы каршындагы югары офицерлар курсларына укырга җибәрелгән идем. Анда шул курсларның җитәкчесе, Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Дмитрий Драгунскийның кулыннан мотоукчы танк гаскәрләре офицеры таныклыгы алу өчен миңа сынауларны “Сенж” күле буенда урнашкан танкодромда илнең иң куәтле танкларында йөреп үтәргә туры килде.

Әнием гомере буе татар теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Шуның йогынтысы буларак, авылда эш никадәр күп булмасын, йокы исәбенә булса да күп укый идем. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда Аблай китапханәсендәге барлык китапларны укып бетергән идем. Китапханәче, хәтта шикләнеп, берничә имтихан да оештырып карады. Шунда бала башы белән сынатмаганмын, китапларның эчтәлеген шартлатып сөйләп биргәнмен. Аеруча Габдулла Тукай, Һади Такташ кебек классикларның шигырьләренә мөкиббәнмен.

— Күңелегез әдәбиятка тартылса да, тормышта башка юлдан киткәнсез. Моңа нәр-сәләр сәбәпче булды? 

— 1969 елда, Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, күршем һәм сыйныфташым Гомәр Нәгыймов белән Уфага барып 50нче һөнәрчелек училищесына укырга кердек һәм ел ярым дигәндә электр белән ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, Уфа нефть эшкәртү заводында хезмәт юлын башладык. Бу адымны мин ул чорда игенче һәм эшче һөнәренең абруйлы булуы белән аңлатыр идем. Бу хәзер дә шулай булырга тиеш. Чөнки кешеләр швейцар сәгатеннән һәм затлы “Тойота” машинасыннан башка яши ала, ә икмәксез — юк. Җитештерү өлкәсен дә үстерми торып бер илнең дә әле алга киткәне юк. Аннары гаиләдә иң өлкәне мин булганга әнигә, энекәшләргә ярдәм итү һәм гаиләнең матди хәлен яхшырту теләге һәрвакыт өстенлек итте.

— Димәк, Сез киләчәккә уй-хыялларыгыз белән вакытлыча аерылып торырга мәҗбүр булгансыз.

— Заводта эшләгән чорда ял көннәрендә мин ике туганым, БДУның тарих факультеты студенты Рафаэль Мөсәлләмов янына Свердлов урамында урнашкан тулай торакка бара идем. Ул укыган калын-калын китаплар мине дә кызыксындыра башлады. Аларны укый-укый үзем дә филология факультетының читтән торып укучы студенты булып киттем. Аннары гаилә традициясен дәвам иттереп (карт әни Рәбига Шәмсетдин кызы Кодаярова да вакытында “Галия” мәдрәсәсен тәмамлап авылның беренче мөгаллимәсе булган) Аблай мәктәбендә тарих фәнен укыттым. Шушы елларда мине партия эшенә алдылар, башта Уфа районы башкарма комитетына өлкән инструктор, оештыру бүлеге мөдире, аннары БАССР Министрлар Советы аппаратына инструктор итеп күчерделәр. Шушы рәвешле көтмәгәндә республикада абруй яулаган күренекле дәүләт эшлеклесе, БАССР Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Шәрәфетдин улы Акназаров кулы астында эшләү бәхетенә ирештем, анда зур чыныгу белән бергә фән дөньясында ныклы әзерлек алдым. Чөнки миңа еш кына төбәктәге хәлләргә анализ ясарга һәм матбугатта, шул исәптән “Кызыл таң” гәзитендә дә чыгышлар ясарга туры килә иде. Хезмәт алдынгылары, механизаторлар, игенчеләр турында язган мәкаләләремне хуплап, КПССның Уфа район комитетының беренче секретаре, икътисад фәннәре кандидаты Анатолий Локотченко миңа фән юлына үзенең хәер-фатыйхасын бирде.

Фәнни җитәкчемнән бик уңдым. Фәндә канат ныгытканда янымда тарих фәннәре докторы, профессор, кафедра мөдире Фәһим Сәяхов кебек фән әһелләренең булуы яшь кеше өчен бик мөһим. Ул күп нәрсәгә күземне ачты. Шуның нәтиҗәсе буларак, Министрлар Советында эшләгәндә төбәкнең аграр секторы икътисады, экологик торышы һәм аларның кайбер башка өлкәләре закон тарафыннан якланмаганына төшендем. Әлбәттә, болар миндә туган авылларыбызны, тирә-як мохитебезне шушындый законсызлыктан яклау теләге тудырды, БДУның хокук бүлеген дә тәмамлау өчен этәргеч булды. Тик моның белән генә чикләнмичә, кандидатлык диссертациясе дә якладым һәм укыту эшенә кереп киттем. Юридик факультетның өлкән укытучысы, дәүләт теориясе, тарихы һәм хокукы кафедрасы доценты буларак студентларга юридик белем белән беррәттән, алар күңеленә туган якка, әйләнә-тирәлеккә, телебезгә, халкыбызга мәхәббәт орлыклары чәчәргә тырыштым.

— Фән әһелләренең, шул исәптән Сезнең дә сүзегез кайда да үтеп, тән-кыйтегез һәм тәкъдим-киңәшләрегез исәпкә алынып, соңгы вакытта илдә шушы өлкәләрдә күпмедер дәрәҗәдә уңай якка үзгәрешләр дә күзәтелде. Бүген тармакта булган проблемаларның берсе пай җирләренә бәйле. Вакытында Сез дә крестьянга милеккә җир бүлеп бирү кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан идегез. Крестьян җирле булды булуын. Тик ул, кызганычка каршы, һаман үз милкендәге җирдән тулы хокукка файдалана алмый.

— Әлбәттә, җир һәрвакытта да социаль әһәмияткә ия иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Гомумдәүләт милкендә булган җирләр кире крестьяннарга бүлеп бирелде. Дәүләтнең шушы акциясе мондый бәхеттән ярты гасырдан артык вакытка мәхрүм ителгән халыкка карата социаль гаделлек урнаштыруга китерде. Дәүләт сәясәте шәхси ихаталарны үстерүне күздә тотканын исәпкә алганда, бу бик вакытлы чара. Чөнки шәхси милектәге пай җирләреннән алынган табыш шуңа булышлык итәргә тиеш. Бу бик күп төбәкләрдә шулай эшләнә дә. Пай җирләрен арендага алган хуҗалык яки предприятие шуннан алынган табышның бер өлешен законга ярашлы крестьянга бирергә бурычлы. Мондый алыш-биреш, нигездә, натуралата түләү аша башкарыла. Бу ашлык, фураж, печән яки башкасы булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, ул законлы хуҗасына файдага, ихатасын үстерергә хезмәт итәргә тиеш. Тик монда әле һаман каршылыклар туып кына тора. Халык та үз хокукларын тулысынча белеп бетерми, үзенә тиешлесен таләп итә белми. Ә бит таләпләр үтәлмәгәндә мировой судьяга мөрәҗәгать итү дә җитә. Ә закон ике якның да мәнфәгатен бертигез яклый. Бу җәһәттән мисал итеп Благовар районында ныгыган тәҗрибәне китерергә мөмкин. Биредәге хуҗалыкларда эш көйләнгән, тәр-типкә салынган. Хуҗалыклар пайчылар белән ел саен ашлык, мал азыгы, акчалата, гомумән, ничек булдыра ала шулай исәпләшеп килә.

Русиядә ВТОга керү буенча 20 елга якын җитди әзерлек алып барылды. Бүген моңа ирешелде. Ә бу иң элек авыл хуҗалыгына игътибарны арттыруны таләп итте һәм әле дә шулай булып кала. Чөнки авылны үстерү башка тармакларны да локомотив кебек үзенә тартып торачак.

— Элегрәк Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты ярдәмчесе буларак та авыл хуҗалыгына кагылышлы законнарны камилләштерүгә булышлык итәргә зур омтылышлар ясадыгыз. Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләү, крестьян (фермер) хуҗалыклары, җирле үзидарә турында законнар буенча керткән тәкъдимнәрегез нәкъ шуңа юнәлтелгән иде. Сезнең җәмәгать эшләрендә катнашуыгыз хакында да билгеле. Сез Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинның ярдәмчесе вазыйфасын да башкарасыз. Бу юнәлештәге эшчәнлекнең дә җимешле булуында шигебез юк.

— Мөмкинлекләрдән файдаланып, ике тугандаш республика арасындагы дуслык күперләрен ныгытуга көчемне кызганмый өләшергә тырышам. Мондый эшчәнлек тел, әдәбият һәм сәнгать белгечләре белән алар катнашлыгында радио һәм телевизион тапшырулар оештыруда, китап һәм аудиотасмалар чыгаруда, сәләтле яшьләргә иҗади үсешләрендә ярдәмләшү кебек мөнәсәбәтләрдә дә чагылыш таба. Мәсәлән, узган елда Казанда “Идел-Пресс” нәшрият комплексында Чакмагыш районыннан Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган “Ватанга тугры калдылар” дигән документаль повесте дөнья күрде. Бу китапның көчле патриотик тәрбия бирү чарасы булуын исәпкә алып, аны урыс теленә дә тәрҗемә итүне кирәк дип таптык. Шуңа бүген аны өстәмә тираж белән Татарстан китап нәшриятында бастыру турында да сөйләшүләр алып барыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка язылган бу хатым җавапсыз калмады. Кулъязманы карау нәшриятның киләсе ел планына кертелгән. Президент аппаратыннан хәбәр итүләренчә, басманың әлегесе һәм минем “Юриспруденциягә катлаулы юл” дип аталган китабым Президент китапханәсенә куелган.

Күптән түгел Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Китап” телевизион тапшыруында Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, УДАТУның кафедра мөдире Равил Насыйбуллин белән очрашуын оештыруда катнашырга туры килде. Күпкырлы шәхес белән очрашу Татарстан тамашачысы өчен эзсез калмады, бу үзенә күрә зур ачыш булды. Бүгенге көндә галимнең шигырьләр китабын Казанда нәшер итү көтелә.

Халкыбызның мәдәнияте һәм сәнгате белән яшьтән үк кызыксынып, төрле чараларда кайчак үзем дә катнашканга һәрвакытта да ике республиканың җыр-моң әһелләрен дә якынайтырга кирәк дигән уй-теләк белән яшәдем һәм соңрак моның өчен шартлар тудыру юлларын эзләдем. Ике яклы хезмәттәшлек, минемчә, аларның иҗатын тагын да баетуга, башка халыклар арасында танытуга хезмәт итәчәк.

— Бүген Сез шундый абруйлы журнал нәшриятында эшлисез. Мәкаләләрегез һәм интервьюларыгыз Мәскәү юридик академиясенең “Евразия юридик журналы”нда да дөнья күрә.

— 2010 елда “Евразия юридик журналы”нда ике интервьюны чыгардылар. Аларның ”Башкортстан Европа белән Азия чигендә” дип аталганы журналның 5нче санында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев белән иде. Константин Борисович анда укучыларны законнарның чыгару үсешкән системасы белән башка субъектлар арасында абруй казанган Башкортстан парламентының тәҗрибәсе белән таныштырды. 10нчы санда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән “Толерантность — Евразия фикере һәм гамәлияте нигезе” дигән интервью дөнья күрде. Бу язмаларның икесе дә җәмгыятьтә зур резонанс тудырды.

Журналистика темасына килгәндә, мин үземне моның өчен “Кызыл таң”га бурычлымын дип саныйм. Чөнки беренче мәкаләм шунда дөнья күрде. Ул вакытта әле Аблай урта мәктәбенең 8нче сыйныфы укучысы гына идем әле. Яратып укыган гәзиткә “Правда” колхозының алдынгы механизаторы, Ленин ордены кавалеры Сабах Солтанов турында язып җибәргән идем. Мәкаләм басылу миңа канат куйды.

60 яшь биеклегеннән карап, һәр адымыбызга яшьтән үк ниндидер зур мәгънә салынган, дип әйтә алам. Ә гаиләдә алынган тәрбия, мәктәптә үзләштергән белем, хезмәт коллективларында тупланган тәҗрибә безне чыныктыра, җәмгыятькә кирәкле кеше итә.

— 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе туплаган бер чор гына. Киләчәккә ниятләрегез турында да әйтеп үтсәгез иде.

— Әлеге көндә фәнни эзләнүләрем дәвам итә. 5 сентябрьдә Казанда “Сәнәгать экологиясе һәм хәвефсезлек” дип аталган VII төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Анда чыгыш ясарга әзерләнәм. Ике фәнни китап бастырып чыгару турында уйланам, Интернет сайтларына, башка мәгълүмат чыганакларына фәнни язмалар, җаваплар җибәреп торам. Башкортстан һәм Татарстан энциклопедияләре өчен мәгълүматлар туплыйм. Әле менә җәмәгатем Лия белән туган якта булдык, Чакмагыш, Благовар, Чишмә, Тәтешле якларында күпсанлы якташларыбызны күреп сөендек, биредә ял итеп, көч-илһам алып, яңадан очрашканга кадәр дип Татарстанга юл алдык. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташлар.

Рәзилә Низамова әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»