Социаль өлкә

Бер күрешү — үзе бер гомер,

09 декабря

диләр “Ветеран хатын-кызлар клубы” әгъзалары

Борай районында халыкны төрле спорт, мәдәни чараларга, клубларга җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә яшьләр, эш көчендәге халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау район хакимияте эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләр дә даими игътибар үзәгендә. Гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләрнең җәмгыятьтән читләшеп үз дөньяларына бикләнүгә юл куелмый монда. Бу җәһәттән районда инде 20 ел эшләп килүче “Ветеран хатын-кызлар клубы” аерым урын алып тора. Шушы көннәрдә район китапханәсенең уку залында клуб оешуның кечкенә юбилее уңаеннан чираттагы утырышы булды. Клуб рәисе Венера Низамова башкарылган эшләргә отчет ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Клуб юбилеен гына түгел, аны оештырып, даими катнашучы дүрт апаның да матур гомер мизгелләрен билгеләделәр бу көнне. Клубны беренчеләрдән булып оештырып, озак еллар аның рәисе, аннан соң урынбасар вазыйфасын башкарган Рәфидә Раянова белән берничә дистә еллар буена бар булмышын сәүдә хезмәтенә багышлаган Рәсимә Арслановага — 80, мәгариф өлкәсенә 35 ел гомерен багышлаган, Борай авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе Ләүхидә Әхмәдуллинага — 75, “Сельхозтехника” берләшмәсендә, коммуналь хезмәт системасында эшләгән Алия Садыйковага 70 яшь тулу уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады, истәлекле бүләк итеп иңнәренә ак шәлъяулыклар салдылар. Күңелләре шатлыкка тулган бу апалар уртага чыгып биеп, җырлап, үткәннәрдән мәзәкләр сөйләп көлешеп тә алдылар. Очрашу матур да, истәлекле дә булды. Бу кичә клуб әгъзаларының хәтер дәфтәренә бәләкәй генә юбилей буларак та һәм шул ук вакытта яңа рәис сайлануы белән дә уелып калды.

“Русия почтасы” – яшәү хакына

08 декабря

Ай башында бөтен дөньяда Инвалидлар көне билгеләнде. Киңкүләм хәбәрдарлык чаралары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү турында шаулашты. Алар мәнфәгатенә акцияләр оештырылды. Менә шау-шу тынды, инвалидларның күбесе, урамга чыгып йөри алмаганлыктан, тагын тәрәзәгә бакты. Бу хакта без “Башинтерконтакт” Ресурс компаниясе җитәкчесе Лилия Күчемова белән сөйләшәбез. — Дистәләгән еллар буена өйдән чыкмаган сырхаулар бар. Әйтик, Уфада “КаМАЗ” машинасын фигуралы йөртү буенча чемпион бер ир яши. Умыртка баганасына зарар килеп, ул 26 ел буена урыннан торалмый. Өстәвенә, ул тик эчендә генә ята ала. Беләсезме аны кем карый? Җиде яшьлек оныгы! Әнисе аракыга сатылганлыктан, бу бала үз көнен үзе күрә – иртән торып берүзе мәктәпкә китә, картәтисенә тамак ялгарлык ашамлыклар калдыра. Ә бит анысының куллары бөтенләй эшләми. Оныгы аңа шулпаны чөмерерлек җайланмалар уйлап тапкан. Үз йомышына да тора алмаучы бу иргә ничек ярдәм итмисең? Лилия Әсләм кызы шундыйларга ярдәмгә килерлек кешеләр, предриятиеләр эзләп таба, оештыру эшләрен үз өстенә ала. Шушы көннәрдә ул “Русия почтасы” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Башкортстан филиалы хезмәткәрләре белән бергә башкаланың 155нче лицеенда булды. Әлеге уку йортында булачак рәссамнар, ювелир әйберләр ясау осталары, ландшафт дизайны буенча булачак белгечләр белем ала. Алар арасында 18 инвалид бала да бар. Әйтик, Иван Каштанов тумыштан ишетми һәм сөйләшми. Әмма Ходай аңа рәсем төшерү буенча искиткеч талант биргән. Лицейда бу талантны үстереп, аны киләчәктә тормышта кулланып акча эшләү мөмкинлекләрен өйрәтәләр.

Эчәр чишмәсенә төкергән

08 декабря

Картлыгында таянычы булырга тиеш баласын карамаган бәндәне тагын ничек атыйсың
Бүгенге көндә республикада 50 меңнән артык кеше балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтүдән баш тарткан. Димәк, безнең арада 50 мең тиле кәккүк яши. Узган елның шундый ук чоры белән чагыштырганда, бу 10 процентка күбрәк. Әле болар Русия Федерациясенең Башкортстан буенча Суд приставлары хезмәтенең федераль идарәсендә теркәлгәне генә. Тагын мең ярым “ата-ана” балаларына ярдәм итүдән качып йөри... Нинди генә хәйлә уйлап тапмый бу “кәккүкләр”! Менә күз алдындагы берсе. Күп еллар хокук саклау органнарында эшләгән ир берьюлы берничә хатынга өйләнү юлын таба. Кешедә шундый хроник чир дә була икән — аңа даими рәвештә өйләнеп торырга кирәк. Ярый, рәхәтләнеп чирләсен инде, дияр идең дә бит, — өйләнгәч, баласы да була бит әле аның. Алар да туа тора, аналары кулында атадан һичбер ярдәмсез кала тора. Кечесенә инде 4 яшь. Әнисе белән урамга куып чыгарганнан соң, атасыннан бер ярдәм дә күргәне юк. Анысының бар сөйләгәне — “бала минеке түгел”. Ана кеше ДНК анализы үткәртә. Нәтиҗә — малай 99,99998 процент әлеге атаныкы. Тагын җавап әзер — “ 100 процент түгел бит...” Эш судта карала. Анда алимент түләмәвен пенсия акчасына яшәве, начар матди хәле белән аңлата бу бәндә. Шунда аңа яңа гына алган фатиры булуын искә төшерәләр. “Ни бит, миңа дошман пулясыннан һәлак булган иптәшемнең хатынына өйләнергә туры килде бит. Аның өч баласы хакына... Алар өчен алдым фатирны...“ Еламый гына бу мескен ир аламасы. Хәзер инде, Задорновча әйтсәк, тотыныбрак утыр, укучым. Баксаң, ул-бу була калса, үз балаларына азрак калсын дип, әлеге “акыллы баш” сау-сәламәт энесенең хатынына “өйләнгән”. Әлеге чир... Үз аңында булган кешенең башы җитмәслек тагын бер хәл — шушы кеше алдау юлы белән хатыным, балам белән яшим дигән белешмә яздырып алган һәм ике ел буе элекке эшеннән ай саен 900 сум бала акчасы алып яткан. Болары да суд хөкеменә барып җитсә, ни булып бетәр, әмма әлегә башкаланың Ленин район суды аңа моңа кадәр булган бурычларын һәм пенсия акчасының 70 процентын айлык алимент рәвешендә түләргә, дигән карар чыгарган.

Күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен түләүсез җир участогы биреләчәк

07 декабря

Башкортстанда өченче һәм аннан соңгы бала туганда гаиләләргә торак төзелеше яисә ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участокларын бирү турындагы закон башлангычларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре карала, дип хәбәр итте 3 декабрьдә республика Президенты Рөстәм Хәмитов. “Без бу мәсьәләне кыска вакытта хәл итәргә, өченче һәм аннан соңгы бала туганда гаиләләргә түләүсез җир бирергә телибез. Якын киләчәктә без Дәүләт җыелышы-Корылтайга шундый закон башлангычы белән чыгарбыз, дип уйлыйм. Аны гамәлгә ашыру өчен ресурслар күп таләп ителми. Сәяси ихтыяр көче генә кирәк, ә без аны күрсәтәчәкбез”, — диде Рөстәм Хәмитов. Республика башлыгы әйтүенчә, Башкортстанда туучылар саны үлүчеләрдән 2009 елда беренче тапкыр артып китте. Халык санының табигый үсеш тенденциясе балалар туу исәбенә күзәтелә. “Бу тенденцияне шул дәрәҗәдән төшермәскә кирәк”, дип исәпли Рөстәм Хәмитов.

Соңгы өмет

04 декабря

Ветераннарга, инвалидларга, хезмәт хакы ала алмаганнарга прокурорлар ярдәм итә

Гражданнарның социаль хокукларын яклау — республика Прокуратурасының мөһим бурычларының берсе. “Интерфакс” агентлыгында журналистлар белән очрашу вакытында республика Прокуроры урынбасары Гөлнара Бикбулатова һәм прокуратураның Федераль законнарның үтәлешен күзәтү идарәсенең бүлек начальнигы Алия Янгуразова шушы юнәлештә башкарылган эшләр турында бәян иттеләр. Иң тәүдә алар хезмәт хаклары буенча бурычлар мәсьәләсенә ачыклык кертте. Рәсми мәгълүматларга ярашлы, шушы елның ноябренә республиканың 43 предприятиесе үз хезмәткәрләренә 117 миллион сум акча тиеш. Чынында исә бу күпкә артык, чөнки күп җитәкчеләр бурычларын яшереп калдырырга тырыша. Прокуратура шундый 60 очракны ачыклаган, намуссыз түрәләр 150 миллион сум бурычларын күрсәтмәгән. “Сер”не профсоюз оешмалары һәм күчмә кабул итүләр вакытында гражданнар үзләре ачкан. “Моннан тыш, ел башыннан статистика органнары алдында җавап тотарга тиеш булмаган 300 предприятиенең 120 миллион сум бурычы булуы ачыкланды. Быел хезмәт хакын вакытында түләмичә, гражданнарның конституцион хокукын бозган җитәкчеләргә карата 28 җинаять эше кузгатылды”, дип белдерде Гөлнара Бикбулатова. Халык бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләрдәге закон бозуларга зарланып мөрәҗәгать итә, бу дәүләт органнарының, муниципалитетларның һәм контрольдә тотучы ведомстволарның “эшләрен җиренә җиткереп башкармавы” турында сөйли. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең арттырылуы, аларның тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәве, электр энергиясен һәм кайнар су бирүне нигезсез чикләү яисә туктату — иң еш очраган җитешсезлекләр.

Таш койма артында ниләр бар?

03 декабря

Сәламәтлек— зур байлык, әмма аның кадерен югалткач кына аңлыйсың, диләр. Чыннан да шулай. Бигрәк тә чир синең хезмәткә сәләтеңне киметсә. Кулыңнан эш китсә — өстәлеңнән аш китә. Нишләргә? Илдәге законнар буенча, мондыйлар дәүләттән пенсиягә өмет итә ала. Мохтаҗларга медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Халыкта әлеге оешмага карата төрле фикерләр бар. Кызганычка каршы, аларның тискәреләре күбрәк. Дөресен генә әйткәндә, инвалидлык буенча пенсия юллап йөргән беркемнең дә уңай фикерен ишеткән юк. Үзебез дә “Башкортстан Республикасы буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы”на шалтыратып, беренче сөйләшүдә үк “таш коймага” барып сугылдык. “Ел башыннан сезнең оешмага ничә кеше мөрәҗәгать итте?” дигән сорауга җавап алыр өчен без аның җитәкчесенә гәзитнең баш мөхәррире исеменнән рәсми хат язарга тиеш булып чыктык. Ул хат кайчан барып җитә, кайчан җавап килә әле? Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан Конституциясенә кулын салып халык алдында җаваплылык алган көннән үк, власть кешеләргә ачык булырга, йөзе белән борылырга тиеш, дип тәкрарлый. Әмма күп еллар калын койма артына яшеренеп яшәгән дәүләт структуралары гына халыкка якынаерга ашыкмый. Я ярый, саннар киләсе язмаларга калсын. Без тормышның үзенә мөрәҗәгать итик. Иглин районы Чуваш Кобау авылында яшәүче Людмила Васильева 2003 елда 46 яшендә түшендәге яман шешкә операция кичерә. Дөресрәге, аның уң түшен кисеп ташлыйлар. Иллегә дә җитмәгән ир хатыны өчен моның нинди олы фаҗига булуын озак сөйләп торасы түгел. Бер елдан аның уң кулы бармак очыннан җилкәсенә кадәр шешеп чыга. “Лимфалар җилсенүе” дип аталган бу чирнең 2нче стадиясен кичерә ул.

Язмышым шул булгандыр

03 декабря

И әнием, ташлап калдырыр булгач, ник мине якты дөньяга тудырдың?

70нче еллар башында күршебезгә бер гаилә күченеп килде. Югары белемле укытучылар. Өч балалары бар. Гаилә башлыгы Илдус Әхмәдуллович һөнәрчелек училищесында завуч, хатыны Августа Лотфулловна инглиз теле укытучысы булып эшкә башладылар. Тормыш иптәшем шул училищеда эшләгәнлектән, без бик тиз аралашып киттек. Яңа күршеләребезнең өлкән уллары Таһир Балтач урта мәктәбенең 5нче сыйныфына укырга барды. Малайга берничек тә 12 яшь биреп булмый. Үзе ябык, буе кыска, күзләре моңсу, йөзе сагышлы. Сөйләшеп бармый. Аркасыннан сөеп, бер җылы сүз әйтсәң, шунда ук күз яшьләре атылып чыга. Әти-әнисе көнозын эштә булгач, йорт эшләре, сеңелләре Ирина белән Илсөяргә күз-колак булу, абзар, бакчадагы мәшәкатьләр гел Таһирга төшә иде. Боларга ашарга әзерләү, икмәк пешерү, мунча ягуны да өстәсәң, нәни үсмер иңенә никадәр авыр йөк төшкәнен күз алдына китерү кыен булмас. Аларга кергән саен баштанаяк эшкә чумган малайны кызганып: “Шулкадәр авыр эшләргә җигәләр. Үги бала диярсең. Балаларының сәламәтлеге турында уйлап та бирмиләр бит”, дип уфтана идем. Бер елдан артык вакыт узды. Көзге пычрак. Йомыш төшеп күршеләргә кереп киләм. Капканы ачуга елау тавышы ишетелде. “И әнием-әнием, ник мине ташладың? Ташлар булгач, ник якты дөньяга тудырдың? Газапланып, әрнеп яшәсен дипме? И Аллакаем, тагын кайтырлар да: шуны да юмагансың, дип кыйнап ташларлар инде”, дигән сүзләрне ишетеп туктап калдым. Керергәме, юкмы, дип икеләнәм. Шулай да ишек төбенә чаклы килдем. Күрәм, юка гына киенгән, килбәтсез зур галуш кигән Таһир балчыкка катып туңган күтәрмәләрне юып азаплана. Суы суынган, шуңа мунчаласы шуып тик йөри, идәне туңып бара. Үзе өшегән, куллары кызарып-күгәреп беткән. Сүзен дә юньләп аңлата алмый. “Тегеләр мине хәзер үтерә инде!” — дип сулкылдый. “Үтермәсләр, үскәнем, хәзер юабыз аны”, — дип эссе су алып чыгып, күтәрмәләрне юып бирергә туры килде. Күршеләремә шулхәтле ачуым чыкты, укытучылар баланы шулай тәрбиялиләрме инде! Әниең сине кызганмыймыни, нигә идәнне үзе юмый? — дип сорадым. Ә Таһир башын тагын да аскарак иеп: “Минем әни түгел ул. Ирина белән Илсөярнеке шул!” — дип үксергә тотынды. Шунда гына баланың ярасына тоз салуымны аңлап, сүзсез калдым...

“Башак” — нәниләр “оҗмахы”

02 декабря

Краснокама районының Раздолье авылында балалар бакчасы ишекләрен ачты

Сер түгел, бүген шәһәрләрдә генә түгел, хәтта кайбер авылларда да балалар бакчаларында урыннар җитми. Кайберләре, балалар аз булганлыктан, башка максатта файдаланыла башлады. Кайчан гына балаларның шат тавышы яңгыраган биналар арасында тиешле таләпләргә җавап бирмичә бушап калганнары да аз түгел. Краснокама районының Раздолье авылы балалар бакчасына да санпотребнадзор хөкем чыгаргач, бинаның ишегенә аркылы такталар кагыла. Ә иртә таңнан кара төнгә кадәр гаиләсе өчен тырышкан әти-әниләр нарасыйларын кайда калдырырга белми баш вата. Яшьләрне борчыган мәсьәләгә Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин битараф калмый һәм тиз арада ярдәм кулы суза. — Төзекләндерелгән колхоз идарәсе бинасында балалар бакчасы ачылу безнең өчен елның иң шатлыклы вакыйгасы булды, — ди балалар бакчасы җитәкчесе Филия Ибраһимова шат елмаеп. — Биредә нәниләргә уйнау, туклану, йоклау, сәнгать, спорт белән шөгыльләнү һәм башка сәләтләрен үстерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Ике — балалар, бер спорт мәйданчыгы беркайчан да буш тормый. Уен, йокы бүлмәләре иркен һәм якты. Ашханәгә заманча җиһазлар урнаштырылган. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, район хакимияте өй туена — кер юу машинасы, урындагы хакимият — затлы келәм бүләк иттеләр. Киләсе елда “Башак” тагын да ямьләнәчәк. Бина тирәсенә чәчәкләр утыртачакбыз, диварларга төрле әкият геройлары сурәтләрен төшерәчәкбез. Юмарт кешеләр компьютер, принтер алырга да ярдәм итсә, отчетлар төзү, кәгазь эшләрен башкару да җиңеләер иде.

Пенсионерлар университеты оештырыла

02 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе нигезендә республика Хөкүмәтенә 2011 елга “Өченче буын өчен халык университеты” максатлы республика программасын әзерләргә һәм расларга кушылды. Программаның төп максатлары — өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм алар хәзерге җәмгыятькә яраклашсын өчен шартлар тудыру. “Өченче буын өчен халык университеты” программасы бүгенге көндә Туймазы юридик колледжы базасында пенсионерлар өчен гамәлгә ашырылучы “Халык университеты” проекты нигезендә эшләнәчәк. Университетта чит телләр, дин нигезләре, хокук, социаль тәэминат, пенсия турындагы законнар, компьютер нигезләре өйрәнелә. Традицион булмаган медицина, халык кәсепләре, туризм, кул эшләре, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча гамәли дәресләр оештырыла. Телевизион студия булдырылган, иҗади түгәрәкләр, туристлар клубы эшли. Туймазы шәһәренең “Халык университеты”нда 2007-2010 елларда 200 пенсионер укып чыккан. Бу проектны республика күләмендә гамәлгә ашыру күзаллана. Теләге булган һәркем университет тыңлаучысы була ала. 2011-2012 елларда 70 белем бирү учреждениесендә 20 мең пенсионерны укыту өчен “Халык университеты”ның филиалларын ачу күзаллана.

Кешене ышаныч яшәтә

02 декабря

Иртәгә халыкара инвалидлар көне

Эльвина Харисова Шаран районының Түбән Ташлы авылында яши. Рәсемнәр төшерергә ярата, әнисе ярдәме белән өйдә булган төрле әйберләрне кулланып, матур-матур картиналар ясый. — Менә монысын чәй бөртекләрен, токмач валчыкларын кулланып ясадык, — ди Венера ханым. — Ярмалар, тукыма кисәкләре, кәгазь салфеткалар, җеп — барысы да “худка китә”. Эльвинаның уңганлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә кәгазь битләрендә пингвин, әтәч, песи һәм башка кош-корт, җәнлекләр образлары барлыкка килә. — Мин алтынчы сыйныфта укыйм, укытучы апалар өйгә килә, мине бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр, — дип, сөенече белән уртаклашты Эльвина. Әлегә ул кеше ярдәменнән башка йөри алмый. Язу, сызу, буяу эшләрен сул кулы белән башкара, чөнки уң кулы тыңлашмый. Әнисе белән Уфа, Курган һәм башка шәһәрләр дәваханәләрендә булып кайтканнар. Ниятләре — Петербургка барып, андагы оста табибларның савыктыру сеансларында булу. Әлбәттә, юлда йөрүләр ялыктыра да, күп чыгымнар да таләп итә. Шулай да Венера белән Фәүзәт Харисовлар өметләрен өзмиләр, сөекле кызлары бердәнбер көнне үз аяклары белән атлап китәр, дип ышаналар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»