28.12.2010 - Замандаш

Җирен бизәүче җитәкче

Яңа елның беренче көннәрендә районыбызның мәртәбәле, зур тәҗрибәле, яшь буын җитәкчеләр өчен яхшы остаз, Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәзиф Ихсанов олы юбилеен — 60 яшен билгели. Барлык гомерен җирдә эшләүгә багышлады ул. Шушы дәвер эчендә кооператив әгъзалары арасында гына түгел, районда, республикада яхшы эшләре белән абруй казанган, ләкин һәрвакыт тыйнак, тотанаклы булып кала белүче бу шәхес турында бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин булыр иде.

50 яше тулу уңаеннан районның “Маяк” гәзитендә басылган сурәтләмәдә мондый шигъри юллар хәтердә калган:

Заманалар бигрәк авыр, дип,

Җитәр инде, күңел, көрсенмә.

Кемдер килеп төзәтмәде әле

Безнең ялгышларның берсен дә.

Нинди фәһемле сүзләр! Әйтерсең лә алар Рәзиф Хәтмулла улының үз авызыннан чыга һәм гомер буе яшәү принцибы булып яңгырый кебек. Базы-Куян авылында туып, хезмәт юлын шофер һөнәреннән башлаган егет еллар үтү белән алга омтылып үсә. “Сельхозтехника” район берләшмәсендә инженер-технолог, арытаба “Башкортстан” колхозында баш инженер, рәис урынбасары булып эшләгән елларда үз һөнәрен тирәнрәк үзләштерә, кешеләр белән эшләү серләренә төшенә, җитәкче вазыйфасына күтәрелерлек булып җитешә. Әлбәттә, биредә “Башкортстан” колхозы рәисе, 60-80нче елларның атаклы буын җитәкчеләреннән саналган мәрхүм Габдрахман Сираевның мәктәбен үтү йогынтысыз калмагандыр. Шуңа да тәҗрибәле җитәкче Әскать Рахмановтан Куйбышев исемендәге колхозны кабул итеп алгач, каушап калмый, булган ныклы матди базаны тагын да киңәйтү, иң мөһиме — кешеләр күңеленә юл табуны максат итеп куя. Һәм менә шул көннәрдән соң 23 елдан артык вакыт үтеп тә киткән.

Бу еллар эчендә, югарыда китерелгән шигъри юллардагыча, нинди генә үзгәрешләр, үзгәртеп корулар булмады! Әмма хуҗалык һәм аның җитәкчесе үз кыйбласына тугры калып, җирне нәтиҗәле файдалануны, күбрәк ашлык, ит, сөт җитештерүне, авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларны хәл итүне һәрвакыт алга куеп эшли. Кооператив икътисады тотрыклы үсеш юлында, һәр елны табыш белән төгәлли. Бүген бигрәк тә терлекчелекне үстерүгә ныклы игътибар бирелә. Югары Череккүл фермасында — кара-чуар сыерлар, Түбән Череккүлдә яхшы токымлы маллар асрала. Максатлары — киләчәктә шул юнәлештә махсуслашу. Моның өчен әле тагын 100 баш нәсел танасы алырга җыеналар. Билгеле, үзфинанслау шартларында эшләргә тырышсалар да, күләмле чаралар өчен кредитлардан да файдаланмый мөмкин түгел.

Хуҗалыкның һәр ике авылы елдан-ел төзекләнә, яңа урамнар барлыкка килде, шәхси хуҗалыкларда җиңел автомашина, башка транспорт төре артты. Эшчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнә, халыкта мал саны киметелми.

— Рәзиф Хәтмулла улы бирегә килгәч, эшне районда беренчеләрдән булып, авылларга газ кертүдән башлады. Элекке баш инженер Әһелтдин Гыймазетдинов бу эштә аның уң кулы булды. Шундый күләмле чараны уңышлы башкарып чыгу аңа халыкның ышанычын яуларга ярдәм итте, — дип искә ала рәиснең икътисад буенча урынбасары Лариса Мортазина.

— Кооператив, элеккечә әйтсәк, колхоз — үзенә күрә бер дәүләт, аның үз сәясәте, үзенең җитәкчелек итү алымы бар. Иң мөһиме — оештыру чараларында өзеклекләргә юл куярга ярамый. Һәр эшне вакытында башкарып чыксаң, катлаулыклар булмый, — ди юбиляр, үз эш алымына кыскача ачыклык кертеп.

Әмма бу сүзләр артында күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр ятканын үзе һәм гаиләсе генә беләдер. Ә Рәзиф Хәтмулла улының, җитәкче буларак, төп принцибы: “Ышан, ләкин тикшереп кара”. Бу җәһәттән хуҗалыкны ышанычлы кадрлар белән тәэмин итүне игътибар үзәгендә тота ул. Әмма үзенең көн-төн белән исәпләшмичә урыннарда булып, һәр белгечнең, механизатор һәм терлекченең эшен күздән кичерүе, кирәк урында киңәш бирүе, ярдәм итүе аның яхшы оештыручы, тынгысыз җитәкче булуы турында сөйли. Шуңа күрә һәркемнең хезмәтенә дөрес бәя бирә ала, аның яныннан берәү дә үпкәләп, ризасызлык белән китми. Кешелекле кеше дә ул, урыны белән чеметтереп тә алыр, яхшылык өчен рәхмәтен дә кызганмас, кешенең кәефен күтәрердәй сүзен дә табар. Әнә шулай эшләү уртак уңышка китерә дә.

Хуҗалык бүген терлекчеләр Розалия Каюмова, Светлана Разова, Резеда Камаева, механизаторлар Айдар Авзалов, Рәзим Шаһиев, Исмәгыйль Фәтхлисламов, Дамир Яхин, шоферлар Халит Авзалов, Ринат Мирзаянов кебек уңганнары белән хаклы горурлана. Хуҗалык җитәкчесенең уң кулына әверелгән баш инженер Әфка Акмалов, инженер-электрик Мират Габдрәхимов, икътисад буенча урынбасары, баш бухгалтер Лариса Мортазина, ферма мөдире Фәвил Кадыйров, бригадирлар Азат Мөхәммәтов, Айдар Гарипов үзләренә йөкләтелгән участокларда җаваплылык тоеп эшләүчеләрдән.

Р. Ихсанов — алга карап эшли белүче җитәкче. Ул иң элек, һәр эшнең, һәр кыласы гамәленең ничек буласын уйлап фикер йөртүчән. Әйтик, техника паркын хуҗалык мөмкинлегенә карап яңарту чарасы күрелә, ләкин искесе дә чыгарып ташланмый. Терлекчелектә дә шулай. Мәсәлән, Югары Череккүл сөтчелек фермасына сөтүткәргеч кору савучыларның хезмәтен күпкә җиңеләйтте. Хәзер чират — Түбән Череккүлнекенә.

— Сөт җитештерү — табышлы тармак. Быел һава шартлары игенчелек өчен уңай килмәсә дә, елны табыш белән төгәлләргә әзерләнәбез. Чөнки җитештерүне арттыру, сөтнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә күрелгән чаралар белән бергә, хәзерләү бәяләренең күтәрелүе акча керемен арттыруга китерә, — ди рәис.

Киләчәк турында фикер йөрткәндә, хуҗалыкта кадрларның яшь белгечләр исәбенә яңара баруы игътибарга лаек. Бүген биредә урта һәм югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр икътисадчы, ветврач, агроном, МТМ мөдире булып эшли. Яшьләр беренче авырлыклар алдында куркып, каушап калмасын өчен аларга остазлар беркетелгән. Йорт-җир тергезергә уйлаганнарына ярдәм күрсәтелә. Әле Түбән Череккүлдән Этәй авылы юнәлешендә шәхси төзелешләр өчен тагын 37 гектар җир бүленгән. Авылда яшим дигән кешегә бер каршылык та юк. Киресенчә, рәис фикеренчә, йорт салу өчен җирне түләүсез бирергә кирәк. Чөнки биредә төпләнгән кеше барыбер шул җиргә һәм шул җирдә ниндидер файда китерәчәк.

Әйе, юбилеен билгеләгән көннәрдә хуҗалык җитәкчесенең башкарган яхшы эшләре, үрнәк итеп куярдай кылган гамәлләре байтак. Шуңа да аңа фидакарь хезмәте өчен 1993 елда “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. 2000 елда — Республиканың Почет грамотасына, былтыр Салават Юлаев орденына лаек булды. Бу — аның өчен генә түгел, аны яраткан, ихтирам иткән хуҗалык эшчәннәре өчен дә зур горурлык.

Гаиләсендә дә бәхетле Рәзиф Хәтмулла улы. 35 ел бергә, аны һәр адымда аңлап гомер иткән тормыш иптәше Гөлсәрия Газизҗан кызы белән ике бала тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Уллары Илмир эшкуарлык белән шөгыльләнә, гаиләле, өч кызы үсеп килә. Кызлары Рәлия Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Искиткеч туган җанлы да ул Рәзиф Хәтмулла улы, һәрберсенә җылы сүзен, ярдәмен кызганмый, бербөтен булып, хөрмәт итеп яшиләр.

Ә юбиляр хисләнгән минутларында:

...Зәңгәр томаннар артында,

Бик еракларга китсәм дә,

Мин җырлармын өзелеп, өзелеп,

Туган авылым, сине сагынып,

Йөрәккәем әрнеп янганда, — дип җырларга ярата һәм туган төбәген матур эшләр белән бизәп яшәвен дәвам итә.

Рамил Нуретдинов,

Илеш районы

хакимиятенең

аналитика һәм кадрлар бүлеге начальнигы,

Гөлфинә Сәлимова,

“Маяк” гәзитенең махсус хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»