Социаль өлкә

Уфада күп балалы гаиләләргә җир бирелә

24 ноября

Күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә йорт төзү өчен бушлай җир участогы бирү мәсьәләсе Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның шәхси контролендә. Республикада норматив-хокукый база булдырылган, бу категория гражданнарга җир бер тапкыр түләүсез бирелә. Бүгенге көнгә Башкортстанда күп балалы 3261 гаилә һәм инвалид бала тәрбияләүче 706 гаиләгә йорт төзү өчен участок бирелгән. Бу — гариза бирүчеләрнең 23,7 проценты. Республикада күп балалы 35730 гаилә бар, 13586 гаилә җир участогы бирүне сорап мөрәҗәгать иткән.

Мәктәп тә сакланган, балалар бакчасы да бар

23 ноября

Әтәч башлангыч мәктәбе бинасы берничә мөһим социаль учреждениене үзенә сыйдырган

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында билгеләгән республикада балалар бакчалары челтәрен үстерү буенча бурыч Федоровка районында тулы куәтенә тормышка ашырыла. Әле яңарак кына район үзәгендә 1нче балалар бакчасының капиталь төзеклән-дерелгәннән соң яңа корпусы файдалануга тапшырылган булса, декабрь башында Әтәч авылы башлангыч мәктәбе базасында да балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак.

Ятимнәрне кемнәр җылытыр?

22 ноября

Ел башыннан республикада 42 ана баласыннан баш тарткан

Ноябрьнең салкын көне. Автобустан төшеп калдым да, каршы якка чыгар өчен җир асты юлына төшәргә булдым. Шулвакыт, бозланган баскычка катыргы җәеп утырган яшь хатынга юлыктым. Кат-кат киенгән бу хатын бер яшьләр чамасындагы баласын итәгенә утырткан, 3-4 яшьләр тирәсендәгесе тиен акчалар белән уйный. Алар янына килеп: “Ичмасам, балаларыгызны бу суыкка алып чыкмасагыз иде”, — дидем. Хатын, озын керфекләрен күтәреп, зур кара күзләрен тутырып миңа ачу белән төбәде дә: ”Минем бер балам да артык түгел”, — диде. Читтән килгән “кара халык”ка җәмгыятьтә караш башкачарак булса да, аларның үз балаларына мөнәсәбәтенә сүз тидерерлек түгел. Һәрхәлдә, бу халыклар балаларын язмыш кочагына ташламый. Ә бездә хәл башкачарак. Аерып әйткәндә, быел республикада 42 ана үз баласыннан баш тарткан. Узган елдагы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч сигез балага кимрәк, әмма тынычланырга бу нигез була алмый. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алган мәгълүматларга караганда, “күке әниләр”нең 42,9 проценты 18дән 25 яшькә кадәр хатын-кызлар. Мондый әниләрнең күбесенең бернинди дә һөнәр алырга өлгермәгән булуы да мәгълүм. “Эш булмагач, баланы карарга акча җитми”, — дип зарланучыларны да аклап булмый, чөнки нарасыйларын язмыш кочагына ташлаган аналарның 45,2 процентының даими эш урыны бар.

Нәниләргә инвестордан олы бүләк

21 ноября

Туймазының Әгертамак бистәсендә яңа ачылган 110 урынлы балалар бакчасы әлегә республикада шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге нигезендә төзелгән беренче мөһим социаль объект

Икенче яшьлеген кичерүче Әгертамак авылы хәзер шәһәрнең төзек бер бистәсенә әверелеп бара. Соңгы елларда аның инфраструктурасын үстерүгә зур күләмдә инвестицияләр салынды. Күптән түгел авыл тормышында куанычлы һәм мөһим вакыйга булды. Биредә 110 урынлы күркәм балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.

Алар тормыштан канәгать

20 ноября

Ишарә-кул хәрәкәтләре белән җыр башкару буенча IV Бөтенрусия конкурсы лауретларының гала-концерты Конгресс-холлда үтте. Башкалага илнең 30 төбәгеннән 80 зона конкурсы җиңүчеләре җыелды.

Аз тәэмин ителгәннәр фатир ала

16 ноября

Туймазы шәһәрендә социаль программа буенча төзелгән 50 фатирлы тәүге йорт файдалануга тапшырылды

Туймазы районы төзелеш тармагын үстерү буенча республикада алдынгы урыннарны били. Максатлы федераль программаларда актив катнашып, инвесторларны һәм халыкны җир биләмәләре белән тәэмин итеп, яңа бистәләргә инженерлык челтәрләрен сузып, районда соңгы 7-8 елда торак төзелеше күләмен ике тапкыр арттыруга ирештеләр. Былтыр Туймазыда 65 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Әйткәндәй, 80нче елларда, совет дәверендә дә шул күләмдә төзелгән. Быел инде төбәктә 76 мең квадрат метр торак сафка кертеләчәк, ягъни узган ел белән чагыштырганда, тармакта үсеш 17 процент тәшкил итәчәк.

Павел Астахов: “Һәр бала гаиләдә үсәргә тиеш!”

10 ноября

Уфага Русия Президентының Бала хокуклары буенча вәкиле Павел Астахов килде. Ул республика башлыгы белән Русия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкилләрнең VII съездын үткәрү турында килеште. Ике көнгә сузылган эшлекле сәфәр вакытында Павел Астахов “Мәрхәмәт” хәйрия фондының балалар үсеше үзәген, Махсуслаштырылган балалар йорты, Киров районының “Изгелек” комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәге, Рудольф Нуриев исемендәге хореография колледжында булды һәм журналистлар белән очрашты.

Иң зур куаныч - сабыйлар шатлыгы!

10 ноября

Федоровка районы үзәгендә “Колокольчик” балалар бакчасының икенче корпусы капиталь төзекләндерелгәннән соң файдалануга тапшырылды

Бу балалар бакчасында барган колачлы төзелеш һәм төзекләндерү эш­ләре турында “Кызыл таң” гәзитендә ике ай чамасы элек язып чыккан идек. Ул вакытта биредә төзелеш эшләрен алып баручы “Уралстройкомплект” оешмасы подрядчылары да, район һәм балалар бакчасы җитәкчелеге дә объектның ноябрь башында файдалануга тапшырылачагы турында белдерде. Федоровкалылар сүзендә торды: Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, ягъни 2 ноябрьдә, яңартылган корпус үз ишекләрен ачты.

Олы юлның тузаны – һәр заманның үз заңы

02 ноября

Башкортстанның көньягында, Ырынбур далалары башланган җирләр белән чиктәш олы юл өстендә утырган Мораптал авылы сәфәр кылучыларны һәрчак якты йөз белән каршы ала. Төбәгебезгә көньяк капка буларак хезмәт итүче борынгы авыл элек-электән олы юлның тузаннарын туган итеп, төрле каршылыкларны җиңә килеп, заман казанышларын беренчеләрдән булып үзләштереп көн күрә. Күз күреме җитмәс киң далаларны үткәннән соң иген басулары арасында калкып чыккан бу матур авыл юлдан үтеп баручыга тормыш кайнап торган бер утрауны хәтерләтсә, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр өчен ул социаль-мәдәни ихтыяҗларны үтәү үзәге ролен башкара. Авыл, Киров исемендәге колхозның үзәге буларак, бүген дә үсә, халыкның тормыш-көн­күреше күзгә күренеп үзгәрә, шәхси ихаталарда заманча йортлар күтәрелә. Тормыш киләчәккә юл яра. Кайчандыр миллионер колхозның үзәге булган, бүген дә тотрыклы хуҗалык шартларында көн күрүче авылның яшәешен, андагы соңгы үзгәрешләрне күрү теләге безне чираттагы тапкыр ерак юлга чакырды. Шулай итеп көзге муллык басулардан амбарларга күчкән көннәрнең берсендә Морапталга юл тоттык.

“Төшемдә дә дәрескә әзерләнәм”

02 ноября

Заман яшьләре һөнәр сайлаганда күңелен тыңламый, йөрәгенә колак салмый. Аларны барыннан да бигрәк эш хакы кызыксындыра. Билгеле, һөнәренә мондый карашта булучылар эш урынын еш алыштыра. Шул ук вакытта, үз эшенең фанатлары да арабызда күп. Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укы­тучысы Зи­фа Гозәе­рова да шундыйлардан. Зи­фа Рәис кызы ни өчен укы­тучы һөнәрен сайлаган? Тәҗрибәле педагог балалар күңеленә ничек ачкыч таба?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»