Социаль өлкә

Закон сагында торучы да яклауга мохтаҗ

27 октября

18,5 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә биш бала үстерү закон бозумы, әллә батырлыкмы?

“Хөрмәтле “Кызыл таң” редакциясе! Мин Нәфис Зәйдуллин — Уфа шәһәрендә тулай торакта яшәүче биш балалы гаилә башлыгы буларак, сездән үтенеп ярдәм сорыйм. Безнең гаиләдә барлыгы җиде кеше. Балаларны уңай шартларда тәрбияләү өчен 2005 елда 1нче УПАПАТ хезмәткәрләренең телдән әйтелгән рөхсәте белән бүлмәгә су һәм канализация үткәргән идем. Бу хакта БТИ органнарына теркәргә беркемнең дә башына килмәгән. Әле менә 14 октябрьдә, БР Дәүләт торак инспекциясеннән килеп, протокол тутырдылар. Аңа ярашлы, бүлмәдәге кайнар һәм салкын суны өзү, канализация торбасын сүтү яки законлаштыру өчен 29 октябрьгә кадәр вакыт бирделәр. Бу турыда күрсәтмә язып кулыма тоттырдылар. Мин ни өчен борчылам дисезме? Тулай торакта хатын-кызлар һәм ир-атлар душы санитар-эпидемиология таләпләренә җавап бирмәгәнлектән, балаларны өйдә юындырырга мәҗбүрбез. Мин көнозыны эштә булганга, бу мәшәкать тулысынча диярлек тормыш иптәшемә төшә.

Беренчеләрдән булып

26 октября

Миякә районында үзенә билгеләнгән участокта халык исәбен алуны беренчеләрдән булып Светлана Гомәрова тәмамлады. — Атна эчендә район үзәгенең биш урамында урнашкан 152 йортта булдым һәм аларда яшәүче 418 кешене исәпкә алдым, — ди Светлана Байназар кызы. Аның төп эш урыны — район китапханәсе. Халык исәбен алуларда беренче тапкыр гына катнашмый. — Бу юлы әлеге чара башка еллардагыдан да оешканрак төстә үтте, үзебез дә эшнең нечкәлекләренә тәмам өйрәндек, халык та бик теләп, аңлап һәм активлык белән катнашты. Халык исәбен алуның мөһимлеген аңлап җитмәүчеләр дә очрады. Андыйлар белән озаграк аралашырга, үзенә күрә аерым аңлату эшләре дә алып барырга туры килде. Әйтик, мигрантларны исәпкә алуның, халыкның көнкүреш һәм белем дәрәҗәсен, эш белән мәшгульлеген бары тик җанисәп алу чорында ачыклап булуын, мондый белешмәләрнең җирле хакимият органнарында тупланмавын, әлеге чараның башка мөһим якларын аңлаттык.

Санаулыларны санау — аеруча җаваплы

23 октября

Халык исәбен алучылар “Монда Бөек Ватан сугышында катнашучы яши” дигән кызыл йолдызлы язу эленгән йортларга аерым бер дулкынлану хисе белән керә. Чөнки андыйлар бик зур авылларда да санаулы гына калды. 65 ел элек фронттан җиңү яулап кайткан яугирләрне исәпкә алу үзе үк тарихка кертелерлек факт. Әйтик, Әлшәй районының иң зур татар авылларыннан булган Никифарда нибары дүрт сугыш ветераны яши. Шунысы игътибарга лаек, алар барысы да Зөлфия Мәрдиеваның исәп алу участогына карый. Яугирләр арасындагы бердәнбер хатын-кыз Маһира апа Солтанова белән Барый абый Бәшәров күршеләр диярлек — авыл халкы күптән Төньяк Хәрби диңгез флотыннан командир, авиакатастрофада һәлак булган Никифар егете Раил Шәкүров исемен бирүне көткән урамда яши. Тугызынчы дистәне тутырып килүләренә карамастан: икесе дә актив тормыштан читтә калмаска тырыша. Фронтта старшина булган Барый Бәшәровны күпләр гәзит-журналлар, шул исәптән, “Кызыл таң” белән хезмәттәшлек итүче авыл хәбәрчесе буларак яхшы белә. Педучилище тәмамлау белән фронтка алынган Маһира шәфкать туташы була, тыныч тормышта гомерен тәрбия эшенә багышлый. Берничә ел авыл Советы башкарма комитеты рәисе була. Аны бүген дә мәктәптә еш очратырга мөмкин — чын педагог пенсиягә чыкмый, диюләре хактыр. Яугирләрнең берсе — Ягафәр абый Сәгадиевның әле булса кулыннан балтасы төшми.

Бала-чага — алты җан!

23 октября

Мәкаләне бер табышмак белән башлыйсы килә: “Тәрәзәсе юк, юк ишеге, тик эче тулы кеше”. Бу ни була? “Кыяр” дияр бер акыллы башы. Юк шул, бу Кырмыскалы районының Сихонкино авылында яшәүче Бәшәровларның йорты була. Ул, чыннан да, ишексез һәм тәрәзәсез, ә үзендә сигез кеше яши! “Мин Сихонкино авылындагы искиткеч хәлне күреп, тизрәк сезгә хәбәр итәргә булдым, — дип яза безгә шушы тарафлардан Сабит Хисамов. — Бу авылда алты балалы Шамил Бәшәров гаиләсе яши. Шамил үзе беркайда да эшләми, хатыны “Цветы Башкирии” предприятиесендә өч мең сум хезмәт хакына йөри. Ә өйләренә карасаң...”

Авылны үстерү — көн таләбе

22 октября

Федоровка төбәге халкы җанисәп нәтиҗәләреннән чыгып дәүләт дәрәҗәсендә мөһим карарлар кабул ителер дигән өметтә
Федоровка районының Коралачык авылыннан 3нче җанисәп участогы исәп алучысы Нурия Зөбәерованы Миләүшә һәм Азат Зөбәеровларның яңа йорты алдында очраттык. — Эш көне иртәнге 9да башланып, кичке караңгыга кадәр дәвам итә. Атна ахырына кадәр участокта исәпкә алуны тәмамларга ниятлим, — ди җилдәй җитез Нурия Габдинур кызы. Нурия Зөбәеровага Коралачык авылында 400 чамасы йортны исәпкә алу йөкләтелгән. Иң мөһиме — урындагы халык җанисәптә аңлы рәвештә, зур теләк белән катнаша һәм әлеге чарадан уңай нәтиҗәләр көтә, ди ул. Бу җәһәттән өч бала тәрбияләүче Миләүшә һәм Азат Зөбәеровлар да җанисәп нәтиҗәләренең авыл халкының социаль яшәешендә мөһим башлангычлар белән билгеләнәчәгенә зур өметләр баглый.

һәр баланың күңел күге аяз булсын

21 октября

Кичә Башкортстанга Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов килеп китте
Дәрәҗәле кунакны “Уфа” халыкара аэропортында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һәм РБның Бала хокуклары буенча вәкиле Лилия Гомәрова каршы алды. Билгеле булуынча, дүрт миллионлы Башкортстанда 18 яшькә кадәрге 900 меңгә якын бала яши. Шуңа бу юнәлештәге эшчәнлек күп игътибар бирүне, кояш һәр бала күген тигез яктыртсын өчен өлкәннәрнең җитди хәстәрлеген таләп итә. Башкортстан Русия субъектлары арасында беренчеләрдән булып 1999 елда ук “Башкортстан Республикасында бала хокуклары өлкәсендә халыкара стандартларны үтәү турында” белдерү кабул иткән иде. Бу бала хокукларын яклау өлкәсен үстерү өчен зур этәргеч булды.

Аяк киемең кысык булса, дөнья киңлегеннән ни файда?

21 октября

Эшсезлек республика яшьләренең бик күп хыялларын челпәрәмә китерә
Икътисади кризис, корылык, мәгариф өлкәсендәге оптимальләштерү хезмәт базарына кире тәэсир итте. Республикада эшсезләр арасында яшьләр күпме? Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була? Хөкүмәт йортында “Башкортстан Республикасы яшьләрен эшкә урнаштыру һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләре” темасына үткән “түгәрәк өстәл”дә сүз шул хакта барды. — Яшь буынның “эшсезлек сазлыгы”на чумуының сәбәпләре бик күп, — дип билгеләде чыгышында Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов. — Хезмәт базарында эшче һөнәр ияләре җитешмәве, югары белемле белгечләрнең күп булуы да мәсьәләне кискенәйтә. Ел саен күбрәк студентлар җыярга омтылучы уку йортлары бу хакта белә микән? Мондый аңлашылмаучанлыкларга күптән чик куярга кирәктер. Без бүген көн кадагына суккан актуаль мәсьәләне тирән анализлап, аны хәл итү юлларын эзләргә тырышабыз. Бары тик эшле яшьләр генә гаилә корып, тораклы булып, җәмгыятьтә үз урынын таба ала.

“Ил тарихында катнашуыбызны тоябыз”

20 октября

— Менә бу иптәшне шушы бинада урнашкан 4нче җанисәп участогына озатып куйыйм инде, — дип каршылады безне Туймазы районындагы дәүләт статистика бүлеге начальнигы Алла Вилданова. — Ул абый Кәкребаш авылында яши. Ләкин, ни сәбәптәндер, исәп алучыны өенә кертергә теләмәгән, шәһәргә үзе килгән. Закон аңа шундый мөмкинлек бирә. Туймазының үзендә генә берничә стационар участок оештырылды. Хәзер анда ул иптәшкә анкета тутырачаклар, — диде Алла Мәгафур кызы. Әйе, быелгы җанисәп юкка гына “Русия өчен һәркем мөһим” девизы белән үткәрелми. Шуның өчен беркем дә дәүләт әһәмиятендәге бу чарадан читтә калмаска тиеш. Халык исәбен алу кампаниясе Туймазыда оешкан төстә үтә. Район зур булганлыктан, шәһәр һәм авыл биләмәләрендә 20 исәпләү һәм 81 инструкторлык участогы эшли. Акциядә 565 кеше катнаша. Исәп алучыларның барысы да белемле, документлар белән эш итә белүче хезмәткәрләр.

Белемлелек һәм өлгерлек уңыш китерә

19 октября

14-17 октябрьдә Башкортстанда барлыгы 1 миллион 242 мең 668 кеше халык исәбен алуда катнашкан.
Бу —республика халкының 30,7 проценты

Борай районында халык исәбен алуга 68 исәп алучы җәлеп ителгән. Аларның барысы да 14 октябрьдә иртәнге сәгать 8дән эш башлады. Гадәттә беренче көнне төрле сәбәпләр белән эшкә комачаулаучы тоткарлыклар байтак була. Җаваплы чарага ныклы әзерлек белән килгән Борай районында мондый хәлләр булмады. Мәсәлән, 2нче участокта эшләүчеләр беренче көнне үк 230 хуҗалыкта булып, 600 кеше белән очрашырга өлгерделәр.

Ягымлылык һәм төгәллек — исәп алучының төп сыйфатлары

16 октября

Әлшәй районында җанисәпнең тәүге көне үк нәтиҗәле үтте — Бу көнне безнең хезмәткәрләребез Раевкадагы 329 йортта булып, 1013 кешене исәпкә алды, — ди район үзәгендәге 7нче җанисәп участогы мөдире Тамара Степанова. — Эш планга ярашлы һәм оешкан төстә алып барыла. Район буенча барлыгы 7 җанисәп, 27 инструкторлык һәм 108 исәпләү участогы эшли. Ил күләмендәге бу мөһим чараны үткәрүгә резервтагылар белән бергә 180 кеше җәлеп ителде. Беренче көнне райондагы 1017 йортта яшәүче 2950 кеше исәпкә алынды. — Бу төгәл саннарны җанисәп мәсьәләләре буенча райондагы вәкәләтле вәкил Люция Гыйләҗева бирде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»