Социаль өлкә

Яратам сине, тормыш!

01 октября

Гафури районында өлкән буын кешеләре турында зур хәстәрлек күрелә

...Красноусольский поселогы уртасында урнашкан өч бүлмәле җылы, якты фатирда безне Хөснетдин абзый Рамазанов белән аның җәмәгате каршы алды. 87 яшьлек сугыш ветеранына бу торакны федераль программа буенча биргәннәр. — Сугыштан соң салган өебез бик искергән иде, олыгайган саен тышка чыгып йөрүләре дә авырлашты, Хөкүмәт безгә берничә фатир тәкъдим итте, монысын сайладык, зур да, җылы да, якты да, бишенче ел куанып яшибез, — дип шатлана бүген алар. Гомумән, Гафури районында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сугышта катнашучыларга һәм һәлак булучыларның тол хатыннарына 283 сертификат бирел­гән. Әле 27 тол хатын исәпкә куелган. Аларны да, Рамазановлар кебек, куанычлы хәбәрләр көтсен. Районның ветераннар оешмасы бүген 7382 кешене берләштерә, сугышта катнашучылар 33 кенә калган. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәсе бер генә ветеранны да күз уңыннан ычкындырмый. “Халык университеты” республика максатлы программасы буенча ике ел эчендә 22 төркем компьютер грамотасын, инглиз, немец, француз телләрен, гаилә психологиясен өйрәнгән. Быел алты төркем төрле юнәлешләр буенча белем алган, әле 40 кеше дәвалау физкультурасы нигезләрен өйрәнә. Башкортстан Республикасында социаль туризмны үстерү программасында пен­сия яшенә җиткән һәр кеше катнаша ала. 2011-12 елларда Гафури районыннан 81 пенсионер ташламалы хакка путевка алып, чит илдә, Баш­кортстан һәм Русия шифа­ханәләрендә ял иткән. Быел программа кабул ителмәгән, путевкаларны 150дән артык кеше көтеп тора. Районда “особый риск” бүлекчәләрендә хезмәт итүче 12 кеше яши, локаль сугышларда катнашучылар да бар. Без килгән көндә шундый бәрелешләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә багышланган митинг үтте.

Биш елда - алты поликлиника

26 сентября

Уфада яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре төзеләчәк Башкала үсә, яңарыш кичерә. Узган ел күрсәткечләре буенча Уфа республиканың тугыз медицина округы арасында демографик күрсәткечләр буенча беренче урында килә. Уфада дүртенче ел рәттән халык санының табигый артуы күзәтелә. Бер үк вакытта, мәктәп, балалар бакчалары, дәваханәләр, спорт мәйданнары кебек социаль тәгаенләнештәге мөһим объектларга ихтыяҗ арта. Шул исәптән сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә. Уфаның торак йортлар төзелеше киң колач алган бистәләрендә бу аеруча нык сизелә. Күп еллар элек төзелгән объектлар, нигездә, заман таләпләренә җавап бирми һәм учреждение алдына куелган бурычларны тулы куәткә үти алмый. Шуларны исәптә тотып, Президент Рөстәм Хәмитов быел Уфа хакимияте алдына биш ел эчендә алты поликлиника сафка кертү бурычы куйды. Быелгы җәйдә Уфаның Черниковка бистәсендә заманча сәламәтлек учреждениесе сафка бастырылган иде инде. Нежинская урамындагы 1953 елда салынган ике катлы иске бина урынында биш катлы өр-яңа поликлиника күтәрелде. Поликлиника, элеккесеннән аермалы буларак, сменага өч тапкыр күбрәк, ягъни 900 кеше кабул итәргә сәләтле. Ул “Сәламәт аналар һәм балалык — Уфа шәһәренең демографик потенциалы” дигән программа чикләрендә төзелде. Җиде мең ярым квадрат метр мәйданда дәвалау һәм рентген диагностикасы, терапия, хатын-кызлар консультациясе, функциональ диагностика һәм эндоскопия, реабилитация бүлекләре һәм кабинетлары, клиник лаборатория урын алган. Поликлиникада тар белгечләрнең кабинетлары да югары дәрәҗәдә җиһазландырылган. Уфа бюджетына яңа поликлиника 700 миллион сумга төшкән.

Сорамасаң, китереп бирмиләр...

24 сентября

Күпчелек ата-ана сабыйларга бушлай бирелергә тиешле дарулар хакында белми дә Безнең илдә гади халык арасында законнарны белүчеләр бик сирәк. Күп очракта депутатларның нинди закон кабул иткәнен игътибарга да алмыйбыз. Югыйсә, алар арасында безнең файдага эшләгәннәре дә байтак. Тик аларның асылын белеп, дөрес кулланырга гына кирәк. Әйтик, бездә өч яшькә кадәр балаларга бушлай дарулар бирелергә тиешлеге турында яшь әти-әниләрнең күпчелеге белми дә. Бу Русия Феде­рациясе Хөкүмәтенең 1994 елның 30 июлендәге 890 санлы карары белән каралган. Әлеге документка ярашлы, күп бала тәрбияләүчеләр балаларына алты яшь тулганчы бушлай дару алу хокукына ия. 2006 елда исә бушлай бирелергә тиешле даруларның исемлеге дә расланды. Әлеге исемлек ел саен тулыландырылып тора. Мәсәлән, сабыйлар авырганда еш билгеләнүче вируска каршы, иммунитетны күтәрүче, темпе­ратура төшерүче препарат­ларны, ютәл даруларын, хәтта Д витаминын да әти-әниләргә бушлай алырга мөмкин. Бу хакта аларга бала тугач та, участок педиатры аңлатырга тиеш. Әлеге мөмкинлектән әти-әниләр файдаланамы соң? Шул сорауга җавап эзләп, коллективтагы яшь бала тәр­бияләүче әти-әниләргә мө­рәҗәгать иттем. Уфаның төрле балалар поликлини­каларына йөргән биш яшьлек Лизаның, дүрт яшьлек Данисның, өч яшьлек Рә­фиснең әниләре дә, өч яшь ярымлык Регинаның әтисе дә бу хакта беренче тапкыр ишетә икән. Ә менә өч яшьлек Ас­карның әнисе бу мөмкинлектән районда яшә­гәндә, каенанасы медицина хезмәткәре булганга күрә генә файдаланган. Башкалага күченгәч, бу хакта сүз кузгатучы булмаган. Биш яшьлек Тимурның әнисе аптекада эшләгән танышы аша мондый мөмкинлек барлыгын белсә дә, табибтан бушлай дару сорарга кыенсынган. Хәтта дүрт бала тәрбияләүче хезмәттәшебез өчен дә бу хәбәр зур яңалык булды.

Мохтаҗлар язмышына яртылаш караш

18 сентября

Җир участогы алу өчен — өченче бала, инвалидлыкны рәсмиләштерү өчен ике күзнең дә сукыр булуы шартмы? “Исәнмесез, хөрмәтле Рөстәм Зәки улы! Сезгә Кырмыскалы районы Олыкүл авылыннан Рәмилә Газизова яза. Ирем белән 10 ел бергә яшибез, улыбыз Алмазны һәм кызыбыз Руслананы тәрбиялибез. 2001-2002 елда ирем Руслан Чечен Республикасында исән-сау хезмәт итеп кайтты, ләкин 2008 елда ул бер күзен югалтты. Бер генә күзе күргәнлектән, эшкә урнаша алмый. Инвалидлыкны рәсмиләштерү өчен дә каршылыкларга очрадык. Ике баланы тәрбияләү өчен аз чыгым таләп ителми. Бүген без бернинди дә уңайлыклары булмаган иске баракта яшибез. Ни өчен кешенең бер бармагы өзелсә дә инвалидлык рәсмиләштерелә, ә сукырларга андый мөмкинлекләр юк? Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, безнең хәлгә керүче юк. Зинһар, ярдәм итегез!” Бу хат Президент Рөстәм Хәмитов блогыннан. Яшь хатын­ның килеп туган мәсьәләне берүзе хәл итә алмыйча Президентка мөрәҗәгать итүе сабырлык касәсе тулуның бер билгеседер. Хат безне юлга чыгарга мәҗбүр итте. Иске бараклар тезелеп киткән бу урамны күргәч, монда тормыш узган гасырның 50нче елларында ук туктап калганмы әллә, дигән уй баштан йөгерде. Биредә, Газизовлардан тыш, тагын бик күп гаилә яшәү өчен көрәшә. Җиргә сеңеп баручы йортлар, кечкенә бакча участоклары, кыйгайган коймалар... Рәмилә артыннан ияреп, шундый бер ишек алдына килеп туктадым. Өй бик иске һәм таушалган булса да, биредә тырыш, уңган кешеләр яшәве сизелә. Без өйгә кергәндә гаилә башлыгы кечкенә аш-су бүлмәсенә ремонт ясый иде.

Утыз тугыз сумга җан асрап буламы?

17 сентября

Яшәү минимумы, коммуналь хезмәтләр өчен һәм даруларга тотынганнан соң, икмәк белән тозга гына җитә Мәгълүм булуынча, әлеге вакытта Башкортстанда яшәү минимумы 5690 сум тәшкил итә. Ә Русиядә 5500 сум. Димәк, законга ярашлы, өлкәннәр ким дигәндә шушы кадәр пенсия алырга тиеш. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә азрак пенсия алучыларга өстәмә түләү каралган. Яшәү минимумы куллану кәрзине нигезендә билгеләнә. Куллану кәрзиненә туклану, дәвалану һәм башка хезмәтләрдән файдалану керә. Кыскасы, өлкәннәр 5690 сумга бер ай дәвамында көн күрергә тиеш. Яшәү минимумы ничә көн яшәргә җитә? Шушы сорауларга җавап эзләп, Уфадагы иң арзанлы (сүз сыйфат турында бармый) саналган супермаркетларның берсенә юлландык. Моның өчен 5690 сумны 30 көнгә бүлдек. 189 сум килеп чыкты. Димәк, пенсионерга көн саен кибеттән шушы кадәр суммага азык-төлек сатып алырга мөмкин. Кәрзингә кара икмәк (30 сум), 450 граммлы бер пакет макарон (29 сум), ак май (50 сум), бер савыт сыер сөте (30 сум) һәм бер дистә йомырка (34 сум) салдык. Болар 173 сумга төште. 16 сум артып та калды. Монысы юллык акча булсын, ди. Билгеле, бу кадәр продукцияне бер көндә генә ашап бетереп булмый. Димәк, иртәгә шушы ук суммага – ит, өченче көндә – яшелчә-җимеш алырга мөмкин. Кыскасы, ризыкны төрлән­де­рергә дә мөмкинлек бар. 189 сум аз булса да, бу акчага көн күрергә мөмкин.

Милләтләр бәйрәменә әверелде

10 сентября

Бакалы районында православие фольклор коллективларының беренче төбәкара Троицк фестивале узды Бакалы районында барлыгы 17 милләт вәкиле тату гомер кичерә. Биредә башкортлар корыл-таеның, урыслар Соборының, татар Конгрессының, чувашлар Канашының район бүлекчәләре һәм керәшеннәрнең республика Милли-мәдәни үзәге уңышлы эшләп килә. Шуңа күрә Бакалыда милли бәйрәмнәр дә еш үтә. Изге Троицк храмының 100 еллыгына багышланган әлеге чарага да Бакалы, Чакмагыш, Шаран районнарыннан, Октябрьский, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Сарман районыннан урыс, мордва, керәшен, чуваш фольклор коллективлары — барлыгы 400гә якын кеше килде. Фестиваль Бакалыдагы Изге Троицк храмында бәйрәм литургиясеннән башланды. Арытаба бәйрәм тантаналары район Мәдәният сарае каршында дәвам итте. Тәүдә “Бәйрәм аланы” дип исемлән-гән фольклор тамаша күрсә-телде, аннары килүчеләр Имамгали Шәмсиевның картиналар күргәзмәсен карады, “Кул осталары шәһәрчеге” белән танышты. — Мин бу фестивальне төрле милләт вәкилләрен берләштерүче күпер дип атар идем. Иҗади коллективлар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуда, тәҗрибә уртаклашуда да бу чараның әһәмияте бәяләп бетергесез зур, — диде республика Халыклар дуслыгы йорты директоры Вельмир Азнаев. Вельмир Хәйбрахман улы Бакалыда республика Халыклар дуслыгы йорты филиалын ачу башлангычын да хуплап чыкты. Фестивальдә катнашучыларны Бакалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Альберт Латыйпов тәбрикләде.

Энергетика комсыз эшкуарлар кулында,

10 сентября

ә аның белән намуслы кешеләр идарә итәргә тиеш, ди бүген 80 яшен билгеләүче Шамил Әбдрәшитов Казанда туган ул, балалык еллары Үзбәкстанда үткән. Ташкент политехник институтын тәмамлагач, Кувасай гидроэлектрстанциясендә хезмәт юлын башлаган. 1960 елда “Башкирэнерго”ның ул вакыттагы җитәкчесе Мөхәммәт Рәҗәпов чакыруы буенча Башкортстанга килә. Стәрлетамак Җылылык электр станциясендә, Карман гидроэлектрстанциясендә директор, “Башкирэнерго” предприятиесендә генераль­ный директор, “Ветроен” фәнни-производство берләшмәсе җи­тәкчесе вазыйфаларын башкара. Пенсиягә чыккач, “Башкирэнерго”да ветераннар советын җитәкли. 1976 елда Мәскәүдә техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый, шуннан бирле Уфа авиация университеты доценты, бик күп уйлап табулар, уку әсбаплары һәм мәкаләләр авторы. Хезмәт казанышлары СССРның дүрт ордены һәм күпсанлы медальләре белән билгеләнгән “СССРның почетлы энергетигы”, “Башкорт АССРының атказанган энергетигы” Шамил Рәхим улы бүген 80 яшен билгели. Без Уфа янындагы Чесноковка поселогында очраштык. Ул җәмәгате Фәгыйлә ханым белән ике баласын, дүрт оныгын, ике турунын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен гөл-чәчәкләргә күмелгән йортында юбилей тантанасына көтә иде. — Шамил Рәхимович, Сезне олуг юбилеегыз белән кот­лыйбыз. Сиксән яшьтә үзегезне ничегрәк хис итәсез? — Шактый зур, төрле вакыйгаларга бай тормыш юлы үтелгән. Ул бушка үтмәгән, искә алырлык нәрсәләр байтак икән, дип уйланып утырам менә. Заманында ишетеп кенә белгән Башкортстанга килүемә дә үкенмим. Гомумән, мин үземне бәхетле саныйм. Беренчедән, гаиләм имин, балаларым исән-сау, икен­чедән, мин биредә һөнәр остасы буларак үстем, бүгенгәчә хезмә­темнән тәм табып яшим. Шулай ук иҗади эшчәнлегемне тормышка ашыра алам. Шушылар тормы­шым­ның нигезен тәшкил итә, ләззәт бирә. Бу минем яшьтә бик мөһим, чөнки еш кына артка әйләнеп карарга туры килә, тормышым заяга үтмәдеме икән, дигән сорау тынгы бирми. Һәм, ми­ңа калса, зая үтмәгән. Гомумән, безнең буынга узган гомер, башк­а­рылган эшләр өчен оялырга сәбәп юк. Шәхсән минем хезмәт биог­рафиямдә Башкортстан энерге­тикасы иң зур урын алып тора.

Башкортстан - беренче биш төбәк исәбендә

20 августа

Социаль хәл буенча Башкортстан рейтингы югары булган биш Русия төбәге исәбенә керде. Мәскәү һәм Санкт-Петербургны да узып, республика 74 балл туплады. Тикшеренү мәгълүматларын Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды бастырып чыгарды. Сорауларга җаваплар алу “Җәмәгатьчелек фикере” фонды ярдәме белән һәм аның мәгълүматлары нигезендә үткәрелде. Рейтинг төзегәндә “Георейтинг” тикшеренүләре файдаланылды. Сорауларга җаваплар алу февральдә һәм майда үткәрелде, анда Русиянең 79 төбәгеннән 56900 кеше катнашты. Статистика төгәлсезлеге бер проценттан артмый.

Гаилә компенсация алачак

20 августа

Уфа шәһәрендә яшәүче бер сәүдә челтәре кибетеннән әхлакый зыянны каплатуга 400 мең сум компенсация алуга ирешкән. Узган елның маенда Вологодская урамында урнашкан кибет сакчысы, товар урлауда шик төшеп, бер сатып алучыны тоткарлый һәм аны кыйный. Алынган җәрәхәтләрдән каза күрүче вафат була. Суд кибет сакчысын катгый режимдагы колониядә дүрт елга иркеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара.

Игътибар үзәгендә - ятим балалар

14 августа

Югары Кыйгы авылында яшәүче 10 ятим бала 2014 елны үз йортларында каршы алачак. Торак йорт итеп үзгәртелгән элекке автотранспорт предприятиесе бинасында ремонт эшләрен нәкъ шул вакытка тәмамлау планлаштырыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»