Социаль өлкә

“Тормышыгызны яхшырта алуыбызга шатбыз!”

08 января

Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының Башкортстан бүлекчәсе эш урынында җәрәхәт алган 13 кешегә ВАЗ-2105 машиналары тапшырды. — Без моңа кадәр 700дән артык кешегә төрле маркадагы машиналар тапшырдык, — диде бүлекчә җитәкчесе Марат Латыйпов, тантанага килүчеләр алдында чыгыш ясап. — Быел исә үзебездә дилеры, хезмәтләндерүче станциясе булган ВАЗ автомобильләрен сайладык. Алар инвалидлар өчен махсус җайлаштырылган. Еллар алышынган шушы истәлекле көннәрдә сезнең тормышыгызны яхшырта алуыбызга бик шатбыз. Бүген республикада эш урынында җәрәхәт алган 12 мең кеше яши. Аларны реабилитацияләү буенча махсус программаны гамәлгә ашыруга 700 миллион сум тотылган, быел бу сан 1 миллиардка җитәчәк. — Республикада инвалидларга күрсәтелгән ярдәмнән канәгатьбез, — ди Стәрлетамактан килгән Надежда Зиновьева. — Бигрәк тә безнең өчен автомобильле булу мөһим. Корыч атны йөгәнләгән тагын бер гүзәл зат — Уфа шәһәреннән Надия Садыйкова. Ул “Башсантехмонтаж” заводы станциясендә газ шартлау нәтиҗәсендә аяксыз калган. — 2003 елда “Ока” машинасында йөри башлаган идем, — ди ул. — Ирем вафат булгач, машина бердәнбер ярдәмчем булып калды. Хәзер менә яңасына утырам, Аллага шөкер. Яңа машина хуҗалары арасында авыл хуҗалыгында тән җәрәхәте алганнар да бар. Кырмыскалы районының Подлубово авылыннан Кәүсәр Хәбибуллин 1986 елдан инде өченче машина алмаштырган.

Халык яхшы тормышка лаек

31 декабря

Президент социаль проблемалар хәл ителүен иң мөһим бурыч итеп билгели

Республика Президенты Рөстәм Хәмитов вазыйфасын үти башлаган көнне үк гражданнарны иң элек эш, лаеклы хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итү бурычын куйды. Аның фикеренчә, халыкның тормыш дәрәҗәсе шушы өч таганга бәйле. Бу хакта ул Хөкүмәт дәрәҗәсендә узган һәр утырыш, һәр очрашуда кабатлый, ләкин проблемаларның берсе дә тиз генә хәл ителә торганнардан түгел, моның өчен күп вакыт һәм дөрес карарлар кабул итү кирәк. Бурычның куелуы үзе үк хуплауга лаек һәм кайчан да булса үтәлеренә ышаныч тудыра. Эшсезлек проблемасын хәл итү максатыннан “Башкортстан Республикасында халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү” һәм “Башкортстан Республикасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар” программалары кабул ителгән һәм уңышлы эшләп килә. Җәен эшсезләр саны 36 мең тәшкил иткән иде, әле бераз кимегән. Эштән бушатылу куркынычы янаган хезмәткәрләр саны кимүгә таба. Лаеклы хезмәт хаклары турында да әлегә хыялланырга гына кала. Рөстәм Зәки улының тәүге карары да хезмәт хаклары белән юкка гына бәйле булмады: ул балалар бакчаларында эшләүчеләрнең эш хакына өстәмәләр турында иде. Ел ахырында бюджет хезмәткәрләренә бер оклад түләү дә халыкның матди хәлен бераз булса да яхшырту теләгеннән эшләнде. Киләсе елдан шушы өлкәдә хезмәт салучыларның кереме артачак дип көтелә, гыйнвардан минималь эш хакы да бераз артып, 5500 сум тәшкил итәчәк.

Дәваханәдә Чыршы бәйрәме башкача...

29 декабря

Башкортстанның Бала хокуклары буенча вәкиле Лилия Гомәрова бәйрәм алдыннан 2нче Республика клиник дәваханәсе каршындагы Психоневрология һәм эпилептология балалар үзәгендә дәваланучылар һәм аларның әниләре белән очрашты. Балалар Яңа ел бәйрәмен гадәттә мәктәптә, балалар бакчасында, соңрак әти-әниләре белән бергә өйдә матур бизәлгән купшы чыршы янында каршы алырга ярата. Ә менә бер төркем балалар өчен бу бәйрәм еш кына дәваханә шартларында үтә. Салават Хәкимовка әле өч кенә яшь. Ул бирегә әнисе белән Әлшәй районыннан килгән. Янында ни өчен әнисе һәм ак халатлы апалар бөтерелүен ул үзе аңлап та бетмидер әле. Кечкенә Каринаның бирегә әнисе белән инде өченче тапкыр килүе. Аңа бер яшь тулганда йөрәгенә операция ясыйлар. Ул бала өчен эзсез үтми. Үзәктә Салаватка да, Каринага да көчле дәвалау курслары тәгаенләгәннәр. Шуңа алар үзләрен көннән-көн яхшырак хис итә. Әлшәй районыннан килгән ике айлык Радмиланың сул кулы бүген җиңелрәк хәрәкәтләнүен күргән әнисе дә шатлыгын яшерә алмый. Табиблар әйтүенә караганда, сабыйның тумыштан җәрәхәтләнгән кулы бер яшькә кадәр төзәләчәк. Моның өчен алар бирегә өч айга бер килеп махсус дәвалау курслары алырга тиеш булачак. Гомумән, Психоневрология һәм эпилептология үзәгендә ел әйләнәсенә бер айдан 15 яшькәчә ике мең ярымнан артык бала дәваланып чыга. Аларның 88 проценты авыл һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр. Күптән түгел үзенең 20 еллыгын билгеләгән үзәк психоневрологик кимчелекләре булган балаларны диагностикалау, дәвалау һәм комплекслы реабилитацияләү буенча республикада әйдәүче медицина учреждениесе санала. Дәвалау барышында медикоментоз, физиотерапевтик, кинезиотерапевтик, психо-коррекцион программаларны үз эченә алган заманча алымнар кулланыла. Биредә табиблардан башка балаларга логопедлар, дефектологлар ярдәмгә килә. Бер үк вакытта рефлексотерапия, зиһенне үстерүче уеннар, төрле тренажерлар, нейросенсор коррекция чаралары кулланыла, ә эпилепсия, нәселдән килгән патологияләр, ДЦП очракларында катлаулырак дәвалау курслары тәгаенләнә. Биредәге комплекслы реабилитация программалары тайпылышлар булган функцияләрне тергезүгә генә түгел, баланы социаль адаптацияләүгә дә юнәлтелгән.

Социаль торак төзелеше фонды булдырылды

22 декабря

Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә агымдагы елның 20 декабрендә Социаль торак төзелеше фонды булдырылды. Ул “Башкортстан Республикасында 2011-2015 елларда торак төзелеше үсешен дәртләндерү” республика максатлы программасын уңышлы гамәлгә ашыруга булышлык итәчәк. Аның проекты буенча әлеге көндә җәмәгатьчелек фикере өйрәнелә. Программаның төп максаты — арзан торак төзү, шуңа күрә күпкатлы йортларның 60 проценты Уфа шәһәрендә квадрат метры 28 мең сумнан, республика буенча 24 мең сумнан булачак. Бу киңкүләм бурычны коммерциягә карамаган “Социаль торак төзелеше фонды” оешмасы гамәлгә ашырачак. Фондта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның электрон төрдәге бердәм базасы булдырылачак. Әлеге көндә чиратта торучылар турында мәгълүматлар берләштерелмәгән, шәһәр һәм район хакимиятләрендә, төрле ведомстволарда исемлекләр төзелгән, ләкин күпчелек очракта алар кәгазьдә генә кала. Электрон төрдәге яңа база бу процессны тәртипкә салырга ярдәм итәчәк. Киләсе елның беренче кварталы азагында социаль торак төзелеше өчен бүленгән җир участокларының исемлекләре әзер булачак.

Яңа елны яңа бинада

21 декабря

Якын көннәрдә Федоровка районы үзәге Федоровка авылында капиталь төзекләндерелгәннән соң “Колокольчик” балалар бакчасы филиалы үз ишекләрен ачачак

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Дмитрий Медведев Федераль җыелышка еллык Юлламада социаль өлкәдәге иң кискен мәсьәләләрдән балалар бакчаларына бәйле хәлне атады. — Агымдагы ел башына илдә 1 миллион 684 мең сабый балалар бакчаларына чиратта торган. Күпчелек ата-ана баласын тугач та чиратка куя. Нәкъ менә балалар бакчаларында урын җитмәү сәбәпле, яшь гаиләләр бер бала белән чикләнә дә инде, — диде бу җәһәттән чыгышында ил башлыгы. Хәлне төзәтү буенча ул төбәк җитәкчеләре алдына җитди бурычлар куйды. Болар — булган балалар бакчаларын заман таләпләренә яраклы төзекләндерү һәм яңаларын төзү, гаилә балалар бакчалары челтәрен үстерү, бакчага йөрмәгән балалар өчен мәгариф учреждениеләрендә мәктәпкә кадәр төркемнәр оештыруны үз эченә ала. Әйтергә кирәк, Башкортстанда да балалар бакчалары белән хәл кискен булып кала. Бүгенге көндә ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен республикада 40тан артык яңа балалар бакчасы таләп ителә. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада тәүге эш көннәрендә үк бу мәсьәләгә игътибар юнәлтеп, аның нәтиҗәле хәл ителешен шәхси контрольгә алды. Бүген килеп, республикада бу юнәлештә, чыннан да, боз урыныннан кузгалды, дияргә мөмкин. Һәрхәлдә, башкалада, районнарда алып барылучы балалар бакчалары төзелешләре шулай дияргә нигез бирә. Бу җәһәттән дөнья Яңа ел шаукымына тулган бәйрәм алды көннәрендә Федоровка районы үзәге Федоровка авылында да 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы филиалы үз ишекләрен ачачак. Бүген биредә соңгы төзекләндерү эшләре бара.

Акча вакытында түләнәчәк

16 декабря

Башкортстан Республикасы Президентының “Башкортстан Республикасы дәүләт бюджет һәм дәүләт автономияле учреждениеләре хезмәткәрләренә бер тапкыр түләнүче акча турында”гы Указын үтәү барышы турында аңлатмалар Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы: Башкортстан Республикасы Президентының 2010 елның 24 ноябрендәге УП-666 санлы Указына ярашлы, Башкортстан Республикасының бюджет һәм автономияле учреждениеләре хезмәткәрләренә агымдагы елның декабрендә бер тапкыр бирелүче акчаны түләү уңаеннан килеп туган мәсьәләләргә карата Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау һәм Финанс министрлыклары түбәндәге аңлатманы бирә: Бер оклад (ставка) күләмендәге бер тапкыр бирелүче акчаны, бу учреждениеләрдә агымдагы елның декабрендә эшли башлаган хезмәткәрләрне дә кертеп, республиканың бюджет һәм автономияле учреждениеләре (Башкортстан дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарыннан тыш) хезмәткәрләренә түләү күздә тотыла. Бер тапкыр бирелүче акча хезмәткәрләргә төп эш урыныннан аерым ведомость буенча түләнә. Матди ярдәм, премия системасыннан тыш (бәйрәм, юбилей, һөнәри даталар һ.б уңаеннан) бер тапкыр бирелүче премияләр, кызыксындыру чарасы буларак бер тапкыр түләнүче акча хезмәткә түләү системасында күз уңында тотылмый, социаль төрдәге түләү булып тора, аңа район коэффициенты исәпләнми. Шуңа күрә бюджет һәм автономияле учреждениеләр хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелүче акча район коэффициенты кулланылмыйча түләнәчәк.

Җитез Бэтмен белән ярдәмчел Үрмәкүч

14 декабря

Хастаханәдә яткан балалар янына әкият геройлары килде

Яңа ел — хыяллар тормышка ашкан чак, могҗизалар бәйрәме. Һәрхәлдә, Уфаның 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсендә ятучы 70 бала хәзер бәйрәмнең тылсымлы көченә һичшиксез ышаначак. Чөнки гади бер көн балалар күңелендә мәңгелеккә истә калды. Тышта кар бәрешеп уйнар урынына төрле авыруларга юлыгып, укол алып, дару ашап ятарга мәҗбүр булучыларга шундый көннәрнең берсендә әкият геройлары, дәрәҗәле кешеләр кунакка килде. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең “МС-Моторс” җәмгыяте ярдәме белән оештырган акциясе беркемне дә битараф калдырмады. — Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре балаларны да аямый, — дип билгеләде чыгышында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Агымдагы елда гына республика юлларында 18 баланың гомере өзелде. Шуларның ундүртендә — әти-әниләрнең игътибарсызлыгы гаепле. Нарасыйларын автомобильләрдә булырга тиешле махсус креслоларга утыртмаучылар да югары хак түли. Машинаны авариядән соң төзәтергә, яңаны сатып алырга мөмкин. Кызганычка каршы, киткән кешеләр кире кайтмый. Тиздән кышкы каникуллар башланачак. Шугалакны хәтерләткән бозлы юллар хаталарны гафу итми. Шуңа күрә бөтен водительләрне дә игътибарлы булырга, кагыйдәләрне үтәргә, җил белән узышмаска чакырам. Бүгенге акция шушы җитди мәсьәләгә аек акыл белән караучыларны да арттырсын иде. Өлкәннәрнең хаталары өчен балалар җавап бирергә тиеш түгел. Без исә юл фаҗигаләре корбаннарын киметү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз. Әйткәндәй, республикада ел башыннан 4700 юл фаҗигасе теркәлгән. Аянычлы вакыйгаларда 610 кешенең гомере өзелгән һәм алты меңе җәрәхәт алган. Балигъ булмаганнар катнашлыгындагы 420 юл фаҗигасендә 434 бала җәрәхәтләнгән. Күңелсез хәлләрнең күпчелеге Уфа, Стәрлетамак шәһәрләренә, Дүртөйле, Балтач, Балакатай, Гафури, Зианчура, Иглин, Куергазы, Уфа, Хәйбулла һәм Чишмә районнарына туры килә.

“Бездә балалар “ползучий”инде...”

11 декабря

Тиешле игътибар булганда үрмәләп йөрүче сабыйлар да аякка баса ала икән

Шулай гадәткә кергән, декабрь башында без инвалидлар проблемасына зур игътибар бирәбез, алар турында хәстәрлек күрәбез, язмышлары хакында тетрәндергеч язмалар бастырабыз. Бу, әлбәттә, Инвалидлар көне белән бәйле. Ел әйләнәсенә күз уңыннан төшеп калган катламны шушы айда ашык-пошык котлыйбыз, җыеп матур сүзләр сөйлибез, теләкләр әйтәбез. Бу датаның ел ахырына билгеләнүендә дә бер гыйльлә бар сыман: онытылганнар, соң гына искә төшкәннәр. Шушы хәлгә бертөрле кыенсынып кына тагын кулга каләм алдым. Бу юлы инвалид балалар темасы тартты. Без ятим, гарип сабыйлар турында аерым-аерым язабыз, сөйлибез, ә илдә “ятим инвалид бала” дигән кызганыч төшенчә дә бар. Гарип сабый тулы гаиләдә туып, ата-ана тәрбиясендә булса бер бәла. Ләкин аяусыз язмыш аларның зур өлешен туганнары җылысыннан мәхрүм итеп, дәүләт карамагына китереп ташлый. Сырхау газапларына ятимлек ачысын да өстәп, кага, суга. Менә кайда ул бәхетсезлек һәм фаҗига! Шушындый сабыйларның мөшкел хәлен бераз гына булса да яхшырту максатыннан республикада Бала хокуклары буенча вәкил сайланган иде. Сүз дә юк, Лилия Гомәрова көнендә үк җиң сызганып эшкә кереште. Ә декабрь башында аның җитәкчелегендә узган “түгәрәк өстәл” артында республиканың Мәгариф, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары, Хәйрия фондлары, тернәкләндерү үзәкләре, инвалидлар җәмгыятьләре вәкилләре гарип балалар, атап әйткәндә, үксез инвалидлар проблемалары турында фикер алышты. Республикада гарип балаларны тернәкләндерү, белем бирү һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру өчен социаль учреждениеләрнең киң челтәре булдырылган. Унөч меңнән артык кимчелекле баланың җиде меңе былтыргы уку елында гомуми белем бирү программасы буенча, дүрт меңнән артыгы махсус учреждениеләрдә укыган. Инвалидларны укыту белән шөгыльләнүче белгечләрнең нибары ун проценты гына махсус белемгә ия. Әйе-әйе, чирле балаларны укытучы үзе дә аерым укытылырга тиеш. Һәр өченче ана гарип сабыена уку кирәкми дип торганда, аларны әзерләргә теләк белдерүчеләр дә күренми. Ни өчен һәр өченче?Чөнки һәр өч инвалид баланың икесе имин булмаган гаиләләрдә туа һәм кайчак аның пенсиясе гаиләнең бердәнбер яшәү чыганагы була. Кая инде монда аны укыту турында уйлау!

Төп капитал — балалары

10 декабря

Русиядә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантаналары меңнәрчә гаиләгә куаныч китерә. Шушы көннәрдә Дүртөйле районының Семилетка авылында яшәүче Камаловлар да шушы шатлыкны кичерде. Әлеге чараның бәйрәм төсе алуы да очраклы түгел, чөнки яшь гаиләгә 1500нче сертификат тапшырылды. Торак мәсьәләсен уңай хәл итәргә булышлык итәчәк сертификатны тапшырып, РФ Пенсия фондының Дүртөйле районы һәм шәһәре буенча идарәсе начальнигы Илдус Нуртдинов өч балалы гаилә куанычын уртаклашты. 2007 елдан башлап район буенча елына уртача 300дән артык гаиләгә сертификат тапшырылган. Ә быел 380гә якын ана үзенең тулы хокукыннан файдаланачак. Бу гади саннар түгел, ә күп гаиләләр алдындагы зур чыгымнар таләп итүче проблемаларны хәл итү юлы да. — 344 мең сумга якын акчаны тулысынча яшәү шартларын яхшыртырга тотыначакбыз. Йорт яисә фатир сатып алырга уйлыйбыз, — ди Айгөл һәм Ленар Камаловлар. — Әле сабыебызга өч ай булып кына килә. Пенсия фонды белгечләре гаризабызны шулай тиз арада карар дип көтмәгән дә идек. Бер ай да үтмәде, гаилә капиталы бүген безнең кулда. Әлеге вакытта такта яру цехында эшләүче йорт хуҗасы, бәлки, төзелеш эшләре дә башларбыз дип ниятли. Моңа кадәр, үз көчләренә дә ышанып җитмичә, икеләнеп торалар иде, бүген аларның кулларында башлангыч этәргеч — ана капиталы бар!

Мәрхәмәтлелек чишмәсе саекмасын

09 декабря

Кичә Президент Рөстәм Хәмитов сукбайлыкта йөрүче инвалидны сыендырган Земфира һәм Илгизәр Байбулатовларны кабул итте

Республикада исүче яңарыш җилләре дулкынында хаксыз рәвештә онытыла барган күп кенә кыйммәтләр һәм инвалидлар мәсьәләләре янә алгы планга чыкты. Махсус программаларга ярашлы, бүген гарипләрне эшкә урнаштыру, аларның яшәү шартларын яхшырту, йөргән юлларында пандус кебек җайланмалар урнаштыру эшләре җәелдерелде. Ә күптән түгел Башкортстанда хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче автобус йөри башлады. — Кызганычка каршы, каты бәгырьле кешеләр әле күп. Алар власть органнары һәм чиновниклар арасында да юк түгел. Андыйлар, гадәттә, дөньяга бюрократик күзлек аша карый, шул сәбәпле кешене күрми. Аларны кемнең ничә дачасы, машинасы һәм заводы барлыгы кебек бик вак мәсьәләләр генә кызыксындыра. Без мондый күренешне тамырдан бетерергә тырышабыз. Власть чиновникка түгел, халыкка, шул исәптән Рафаэльгә дә хезмәт итәргә тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы ике ел урамда яшәгән инвалид Рафаэль Сәхәповка күңел җылысы өләшүче Земфира һәм Илгизәр Байбулатовлар белән танышканда. Президент үзе бу олы йөрәкле кешеләрне яңалыклар тапшыруында күреп кала һәм аңарда һичкичекмәстән алар белән очрашып сөйләшү теләге туа. Һәм хөрмәтле кунаклар белән әңгәмәләшү өчен Хөкүмәт йортының рәсми очрашулар өчен түгел, ә чәй эчү өчен җыйнак һәм якты бүлмә сайлап алына. Чәй артында барган җылы әңгәмә вакытында Рафаэльнең кайчандыр бик актив яшәү рәвеше алып барганлыгы ачыклана. Ул мәктәптән соң спорт белән шөгыльләнә һәм чемпионатларда катнаша. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң җиде ел резина- техник заводында эшли. Тик гаиләсе белән заводның тулай торагында яшәгәндә зур бәлагә тарый. Шул сәбәпле башта ул бер аягыннан, бер елдан соң икенче аягыннан да яза. Бу һәлакәтле вакыйгалардан соң кайгыларын юа-юа үзе дә сизмәстән бер көнне ялгызы урамда ук торып кала. Ике ел шулай яшәгәннән соң аны Үзәк базарда җыештыручы булып эшләүче Земфира Сөнәгатова кызганып, үзләренә яшәргә чакыра. Хәер, киң күңелле Илгизәр Йосып улы да хатынының тәкъдимен хуплап ала. Хәтта төрле оешмаларның бусагаларын таптый-таптый Рафаэльнең паспортын юллап ала һәм прописка ясый. Документларны җыйнап бетергәч, ул аяксыз Рафаэльне иңенә асып медицина экспертизасына йөртә һәм аңа беренче группа инвалид булуын раслаган документ ала, соңрак пенсия документларын барлый. Ике ай Байбулатовларда яшәгәннән соң Рафаэль Сәхәпов бүген Киров районының “Изгелек” халыкны комплекслы социаль хезмәтләндерү үзәгендә яши. Очрашу вакытында Рафаэль аны урамнан тартып алган гаиләгә чиксез рәхмәтле һәм үзәктәге шартлар белән бик канәгать булуын белдерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»