Социаль өлкә

Законы шундый!

16 февраля

Ни өчен без актив авторыбызга гонорар түләмибез?

Бүздәк районының Урзайбаш авылында яшәүче Альмира Хөсәенова — гәзитебезнең күптәнге дусты. Аның фәһемле, һәр нәрсәгә үз мөнәсәбәтен белдереп язган мәкаләләрен укучыларыбыз көтеп ала, яратып укый. Ул — Авыргазы районының Марс авылындагы билгеле укытучылар нәселеннән, картәтисе авылда беренче мөгаллим булган, халыкка 50 ел мәгърифәт нуры өләшкән. Укымышлы кешеләр арасында үскән Альмира китапны су кебек эчә. Шушы мавыгуы аны Уфа китапханә техникумына алып килә. Тик кызга гомерен китапханә эше белән бәйләргә насыйп булмый. Язмыш аны насыйп яры белән очраштыра, яшьләр Урзайбашта тормыш кора. Мәктәптә пешекче, балалар бакчасында тәрбияче, совхоз ашханәсендә мөдир булып эшләргә дә туры килә аңа. Хөсәеновларның тату, күркәм гаиләсендә ике кыз һәм бер малай үсә. Бүген алар һәммәсе үз юлын тапкан: Айнур белән Гөлияләре — Эчке эшләр министрлыгы системасында, Алияләре сәүдә тармагында эшли. Яшәешләренә ямь биреп, биш оныгы үсеп килә, икесе инде Казанның югары уку йортларында белем ала. Альмира апа кебек үк аларга да “китап җене” кагылган, бу, һичшиксез, картәниләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Ире — иҗаттан ерак кеше, бухгалтер булып эшләп хаклы ялга чыккан. — Ә мин гомерем буе китаптан аерыла алмадым. Туксанынчы елларда үзем языша башладым. Тәүге шигырьләрем 1993 елда Бүздәк район гәзитенең “Наз” дип аталган кушымтасында басылып чыкты. Мәкаләләрем республика гәзит-журналларында дөнья күрә, — ди Альмира апа.

Баһадирлар елга бер генә туа

12 февраля

Узган елда Социаль страховка фондының Башкортстан төбәк бүлекчәсе “Бала тудыру сертификаты” программасында катнашучы 94 медицина оешмасына 602 миллион сум акча күчергән. Шушы вакыт эчендә әлеге сертификатлардан файдаланучы хатын-кызлар саны 2011 елдагы белән чагыштырганда 4,9 процентка арткан һәм 56461 кеше тәшкил иткән. Бу чорда 57051 бала туган, шуларның 29492се — малай, 27559ы — кыз. 568 — игезәкләр, өчәр бала тууның 11очрагы булган.

Баласын да табабыз, акчасын да алабыз

09 февраля

Соңгы ике елда йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиене һәм 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен түләнүче айлык пособиене исәпләүнең яңа тәртибенә күчү дәвам итте. Бу чорда хатын-кыз исәпләүнең яңа яисә иске төрен сайлый алды. Аларның беренчесе — соңгы ике календарь елындагы, икенчесе декрет яисә бала карау буенча отпуск алдыннан килгән 12 айдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде.

Бер елда - 58 балалар бакчасы!

26 января

2012 елда Башкортстанда 7300 урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы ачылган. — Узган елда республикада 25 яңа балалар бакчасы төзелде. Моңа кадәр башка максатта файдаланылган янә 33 бина мәктәпкәчә учреждениеләр карамагына кайтарылды. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив төрләре исәбенә 9706 урын булдырылды. 3-7 яшьлек балалар арасында бакчага чират ике тапкыр диярлек, 29008дән 14095 кешегә кимеде, — диде мәгариф министры Әлфис Гаязов.

Балалар бакча көтә

26 января

Төзүчеләр объектны беренче квартал ахырында файдалануга тапшырырга вәгъдә итә

Балалар бакчаларында урын җитмәү Чакмагыш районы үзәгендә иң авыр мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә 300дән артык сабый балалар бакчасына чират көтә. Мәсьәләне җиңеләйтү максатында узган елның язында Чакмагышта 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады. Республика Президенты контролендә булган бу объект подрядчылар тарафыннан Яңа ел алдыннан файдалануга тапшырылырга тиеш иде, ләкин кайбер эшләр графиктан соңгарак калып башкарылу сәбәпле, биредә эшләр беренче квартал ахырына төгәлләнәчәк.

Паспорт урынына - карта

12 января

2007 елдан республикада “Башкортстанның социаль картасы” программасы эшли башлады. Бу яңалыкка җәмгыятьтә карашлар төрле булды. Әмма аның уңай якларын күпләр югары бәяләде. Моңа кадәр әлеге карта пенсия яшендәгеләр һәм башка ташламаларга хокуклы кешеләр өчен генә каралган булса, хәзер аннан һәркем файдалана ала. Ел башыннан ул электрон вариантта эшли башлады. Нидән гыйбарәт соң универсаль электрон карта? Аның өстенлекләре нидә?

Балакаем – йөрәк парәм...

11 января

...Анасы бер кайда да эшләмичә эчеп ятканлыктан караучысыз калган 11 яшьлек үсмер балалар приютына озатыла. Хатын тиз арада эшкә урнашып, аякка баскач та, баламны өйгә алып кайтам, дип вәгъдә биреп кала... Инде бу вакыйгадан соң ярты елдан артык вакыт үткән. Бала һаман приютта, ә ана исемен йөртүче кеше нарасыен килеп алу вәгъдәсен оныткан, аны хәтта өендә дә очрата алмыйлар. Хатынның абыйлары: “Өйдә юк, кайда икәнен белмибез”, — дип Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләренә ишекне дә ачмыйлар...

Сабыйлар Сахайны үз итә

09 января

Авылда икенче балалар бакчасы ачылды

Яңа балалар бакчасы төзелү Сахай авылы халкы хәтерендә, мөгаен, 2012 елдагы иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе буларак калыр. Моңа кадәр урта мәктәпнең элекке интернатында урнашкан нәниләр йорты авылдагы барлык сабыйларны да үз канаты астына сыйдыра алмады. Байтак еллар дәвамында яңа балалар бакчасы төзетү хәстәре белән йөри торгач, Башкортстанның халык мәгарифе отличнигы, ике дистә елдан артык гомерен балаларга багышлаган Лилия Абакаева тырышлыгы белән узган җәйдә заманча бина сафка басты. Сахай авыл Советы былтыр Кырмыскалы районында бала­лар иң күп туган биләмәләрнең берсе булды. Авылда нәниләр йортына ихтыяҗ елдан-ел арта иде. Шушы проблема да соңгы елларда дистәләрчә яшь гаиләне туган төяген ташлап китәргә мәҗбүр итте. — Безгә, Сахайдан тыш, Бельский, Иске Шәрәй авылларыннан да бәләкәчләрне китерәләр. Аларны җылы мәктәп автобуслары йөртә. Яңа бинаны түземсезлек белән көтеп алдык. Яз айларында сабыйларын балалар бакчасына урнаштырырга теләүчеләр йөз кешегә җитә иде, хәзер 31 генә калды. Элекке бинаны да үзебездә калдырдык, анда дүрт яшькә кадәр малайлар һәм кызлар тәрбияләнә, — ди балалар бакчасы мөдире Лилия Абакаева.

Мөмкинлекләр чикле, яшәргә теләк чиксез

21 декабря

Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Инвалидлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышы мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм чаралары мәсьәләсенә багышланды. Аны Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова алып барды. Утырыш башкалары белән чагыштырганда үзенчәлекле булды. Анда совет әгъзаларыннан барлык районнар хакимиятләре башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары катнашты. Чыгышлар коры отчеттан читләшеп, анык һәм эшлекле тәкъдимнәр белән баетылды. Аның башлануы да гадәти булмады — инвалид бала тәрбияләүче ана Рәсимә Әлимгафарова утырышны ачып церебраль паралич белән туган кызы Амалиягә бәйләп, мондый хәлдә калган гаиләләр хәлен ачыктан-ачык сөйләде.

Бездән кадер-хөрмәт күрегез!

08 декабря

”Өлкән буынга — кадер-хөрмәт“. Туймазылылар өчен бу буш сүзләр генә түгел, ә өлкән яшьтәгеләр белән эшләү ысулларының берсе дә. 2007 елдан Туймазы, Мәскәү белән беррәттән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән ”Картлык шатлык бул­ган шәһәр“ проектында катнаша. Район хакимияте ярдәме белән юридик колледжда Халык университеты ачылган. Шәһәрдә һәм районда булган мөмкинлекләрдән файдаланып, пенсионерлар үзләренең тормыш сыйфатын яхшырта ала. Университет эшен ”Елларым — минем байлыгым“ дип аталган төбәк координация-ресурс үзәге оештыра. Укырга йөрүчеләр шушы оешмада әгъза булып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»