Социаль өлкә

Ил куәте сезнең сабыйларда!

17 декабря

Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова күпбалалы гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды

Хатын-кызлар алдында чыгыш ясап, ул болай диде: — Бүген без республиканың иң уңган һәм булган аналары белән 107нче тапкыр очрашабыз. Бу чараның Яңа ел алдыннан оештырылуы аеруча күңелле. Балаларның ел буе көтеп алган бәйрәме һәр гаиләгә җылылык, иминлек алып килсен иде. Республикада бүген күпбалалы 34,5 мең гаилә яши. Аларның шатлыклары да, проблемалары да безгә яхшы таныш. Нәкъ шундый гаиләләрдәге яшь ярымнан өч яшькә кадәр балаларга, гаилә кереме яшәү минимумыннан түбән булган очракта, ай саен 3 мең сум күләмендә пособие түләнә. Узган елда барлык төр пособиеләр өчен республика бюджетыннан 3,2 миллиард сум бүленгән иде, быел исә 3 миллиардтан артып китте. Торак сертификатларының хакы 2 миллион 500 мең сум тирәсе, ул 170 гаиләгә бирелде, әлегә аны алырга 1 меңнән артык гаилә чират тора. Бүгенге очрашуга килгән кайбер әниләрне дә торак мәсьәләсе борчый. Кушнаренко районыннан килгән Алира Зиннәтуллина, биш бала анасы буларак, барлык төр социаль ташламалардан файдалана. — Ирем Артур “Кушнаренко токымчылык хуҗалыгы” җәмгыятендә эшли, — ди ул. — Хезмәт хакы вакытында түләнә, хуҗалыктан башка төрле ярдәм дә бар. Кыскасы, хәлләр зарланырлык түгел, сабыйларыбызның киләчәгенә дә өметләр ныклы.

Сабыйларның “эш сәгате” кыскара

17 декабря

Балалар бакчасында көтелгән үзгәрешләр әти-әниләр арасында зур бәхәс тудыра

Федераль закондагы үзгәрешләргә ярашлы, Уфа хакимияте кабул иткән карар буенча, ноябрьдән башкаладагы балалар бакчаларына түләү үзгәрде. Ата-аналар хәзер сабыйларын караган өчен генә акча түләячәк, ә белем бирү хезмәте өчен финанс чыгымнарны бюджеттан каплаячаклар. Шул ук вакытта ата-аналар өчен түләү хакын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең учредительләре (муниципалитетлар) куя. Әлеге яңалык инфляция һәм эш хакын арттыру мәсьәләсенә бәйле булуы белән аңлатыла.

Киләсе елга ана капиталы 20 мең сумга артачак

12 декабря

Киләсе елга ана (гаилә) капиталы 429 мең 400 сум тәшкил итәчәк. Ана капиталына сертификат алу өчен баланы 2016 елның 31 декабренә кадәр тудырырга яисә уллыкка алу зарур. Сертификат акчасын тотуның вакыты чикләнмәгән, ягъни ана капиталына хокукы булган аналар аны 2016 елның 31 декабреннән соң да файдалана ала.

Иҗади мөмкинлекләре чиксез!

03 декабря

Без — барыбыз да аерым шәхес, төрле сәләткә һәм холыкка ия. Хәтта бер гаиләдә тәрбияләнеп тә, беребез — сабыр, икенчебез усал. Берәү җырга оста, берәү — биюгә, берәү — сүзгә. Кемдер эш ярата, ә кемдер ялкаурак. Беребез сәламәт, ә икенчебез ярдәмгә мохтаҗ... Төрле без... Уфада Русиянең халык артисты Константин Хабенскийның хәйрия фонды ярдәме белән ачылган гомумшәһәр иҗади үсеш студиясендә тәрбияләнүчеләр дә төрле. Яшьләре, сәләтләре буенча аерыла алар. Әмма барысын да бер нәрсә — актер осталыгы серләренә төшенү теләге берләштерә. Студиядә 350, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле 13 бала шөгыльләнә.

Күңелләр гарипләнмәсен

03 декабря

Күптән түгел Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе 25 еллыгын билгеләде. Чирек гасыр эчендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү шартлары үзгәрә. Җәмгыятьтә аларга карата уңай караш ныгый бара, эш белән тәэмин итү җиңелләшә, мәрхәмәтлелек киң тарала. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле.

Тапкан түгел – баккан ана

27 ноября

Республикада тәрбиягә бала алу киң таралса да, әмма ятимнәр мәсьәләсе кискен кала

Русия Президенты каршындагы Балалар хокуклары буенча вәкил Павел Астахов, Башкортстанда балалар хокукларының ничек яклануын тикшергәннән соң, Республика Хөкүмәтендә киңәшмә үткәрде. Анда Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова, министрлык, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Мондый комплекслы инспекция тикшерүләре 2010 елдан башлап Русиянең барлык субъектларында да узган. Алар барышында күп кимчелекләр ачыкланган. Башкортстанда барлык 24 балалар йорты, 3 сабыйлар йорты һәм башка учреждениеләр тикшерелгән.

Һәр бала игътибар үзәгендә булсын

26 ноября

Русия Президенты каршындагы Балалар хокуклары буенча вәкил Павел Астахов кичә эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Ул республикада ата-ана тәрбиясеннән калган балалар хокукларының дәүләт дәрәҗәсендә ничек яклануы һәм бу юнәлештә алып барылучы эш белән танышачак.

Инвалидлык киртә булырга тиеш түгел

26 ноября

Ни аяныч, күп кенә шәһәр һәм район хакимиятләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәешендәге мәсьәләләргә һаман да бармак аша карый

Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Хөкүмәте каршындагы инвалидлар эшләре буенча координацион советының күчмә утырышы үтте. Анда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова, хезмәт һәм социаль үсеш министры Ленара Иванова, Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Шамил Халитов, шәһәр һәм район хакимияте башлыкларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, инвалидларның җәмәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Соңрак чыксаң, күбрәк аласың

13 ноября

2015 елдан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар

Бүген картлык буенча хезмәт пенсиясе эш бирүче мәҗбүри пенсия страховкалавы системасына түләгән взнослар күләменә бәйле. Бу исә дистәләрчә ел уртача хезмәт хакы алып эшләгән кешенең картлыгындагы акчасы минималь стажлы, әмма югары хезмәт хакы алган кешенекенә тиң, дигән сүз. Ләкин 2015 елдан пенсияне яңа система буенча исәпли башлаячаклар. Хезмәт эшчәнлегенең һәр елы өчен пенсия коэффициентының аерым күләме исәпләнәчәк.

“Бабайлар бакчасы”на рәхим итегез!

23 октября

Республикада өлкәннәр өчен яңа төр хезмәт барлыкка килде

“Бабалар бакчасы” — өлкән яшьтәгеләрне бәләкәй балаларны җыйган кебек бер урынга җыеп, көн дәвамында аларга күз-колак булып торучы интернат ул. Әлегә бу тәҗрибә Сибай шәһәрендә сынала. Балалары өйдә берүзен генә калдырырга курыккан әти-әниләрен (ни генә булмас, өлкәннәр кайчак газны да сүндерергә оныта) иртә белән махсус учреждениегә илтә һәм кич алып кайтып китә. Биредә аларга кадер-хөрмәт күрсәтәләр, биш тапкыр тукландыралар, яңа һөнәрләргә өйрәтәләр. Әйтик, Сибайдагы учреждениедә бабайлар агачны сырлап матурларга өйрәнсә, әбиләр клубта шөгыльләнә. Кыскасы, буш вакытлары юк диярлек. Монда эләгергә теләүчеләр өчен бер шарт — өлкәннәр үзләрен-үзләре хезмәтләндерә алырга тиеш. “Бабалар бакчасы”нда бер көн булу 250 сум тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»