Социаль өлкә

Урындагы җитәкчеләр ник “каты колаклы”?

13 апреля

Республика башлыгына гражданнар күбрәк социаль-көнкүреш мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Прези­дентының Уфадагы төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны тыңлады. Кабул итүгә җиде кеше килде. Ишембайда яшәүче яшь ана шәһәрдәге бердән-бер паркның заман таләпләренә җавап бирмәве турында ачынып сөйләде. Соңгы еллардагы корылык андагы агачларга да зыян салган, балалар мәйданчыклары да хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми. Рөстәм Зәки улы мондый күренеш республиканың башка төбәкләренә дә хас булуын сызык өстенә алды. Президент урындагы хакимият җитәкчеләренә әлеге проблемага иң җитди игътибар бирергә кушты һәм бу мәсьәләнең нәтиҗәле хәл ителешен шәхси контроленә алуын белдерде.

Өч як та нәтиҗәле эшләргә тиеш

12 апреля

Кичә Хөкүмәт йортында республиканың Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова алып барды. Чарада тәүдә 2011-2013 елларга Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр бер­ләшмәләре һәм республика Хөкүмәте арасындагы кил­е­шүнең былтыргы үтәлеше нәтиҗәләре каралды. Бу җәһәттән Хөкүмәт ягыннан Премьер-министр урынбасары Евгений Маврин чыгыш ясады.

Эшләпә астыннан түбәтәй кию кирәкме?

02 апреля

Адәм баласы дөньяга сынау өчен килә, диләр. Авыр, ачы язмышларга дучар кешеләр, чирлеләр күп. Дүрт саны төгәл, таза-сәламәт кеше өчен дә бүгенге тормыш төрле четерекле мәсьәләләрен куеп кына тора. Ә инвалидлар? Алар җәмгыятьтә һәрдаим яклауга, ярдәмгә мохтаҗ лабаса! Уфа шәһәрен генә алсак та, аның җиде районында ике меңнән артык инвалид бар. Инде чирек гасырга якын һәр районның инвалидлар оешмасы авыр язмышка дучар шушы кешеләрнең аһ-зарларын өлешчә булса да хәл итүне, аларны бергә туплап, рухи дөньяларын баетуны, төрләндерүне үз өстенә алып, җаваплы һәм саваплы эш башкара. Күптән түгел Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан бүлегендә шушы оешмаларның җитәкчеләре хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Марат Исхаков, министрлык белгечләре һәм Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре белән “түгәрәк өстәл” артында очрашты.

Инвалидлар да файда китерә ала

26 марта

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләрен сатуны җайга салырга вакыт түгелме?

Уфаның Кәрвансарай комплексындагы “Курай” салонында “Уник-арт” социаль проекты чикләрендә үткәрелгән инвалидларның кул эшләре ярминкәсе бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Биредә алар теккән, чиккән, бәйләгән әйберләр, картиналар, агачтан, киездән эшләнмәләр һәм башкалар куелган иде. Шулар белән танышып йөргәндә залның түрендәрәк утыручы кара чәчле, ак йөзле чибәр кызга күзем төште. Инвалид коляскасында утыручы сылу алдына сәйләннән төрле бизәнү әйберләре — алкалар, беләзекләр, муенсалар тезелгән иде.

Яхшылыкның кемгә начарлыгы тия?

20 марта

Яки изгелек кылуга ике төрле караш

Дөресен әйткәндә, кешеләр кылган изгелеккә каршы килүчеләр булуы турында уйланганым юк иде. Гадәттә, үзеңнең кулыңнан бер игелек тә килмәгән очракта да, башкаларга “менә болар булдыра!” — дип сокланып карыйсың. Шуңа үзен Рита Саматова дип таныштырган ханым, Нефтекама епархиясенең мохтаҗларны җылы аш белән тукландыра башлавына зур ризасызлык белдереп шалтыраткач, башта аптырап калдым. Нәрсәсе ошамый: яхшылык эшләгәч, сөенергә генә кирәк, ләбаса!

Фонд социаль программаларны гамәлгә ашырачак

16 марта

Башкортстанда Социаль максатлы программалар фонды 2009 елда оештырылды. Агымдагы елның 12 февралендә Республика йортында Башкортстан Президенты Хакимияте Җитәкчесе Владимир Балабанов рәислегендә Фондның һәм Попечительләр советының берлектәге утырышы үтте. Фондның Попечительләр советына Марат Миргазямов, Шамил Әбдрәшитов һәм Миңнерәис Усманов кебек республикада абруйлы шәхесләр керде.

Яңа Субайда бакча туе!

07 марта

Ул тугызъеллык мәктәп җирлегендә ачылды

Нуриман районының Яңа Субай авылындагы тугызъеллык мәктәп базасында “Теремок” балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Ике катлы Яңа Субай мәктәбе Красная Горка гомуми белем бирү мәктәбе филиалы булып калды. Моңа кадәр бер түбә астында урнашкан авыл хакимияте, почта, фельдшер-акушерлык пункты, клуб икенче бинага күчкәч, әлеге базада балалар бакчасы ачу мөмкинлеге туды. Ремонт өчен акча республика һәм район бюджетларыннан бүленде.

Фатир ачкычы бәхет ачкычы да булсын!

02 марта

Ата-ана назыннан мәхрүм калган 87 егет һәм кыз торак алды

Кичә республика Президенты Рөстәм Хәмитов ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырды. Өй туйлаучыларны Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов та ихлас тәбрикләде. — Әти-әни тәрбиясен күрми үскән балаларга тормышта үз урынын табу катлаулы, ә авырлыклар алдында беркем дә ялгыз калырга тиеш түгел. Хөкүмәт тарафыннан тапшырылган бу ачкычлар сезнең торак мәсьәләсен генә хәл итә. Ә без сезне борчыган һәр проблемага җитди карарга тиешбез.

Җайсыз җайланмалар

26 февраля

Инвалидлар проблемасын хәл итү уңаеннан соңгы елларда бик күп программалар кабул ителде. Мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эзлекле эш алып барыла. Меңәрләгән инвалид, шул исәптән, коляскада хәрәкәт итүчеләр яшәгән Нефтекама шәһәрендә дә әлеге категориянең тормышын, яшәү шартларын яхшырту уңаеннан хакимият тарафыннан зур эш башкарыла. Шулай да әлегә инвалидларның проблемалары тулысынча хәл ителгән дип булмый.

Эшләнгәнне барлап, киләчәккә карап…

22 февраля

20 февраль нефтекамалылар өчен зур бәйрәм көненә әверелде — Энергетиклар урамында 220 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Әлеге микрорайон – кызу темплар белән барган төзелеш мәйданчыгы, шуңа биредә балалар бакчасы ачылуны күптән көтәләр иде. Хәзер ата-аналар балаларын шәһәрнең башка бистәләренә йөртмәячәк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»