Социаль өлкә

Акчага корылган балачак

30 ноября

Моннан берничә ел элек сабыйларын балалар бакчасына йөрткән әти-әниләр кызларының һәм улларының ничек итеп шигырьләр ятларга, җырларга һәм биергә өйрәнгәнен, беренче тапкыр олылар алдында чыгыш ясаганын әле дә хәтерлидер, мөгаен. Видеотасмага язылган бәйрәм иртәләрен дә еш кына гаилә белән бергәләп карыйлардыр, үсеп баручы балалар да бакчадагы иң күңелле мизгелләрне сагынып искә аладыр. Билгеле, бакчадагы истә калырлык бу көннәр, тәрбиячеләрдән тыш, балаларның күңелен җыр-биюгә тартучы, аларны иҗади яклап ачуга зур көч салучы музыкаль җитәкчеләргә дә бәйле. Биергә яисә җырларга яратмаган бала буламы соң?! Шуңа да, үзләрен бу һөнәрләргә өйрәтүче апаларын барысыннан да өстен күрә дә инде алар. Аныңча җырларга, биергә генә түгел, аның кебек көләргә дә, сөйләшергә дә, хәтта атлап йөрергә дә тырыша. 90нчы еллар уртасында Уфаның Сипайлово бистәсендәге 325нче балалар бакчасының татар төркеменә йөргән улыма да, аннан соңрак бердәнбер татар прогимназиясе “Әлифба”да тәрбия алган кызыма да искиткеч тәрбиячеләр һәм аеруча талантлы, үз эшенә бар күңелен биргән музыкаль җитәкчеләр туры килде. Ул елларда бу бакчаларны милли моңыбызга күмгән, сабыйларның һәр көнен бәйрәмгә әверелдергән педагоглар Рида Хөсәенова һәм Дилара Рәхмәтуллина үзләре үк бәйрәм иртәләре өчен сценарийлар яза, җырлар, шигырьләр иҗат итә иде. Кичен сабыен алырга килгән ата-аналарның музыка залында җыр сузучы яисә бию өйрәнүче баласын тыныч кына көтеп утыруы гадәти күренеш булды. Бу чорда сабыйларның талантын ачу өчен ата-анадан акча да җыймадылар, җыр-бию өйрәтүнең сәгатен-минутын да санаган кеше булмады. Иң түбән эш хаклары алып эшләүче музыка белгечләре исә, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, балалар белән шөгыльләнде, яңа ачылып килүче күңелләргә матурлык орлыклары салып калырга тырышты алар. Шунысы истә калган: ата-аналар бәйрәм саен бүләкләрне дә, җылы сүзләрне дә тәрбиячеләргә өләште, ә менә сабыйларның яраткан апалары — музыкаль җитәкчеләргә рәхмәт сүзе дә сирәк әйтелгәндер, мөгаен...

Булмый икән булмагач, чит илләрдә тумагач...

27 ноября

Русиядә инвалидлар кайчан чынлап яклана башлар?

Ниндидер бәйрәмме, яисә берәр датага багышланган көнме, без гәзиттә мактау сүзләре яудырырга, уңай якларны гына күрсәтергә күнеккәнбез. Көненә күрә бәлки шулай кирәктер дә. Әмма шундый даталар була, эзләп-эзләп тә бер яхшылык таба алмассың. Инвалидлар көнен мин шундыйларга кертәм, гәрчә атна уртасында Уфа хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфирә Бакиева һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе начальнигы Динар Хәлилов журналистлар белән очрашуда төрле саннар, мәгълүматлар белән башкалада бу катлам кешеләренә күрсәтелгән ярдәм турында озак кына сөйләсәләр дә. Үз чыгышында Әлфирә Миңнулла кызы Швейцария тәҗрибәсе турында искә алып үтте. Кайчандыр шушы илнең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре белән очрашканда ул аларда инвалидларны яклаучы берәр программа эшлиме, дип кызыксынган. Швейцариялеләрне аптыраткан бу сорау: “Ә нигә? Безнең илдә инвалидлар тормышына теләсә нинди сәламәт кеше көнләшерлек. Инвалид дип танылганга шунда ук азкатлы йорттан аның өчен бөтен уңайлыклар булган торак бирәләр, мул гына компенсация тәгаенлиләр, алар льгота белән югары уку йортларына керә, яхшы хезмәт хакы булган эшкә урнаша”, дигәннәр.

Берсе машина алган, икенчесе йорт салган...

20 ноября

Ә нигә бурычларны шул милекләрен саттырып түләтмәскә?

Халыкка лаеклы хезмәт хакы түләү дәүләтнең беренчел һәм иң мөһим бурычыннан санала. Лаеклысын кем белгән, ә менә эшләгән акчасын да кулларына ала алмый җәфаланучыларның саны көннән-көн арта. Инде тормышыбыз җайланган, андый вакытлар үткән кебек иде, юк икән, туксанынчы еллардан калган хурлыклы күренешне һаман җиңә алмыйбыз әле. 1 ноябрьгә республикада эш хакы буенча бурыч 117, 4 миллион сум тәшкил иткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда (46,4 миллион), ике тапкырдан да артыграк. Бурычлы предприятиеләр — 43, ә былтыр бу вакытта 18 булган. Эш хакы ала алмаган хезмәткәрләр саны ел башыннан 7,8 тапкыр артып, 7013 кешегә җиткән. Хөкүмәт дәрәҗәсендә бурычлыларга каршы аяусыз көрәш бара, бу мәсьәлә буенча Ведомствоара координация советы әледән-әле утырышлар үткәреп, гаеплеләрне кызу табага бастырып тора. Күптән түгел әлеге Советның чираттагы утырышы узды, ә узган шимбәдә бурычлары аеруча күп җыелган предприятие җитәкчеләрен республика прокуроры Сергей Хуртин җыйды.

Башкортстан тәҗрибәсе Мәскәүдә тыңланды

19 ноября

Мәскәүдә Русия һәм Франция белгечләре катнашлыгында “Балаларны җәбер-золымнан яклау” дигән конференция, шулай ук Русия Федерациясендә Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләрнең семинары үтте. Бу чараны Франциянең Русиядәге илчелеге, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Павел Астахов БМО Балалар фонды һәм Европа Советы белән берлектә оештырдылар. Балалар хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләргә багышланган фикер алышуда Европа Советының генеральный секретаре урынбасары Мод Де Бур-Букиккио ханым, Дәүләт думасы депутатлары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Русия һәм чит ил экспертлары катнашты.

Ә син, сабый, урамда калсаң да ярый...

13 ноября

Торак законнары бүген милек хуҗасы мәнфәгатьләрен ныграк яклый

Президент Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт әгъзалары алдына халыкны иң тәүдә эш, хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итү бурычын куйды. Имин тормыш көтү өчен иң кирәге — шушылар. Республикада торак мәсьәләсе, бигрәк тә ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе, кискен тора. Бүген өч меңнән артык ятим йорт-җирсез, шуларның мең ярымына инде 18 яшь тулган. Алар исеменә беркетелгән торак я сакланмый, яки бала үскәнче җимерелеп бетә. Ни аяныч, ата-ана канаты астында үсүче балаларның да тораксыз калуы бар. Моның юллары төрле: я аны эчкече ата-аналар сатып җибәрә, я төзелеп килүче йорттан фатир сатып алу өчен акча түләп алдана. Ә иң куркынычы — баланың әти-әнисе арасындагы низаг аркасында урамда калуы. Каршымда утырган Эрви дигән ят исемле ханымның проблемасы бик таныш булып чыкты. Бала хокуклары буенча вәкил янына аны соңгы вакытта күпләрнең үзәгенә үткән мәсьәлә алып килгән. Ире һәм бәләкәй кызы белән бер бүлмәле фатирда яшәгән Эрви аерылышканнан соң бик авыр хәлдә калган: милек хуҗасы булган гаилә башлыгы үз өлешен саткан һәм хәзер фатирда ана белән кыз бөтенләй чит кеше белән яшәргә мәҗбүр. Эрви, шушы четерекле мәсьәләдә ярдәм итүләрен үтенеп, бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән, ләкин барысында да милекче мәнфәгатьләрен беренче урынга куялар, янәсе, торак хуҗасы — ул, димәк, теләсә нәрсә эшли ала. — Чиновникларның битарафлыгы мине таң калдырды. Судка опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрен чакыргач, судья белән прокурор ризасызлык белдерделәр. Минем баланы кем якларга тиеш соң? — дигән сорауга җавап эзли Эрви. Аны игътибар белән тыңлаган, фәһемле киңәшләр биргән тәүге кеше Бала хокуклары буенча вәкил Лилия Гомәрова була.

Төрле теләк: кемгә — авыл, кемгә диплом кирәк

11 ноября

Тармакны “модернизацияләү”гә көчләр җитәрме, яки ни өчен яшь белгечләр авылда эшләргә теләми?

Ике дистә елга якын дәвам иткән реформалар авыл хуҗалыгын базар мөнәсәбәтләре шартларында эшләргә өйрәтте. Аграр предприятиеләр милек төрен, эчке корылышын үзгәртте. Соңгы елда агросәнәгать комплексын “модернизацияләү” турында күбрәк сүз бара. Монысы җитештерүдәге технологияләрне яңарту, тармак эшчәнлеген камилләштерү белән бәйле. Билгеле, боларның барысы да, нигездә, авыл хуҗалыгында яңача карашлы, тирән фикерле һәм махсус һөнәри белемле кадрларга бәйле. Кызганычка каршы, ил күләменнән чыгып фикер йөрткәндә дә, бүген авыл хуҗалыгы, аграр җитештерү өлкәсе нәкъ шундый һөнәр ияләренә мохтаҗлык кичерә. Республика авыл хуҗалыгында, мәсәлән, тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, 100 меңнән күбрәк кеше эшли һәм шуларның 11 меңе генә махсус югары һәм 28 меңе урта һөнәри белемгә ия. 41 мең кешенең башлангычы һөнәри белеме булса, калган 20 меңе “практик”лар. Соңгы биш елда аграр тармакта эшләүчеләр саны 42,2 мең кешегә, ягъни 29 процентка кимегән. Шул ук вакытта, үткән елда, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, аграр секторда эшләүчеләрнең 574 кешегә артуы күзәтелә. Әмма аларны һич тә югары белемле һөнәр ияләре исәбенә дип кабул итәргә ярамый.

Йөз мең сум кирәкме? Авылга кайт!

09 ноября

Язмышын агросәнәгать белән бәйләүче яшь белгечләргә республикада “подъемныйлар” түләнәме?

Авыл яшьләрен нинди мәсьәләләр борчый? Ни өчен белгечләр авыл җирендә төпләнергә теләми? Башкортстан дәүләт аграр университетында үткән “Авыл яшьләре — проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” беренче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә шул хакта да сүз булды.

Бердәм чират булдырылачак

09 ноября

“Кызыл таң”ның 2 ноябрь санында “Ит изгелек — көт явызлык” дип аталган мәкалә дөнья күрде. Анда Уфада яшәүче күп балалы ике ананың чираттан тыш торак таләп итүләре, ярдәм эзләп Мәскәүгә җыенулары хакында язылган иде. Мовлитхан Албогачиева белән Зәлия Усманова гаиләләренә башкала хакимияте уңайлыклары булган тулай торактан өчәр бүлмә тәкъдим иткән, тик алар торыр урыннары бөтенләй булмауны һәм кулларында Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның визасы булган хатны сәбәп итеп, чиратсыз торак сертификаты алырга исәп тота һәм анда күчүдән баш тарта. Бу четерекле хәл уңаеннан без Усманованың үзе, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Уфа хакимиятенең Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге белгечләре, торак сертификатына чиратта торган күп балалы гаиләләр белән бәйләнешкә кереп, фикерләрен укучыларга җиткердек.

Ветераннарны нәрсә борчый?

06 ноября

Аксакаллар белән очрашуда Президент Рөстәм Хәмитов бер мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмады

3 ноябрьдә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республиканың ветераннар активы белән очрашты. Чәй табыны артында ул Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының республика җәмәгать оешмасы президиумы әгъзалары белән өлкән буынны аеруча дулкынландырган проблемалар буенча әңгәмәләште. Башкортстан ветераннары җәмәгать тормышында актив катнаша һәм өлкән кешеләргә генә түгел, республикада яшәүче һәр кешегә кагылышлы кискен мәсьәләләрне күтәреп чыга. “Сез безне өйрәтә алырлык кешеләр, ә өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Сез миңа киңәш бирерлек өлкән иптәшләр буларак, арытаба эшчәнлеккә кагылышлы киңәшләрегез белән уртаклашу мөһим”, дип ассызыклады Президент.

Ит изгелек — көт явызлык

02 ноября

“Башкортстан Республикасының Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Законына ярашлы, ишле гаиләләрнең аерым категорияләренә ике ел элек торак сертификатлары тапшырыла башлады. Ул республика бюджеты средстволары исәбенә торак сатып алу өчен социаль түләүләр алырга мөмкинлек бирә. Бүген республикада әлеге сертификатка хокуклылар исемлегендә күп балалы 983 гаилә теркәлгән, алар арасында Зәлия Усманова белән Мовлитхан Албогачиевалар гаиләләре дә бар. Кемнәр соң бу ханымнар? Усманова белән Албогачиева бүген Уфада фатир даулап йөрүче күп балалы аналар. Аларның беренчесе чиратта 906нчы, икенчесе 175нче булып торуга карамастан, тиз арада үзләренә торак сатып алу өчен сертификат таләп итәләр. Таләпләрен торыр урыннары булмау һәм кулларында республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның резолюциясе салынган документ булуы белән аңлаталар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»