Социаль өлкә
Уңай үзгәрешләр күз алдында
15 октябряТәтешле районында бу җаваплы чарага әзерлек эшләре тулысы белән календарь планга ярашлы башкарылды. һәм менә район буенча 61 исәп алучы эшкә башлады. Аларның һәрберсенә көненә 20гә якын гаиләдә булырга туры киләчәк. Исәп алучы Альбина Адыевага Югары Тәтешле авылының Ведерников, Яшьләр, Заречный, Пролетар һәм Мәктәп урамнарында 166 йортта эш башкарырга кирәк булачак. Иртәнге сәгать 8дән исәп алуны башлады. Мин очратканда бишенче йортка кереп бара иде инде ул. Альбина Югары Тәтешленең икенче урта мәктәбендә озайтылган көн төркеме тәрбиячесе. Халык исәбен алуда әле беренче тапкыр катнаша. “Шуңа бераз дулкынландыра да. Әмма кешеләр бу кампаниянең мөһимлеген яхшы аңлыйлар, барлык сорауларга да тулы мәгълүмат бирәләр. Мөһим эшне вакытында төгәл үтәп чыгарбыз дип ышанам,” — ди ул.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”