Социаль өлкә

“Дәүләт ярдәме белән йортлы булдык”

07 августа

“Авылны социаль үстерү” программасында катнашучы Солтановлар шулай ди

Илеш районы Кадер авылы биләмәсендә барлыгы кырыкка якын яшь гаилә исәпләнә. Аларның күпчелеге бүген йорт салу һәм торак шартларын яхшырту белән шөгыльләнә. Араларында дәүләт ярдәмен алучылар да бар. Илгизә һәм Ирек Солтановлар, Гүзәл һәм Дамир Миңнегуловлар, Гөлназ һәм Рәдис Нуриевлар, Ирина һәм Илфир Миңнеәхмәтовлар, Флира һәм Дулфар Солтановлар — “Авылны социаль үстерү”, Лилия һәм Айдар Шәйхуллиннар, Анфиса һәм Рәзил Тәминдаровлар “Йорт комплекты” программалары буенча йорт төзү өчен субсидия алу бәхетенә ирешкәннәр. Баксаң, Кадер авылында яшәүче яшь гаиләләрнең дәүләт программаларында күпләп катнашуының үз сере бар икән. — Башта документларны бик күп җыярга кирәк булу сәбәпле, программада катнашырга кыймыйчарак тордык. Авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов, көн дә диярлек йортка килеп: “Субсидия артыннан йөри башлагыз, без дә ярдәм итәрбез”, — дигәч, тәвәккәлләп эшкә тотындык. Бүген без Рәис Гата улына рәхмәтлебез. Яз көне борыс кайтартып, йор­тыбызның стенасын күтәреп, түбәсен яптырып куйдык. Хәзер ут, су кертәсе, газ үткәрәсе һәм эчке эшләрен башкарасы гына калды, — ди узган елның сентябрендә дәүләттән 831 мең сум субсидия алуга ирешкән Флира һәм Дулфар Солтановлар. — Шулай итми булмый да, — дип, аларның сүзен куәтли авыл биләмәсе башлыгы Рәис Габбасов. — Безнең төп бурыч — яшьләрне читкә җибәрмәү, авылда калдыру. Субсидия юллауда булышлык күрсәтүебез дә шуннан. Эшләргә — эше, яшәргә йорты булган кеше беркайчан да читкә китәргә ашкынып тормый.

Ятим балалар Президентның аерым контролендә

23 июля

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова Сәрмән балалар йортында тәрбияләнүче баланы кыйнау очрагына бәйле аңлатма бирде. Исегезгә төшерәбез, Сәрмән балалар йорты тәрбиячесе бала кыйнауда гаепләнә. Җәйге лагерьда булганда тәрбияче 12 яшьлек баланың башына берничә мәртәбә суга. “Интерфакс” агентлыгы мәгълүматлары буенча, Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районара бүлеге тәрбиячегә карата җинаять эше кузгаткан. Моннан тыш, балалар йорты директоры вазыйфасын башкаручыга карата административ эш кузгатылган. Ул район хакимиятенең Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә тикшерүгә җибәрелгән.

“Имәнкәй”дән имәндәй нык булып...

18 июля

Гафури районындагы лагерьга балалар һәрвакыт ашкынып килә

Башкортстанның иң хозур табигать кочагында урнашкан Гафури районында “Имәнкәй” ял һәм савыктыру лагере бар. Урал тавы итәгендә минераль су чыганаклары янында урнашкан учреждениегә балалар һәрвакыт ашкынып килә.

Хезмәтенә карап түләнәчәк

28 июня

Хезмәтенә карап түләнәчәк

Русия Президентының 2012 елның 1 октябрендәге Указына ярашлы, пенсия системасын камилләштерү буенча озак вакытка исәпләнгән стратегия булдыру бурычы куелды. Шул ук елда Русия Хөкүмәте моңа бәйле махсус карар чыгарды. Анда пенсияләрне мөмкин кадәр халык мәнфәгатьләренә яраклаштыру, пенсия системасын тотрыклы итү, ил икътисадына зыян китермәгән страховкалау дәрәҗәсен билгеләү турында сүз бара.

Инвалидлар да эшле булачак

26 июня

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Инвалидларны эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыру турында” положениене раслады. Мәгълүм булуынча, 2010 елдан башлап халык мәшгульлеге өлкәсендә инвалидларны эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча өстәмә чаралар актив тормышка ашырыла. Аларга махсус җиһазландырылган эш урыннары булдыру өчен федераль бюджеттан субвенцияләр бүленә. Шушы вакыт эчендә 512 инвалид эшкә урнаштырылган.

Тирә-юньдә тиңнәр юк!

01 июня

Түбән Яркәй авылында ачылган яңа үзәктә сабыйларның камил үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылган Түбән Яркәй авылының “Завод” микрорайонында 110 урынга исәпләнгән Балаларның үсеш үзәге ачылды. Яңа объект “Авылны социаль үстерү” программасы буенча төзелеп, бер ел дигәндә сафка басты. — Балалар бакчаларында урын җитмәү иң авыр мәсь­әләләрнең берсе иде, — ди район мәгариф бүлеге мөдире Рәмзә Ямалов. — Бүген район үзәге Югары Яркәйдә генә 590 сабый балалар бакчасында урын көтә. Яңа объектның сафка басуы бу исемлекне бер­ни­кадәр киметү мөмкинлеге бирде. — Ә без яшәгән Теләкәй авылында балалар бакчасы бөтенләй юк иде. Түбән Яркәй авылында Балаларның үсеш үзәге ачылачагы турында ишеткәч, район үзәгенә күче­нергә карар иттек, — ди дүрт бала анасы Гөлсинә Ямалова. Гөлсинә һәм Фидан Ямалов­лар­ның балалары — биш яшьлек Азалия, 4 яшьлек Розалия, 2 яшьлек Алия һәм бер яшен тутырган Вилдан хәзер бирегә йөриячәк. Яшь гаилә шушы микрорай­о­ннан җир участогы алып, йорт тергезергә җыена.

Тупыл түгел,“Тополь-М”нар болар...

31 мая

Ни өчен кыргыз-миякәлеләр йорт алдында үсүче карт тупылларны хәрби ракеталарга тиңли? Эссе җәйдә җир өстенә “кар” яудыручы әлеге агачлар тупыл мамыгына аллергия булганнарның сәламәтлегенә генә түгел, аңа якын яшәүчеләрнең гомеренә дә яный. Әлшәй һәм Миякә районнары халкы әле булса Уфа — Кыргыз Миякә юлы өстендә утыручы Айдагол авылы аша узган давылны оныта алмый. Җиңел машиналарны әйләндергән, йортларны җир белән тигезләгән гарасатларны без моңа кадәр океан арты илләрендә генә була дип уйлый идек. Шөкер, моңа кадәр безне, каты давыллар, җир тетрәүләр чынлап та, урап узды. Америка торнадоларыннан калышмаган гарасат Айдагол аша 1997 елның җәендә булды. Тупыллар проблемасы бер Миякә районына гына хас түгел. Ул республика күләмендә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорый. Башта көчле давыл купты, берничә минуттан көн караңгыланып, урман артыннан җир белән күкне тоташтырган кара тузан баганасы хасыйл булды. Шул багана минут эчендә авылны уртага ярып үтте. Юлында очраган барлык нәрсәне — ат арбаларын, сарык-кәҗә кебек вак малны, өй түбәләрен күтәреп чөйде. Зур-зур шифер, калай кисәкләре һавада очты. Иң зур зыян агачларга килде, давыл аларны тамыры белән куптарып ташлады. Зурракларының ботакларын сындырып ыргытты. Күп өйләр ишек-тәрәзәсез калды, каралты-куралар җимерелде. Ярый, кешеләргә зур зыян килмәде, дип хәтерли ул гарасатны Айдагол авылы халкы. Айдаголны туздырып узган коточкыч давыл каршы таудагы каен катыш имән урманын кыйратып төньяк-көнчыгыш юнәлешенә юл ала. Ул республиканың тагын берничә районына зыян сала.

Гаилә - үзе бер дәүләт

16 мая

Кичә Уфада “Русия гаиләсе: Ата-ана булу бәхете, шатлыклы балачак, акыллы картлык” VI Бөтенрусия социаль конгрессы узды. Анда илнең алдынгы галимнәре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре катнашты.

Ике якның да хокуклары тигез яклансын

27 апреля

Уфада Русиянең Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыкларының күчмә утырышы узды. Анда инвалидлар һәм 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аналар мәсьәләләре каралды. Чарада Русиянең халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Татьяна Блинова, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова катнашты.

Һәр сабый күз уңында булырга тиеш!

17 апреля

Кичә Уфада Бала хокуклары буенча вәкилләрнең VII Бөтенрусия съезды ачылды

“Баланың гомерен, сәламәтлеген саклау өлкәсендә Русиянең дәүләт сәясәте стратегиясе һәм аны гамәлгә ашыруда Бала хокуклары буенча вәкилләрнең роле” дигән темага мәртәбәле форум өч көн дәвам итәчәк. Чарада илнең барлык төбәкләреннән 500дән артык кеше катнаша. Конгресс-холлда үтүче чараны Президент Рөстәм Хәмитов һәм Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов ачты. Пленар утырышта, шулай ук, Русиянең сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм халыкны яклау министрлары урынбасарлары, Суд приставлары федераль хезмәте директоры Артур Парфенчиков, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, башка җитәкчеләр катнашты. Павел Астахов җыелучыларга, Русия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сәламен җиткерде. Аннары сүзне Рөстәм Хәмитов алды. — Бүген без бик җитди чарага җыелдык — бала хокукларын яклау өлкәсендәге проблемалар, җитешсез­лек­ләр турында уртага салып сөй­ләшергә тиешбез. Башкортстан бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә туплаган төбәк буларак, уңышлар белән дә уртак­ла­шырга әзербез, — дип билгеләде ул. Аның сүзләренә караганда, илдә туым артуны дәртләндерү максатында күп эшләнә. Башкортстанда бу уңайдан телгә алырлык уңышлар бар. Былтыр республикада 59 мең бала туган, бу — соңгы егерме елда иң яхшы күрсәткеч. Туым күрсәткече буенча без Идел буе федераль округында — дүртенче, ә күпбалалы гаиләләр саны буенча беренче урынны билибез. Моның нигезендә җитди эш ята.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»