18.01.2011 - Замандаш

Атказанган чын егет

Күптән түгел республикабызның Мәдәният министрлыгында шушы өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы үтте. Алар арасында “Кызыл таң” гәзитенең якын дусты һәм даими авторы Ильяс Галиев та бар иде. Төрле басмаларда хәрби-патриотик темаларны, мәдәният һәм тәрбия, экология проблемаларын яктырту буенча күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен Ильяс Сөнгулла улына “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Педагогия уку йортында, хәрби училищеда, дәүләт университетында укыган елларда ук төрле гәзит-журналларның актив хәбәрчесе, соңрак хәрби гәзитләрнең штаттан тыш корреспонденты, Мәскәү үзәк басмаларының авторы булды, Германиядәге совет гаскәрләренең, Идел буе һәм Урал хәрби округларындагы гәзитләр белән 30 елдан артык хезмәттәшлек итте. Нәкъ әлеге гәзит-журналлар аңа журналистика биеклегенә күтәрелергә юл ачты.

Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы,  мәгълүмат чаралары белән мәдәният учреждениеләре арасындагы элемтә буенча Уфадагы җаваплы хезмәткәр буларак, офицер Галиев Уфа гарнизоны хәрби хезмәткәрләре белән мәдәният эшлеклеләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга күп көч салды, республика матбугатында һәм хәрби гәзитләрдә язучыларның, мәдәният һәм сәнгать әһелләренең иҗат уңышларын даими пропагандалады.

Арытабан Ильяс Галиев байтак еллар Журналистлар берлегенең хәрби патриотик темага язучылар секциясенә җитәкчелек итте. Журналистлар берлеге һәм башка иҗади берләшмәләр белән бергә ул Уфа гарнизонында Башкортстан язучыларының, мәдәният эшлеклеләренең, журналистларның хәрби часть һәм учреждение җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл” артында очрашуларын оештыра. Иҗади интеллигенция вәкилләрен патриотик тематика өстендә активрак эшләргә өндәү белән чикләнмичә, Ильяс Галиев үзе ветераннар һәм армия сафларына чакырылган яшь солдатларның намуслы хезмәте турында яза. Башкалабыз Уфада хезмәт иткән чорда офицер Галиев мәдәният, сәнгать, тәрбия һәм әхлак темаларына дистәләгән мәкалә, очерк, корреспонденция бастырып чыгарды.

Ильяс Галиевның Уфа гарнизоны хәрби учреждениесе — Офицерлар йорты начальнигы булып эшләгән еллары турында кешеләр әле булса җылы тойгылар белән искә ала. Ул йорт чын-чыннан тәрбия үзәгенә әверелде. Бу мәдәният учагының якты утлары офицерларны, аларның гаиләләре, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннарын, армиягә китәргә әзерләнүче яшьләрне, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен даими чакырып торучы маякка әверелде. Нәкъ шуңа күрә дә 1978 елда гвардия подполковнигы И. С. Галиев мәдәният, хәрби һәм патриотик тәрбия өлкәсендәге хезмәтләре, озак еллар мәгълүмат басмаларында хезмәттәшлек иткән өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде.

Хезмәт срогын тутырып, Кораллы Көчләр сафыннан киткәннән соң, Ильяс Галиев ветераннар һәм башка иҗтимагый оешмаларда хезмәттәшлек итү белән генә чикләнмәде. Аны “Башкортстан Республикасының хәтер китабы” редакциясе коллегиясенең иҗади төркеме җитәкчесе итеп билгеләделәр, ә бераздан КПСС Өлкә Комитеты тәкъдиме буенча Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыятенең Башкортстан оешмасы рәисе итеп сайланды. Табигый ки, Галиев биредә дә “журналистлык эшчәнлеген дәвам итә: матбугат битләрендә, радио һәм телевидение аша экология һәм табигатьне саклауның иң мөһим проблемаларын күтәрә. Аның башлангычы белән “Башкорт АССРның Кызыл китабы” нәшер ителде. Ул — “Табигатьне саклау — бөтенхалык эше”, “Башкортстанның экология проблемалары һәм аларны хәл итү юллары”, “Башкортстанның дәүләт табигать һәйкәлләрен саклау бурычлары” дигән китап һәм брошюралар авторларының берсе. Табигатьне саклау эшендә уңышларга ирешкән өчен истәлекле медальләргә, 1980 елда “Русиянең табигатен саклаган өчен” дигән мактау билгесенә лаек булды.

Туксанынчы елларда Башкортстанның Югары Советында, соңрак республиканың Дәүләт җыелышында экология буенча баш белгеч буларак, Ильяс Галиев республиканың  хокукый актларын матбугатта пропагандалауда һәм парламент депутатларының закон чыгару эшчәнлеген халыкка аңлатуда актив катнашты.

2000 елда Ильяс Галиев тирә-як мохитне саклау өлкәсендә һәм республикабыз халкын экологик тәрбияләүдә уңышлы һәм актив журналистика эшчәнлеге өчен журналистларның Һади Арсланов исемендәге “Башкортстан экологиясе” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды.

Соңгы елларда подполковник Ильяс Галиев — Идел-Урал, хәзерге Үзәк хәрби округының безнең республикадагы вәкиле, “Уральские военные вести” (Екатеринбург шәһәре) гәзите хәбәрчесе. Бер үк вакытта ул “Ветеран”, “Кызыл таң” гәзитләре белән тыгыз бәйләнештә. 2008 елда аның “Узоры жизни и творчества” дигән очерклар һәм мәкаләләр китабы басылып чыкты.

И. С. Галиевның иҗади юнәлешләре киң һәм күпьяклы. Аның фронтовик язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республикабызның хезмәт һәм мәдәни тормышы, Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны турындагы әсәрләре тирән эчтәлекле, Туган илгә мәхәббәт тойгылары белән сугарылган.

Аны “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән котлыйбыз, киләчәктә дә безне яңа иҗади уңышлары белән шатландырыр дип ышанабыз.

Шәүкәт МАКУЛОВ,

отставкадагы подполковник.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»