10.07.2012 - Замандаш

Ул тормышны матурларга туган

Тынгысызлыгы һәм көчле ихтыяры белән ул  башкалардан аерылып тора. Ул — фән кандидаты, “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, икенче дәрәҗә” Ватан алдындагы хезмәтләре өчен”, һәм Русия дәүләтен ныгытуга  һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен икенче дәрәҗә  Бөек Петр орденнары кавалеры  һәм башка күп кенә бүләкләргә лаек булган.

Имәндәй нык гәүдәле, ачык йөзле һәм игътибарлы, үткен карашлы Ринат Закиров заман белән бергә атлаучы, какшамас тормыш принципларына таянучы көчле шәхес һәм белемле җитәкче.

Ә бит аңа инде 65 яшь...

...Нәкъ алтмыш биш ел элек, 1947 елның җылы июль көнендә Тәтешле районының Кальтәү авылында колхозчы гаиләсендә бер бала дөньяга килә — малай! Ринат Закиров хозур табигатьле, юкәләрдән бал тамган, җиләк исе аңкыган, шифалы чишмәле, сандугач моңнарыннан исергән таллар төбәгендә дөньяга килә. Юмарт табигатьле төбәктә талантларга бай, тырыш халык яшәве  гаҗәп түгел. Аның уникаль  шәхес  булып үсүенә болар барысы да зур йогынты ясый.

1962 елда Ринат сигезьеллык мәктәп тәмамлый. Шул ук елда сөекле әтисе вафат була. Яшь егетнең сайлану мөмкинлеге булмый, аңа эшләргә, гаиләгә ярдәм итәргә кирәк! Һәм 16 яшьлек Ринат Түбән Тагил шәһәрендәге  10нчы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Яшь белгечкә Ф. Э. Дзержинский исемендәге Урал вагоннар төзү заводында эшләү бәхете дә тия.

1966 елда 19 яшьлек  егет Совет Армиясе сафларына чакырыла. Өч ел Германиядә хезмәт итә. 1969 елның көзендә хезмәтен тутырып туган авылына кайта һәм “Фәнгә” колхозында бригадир булып эшли башлый. Шул ук елда күрше кызы Зифилә белән матур тормыш корып җибәрәләр. 1973 елда уллары Винир дөньяга килә.

1978 елда Ринат Закиров Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының зооинженерлык факультетын уңышлы тәмамлый.  Туган районына кайтып бер ел авыл хуҗалыгы идарәсендә баш зоотехник булып эшли. Шул вакытта ук аның холкында  максатка ирешүчәнлек, эшлеклелек сыйфатлары чагыла.  Аны Тельман исемендәге колхозга рәис итеп үрләтәләр. Ә ел ярымнан соң Ленин исемендәге колхозга шушы ук вазыйфага күчерәләр. Бу елларда ул бай җитәкчелек тәҗрибәсе туплый. Чөнки һәрберсендә 500дән артык кеше эшләгән ике эре хуҗалыкта аңа көн саен  кадрлар, продукция җитештерү, шулай ук социаль мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Колхоз рәисе вазыйфасында эшләгәндә Ринат Закиров  барлык көчен хуҗалыкны күтәрүгә, ныклы матди-техник база туплауга, авылны төзекләндерүгә,  халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтә. Шуңа ул җитәкчелек иткән хуҗалыклар уңыш җыюда, терлекчелекне үстерүдә районда лидерлар рәтендә була. Күп кенә техника сатып алына, яңа технологияләр кертелә.

Сиксәненче еллар башында Ринат Закир улы КПССның Тәтешле район комитетының икенче, соңрак беренче секретаре булып сайлана. Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый, ә 1989 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

Үзен яхшы яктан гына күрсәткән белгечнең 1991 елда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына  тәгаенләнүе табигый хәл буларак кабул ителә. Шул ук елда аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Ә ике елдан соң Ринат Закиров Башкортстан Республикасы Милли банкы рәисенең беренче урынбасары вазыйфасына тәгаенләнә. Аңа  капиталь төзелеш, ремонт, смета-штат мәсьәләләре, банк эшчәнлеген автоматлаштыру кебек җиңел булмаган бурычлар йөкләтелә. Шул ук вакытта Ринат Закир улы белемен камилләштерүне туктатмый,  икътисад белгечлеге буенча  югары уку йорты тәмамлый. Аның җитәкчелегендә банкта кыска вакыт эчендә күп эшләр башкарыла: хезмәткәрләр  өчен медицина пункты, ашханә файдалануга тапшырыла. Милли банкның  горурлыгы, бүгенге көндә башкалабызның йөзек кашы булган, исәп-хисап үзәге бинасы да Ринат Закировның хезмәт җимеше. 90нчы еллар башында республиканың банк системасын төзүгә  күп көч салына. Ринат Закир улы да  төбәк банкларын оештыруда, законнар чыгару базасын һәм норматив документлар  төзүдә актив катнаша.

Кыска вакыт эчендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, кыю идеяләрне яклый белүче  Ринат Закировны 1997 елда Хакас Республикасының Милли банкы рәисе вазыйфасына тәгаенлиләр. Бу чорда Хакасиянең банк секторы авыр көрчек чоры кичерә. Кайбер банклар зыянга эшләп, ябылу чигенә җиткән була. Закиров башлангычы белән төзелгән банк күзәтчелеге системасы төбәкнең банк секторын тотрыклы үсеш юлына чыгара. Закировның ун ел эшләү дәверендә төбәкнең банк системасы  уртача Русия дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлеге көндә дә  бөтен күрсәткечләр буенча да үсеш дәвам итә. Аның җитәкчелегендә шулай ук банкның матди базасын үстерү буенча зур эшләр гамәлгә ашырыла, техник базаны яңарту мәсьәләләре хәл ителә, Хакас Республикасының власть органнары белән үзара бәйләнешләр яхшыра. 2005 елда аның башлангычы белән  төбәктә Хакасия банклары ассоциациясе  оештырыла. Банк биналары реконструкцияләнә.

2009 елда Ринат Закир улына кире туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп була. Ул янә Милли банк рәисе урынбасары  булып эшли башлый. Туган коллективында аны бик җылы каршы алалар. Аның биредә өч ел эшләве дәверендә республиканың Милли банкында бик күп матур яңалыклар кертелде, киләчәккә үсеш планнары расланды.

Ринат Закир улы кызыклы әңгәмәдәш. Аның табигыйлеге, дусларча карашы, югары итагатьлелеге кешеләрне үзенә җәлеп итә. Аның булдыклылыгы һәр нәрсәдә, хәтта аның  кабинетында да чагыла. Аның тормышының һәр көне кебек монда да барсы да үз урынында, бер нәрсә дә артык түгел.

Ихсан Гарифуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»