Замандаш

“Айсучишмә”ле авыллар

13 сентября

Рәшит Муллабаев җитәкләгән шушы исемендәге җәмгыять Миякә районының өч дистәдән артык торак пунктын эчәр су белән тәэмин итә.

Оясында ни күрсә...

04 сентября

Күренекле журналист Елена Калюжная — үз һөнәренең остасы.

Тарих дигән хаклык сагында

02 сентября

Бүген күренекле галим, тарих фәннәре докторы, күп еллар Башкортстан дәүләт университетының тарих кафедрасы мөдире булып эшләгән профессор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Риф Әюпов 75 яшьлек юбилеен билгели.

Галим атлы мөгаллим

23 августа

Кешенең бер урында бу кадәр озак эшләве хакында сүз чыкканда, гадәттә, шаяртып, бәндә дә ул чаклы яшәми, дип куялар. Әлеге шаяртуның җитди ягы да бар, әлбәттә. Бармакка бармак сукмый гына 40 елдан артык яшәү өчен дә шактый тырышырга кирәк, ә инде дүрт дистә елдан артык гомереңне студентлар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлау — бу үзе үк зур батырлык.

Зояның гомере заяга үтмәгән

16 августа

…Алсу битле, кап-кара чәчле, балкып торган зәңгәр күзле теремек кыз сугыштан бер аяксыз кайтып, тракторда җир сөрүче әтисе янына басуга көн дә ашарга илтергә бара. Тиз генә кайтып китәргә дә ашыкмый ул. Басу башына туктап, тракторын карарга җыенган әтисенә кирәкле ачкычларны биреп тору үзе зур шатлык бит! Әтисенең башыннан сыйпап рәхмәт әйтүе, күзләрендә горурлык чаткылары чалынып, йөзе яктырып китүе кызны тагы да ныграк үстереп җибәрә.

Гомер итү – басу аша чыгу түгел

16 августа

Әлшәй районы үзәге Раевкада яшәүче Динә һәм Зөфәр Хәмзиннар законлы никахларының алтын юбилеен билгели.

Кызыл таң”лы бал бабай

09 августа

Әлшәйдә умартачылар остазы һәм гәзитебезнең тугры дусты буларак танылган Фәнил абый Галиев шушы көннәрдә 80 яшен билгели

Үткән гомер – аккан су

06 августа

Рәфит Габдрахман улын күпләр яхшы сүз белән, ныклы характерына, уңганлыгына ишарә ясап, гел мактап телгә алалар. Әтисе Габдрахман Харис улы авылда абруйлы кеше була. Сәйтәк авылының гади колхозчысы. Авылның өлкәннәре аны сагынып искә ала, армия хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгәнлеген сөйлиләр иде. Әтисен Рәфит бөтенләй хәтер­ләми. 1937 елда хәрби киемдәге, җитди карашлы егет фотосы Рәфитнең күңел дәфтәрендә тирән урын алган. Армиядә отделение.

Дилбегә ышанычлы кулларда

05 августа

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Риф Йосыповка 50 яшь.
Район үзәге Чакмагыш көннән-көн матурлана. Авылның көнчыгыш, көньяк, көнбатыш якларында яңа бистәләр төзелде. Урамнарга ком-таш, асфальт түшәлә. Йортларны берсеннән-берсе матур итеп төзиләр.

Италиядә көтеп калалар, АКШта үз итәләр

02 августа

Иглин районында җитештерелгән балның даны чит илләргә дә таралган.

Район озак еллар дәвамында умарталар саны буенча Башкортстанда беренче урында тора. 2011 елда Умартачылар җәмгыяте оештырылган. Җитәкчесе – илленче ел умартачылык белән шөгыльләнүче Фәнил Галәметдинов. Шуннан соң тармак эше тагын да җанланган. Район хакимияте оешмага, умартачыларга күпкырлы ярдәм күрсәтә. Әйтик, ел саен район хакимияте башлангычы белән умартачыларның җыелышлары, тармакның иң алдынгы технологияләре, бал продукциясе күргәзмәләре оештырыла. Иң яхшы умартачыларга бүләкләр тапшырыла. Умартачылар җитештергән продукцияне отышлы сату максатында район җитәкчелеге Ләмәзе авылы биләмәсендә кооператив оештырган. Район музеенда тармакның тарихын, бүгенге үсешен үз эченә алган музей эшләве дә игътибарга лаек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»