Социаль өлкә

Кимчелекләр белән көрәш көндәлек эш булырга тиеш

31 октября

Кичә Башкортстан Прокуратурасында үткән утырышта торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы җинаятьләр һәм хокук бозулар белән көрәш мәсьәләләре тикшерелде. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Баш федераль инспектор Петр Капишников, прокурор Сергей Хуртин, хокук саклау органнары, министрлыклар һәм контрольлек итүче ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр һәм район прокурорлары, эчке эшләр органнарының һәм Тикшерү комитетының тикшерү идарәсенең территориаль подразделениеләре начальниклары катнашты.

“Безгә дә ярдәм итегез...”

27 октября

Алданган дольщиклар проблемасы республикада да, илдә дә бүген генә килеп туган хәл түгел. Русиядә меңнәрчә кеше намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күрде. Табыш алу өчен гражданнарны алдауның схемалары бик күп төрле. Ун катлы йортны төзүгә рөхсәт алып, гражданнар белән унбер, унике һәм аннан да югарырак катта урнашкан фатирларны сату турында килешүләр төзү очраклары билгеле. Шул ук вакытта, фәкать ун катлы йорт төзүгә генә рөхсәт булуы турында ләм-мим. Бер үк фатирны сатуга берничә граждан белән килешү төзү очраклары да киң таралган күренеш. Мондый эшләр буенча суд тикшерүләре еллар буена сузыла.

Бала канатын сындырмыйк

25 октября

Картлар гаиләне – коега, ә балаларны шул коены саклаучы таш плитәгә тиңләгән. Әгәр бала-чагаң күп икән, коең ныклап ябылган, ягъни бу гаиләне җимерүе авыр дигән сүз. Балалар элек-электән гаилә ныклыгының нигезе, ир белән хатынны бергә бәйләүче буын булган. Әле кайчан гына ата-ананың үз газизен ташлап китүе бик сирәк күренеш булып, ул коточкыч хәлгә тиңләшә иде. Бүген исә, аерылышучы гаиләләр саны белән бергә, әтиле, кайбер очракта әниле ятимнәр дә артканнан-арта гына бара. Шәһәребезнең алдынгы гимназияләренең берсендә сыйныф җитәкчесе булган тәҗрибәле педагогтан укучыларының гаилә хәле белән кызыксынып, үземне борчыган сорауларга җавап табарга тырыштым. Сыйныфтагы 33 баланың 12се тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Аларның барысы да диярлек әнисе белән генә яши. Берничәсе вакыты-вакыты белән әтисенә “кунакка” йөри. Өчесе әтисен бөтенләй белми – алар әниләре фамилиясендә. Кайсыларын әтиләре матди яктан тулысынча тәэмин итә (киемгә, укуын, ялын оештыруда акчалата ярдәм күрсәтә), берничә бала бары тик закон буенча тиешле алиментны гына ала. Бүгенге чыгарылышта күтәреләчәк тема гадәти бер сыйныфта укучы балалар мисалында да ачык күренә, дисәк, хата булмас. Кызганычка каршы, бертуктаусыз мөнәсәбәтләр ачыклаучы, бер-берсеннән туйган ир белән хатын гаиләнең тагын бер әгъзасы – баланың кичерешләрен, уйларын исәпкә дә алмый. Ата-ананың аерылышуы балага ничек тәэсир итә? Әнисе белән генә үскән бала тулы гаиләдә тәрбияләнгәннәрдән нәрсәсе белән аерыла? Сабый хакына гаиләне саклап калу кирәкме? Бүгенге җыелышны шушы четерекле темага багышлыйбыз.

Изгелек җирдә ятмас

20 октября

Соңгы елларда чәчләр үрә торырлык хәлләр ту­рында ише­тергә мөмкин. Әле чүплектә, әле юл буенда, әле басуда яңа туган сабыйлар табыла. Күптән түгел Белгород өлкәсендә булган хәл ха­лык­ны янә тет­рәндерде. Дүрт ба­ла әнисе эшкә бар­ганда, эчем авырта, дип ма­шинаны туктатып чыккан да бала тудырган. Аннары ул, сабыен па­кетка салып юл буенда калдырып, ары киткән. Би­шенче бала ки­рәкми, дип аң­латкан ул бу җиная­тен. Кай­дан килеп чык­кан бу вәхши­лек, кансызлык? “Изгелек”, “мәрхәмәтлелек” кебек төшенчәләр китап битләрендә һәм кинода гына калды ми­кән әллә?

Һәр эштә булдыклылык кирәк

19 октября

Шаран районының Дүртөйле авыл Советында булганда хәзерге шартларда җирдә үзаллы хуҗалык итүне өстен күрүче, ты­рыш хезмәте белән туган ягының данын күтәрүче уңган гаи­лә­ләр турында сүз чыкты. — Һәркөне диярлек авыл җитеш­терү­че­ләре белән очрашып, аларның хәлен белеп торам. Безнең биләмәдә күмәк хуҗалык­лар белән бергә икътисадның хосусый секторы да яхшы үсеш ал­ды, — ди урындагы хакимият башлыгы Ләйсән Гыйбатова. — Мин сезне Бурсык авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе белән та­ныштырырга телим. Без аларны баш­каларга үрнәк итеп куябыз. Уңган гаилә рома­нов токымлы сарык үрчетү белән уңышлы шө­гыльләнә. Тәвәккәл таш ярыр, диләр түгелме? Тәүдә берничә баш сарык алып кайтканнар иде. Хәзер инде бер көтү вак мал­ларын иртән яланга куалар.

Ага чишмә челтер-челтер

18 октября

Күптән түгел туган ягыма кайткач, авыл кибетенә кердем. Киштәләрдә нинди генә минераль су юк! “Красный ключ”, “Красноусольская”, “Мензелинская”... Хәтта чит төбәкләрдән китерелгәннәре дә бар. Хәзер авыл халкы да суны кибетләрдән алып эчәргә өйрәнде. Сер түгел, соңгы елларда эчәр суның сыйфаты күпкә начарланды. Хәтта авыл җирендәге суларда да зарарлы матдәләр күп, ди белгечләр. Шуңа да бүген халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе — актуаль проблемаларның берсе.

“ГАЗель”ле булдык, торакны да яхшыртсак иде...

06 октября

Узган елда Шаран районының Мичурин авылындагы ике катлы бинада урнашкан балалар һәм үсмерләр приютында булырга туры килде. Кызлар һәм малайларның уен, дәрес әзерләү, аерым йокы бүлмәләрен, яхшы туклануларын күреп, сабыйлар өчен шатланган идек. Ул вакытта приютка каршы гына кызыл кирпечтән салынган матур, биек йортлар янында утырган искерәк агач бинага игътибар да итмәгәнбез, күрәсең. Баксаң, бу йортта берсеннән-берсе кечерәк тугыз сабый тәрбияләүче гаилә яши икән. Күптән түгел республика Хөкүмәте аларга “ГАЗель” автобусы бүләк итте. Шул уңайдан без дә күп балалы Миңневәлиевлар гаиләсе белән танышып чыгарга булдык.

Камил янә приютта, Диана яңа гаиләдә...

06 октября

Бу гаиләне күптәннән беләм. Альмира белән Павел Смирновлар искиткеч кешеләр, берәүләр үз баласын карарга авырсынган заманда канатлары каерылган ун ятимне тәрбияли алар. Гафури районының Красноусольск поселогына килгәндә хәлләрен белешеп чыкмый калмыйм. Альмира ханым я балалары белән нидер эшләп булашыр яисә берәр тәмле ризык пешергән чагы булыр.

Изге күңеллеләр барыбер күбрәк!

05 октября

Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы кысаларында Октябрьский шәһәрендә күләмле чара оештырылды. Шәһәр хакимияте карары белән 1 августтан 1 октябрьгә кадәр “Изгелекне бергә кылыйк!” хәйрия марафоны үткәрелде. Шәһәр халкы фикеренчә, бүгенге кырыс заманда бу чара бик кирәкле һәм урынлы булды. Акциягә мәктәп укучыларыннан башлап өлкәннәр дә, шәхси эшкуарлар һәм предприятиеләр дә кушылды. Марафон барышында җыелган акчаны авыру балаларны дәвалауга, иң мохтаҗларга ярдәм итүгә тотынырга җыеналар.

Безгә игътибарны күпсенәләрме әллә?

05 октября


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»