Социаль өлкә

“Мин иң матуры, сөйкемлесе, акыллысы...”

02 февраля

Саша йокыга киткәндә әнисе өйрәткән тылсымлы сүзләрне кабатлый

23 гыйнвар көнне Уфада инвалид-балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук интернат-мәктәпләр-дә, махсус коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен искиткеч әһәмияткә ия хәйрия чарасы узды. Аны хәйриячеләр ярдәме белән “Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның Башкортстандагы берләшмәсе” (БАРДИ) оештырган иде. Ул көнне, каты салкынга да карамый, Шәһәр мәдәният сараена мөмкинлекләре чикле балалар җыелды. Даун синдромы белән авыручы, үзәк нерв системасы зарарланган, ишетү һәм күрү сәләте бозылган яки башка төрле чиргә дучар булган кызлар һәм малайлар ихтыяр көчен туплап, күмәк кеше арасына чыкты, ул гына да түгел, күпләре беренче тапкыр зур сәхнәгә күтәрелде. Бөредән килгән бертөркем үсмерләргә, Благоварның биюче кызына һәм Уфаның үзенчәлекле концертта чыгыш ясаучы башка балаларына да биредәге тамашачыларның игътибарын, олыларның җылы мөнәсәбәтен тою тернәкләндерү үзәкләрендә дәва алудан да көчлерәк тәэсир иткәндер, минемчә. БАРДИ оешмасына йөрүче әниләр бу бәйрәмне чын мәгънәсендә сабыйларының “йолдыз сәгате” дип атады. Әле кайчан гына һәр сүзне зур кыенлык белән әйткән 12 яшьлек Сашаның да, аның яшьтәше — әлегә кадәр таныш булмаган кешеләргә күтәрелеп карарга да курыккан Кириллның да сәхнә уртасына чыгып җыр башкаруын әллә нинди авыруларны җиңеп чыгарлык батырлыкка тиңләргә була иде. Наталья Урванцева икенче сабыен — Сашаны йөрәге астында йөрткәндә һәрвакыт тыныч була, бала сәламәтлегенә кагылышлы шомлы уйлар әни кешенең башына да килми. Табиблар да күңел куркытырлык сүзләр әйтми, тик 32 яшьлек хатынны, авырың төшү куркынычы бар дип, дәваханәдә еш яткыралар. “Ул чакта УЗИда 40 минут буе тикшерделәр, баланың кул һәм аяк сөякләре бераз кыскарак, үсеше арттарак калган, ләкин бу еш очрый торган күренеш, бала гарип түгел, диделәр. Кызымны кесарев кисүе белән алдылар. Тумыштан балада Даун синдромы һәм бер үк вакытта катлаулы йөрәк авыруы барлыгы да билгеле булды”, — дип сөйли Наталья Юрьевна. Табиблар дөньяга гарип туган баланың әтисен дә чакыртып, бу “ит кисәгеннән” баш тартырга үгетлиләр. Андый авыру баланы тормышка яраклашырга, дөнья көтәргә өйрәтеп булмаячагын, бер сүз белән әйткәндә, кеше булып яши алмаячагын бик яхшы аңлаталар аларга. Нинди генә булмасын, үз нарасые өчен җанын бирергә әзер торган анага бу сүзләрне ишетүе бик авыр була, әлбәттә. Ләкин йөрәге бала дип типкән әнинең сабыеннан баш тартуы мөмкин хәлме соң?! Наталья Юрьевна моңа кадәр нәселенә дә таныш булмаган авыруга дучар булган кызын күкрәгенә кысып, билгесезлек дөньясына аяк баса. Бала тудыру йортыннан аларны кардиоүзәккә күчерәләр, анда Сашага операция ясарга кирәклеге ачыклана. Урванцевлар югалып калмый, танышлары аша бар юлларын белеп, баланың анализларын җыеп Мәскәүгә озаталар. Сашага бер яшь тә өч ай чагында йөрәгенә операция ясыйлар. Әлбәттә, кыз үсеше буенча үзенең яшьтәшләреннән шактый калыша. Бер яшьтә генә утыра, яшь тә сигез айда аягына баса. Сүзләр әйтә башлаган сабый, Мәскәүгә табибларга күренергә чираттагы бер баруында куркып кала һәм сөйләшүеннән бөтенләй туктый. Наталья Юрьевна өчен ул вакыт куркыныч күңел төшенкелекләре, коточкыч авырлыклар белән бәйле. Кайгысыннан җәфаланган, арыган-йончыган чакларында башын иңенә салырлык якын кешесе — тормыш иптәше белән аерылышу да җанын әрнетә аның. Үсмер яшенә кергән олы кызлары да ата-ана арасындагы конфликтны бик авыр кичерә, Аринага да кичекмәстән табиблар ярдәме кирәк була.

Үсмер бауга үрелмәсен, яшәү дәрте сүрелмәсен...

28 января

Соңгы елларда балалар, үсмерләр арасында үз-үзләренә кул салучылар саны арта. Русиядә соңгы биш елда балигъ булмаган 14157 бала үз теләге белән дөньядан киткән. Статистика күрсәтүенчә, ел саен 5-19 яшьлек 2800гә якын бала һәм үсмер үзенә кул сала. Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә. Ни өчен үсмерләр чәчкә кебек чакларында үз теләге белән дөньядан китүне хуп күрә? Бу сорау белән Уфадагы “Журавушка” психологик-педагогик реабилитация һәм коррекция үзәге белгечләренә мөрәҗәгать иттек. Бу үзәк төрле юнәлешләрдә эшли. Беренчедән, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләү. Кызганычка каршы, монда йөрүче балаларның күбесенең әти-әнисе эчә, бу гаиләләрдә тавыш-гауга еш чыга, йортта авызга кабарга бер кисәк ипи булмаган чаклар да була. Үзәктә мондыйларга психологик ярдәм күрсәтелә, аларга тормышта үз урыннарын табарга булышалар. — Яхшы билгеләргә укыган бала гына чын кеше булып үсә, дигән карашка гына таянырга ярамый. Бер бала яхшы укыса, икенчесе матур итеп рәсем төшерә, кемдер җырлый, бии, кулы оста. Баланың шул сәләтен күрергә һәм ачарга тырышабыз. Үзен булдыклы дип санаган бала гына тормышта лаеклы урынын таба ала, — ди методист Мәрьям Шәймәрданова. Ата-аналар, мәктәп коллективлары белән эшләү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Үзәк белгечләре дәресләргә йөри, баланың проблемаларын ачыклый һәм алар өстендә эшли, укытучылар, ата-аналар белән аралаша. Мондагы белгечләрне җәмгыятьтәге соңгы еллардагы җитешсезлекләрнең, шул исәптән суицидның төп сәбәбе — әхлакый тәрбиягә игътибар кимү борчый. “Әхлакый тәрбия алган бала гына ата-анасы, якын кешеләре алдындагы бурычын онытмый, үз-үзенә кул салу турында уе булса, ул, иң беренче чиратта, ата-анасы турында уйлаячак, психик яктан тотрыклы, җаваплы, кечелекле, кешелекле, игелекле булып үсә”, — ди Мәрьям Харрас кызы, җәмгыятьтә әхлак кыйммәтләре югалуга карата үз фикерен белдереп. Совет чорында мәктәп программаларына кертелгән, әхлакый тәрбия нигезе булып торган әсәрләр дәреслекләрдән алып ташланды, башлангыч сыйныфларда дуслык, татулык, бер-береңне хөрмәт итү кебек төшенчәләрне тәрбияләүче, дөньяны танып-белергә өйрәтүче әкиятләрне тәрбияви яктан шикле әсәрләр алмаштырды. Элегрәк тәрбияви темага багышлап үткәрелгән сыйныф сәгатьләре хәзер укучыларның өлгерешен тикшерүгә кайтып кала, тәрбияви чаралар даими үткәрелми, алар ниндидер атналык кысаларында гына гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, мәгариф системасы, белем бирүгә өстенлек биреп, тәрбиягә игътибарны киметте. Бу уңайдан укытучыларны гына гаепләргә кирәкми, төп сәбәп — мәгариф системасы эшен оештыруда җитешсезлекләр булу. Тикшерүчеләр өчен кәгазьләр тутыруга, отчетлар төзүгә педагоглар күбрәк вакыт бүлә, укытучының эше шул кагәзьләр буенча бәяләнә хәзер! Бичара укытучы дәрескә әзерләнсенме, тәрбияви эшкә вакытын бүлсенме, кәгазь тутырсынмы, малларын карасынмы... Бик сирәкләр генә барысына да өлгерә. Шуңа күрә үткәрмәгәнне — үткәрдем, эшләмәгәнне — эшләдем, дип язып куярга да тартынмаучылар табыла. Иң мөһиме — кәгазьдә булсын.

“Теремок” бакчасы ябылды

26 января

24 гыйнварда Красный Ключ поселогының авария хәлендәге “Теремок” балалар бакчасы ябылды. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов бу учреждениегә Нуриман районында булганда игътибар иткән иде. Әлеге көндә балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелде. “Теремок” элек агачтан төзелгән иске бинада урнашкан иде. Аның беренче каты — 1947 елда, ә икенче каты 1962 елда төзелгән. Кысан һәм караңгы бүлмәләр мондый учреждениеләр өчен билгеләнгән нормаларга, шул исәптән янгын хәвефсезлегенә җавап бирми.

Бала пособиесе түләүдә үзгәреш

25 января

Узган елның 13 декабрендә “Башкортстан Республикасында балага ай саен бирелүче пособие турында” Законга үзгәрешләр кертү турында” 333-з санлы Закон көченә керде. Аңа ярашлы, балага ай саен бирелүче пособие гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәрен раслаучы документларны мотлак рәвештә тапшырган очракта гына тәгаенләнә. Элек пособие алу өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең керемнәре турында мәгълүмат документлар белән расланмый иде. Балага ай саен түләнүче пособие 2010 елның 13 декабренә кадәр билгеләнгән очракта, пособие декабрь, гыйнвар, февраль айларында түләнәчәк, ә 1 марттан аны түләү туктатылачак. Балага ай саен бирелүче пособиене алучы узган елның 13 декабреннән агымдагы елның 31 маена кадәр яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органына гаиләсенең керемнәрен раслаучы документларны тапшырса, пособие түләү туктатылган айдан (2011 елның 1 мартыннан) тергезелә. 2011 елның 31 маеннан соң пособие алуга хокук расланган очракта узган чорга пособие түләнә, ләкин раслаучы документлар тапшырылган айга кадәр өч айдан артык түгел. Шуңа күрә балага ай саен бирелүче пособиене алучылар яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органнарына бу пособиене алуга хокукларын раслау һәм 2011 елның 1 мартыннан соң аны алу өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Монда йөрәк җылысын тигез өләшәләр

25 января

Никольское авылына терәлеп тау итәгендә биек агачлар арасындагы бинада Нуриман районының халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенә караган олы яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге урнашкан. Бу тарихи йортны 1914 елда әсир австриялеләр төзегән. Аннан озак еллар район дәваханәсе монда урнаша. 2003 елда капиталь ремонт эшләп, монда картлар йорты ачыла. Директор Галина Викторовна Тарасенко җитәкчелегендә бүген монда 16 кеше йөрәк җылысын биреп эшли. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына караган бу йортның агачтан зур мунчасы, машина өчен гаражы, аерым йортта кер юу, аш пешерү бүлмәләре, склад, казанлыгы бар. Биш бүлмәдә бүгенге көндә олы яшьтәге 20 кеше яши, шуларның унысы сугыш һәм хезмәт ветераннары. Бүлмәләр иркен, якты, җылы, иң кирәкле җиһазлар куелган. Коридор һәм бүлмә тәрәзәләре төбендә берсеннән-берсе матур гөлләр үсеп утыра. Ял итү бүлмәсендә теләгән һәркем рәхәтләнеп телевизор карарга, музыка тыңларга мөмкин. Пешекчеләр Галина Привалова белән Валентина Лихачева монда яшәүче картларга телеңне йотарлык ризыклар әзерли. Монда тәүлек әйләнәсенә дүрт шәфкать туташы эшли. Картлар йортының бер гектар җире бар. Җәй көне хезмәткәрләр белән беррәттән олы яшьтәге картларның да үзлә-ре теләп түтәлләр ясарга чыгуы матур күренешкә әйләнгән. Тирә-якта чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерүдә, аларны тәрбияләшүдә ихлас катнашалар. — 40 метр тирәнлеккә борауланган үз скважинабыз бар, — ди районның халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге директоры Зилә Әхәт кызы Зәйнуллина. — Ел буе артезиан суы эчә безнең картлар. Аның составын тикшертеп торабыз. 2010 елда янгынга каршы 58 кубометр сыешлы су савыты өчен республика бюджетыннан 380 мең сум акча күчерелде һәм төзелде. Ә картларыбызга килгәндә, без аларга икенче гомер бирәбез. Мондагы һәр хезмәткәр картларга карата игътибар, ихтирам, мәрхәмәтлелек күрсәтүне беренче урынга куеп эшли. Пенсияләрен вакытында алалар, бушлай кием, урын кирәк-яраклары белән тәэмин ителәләр. Район дәваханәсеннән терапевт килеп йөри.

Бу дөньяда башка тагын кем бар Ана кебек бала бәгырьле!

20 января

Кичә Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 50 хатын-кыз алдында чыгыш ясап, Фидус Ямалтдинов болай диде: — Дан турында сүз чыкканда, гадәттә, ниндидер батырлык эшләү күз алдына килә. Бүгенге көндә ана булу, бигрәк тә күп балалы ана булу — үзе бер зур батырлык. Шул ук вакытта сезнең күпләрегез хезмәт урынында да уңышларга ирешә, ятим яисә караучысыз калган балаларга да гаиләсендә урын, күңелендә җылы таба. Боларның барысы өчен дә сезнең һәрберегезгә зур рәхмәт! Бүген республикада күп балалы 33 мең гаилә яши. Аларда 110 мең бала тәрбияләнә. Узган елда 23 мең гаилә “ана капиталы” алуга ирешкән. Моның өчен 230 миллион сум акча тотынылган. Бу саннар буенча республика илдә беренчеләр исәбендә. Тугыз һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә микроавтобус тапшырылу да — Башкортстан үрнәге. Әлегә кадәр бу мөмкинлектән 60 гаилә файдаланган. Әмма төбәктә ятим, караучысыз калган балалар мәсьәләсе кискен тора. Республикада алар саны 19 меңгә җитә. Аларны тәрбиягә гаиләләргә тапшыруны тизләтү максатында мондый игелекле гамәл башкаручы ата-анага республика бюджетыннан “ана капиталы” күләмендә акча бүленә. Шундыйларның берсе — үзенең биш баласы янына тагын өч ятимне сыендырган Алсу Галина тантанага Учалы районыннан килгән. Җыелучылар аны аеруча кайнар котлады. Гомумән, “Ана даны” медале алучыларның һәрберсе зур хөрмәткә лаек.

Социаль хезмәтләр җыелмасы өч өлешкә бүленде

19 января

2010 елның 8 декабрендә кабул ителгән социаль хезмәтләр җыелмасы структурасына үзгәрешләр кертүче 345-ФЗ санлы Федераль закон 1 гыйнвардан көченә керде. Аңа ярашлы, хәзер социаль хезмәтләр җыелмасы дарулар, шифаханә-курорт һәм транспорт хезмәтләре өлешләреннән тора. Дарулар белән тәэмин итү өлеше, медицина ярдәме стандартларына ярашлы, табиб (фельдшер) рецептлары буенча тиешле дарулар, медицина тәгаенләнешендәге эшләнмәләр, шулай ук инвалид балалар өчен махсус дәвалау-туклану ризыклары белән тәэмин итүне үз эченә ала. Шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү өлеше сәламәтлек торышы буенча төп авыруларны кисәтү максатында шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге бирүне үз эченә ала. Транспорт хезмәтләре күрсәтү өлешенә шәһәр яны тимер юлы транспортында, шулай ук халыкара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайтуны тәэмин итү кертелгән. Элек дарулар һәм шифаханә-курорт путевкалары белән тәэмин итү берләштерелгән иде һәм шуңа күрә путевкадан баш тартып гариза язган кеше дарулар белән түләүсез тәэмин ителү хокукыннан да мәхрүм була иде.

Бала хокуклары да, мәнфәгатьләре дә яклансын

18 января

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Лилия Гомәрова Стәрлетамак шәһәре хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Дүрт сәгать дәвамында 40тан артык кеше балалар хокукларын яклаучыга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Торакны ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга беркетү, опеканы рәсмиләштерү, алиментлар түләмәү — болар Бала хокуклары буенча вәкилгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең бер өлеше генә. Аерым хәлләр буенча урында ук карарлар кабул итәргә туры килде. Бу уңайдан Лилия Гомәровага Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең Стәрлетамак районара бүлеге суд приставлары ярдәм итте, мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен Бала хокуклары буенча вәкил шәхси контроленә алды. Мәсәлән, пенсионер Виталий Ефимов, 12 яшьлек оныгының язмышы өчен борчылып, Лилия Салават кызы янына ярдәм генә түгел, киңәш тә сорап килгән. — Кызның әти-әнисе юк, аның рәсми опекуннары — мәрхүм хатынымның туганнары Белгород өлкәсендә яши, — диде Виталий Петрович. — Бүгенге көндә гаиләдә хәл катлаулы, опекуннар кызны балалар йортына тапшыру мәсьәләсен күтәрә. Баланы Башкортстанга күчереп булмасмы икән? Аның анда бер генә туганы да юк, ә мин аны яратам, монда янына барып йөрер идем. Өстәвенә, Стәрлетамакта балага беркетелгән торак бар. Лилия Гомәрова бу эшне тикшерергә һәм пенсионерга ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Инвалидлар — элита картлар

14 января

Ни өчен гариплек безнең илдә зур горурлык билгесе санала?

Моннан берничә ел элек Мәскәү безнең пенсионерларыбызны “сортларга” аерды: бөтенесе бер илгә бил бөккән карт-корыны бер көн килеп “федераллар”га һәм “регионаллар”га бүлде. Әлбәттә, федераллар шундук “элиталы” пенсионерга әйләнде. Безнең авыл Рауза апа әйтмешли, “умирать та нинады”! Ә инвалидлык бирү белән нинди көнгә төшерделәр халыкны!? Күптән түгел “Кызыл таң”да журналист Фәнис Гәрәевның бердәм дәүләт имтиханнарына һәм укытучының бик мөшкел социаль хәленә бәйле “Мәгариф мәсхәрәсе” дигән мәкаләсе дөнья күргән иде. Инвалидлык бирү белән бәйле хәлләрне дә бары тик “Медицина мәсхәрәсе” дип бәһаләргә кала. Әйткәндәй, юморга бай безнең халык бу очракка да бик мәргән мәзәк чыгарды. Имеш, бер тылсым иясе өч ил вәкиле булган инвалидлар янына барып чыккан да тегеләрне үзенчә бик кызганып: — Бүген шундый көн: кулым белән бер сыпыруым җитә — сез шунда ук үзегезнең барча чирегездән котылачаксыз, хәтта югалткан әгъзаларыгыз кире кайтачак! — ди икән. — Сорагыз тизрәк — кемгә нәрсә кирәк! — Мине күзле итә алсаң, гомерем буе сиңа рәхмәт укыр идем! — ди икән америкалы. — Син күрәсең! — дигән тылсым иясе, аның күзләрен сыпырып. — Ура! Мин күрәм! — дип биеп киткән америкалы. — Ә минем станокка кысылып өзелгән кулымны кире кайтарып булмасмы? — ди икән француз. — Менә, син — куллы! — дип, аны да сыпырган тылсымчы. — Ә сиңа аякмы? — Тылсым иясе шул сүзләр белән бераз читтәрәк торган аксак русиялегә борылган. — Якын киләсе булма! Мин икенче группа инвалидлыкка пенсия алам! — дип, коты очып, таягы белән селтәнә башлаган тегесе. Мәзәген мәзәк тә бит, әмма ул безнең мескен хәлебезне тулысынча тасвирлый. Ничек итеп, ни арада менә шулай инвалидлык алу турында хыялланучы халыкка әйләндерделәр соң әле безне?! Бу көнгә без ничек төштек?

Рәхмәт ишетеп кенә эшлиләр

14 января

Нуриман районында урнашкан халыкны социаль хезмәтләндерү комплексы үзәге бүген Никольское авылындагы картлар һәм инвалидлар йортын, Павловка авылындагы балигъ булмаганнарга социаль реабилитация ярдәме бүлеген һәм караучысыз, ярдәмгә мохтаҗ картларны социаль хезмәтләндерүнең ике бүлекчәсен берләштерә. Директор Зилә Зәйнуллина бу вазыйфада әле бер генә ел. Аның һәр эш көне Павловкадагы балалар бүлеге эше һәм Никольское авылындагы картлар йортындагыларның хәлләре, проблемалары белән танышудан башлана. Үзәккә районда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ халыктан гаризалар, ярдәм сорап килүчеләр саны кимеми. Социаль хезмәткәрләрнең күпчелеге авылларда яши, шунда ук ярдәмгә мохтаҗларга ярдәмләшәләр. Үзәк 2006 елның 1 гыйнварына кадәр район социаль яклау бүлегенә караган, ә 2006 елдан комплекс үзәге итеп үзгәртелгән. Әлбәттә, үзәк авыл хакимиятләре, гаиләләр, мәктәпләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Авыр тормыш шартларында, эчкече гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән үзәкнең педагог-психологы шөгыльләнә. Авыл хакимиятләре белән берлектәге комиссия эшли. Алар балаларның яшәеше белән даими кызыксына. Әгәр кимчелекләр табылса, комиссия тиешле урынга хат юллый. 3 яшьтән 18 яшькәчә балалар Павловка социаль реабилитация бүлегенә урнаштырыла. Бүген монда 20 үсмер тәрбияләнә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»