Социаль өлкә
Сезне яклау – иң изге бурыч!
19 апреляРеспублика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова кўпбалалы бер тїркем гүзәл затларга “Ана даны” медале тапшырды
Бабайлар һәм әбиләр - алар шул ук бәбиләр
02 апреляУфаның Орджоникидзе районында өлкәннәр өчен махсус бакча ачылды
Башкаланың Орджоникидзе районының “Феникс” халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр өчен “бабайлар бакчасы” ачылды. Ул “Өмет” дип атала. Максаты — өлкән кешеләргә социаль-көнкүреш һәм медицина ярдәме күрсәтү, ял вакытын оештыру, актив тормыш рәвешенә җәлеп итү.
Өлкәннәр өчен мондый учреждение ачылу республика өчен яңалык түгел. Тәүгесе Сибай шәһәрендә пәйда булды. Яңа хезмәт артык нык мәшгуль булып, ата-аналарына тиешенчә хәстәрлек күрсәтә алмаган кешеләр өчен бик уңайлы: иртә белән аларны шушы үзәккә китерәләр, кичен алып кайталар. Республика җитәкчелеге, әлеге башлангычны хуплап, һәр район һәм шәһәрдә шундый учреждение булдыру максатын куйды. Һәм менә без тагын бер матур бәйрәмнең кунагы булдык, “бабайлар бакчасына” килгән тәүге “карлыгачлар” — алты абый-апаның шатлыгын уртаклаштык.
Чарага районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Галиева да килгән иде.
Якты, матур, заманча
05 февраля“Do.edu.ru — Мәктәпкәчә белем бирү. Анализ һәм мониторинг” федераль сайтындагы мәгълүматлардан күренүенчә, узган елда мәктәпкәчә белем бирү төбәкара системасын модернизацияләү тәҗрибәсе буенча Башкортстан Русиянең иң уңышлы эшләүче ун төбәге исемлегенә кергән. Бөтен нәрсә саннарда һәм чагыштыруда ачык күренә. 2013 елда балалар бакчаларында барлыгы 11080 яңа урын булдыру күзалланган булса, ел азагына бу сан 15050гә үк җиткән. Моңа нәрсә исәбенә ирешелгән соң? Беренчедән, моңа кадәр башка максатта файдаланылган биналар балаларга кайтарылган, шулай ук берничә бина балалар бакчасы итеп үзгәртелгән, моннан тыш, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдырылган. Саннар теленә күчергәндә, бу 5593 урын дигән сүз. Икенчедән, узган елда мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив формалары: балалар бакчалары каршында гаилә тәрбиясе, кыска вакытлы, мәктәп алды төркемнәре оештырылган. 6927 урын әнә шул рәвешле барлыкка килгән. Өченчедән, узган елда республикада 2530 урынлык 17 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеп, файдалануга тапшырылган. Алар арасында Илеш районы Түбән Яркәй авылының “Завод” микрорайонында төзелгән Баланың сәләтен үстерү үзәгедә бар.
Мәдәният елы мәдәният йорты ачудан башланды
21 январяЯңавыл районында бер көндә биш мөһим социаль объект сафка керде
Яңавыл районында яңа ел башы социаль әһәмиятле биш объект ачылу белән билгеләнде. Аларны ачу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачёв, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, сәламәтлек саклау министры урынбасары Александр Афанасьев, депутат Илдар Гарифуллин, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов катнаштылар.
“Уңайлы мохит” уңайсызлык тудыра
11 январяИнвалидларны яклау буенча кабул ителгән республика программасын тормышка ашыруда аерым министрлыклар казнадан бүленгән акчаны үзләштерә алмый
Җәмгыятебездә инвалидларны борчыган проблемалар, аларның яшәеше белән бәйле четерекле мәсьәләләр соңгы елларга кадәр гел генә кичектерелә килде. Ниһаять, Русия 2012 елның апрелендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Инвалидлар хокуклары турындагы конвенциясен ратификацияләде. Әлеге документның асылы шунда, ул инвалидларның медицина хезмәте белән тәэмин ителүдәге, торакка, хезмәт, ял оештыруда, инфраструктура һәм мәгълүматка ия булудагы хокукларын һәм халыкара стандартларны билгели. Шушы Конвенция кысаларында Русиядә 2011-15 елларга исәпләнгән “Уңайлы мохит” дәүләт программасы кабул ителде. Шундый ук максатлы документ Башкортстанда да эшләнде. Аны тормышка ашыручы координатор итеп республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы билгеләнде.
Кыш бабайга ярдәмчеләр бик кирәк
28 декабряЯңа елда бер бала да бүләксез калырга тиеш түгел. Барысының да яшерен теләге бар. Бу имин гаиләдән булган балаларга да, катлаулы тормыш шартларына эләккәннәр исемлегенә кергәннәргә дә кагыла. Кыш бабай һәр баланың теләген үти алсын өчен, әкият тылсымчысына ярдәмчеләр кирәк булачак. Әгәр алар әти-әниләр булса яхшы. Ә әти-әниләре булмаган, яисә бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары нәрсәгә өметләнә ала соң?
Кыш бабайдан - Яңа ел бүләге
26 декабряНуриман районының Никольск авылы моңа кадәр урта мәктәбе, балалар бакчасы белән дан тотты. Шуңа да балалар саны артып тора. Бу җәһәттән 15 урынга исәпләнгән балалар бакчасының элекке бинасы бик иске булса да, ябылмаган. Никольск гомуми белем бирү мәктәбе дә Красная Горка мәктәбе филиалы булып калгач, мәктәпнең ике катлы бинасында реконструкция эшләп, балалар бакчасын зурайтып монда күчерергә булалар. Һәм тиз арада ремонт төгәлләнә.
Акыллы... бассейн
24 декабря...Температураны үзе көйли, кирәк икән җылыта, суны чистарта, юшкын утырудан саклый, һаваны сафландыра... Менә шундый “акыллы” бассейн эшли Туймазы шәһәрендәге 24нче “Дельфин” балалар бакчасында.
Ишек төбеннән – түргәчә
19 декабряИнвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга салынган көч нәтиҗәлеме?
Яшәү мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын хәл итү еш кына каш төзәтәм дип күз чыгаруга охшаш. Кешеләр күпләп йөри торган биналарны пандуслар белән тәэмин итүнең инвалидларга ярдәме тими калмагандыр, әмма, шул ук вакытта, ул моңа бәйле тоташ бер кампания кузгатып, еш кына күз буяуларга кайтып калды. Шәһәр үзәге урамнарында һәр йорт күтәрмәсендә диярлек барлыкка килде алар. Әлеге җайланмаларның сирәк булса да кемгәдер кирәге чыгадыр, бәлки, кемдер коляскада менәр дә ул күтәрмәгә. Ә менгәч?! Ишек коляска сыярлыкмы, физик мөмкинлекләре чикле кеше аның төбеннән ерак үтә аламы? Ни өчен социаль обьектларның өчтән ике өлеше алар өчен ябык? Инвалидларга кулайлаштырылган торак йорт бәяләре башкалардан кыйммәт булуы үзен аклыймы? Инвалидларга эш урыннары булдыру мәсьәләсе ничек хәл ителә?
“Эшемне дә, балаларны да яратам”
18 декабряТәрбияче Илмира Вахитова шулай ди
Илеш районы Югары Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасында эшләүче Илмира Вахитова турында аның төркеменә йөрүчеләрнең ата-аналарыннан, картәни-картәтиләреннән тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә. “Үз эшен белеп, яратып башкара, заманча ысуллардан оста файдалана, балаларыбызны пөхтәлек, әдәплелек, төгәллек, гаделлек кебек матур сыйфатларга өйрәтә”, — диләр аның турында.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”