12.01.2011 - Замандаш

Һәр тарафта үз кеше

Гомеренең дүрт дистә елын уздырган Казан шәһәрендә аны, тәү чиратта, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак беләләр. Кече ватаны — Чакмагыш районының Имәнлекул авылы халкы якташларын һәрвакыт ачык, игътибарлы һәм ихтирамлы, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. Тормыш иптәше Наилә ханым һәм уллары Булат белән Салават өчен ул — ныклы терәк, хәстәрлекле ир һәм әти, остаз, үрнәк, идеал. Баксаң, Идел буе  федераль Казан дәүләт университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 200дән артык гыйльми хезмәт авторы Ринат Нәбиев үзендә иң югары кешелек сыйфатларын туплап, шундый шәхес дәрәҗәсенә үсешү өчен көчне, тәү чиратта, туган Башкортстан туфрагыннан алган, шушы туфрактан яралган.

Ринат биш балалы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтгали абый һәм әнисе Гөләмзан апа балалары тәртипле, белемле, сәламәт, җитеш булып үссен өчен барлык көчен салалар. Бу җәһәттән Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен кичеп, инвалид булып кайткан Әхмәтгали абый кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белә. Кызганычка каршы, бүген ул фани дөньялыкта юк инде, 85 яшендә гүр иясе була. Гөләмзан апа исә бүген дә акыллы сүзе, йөрәк җылысы, күңел илаһияте белән балалары өчен тормыш кояшы, яшәү көче бирүче нур булып тора.

Язмыш кушуы булгандыр, Имәнлекул авылы егете 1969-1971 елларда хәрби хезмәтне Казан шәһәрендә үтә. Һәм, әйтергә кирәк, гомерлеккә Казанга гашыйк була. Бәлки, шуңадыр да, Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәннән соң да яраткан шәһәреннән озакка аерылып тормый, янә Казанга килә. 1971-72 елларда тәүдә Казан дәүләт университетының әзерлек курсларында укый, аннары тарих-тел факультетында белем ала. Биш ел дәвамында үз итәргә өлгергән Башкортстан егетен хәзер инде Казан җибәрергә теләми. Укуны тик яхшы билгеләренә тәмамлап, армия сафларында чыныгу алган, комсомол секретаре да булып эшләгән яшь белгечкә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Бу җәһәттән университетның ул чактагы ректоры Михаил Нужинның шәхсән аңа да төбәп әйткән сүзләрен Ринат Әхмәтгали улы кырык елдан соң да хәтер сандыгында бүгенгедәй саклый. “Казан университетына тик бер генә тапкыр киләләр”, — ди үтә дә таләпчән, гадел һәм яшь белгечләр хакында  аталарча кайгыртучан ректор аспирантурага кабул  ителүчеләр белән  очрашуда. Нәбиев остазының сүзләренә тугры булып кала. Шушы рәвешле менә инде дүрт дистә елга якын ул бер генә  мизгелгә дә уку йорты белән бәйләнешне суытмый.

Дөрес, кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләре яклап, югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән галим-якташыбызга фәкать фән белән генә шөгыльләнергә туры килми. Илдә үзгәртеп кору реформалары колач алган чорда аның интеллектуаль потенциалы, җитәкчелек тәҗрибәсе дәүләт органнарында да таләп ителә. Тәүдә Ринат Нәбиевның кандидатурасы Русия Федерациясе Президенты Хакимиятенең Сәяси репрессия корбаннарын яклау бүлегенә җаваплы вазыйфага тәкъдим ителә. Шушы рәвешле Ринат Әхмәтгали улы, әлеге бүлектә кандидат-эксперт буларак, байтак вакыт илнең 89 төбәге исеменнән чыгыш ясый, дәүләт дәрәҗәсендә аларның мәнфәгатьләрен чагылдыра. Үзен федераль дәрәҗәдә таныткан белгечне арытаба Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча Совет рәисе итеп тәгаенлиләр. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1997 елдан 2006 елга кадәр башкара һәм республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга галим буларак та, Совет рәисе буларак та гаять зур өлеш кертә. “Яңа чорда Татарстанда дәүләтара һәм конфессияара бәйләнешләр”, “Ислам һәм дәүләт”, “Көнчыгыш Европада Ислам”, “Толерантлык юнәлешләре: дин һәм мәгариф” — болар соңгы елларда гына Ринат Нәбиев һәм аның фикердәшләре тарафыннан башкарылган, тирән гыйльми анализ белән сугарылган монографик хезмәтләрнең берничәсе генә.

Әйтергә кирәк, күпсанлы теоретик һәм гамәли материалларга нигезләнеп, кешелек җәмгыяте үсешенең үз концепциясен эшләгән Ринат Нәбиевның хезмәтләре республикада гына түгел, Русия һәм халыкара дәрәҗәдә дә зур кызыксыну тудыра. Галим якташыбызның гыйльми мәкаләләре, докладлары Мәскәү, Минск, Киев, Екатеринбург, Уфа шәһәрләрендә, гарәп илләрендә дөнья күрде һәм галимнәр, дәүләт органнары хезмәткәрләре, дин эшләре белән шөгыльләнүчеләр арасында киң кулланыш таба. Шунысын да ассызыклау мөһим: Ринат Әхмәтгали улы бу юнәлештә киләчәк буын галимнәр әзерләү буенча да күләмле эш алып бара. Нәкъ аның башлангычы белән Идел буе федераль Казан дәүләт университеты каршында әлеге белгечлек буенча Диссертация советы эшли башлады. Бу җәһәттән кыска гына вакытта Ринат Нәбиев җитәкчелегендәге Советта дистәләгән кандидатлык диссертациясе якланды. Бүген инде яшь галимнәрнең кайберләре докторлык диссертацияләрен яклауга әзерли.

Атасыннан күргән — ук юнган, дигәндәй, Ринат Нәбиевның уллары Булат һәм Салават та фән белән төпле шөгыльләнә. Булат аспирантурада укый, Салават Идел буе федераль Казан дәүләт университетының программалаштыру һәм математик прогнозлау факультетында белем ала.

Язма башында билгеләп үтелүенчә, Ринат Әхмәтгали улы кече ватаны — Чакмагыш районының Имәнлекул авылы белән дә тыгыз бәйләнештә яши. Нәкъ аның башлангычы һәм турыдан-туры ярдәме, көче белән авылда мәһабәт мәчет бинасы калкып чыккан. Авылга юлы төшкән саен Ринат Әхмәтгали улы иң тәүдә әлеге мәчет янәшәсендә туктала, айлы манарасына багып, ата-бабалар рухына дога кыла, аларның фатыйхасын ала. Ә төп йортта аны, тәрәзәдән күзләрен алмыйча әнисе Гөләмзан апа көтә.

Менә алар чөкердәшеп хуш исле мәтрүшкәле чәй эчә дә, Ринат әфәнденең авылның югары очында төзелгән йортына юлланалар. Бу йортның да һәр почмагы, һәр сыры ата-бабалар рухы белән сугарылган. Мунчаны да Ринат Нәбиевның ике улы Бөек Болгар дәүләте чорындагы эскизлар буенча салган, читән койма белән ураткан. Шушы рәвешле бу йорт үзенең архитектурасы белән  тарихи татар авылының матур бер бизәге булып тора, гүя борынгы Болгар дәүләте һәм Башкортстан җирлеге арасында гасырлар төпкелендә калган рухи күперләрне яңарта. Хәер, Ринат Әхмәтгали улы башкача булдыра да алмыйдыр, чөнки язмышы белән Казанга бәйләнсә дә, тамырлары белән ул бит Башкортстан туфрагыннан!

Гаяз Фәйзуллин,

юридик фәннәр кандидаты,

Башкортстанның атказанган юристы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»