23.12.2010 - Замандаш

Затлы нәсел галиме

Урал тауларының көнбатыш итәгендәрәк, бай, матур табигатьле Башкортстанның хозур бер урынында, хәзерге Иглин районының Иске Кобау авылында мәһабәт гәүдәле, әзмәвер кыяфәтле, җитез хәрәкәтле, ачык йөзле, солтанат кыяфәтле Солтан исемле бер егет үзе кебек үк чибәр, күркәм сыйфатлы Саимә исемле бер матур кызга өйләнә. Саимә бер елдан соң иренә мәхәббәтенең беренче җимешен бүләк итә. Нәселгә яңа дан китерсен дип, аңа Данис исеме кушыла. Данис бик тере, хәрәкәтчән, елгыр бала була. Аның киләчәктә зур, акыллы, атаклы галим булуын телиләр. Теләк фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килгәндер.

Урта белемне Данис үз авылында ала. 1959-1962 елларда армия хезмәтендә була. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. 1967 елда аны тәмамлагач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли. Кандидатлык диссертациясе (1975), докторлык диссертациясе (1999) яклый. Профессор дәрәҗәсенә үрли. Үз мәктәбен булдыра. 300гә якын гыйльми мәкалә авторы. 30лап китап, дәреслек, кулланма, методик күрсәтмә, 6 монография бастыра. Аның җитәкчелегендә күпләр кандидатлык диссертациясе яклый. Республика һәм ил күләмендә укытучылар әзерләгән хезмәтләре өчен Данис Солтан улы “Русиянең атказанган укытучысы” (1998), “Башкортстанның атказанган укытучысы” (1990), “Русия югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” (2000) дигән исемнәргә лаек булды.

Югары уку йортларында, нигездә, өч илаһиятлелеккә игътибар ителә: вуз таләпләренә җавап бирердәй яхшы лекция уку, фән белән җитди шөгыльләнү, җәмәгать эшләрендә катнашу.

Бервакыт, шактый еллар элек, Казанда төрки телләр укытылган югары уку йортларындагы кафедра мөдирләренең киңәшмәсе булды. Ике атнага сузылды ул. Мин БДУдагы татар-урыс бүлеге кафедрасы мөдиремен. Шундый ук вазыйфаны СДПИдагы башкорт-урыс бүлегендә профессор Данис Тикеев башкара. Казанда мин Данис белән ныклап таныштым. Бер бүлмәдә яшәү, киңәшмәләргә, төрле кичәләргә икәү йөрү безнең йөрәк тибешебезне, күңел даирәбезне нык якынайтты. Данис ачык йөзле, шаян табигатьле, ару-талуның ни икәнлеген белми торган оптимист! Рәхәт аның белән. Сөйләшеп сүз бетми. Фикер алышмаган тема калмый. Без күбрәк фән диңгезенә, студентлар дөньясына кереп чумабыз.

Бер сөйләшкәндә без бөек галим К. Насыйриның “Грамматика — телнең атасы, этимология — телнең анасы” дигән чагыштыру нигезендә оешкан алты гыйбарәсе турында фикер алыштык. Данис әфәнденең әтисе дә, әнисе дә укытучы икән. Әтисе аны дөрес сөйләргә, матур язарга өйрәткән. Бишек моңы белән тәрбияләү — ана хәсияте. Әтием — “грамматика”, әнием — “этимология” дип көлә шаян табигатьле Данис. Беренче грамматика китаплары борынгы Һиндстан, Көнбатыш Европа илләрендә языла. Аның белән соңрак урыс галимнәре шөгыльләнә. Тора-бара ул төрки телле лингвистларны да кызыксындыра. Ләкин “тел атасының” эчке хосусияте, хәтта урысларда да, егерменче гасыр башына хәтле диярлек, берьяклырак өйрәнелә. Семантик үзенчәлеккә күбрәк игътибар ителә. Мондый ысул белән җөмләләр төрен дөрес билгеләп булмый. Шушы мәсьәлә борчый Данис әфәндене. Синтаксис дөньясына кереп китә ул. Урманда кеше нинди хозур хис-тойгылар белән ләззәтләнсә, грамматика “илендә” докторлык диссертациясе өчен үзе эзләгән тема тапканына шатланып яши. Хәзер инде ул синтаксисны структор-семантик яктан тикшерүгә нигез салучы атаклы галим булып исәпләнә.

Теоретик яктан тикшеренүне гамәли раслаучы күренекле  галим күп милләттә бар. Татарда К. Насыйри шундый була. Атаклы башкорт галиме Җ. Киекбаев та күрсәтте аның гүзәл нәтиҗәләрен. Хәзерге шартларда бу гүзәллекне Данис Солтан улы галиҗәнәпләре дәвам итте. Мәшһүр галим, маһир телче, күренекле төркиятче булу даны бизәде аның талантын. Ә бит ул әдәби әсәрләр иҗат итү белән дә шөгыльләнде. Хикәяләр, шигырьләр, публицистик мәкаләләр язды. Менә аның “Күңелем күзләре аша” (Уфа, “Гыйлем”, 2002) дигән китабы. Андагы  уймак хикәяләрне, парчаларны ихлас күңелдән, зур мөкиббәнлелек, җитдилек белән укып чыктым. Миңа аның тел-стиленең халыкчан да, әдәби дә, сәнгатьле дә булуы ошады.

Хәзерге язучыларның күбесе җөмләне урысча уйлап төзергә ярата. Ә менә бу тел аксаклыгын Данис Тикеев хикәяләрендә күрмим мин. Чөнки ул, тел кануннарындагы эчке серне нык аңлаучы галим буларак, грамматиканың стилистика белән бәйләнеше барлыкны  да аңлап яза. Аңлау — галим өчен акыл алтыны, аны җәмәгатьчелеккә җиткерү — алтын ялкыны. Сүз алтынын йөрәге, күңеле, җаны, каны белән яраткан галим туган теленең һәр аваз-хәрефен, грамматик чарасын гәүһәр бөртегедәй кадерләп өйрәнә. Академик В. В. Виноградов язучылар теле мәктәптә, югары уку йортларында аерым фән буларак укытылырга тиешлек турында әйткән иде. Укытыла хәзер. Мәгәр укытучылар җитешми. Тюркология даирәсендә генә түгел, урыс филологлары дөньясында да, чит илләрдә дә. Атаклы профессор Җәлил Гыйният улы Киекбаев стилистика фәне белән  чын шөгыльләнә башлаган иде. “Туганнар һәм танышлар” дигән роман да язды. Мәңгелек өчен зур хезмәт, кешелеклелек илаһияте калдырды. Бу илаһиятлелекне шәкерте, профессор Данис Солтан улы Тикеев дәвам итте. “Җ. Г. Киекбаевның “Туганнар һәм танышлар” романының фразеологиясе”, “Җ. Г. Киекбаев — лексиколог“, “Җ. Г. Киекбаев — стилист” дигән хезмәтләр язып бастырды.

“Сүзләрем бар әле әйтәсе” (Уфа, “Китап”, 2004) дигән хезмәтендә Д. Тикеев язучылар телен өйрәнүнең төрле үзенчәлекләрен күрсәтте. Моның өчен “Әдәби әсәрнең теле, сөйләм һәм стилистика” дигән махсус бүлек бирелә. Кайберләре турында әйтеп китик: “Урал батыр” эпосындагы хәбәрләрнең үзенчәлеге”; “Шигъри сөйләмдә сүзләрнең килү тәртибе”; “Өстәмә конструкцияләр һәм аларның стилистик әһәмияте”; “Һәдия Дәүләтшинаның “Ыргыз” романы теле турында”; “М. Бурангулов драмаларында тойгы җөмләләр”; “Тел күрке (Рәшит Солтангәрәев әсәрләрендә тиңдәш кисәкләр, аларның бирелеше һәм роле)”; “Төсләрнең шигъри балкышы (Р. Бикбаев әсәрләрендә төсләрне чагылдыру чаралары)” һ.б.

Язучының тел-стиль үзенчәлеге чит илдә, урыс филологиясендә шактый нык өйрәнелде. Төрки телле халыклар дөньясы да бу яңалыкка киң ишек ачты. Г. Тукай, Г. Ибраһимов. А. Конакыбаев, Җ. Киекбаев, Һ. Дәүләтшина, “Урал батыр” дастаны һәм башкалар теле турында докторлык, кандидатлык диссертацияләре якланды. Әлбәттә, грамматика фәнендә берьяклылык шактый ялкыткандай, бу чир стилистикада да һаман дәвам итә әле. Әдәби әсәрләр телен тикшергәндә, нигездә, образлылык (сүз-сурәт), идеялелек (мәгънә), эмоциональлек (хис-тойгы), аз сүз белән күп мәгънә аңлату, җанлы картина тудыру кебек хосусиятләргә игътибар ителә. Мин, галим буларак, моның белән махсус шөгыльләнәм. Әле “Сүз — сәнгать илаһияте” дигән яңа китап язам. Якын дустым, фикердәшем, аркадашым Данис Солтан улы бу фәнгә дә кайнап торган дәрте, корычтай нык дәрманы, күңел ялкыны, йө-рәк кайнарлыгы белән гашыйк булган иде. Иртәрәк китеп барды шул, җаны җәннәттә булсын!

Матур әдәбият стиле, публицистика стиле, фәнни стиль... — һәрберсенең үзенчәлеге бар. Теоретиклар аларны кыскача гына аңлата: әдәби стильдә язучы — укучының йөрәгенә, публицистикада — акылына, фәнни стильдә аңына тәэсир итә. Боларны яхшы үзләштерде Данис Солтан улы. Фонетикада, морфологиядә, синтаксиста, лексикада үз яңалыгын керткән Данис публицистикага да үз иманын кушмый калмады. Аның публицистикасы аң-акылга гына түгел, йөрәккә дә тәэсир итә. “Күңелем күзләре аша” дигән җыентыгында “Баш иик ана алдында” дигән бүлек бар. Анага булган зур мәхәббәт “Әнием бәгърем”, “Әл дә син бар”, “Ана күңеле — рухи кыйблам”, “Ничек түзде ана йөрәге?!” кебек бүлекләрдә белдерелә.

Гомер буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Саимә ханым яраткан Солтанына җиде бала: биш малай, ике кыз бүләк итә. Әти кеше мәрхүм булгач, данлыклы һәм затлы гаилә дилбегәсе Данис кулына тапшырыла. Данисның энесе Фаил хәзер филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт педагогия университеты доценты, Башкортстан Фәннәр академиясендәге “Гыйлем” нәшрияты директоры, “Башкорт тел гыйлеме тарихы” дигән темага докторлык диссертациясе яза. Гөлфия Уфадагы 3нче мәктәп-интернатта эшли, Башкортстанның атказанган укытучысы, РСФСР мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре. Гүзәл 68нче мәктәптә башлангыч сыйныф балаларын укыта. 2007 елда эшендәге уңышлары өчен, РФ Президентының мәгариф өлкәсендәге грантына лаек булды.

Стәрлетамакка барган саен Данис Солтан улын күрми китми идем. Ул мине һәрчак лекциясен тыңларга чакырды. 21 ел декан булып эшләде. Бер үк вакытта кафедрага җитәкчелек итте.

Мин аны өзелеп сагыну тойгылары белән яшим. Шул тойгылар куша язарга. Яздым менә. Ләкин сагыш һаман басылмый. Профессор  Данис Солтан улы Тикеев кебек затлы шәхесләрнең исемен мәңгеләштерергә кирәк!

Суфиян Поварисов,

филология фәннәре докторы,

Башкорт дәүләт университеты

профессоры, язучы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»