Социаль өлкә

Тормыш хәлең начарланса, субсидия юлла

24 марта

Туймазыда былтыр 3766 гаиләгә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә 36,7 миллион сумлык адреслы социаль ярдәм күрсәтелгән

Республикада берничә ел элек торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең яңа тәртибе кертелгән иде. Хәзер кешеләр субсидия юллап шәһәр һәм районнардагы махсус дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать итә. Субсидияләр яшәү минимумын, гаиләнең уртача айлык керемен, бер сүз белән әйткәндә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормыш хәлен исәпкә алып бирелә. Туймазыда торак субсидияләрен тәгаенләү һәм түләүнең яңа тәртибен башка төбәкләрдән алдарак та кертелгән иде. Эш яхшы оештырылганга күрә, монда субсидия алу хокукына ия булган һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышалар. Былтыр районда 3766 гаиләгә 36,7 миллион сумлык субсидия түләнгән. Ягъни коммуналь хезмәтләргә түләүдә барлык гаиләләрнең 8,2 проценты акчалата социаль ярдәм белән файдаланган. Совет урамында урнашкан торак субсидияләре үзәгендә Карамалы-Гобәй авылыннан килгән Фәзит Хәкимов белән сөйләштек.

Бу йортта беренче адымнар ясала...

23 марта

Бала ана карынында ятканда ук әнисенең йөрәк тибешен ишетергә өйрәнә, диләр. Шуңа да сабыен кочаклаганда, бигрәк тә аны сул кулга алганда, әнисенең йөрәк тибешен кабаттан ишетеп, тынычлана икән ул. Инглиз галиме Моррис ана йөрәге тибешен кабатлаучы прибор да ясаган. Шунысы кызыклы, елаган сабыйны, чынлап та, шушы прибор ярдәмендә тынычландыра алганнар. Әйе, әни кеше башта нарасыен йөрәк астында, аннан тәпи киткәнче кулында күтәреп йөртә. Аякларына басып атлап киткән сау-сәламәт баласы өчен сөенгән әнидән дә бәхетлерәк кеше бармы икән дөньяда?! Тик бу рәхимсез тормышта бер-ике яшендә дә, аннан соң да яланаяк яшел чирәм өстеннән йөгерүдән мәхрүм калган балалар бар. Илеш районының Югары Череккүл авылында яшәүче Дамира Әдигамова менә ун ел инде газиз улын кулыннан төшерми, күтәреп йөртә. ДЦП белән авырган Илсур аягына басу түгел, озак итеп утырып та торалмый. Без аларны Югары Яркәй авылында урнашкан инвалидларны тернәкләндерү бүлекчәсендә очраттык. Үзе дә чандыр гына гәүдәле Дамира улының авырлыгына күнеккән күрәсең, биредә дә ул аны бүлмәдән-бүлмәгә күтәреп кенә йөртә. Инвалид коляскасы турында сүз чыккач: “Ул бик авыр, баскычлардан күтәреп мендерергә көч җитәрлек тә түгел, авыру бала өчен бик уңайсыз да, авып китәргә генә тора”, дип аңлата ул. 7 айдан дөньяга килгән малайны Уфаның бала тудыру йортында алып калып, Дамираны өенә кайтарып җибәрәләр. Тик ана йөрәге түзми, баласының исән икәнлеген белер өчен генә булса да, тормыш иптәше Илнур белән башкала юлын таптый. Илсурның тумыштан аяклары да, куллары да хәрәкәтләнми. Авыру улларын аякка бастыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырыша Әдигамовлар. 10 ел эчендә балага дүрт тапкыр операция ясатканнар, шуның өчесен Санкт-Петербург табиблары үткәргән. Әлбәттә, бу кадәр ерак юлга чыгар өчен шактый акча тупларга кирәк була. “Үз машинабызда барып-кайту һәм андагы чыгымнар өчен 80 меңгә якын акча китә. Еллар буе мал үстереп сатып, акча әзерлибез, аннан гына юлга чыгабыз. Авыр вакытта туганнарыбыз да ярдәмгә килә”, — ди Дамира.

Җимерүдән — тергезү чорына

23 марта

Илдә балалар бакчалары мәсьәләсе кискен тора. Башкортстанда да бик күпләр балаларын мәктәпкә кадәр өйдә тәрбияләргә мәҗбүр. Президент Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, андыйлар саны бүген республикада 50 меңгә җитә. Өч елга исәпләнгән махсус программа нигезендә, киләчәктә бу сан 30-35 меңгә калачак дип көтелә. Моның өчен республика бюджетыннан 8 миллиард сум акча бүленгән. Кушнаренко районында туксанынчы елларда күп кенә балалар бакчалары ябылды. Шул исәптән, Первушино авылында да. Кайчандыр Уфадагы 161нче заводның ярдәмче хуҗалыгы булган зур совхоз таркалуы нәтиҗәсе бу. Башкалага якын авылда шәһәргә йөреп эшләү мөмкинлеге булса да, әниләр балалары мәктәпкә төшкәнчегә кадәр эшсез өйдә утырырга мәҗбүр иде. Ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителде — шушы көннәрдә Первушинода балалар бакчасы эшли башлады. — Бу авыл — районның башкалага капкасы, — дип билгеләде район хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов. — Ул һәрьяклап та безнең йөзне күрсәтүче булып тора. Авыл халкының балалар бакчасы булмаудан күргән уңайсызлыкларына күптән чик куярга вакыт иде. Узган ел азакларында авыл халкы шушы хакта район җитәкчелегенә хат яза. Мәсьәлә җентекләп тикшерелгәннән соң, балалар бакчасын мәктәп бинасында оештыру мөмкинлеге карала. Җиһаз, төрле җайланмалар, урын-җир кирәк-яраклары, уенчыклар алырга акча мәсьәләсе хәл ителә. Аның бер өлеше район бюджетыннан алына, иганәчеләр ярдәме дә бик ярап кала. Район үзәгендәге “Добрый хлеб” җәмгыяте бу җәһәттән аеруча күп көч сала. — Быел райондагы уңай үзгәрешләр, ниһаять, әлегә игътибардан читтә кала килгән Первушино авылына да кагылды, — ди җәмгыять директоры Марс Емашев. — Шәрип авылыннан сузылган, ничә ел җимерек торган юл яңадан салынды, мәктәп ремонтланды, газ кертү планы эшләнде. Җимерүе авыр түгел, яңадан тергезү генә читен. Бәхеткә, район бүген тернәкләнү юлыннан ышанычлы адымнар белән атлый.

Ветераннар өчен Интернет

19 марта

Уфа шәһәре Совет районы хакимияте районның ветераннар советы, Балалар иҗаты үзәге белән берлектә 1 апрельдән 31 майга кадәр “Ветераннар өчен Интернет” социаль проектын тормышка ашыра. Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарын компьютерда эшләргә, Интернет челтәреннән файдаланырга өйрәтәчәк. 14 яшьтән 17 яшькә кадәр егет һәм кызларның һәркайсы бер ветеранны өйрәтергә йөкләмә алды. Ветераннарның яше чикләнмәгән. “Ветераннар өчен Интернет” социаль проектына йомгак июнь аенда ясалачак.

Дөньяда янә өч ятим кимеде

12 марта

Газиз баласын югалткан кешенең йөрәгенә кырык шырпы кадалыр, еллар үтү белән аның утыз тугызы коелып төшәр, ә берсе мәңгелеккә калыр, диләр. Бердәнбер кызының фаҗигале үлеменнән соң Альмираның йөрәге дә шулай теткәләнгән иде, ул менә туктыйм, менә туктыйм, дип сулкылдап кына типте. Хатын үзе дә ябышмады тормышның якасына, яшәвенең яме дә, мәгънәсе дә калмады. Шулвакыт янында аның өчен җан атучы, өзелеп торучы ире, Павелы, булмаса, Альмира бу кадәр олы кайгыларны күтәрә алыр идеме икән? Аның сабырлыгы, хәстәрлелеге акылдан язар чиккә җиткән ананы акрынлап тормышка кайтара һәм көннәрдән беркөнне ул дөньяга күзләрен ача. Баш очында көлеп торган кояш нурларына, челтерәп аккан инеш җырына, яшеллеккә күмелгән урман-кырларга сокланып, тормышын чын-чыннан яңадан башларга, ә күңелендә җыелган сөю-назны ятим сабыйларга өләшергә карар итә Альмира. Дүрт ел элек Стәрлетамак районының Куганакбаш авылы балалар йортыннан алты бала алып кайта алар. Бүген Русланга — 17, Зилиянага — 14, Эльвирага — 12, Вика белән Дениска — тугызар, Эльмирага биш яшь тулган. Дөньялары җитеш: биек матур йорт, ихата тулы мал, гаилә умартачылык белән шөгыльләнә. Ике ел элек без Красноусольский поселогында яшәүче бу гаиләдә булып, алар өчен бик куанып кайткан идек. Бу баруыбызда безне тагын бер яңалык көтеп торган — Смирновлар гаиләсе янә өч балага баеган. — Бәләкәчебезгә иптәш булсын, дип аның яшендәге кызчык алырга ниятләдек. Берьюлы өч сабыйлы булырбыз, дип башыбызга да китермәдек. Шунда “бик тәртипле өч бала китерделәр, алмыйсызмы”, дип шалтыраттылар. Тәвәккәлләргә булдык. Ләкин опека органы хезмәткәрләре “мәйданыгыз җитми”, дип өметебезне тиз сүндерде, — ди Альмира. Тик Смирновлар тиз генә бирешә торганнардан түгел, ният иткәннәр икән, ахыргача көрәшәләр. Тәүдә йортка янкорма төзеп куяргамы икән, дигән уй була, тик моның өчен күп вакыт таләп ителәчәк. Ә балаларны тизрәк алып кайтасы, казна исе сеңгән шул учреждениедән тизрәк йолып аласы килә. Шуннан Павел йортка чарлак (мансарда) эшләргә карар итә. Әйтүе генә ансат, унике көн эчендә түбә урынында икенче кат төзелеп тә бетә. Аннары берәр атна чамасы аны Альмира штукатурлый, буйый һәм балалар өчен зур, якты бүлмә әзер була.

Заманча технологияләр үзләштерелә

09 марта

Ел башыннан Русия Пенсия фондының Башкортстандагы барлык 69 идарәсендә инфоматлар — электрон терминаллар урнаштырылды. Алар Пенсия фонды күрсәткән дәүләт хезмәткәрләренең аерым төрләрен алырга, электрон төрдә үз-үзеңне хезмәтләндерергә мөмкинлек бирә. Һәр инфоматка сенсорлы экран, пластик карталарны укучы җайланма һәм чеклар өчен принтер куелган. Ул — төрле мәгълүмати-технологик бурычларны хәл итәргә сәләтле универсаль җайланма. Аларның иң әһәмиятлесе — халыкка белешмә-мәгълүмати хезмәтләре күрсәтү. Шул ук вакытта нормативта каралган гомум кулланыштагы һәм Пенсия фонды ресурсларындагы үзең турындагы конфеденциаль мәгълүматны да алырга мөмкин. Универсаль электрон карта, атап әйткәндә, Башкортстанның Социаль картасын кулланып, шәхси мәгълүмат белән страховкаланган кеше генә файдалана ала. Технологиянең нигезен, страховкаланган кешеләргә трансферагент банкның Башкортстан буенча Пенсия фонды бүлекчәләрендә 2002 елдан сатылган пластик карталарын файдаланып, электрон төрдәге мәгълүмат бирүнең сынау проекты тәшкил итә. Инфоматлар эшли башлагач, социаль картасы булган кешеләр Пенсия фондындагы шәхси исәбе, социаль хезмәтләр, күрсәтелгән техник реабилитация чаралары турында мәгълүмат алала.

Чәчәк аткан гөл кебек сез — бала багучы күркәм аналар!

03 марта

Кичә Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов бер төркем күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды

Тантана Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылганлыктан, аеруча рухи бер күтәренкелек белән узды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 72 хатын-кыз алдында чыгыш ясап, Фидус Ямалтдинов болай диде: — Һәр кешенең күңелендә һичбер сүнмәс бер хис яши: ул — анага мәхәббәт. Чыннан да, әни кеше баласын, нинди булуына карамастан, һәрвакыт ярата, аңлый һәм ярдәмгә килә. Бәхетле балалар дус гаиләдә, бәхетле ана янында үсә. Шуңа да безнең республикада аналарның кадере, абруе зур. Бүгенге көндә ана булу, бигрәк тә күп бала тудыру — үзе бер зур батырлык. Моның белән бергә, сезнең күпләрегез хезмәт урынында да уңышларга ирешә, ятим яки караучысыз калган балаларга да гаиләсендә урын, күңелендә җылы таба. Боларның барысы өчен дә сезнең һәрберегезгә зур рәхмәт. Бүген республикада 33 мең күп балалы гаилә яши. Анда 110 мең бала тәрбияләнә. Узган елда 23 мең гаилә ана капиталы алуга ирешкән. Моның өчен 230 миллион сум акча тотынылган. Бу саннар буенча республика илдә беренчеләр исәбендә. Шулай ук, тугыз һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә микроавтобус тапшырылу да — Башкортстан үрнәге. Әлегә кадәр бу мөмкинлектән 60 гаилә файдаланган. Әмма ятим, яки караучысыз калган балалар мәсьәләсе кискен тора. Республикада алар саны 19 меңгә җитә. Аларны тәрбиягә гаиләләргә тапшыруны тизләтү максатында, мондый игелекле гамәл башкаручы ата-анага республика бюджетыннан ана капиталы күләмендә акча бүленә. Шундыйларның берсе — үзенең биш баласы янына тагын бер ятимне сыендырган Равилә Тәвелбаева тантанага Зилаер районыннан килгән. — Без авыл тормышы белән яшибез. Әллә ни зур мөлкәтебез юк, иң зур байлыгыбыз — балалар, — ди ул. — Шулай да сабыйларыбызны үстерергә иркен йортыбыз, бакча, мал-туар, балалар бакчасы, мәктәп бар. Иң мөһиме — алар искиткеч хозур табигать кочагында үсә. Димәк, туган җиргә сөюне алар күңеленә табигать-ана үзе сала. Шуңа да Башкортстаныбызның чын гражданнарын тәрбияли алуыбызга шик юк. Җыелучылар аны аеруча кайнар котлады. Гомумән, “Ана даны” медале алучыларның һәрберсе зур хөрмәткә лаек.

Балагызның күз яшьләрен саклагыз!

26 февраля

Суд приставлары кәккүк әтиләрне акылга китерү юлында күбрәк ләгънәт ишетә

Беркөн халыкны кабул итү сәгатьләрендә суд приставлары янында утырырга туры килде. Тәү карашка, өй борынча акча даулап кына йөргән кебек күренүче хезмәт вәкилләренең эше бөтенләй яңа яклары белән ачылды. Алар авыр һәм киеренке, әмма рәхмәтсез һәм нәтиҗәсез хезмәт белән шөгыльләнгәндәй тоелды: беренчедән, бирегә алимент юллап килгән һәр икенче хатын-кыз елап чыгып китә, икенчедән, һәр өченче кеше приставларга ләгънәт укый. Тәүгеләре чарасызлыктан, шушы юлда күргән михнәтләрдән гаҗиз булып, көннән-көн кыйммәтләнгән дөньяда ятим сабыйларын ничек үстерергә белми, аларның ким-хур булып йөрүләренә гарьләнеп яшь түгә, соңгыларының хәләл акчаларыннан аерыласылары килми... Уфаның Октябрь районы буенча суд приставы Алсу Сөләйманова янына бәләкәй кыз җитәкләгән, үзе дә сабый яшеннән яңа чыккан ана белән урта яшьләрдәге ханым — сабыйның нәнәсе килеп керде. Баланың әтисе алимент түләми икән, бурычы 63 мең сум җыелып киткән. Шунысы кызык: яшь хатын курку катыш сагыш чагылган зур, боек күзләрен бер ноктага төбәп, ләм-мим генә читтән карап торды, ә нәнәй кеше, төкерекләрен чәчә-чәчә, суд приставына ябышты. Баксаң, берникадәр вакыт элек яшь ханым, бианасы белән килеп, “иремнән алимент юлларга теләмим, безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы”, дип, документларын алып киткән булган икән. Нәнәйнең шуңа ачулануы. “Алимент юллаучы документларын кирегә үзе килеп алды, закон буенча мин аңа каршы килә алмыйм”, дип аңлатырга тырышты Алсу Әхтәмҗан кызы. Тик юкка, ярсулы хатын, каһәрләрен яудырып, кызы белән оныгын җилтерәтеп алып чыгып китте.

Йөз мең “больничный” — законсыз

17 февраля

буларак, чагыштырмача тотрыклы эшләп килде. Соңгы елларда гына бюджет дефициты арту һәм баланс югалу күзәтелә һәм бу хәл законнарны бүгенге көнгә яраклаштыру буенча чаралар күрүне таләп итә. Фондның төбәк бүлекчәсендә узган координацион совет утырышында аның рәисе Марат Латыйпов былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясады. — Узган ел илнең социаль страховкалау системасы өчен бик мөһим чор булып тора. Әйтик, бюджеттан тыш страховкалау фондларына түләүләр җыюның төп механизмы булган бердәм социаль салым максатлы взносларга алыштырылды. Фонд бюджетының чыгым өлеше дә үзгәрешләр кичерде. Былтыр ялны, шул исәптән балалар ялын, оештыру һәм финанслау һәм гражданнарны стационар дәвалаудан соң савыктыру буенча вәкаләтләр төбәкләргә тапшырылды. 2010 елдан страховкаланган гражданнарга берничә пособие буенча түләүләр бу эшче өчен предприятие керткән страховка взносларына бәйле булды, — диде Марат Мөэмин улы. Былтыр төбәк бүлекчәсе бюджеты 11 миллиард 300 миллион сум тәшкил иткән. Социаль страховкалау системасы өчен әлеге чор бюджетның керем өлешен формалаштыруга комачаулаган икътисади кризис аркасында катлауланган. Төбәк бүлекчәсендә 89,5 мең страховкалаучы предприятие теркәлгән, шуларның 54 проценты гына ел дәвамында хезмәткәрләре өчен Фондка акча күчерә алган. Фондның үзәкләштерелгән резервыннан дефицитны каплау өчен, ә асылда эшләүчеләргә пособие түләү өчен төбәк бүлекчәсе ике миллиард сумга якын акча алган, бу 2009 елгы суммадан бер миллиардка азрак. Республикада 1 миллион 320 мең кеше хезмәт белән мәшгуль һәм Социаль страховкалау фондында страховкаланган. Шуларның 88 проценты ел дәвамында вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр, бала туу белән бәйле пособиеләр алган. Элекке еллардагы кебек бүлекчә чыгымнары структурасында зур өлешне “больничный”лар өчен түләүләр алып тора. Былтыр 800 мең кешегә 3 миллиард 700 миллион сум тирәсе, ягъни 2009 елгыдан 12 процентка күбрәк пособие бүленгән.

Уфабызга кот өстәсен Яңа елда туган сабыйлар!

08 февраля

Елның тәүге көнендә башкалада сигез кыз, ундүрт малай дөньяга килгән

Уфа шәһәре хакимиятендә 1 гыйнварда туган сабыйларның әти-әниләрен котладылар. — Быел мондый тантана бездә 12нче тапкыр уза, — диде шәһәр хакимияте башлыгы Павел Качкаев. — Әмма беренче тапкыр малайлар саны кызларныкыннан күбрәк. Узган елда Уфада 14737 бала туган, аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу 1118гә күбрәк. Гомумән, соңгы 3 елда башкалада туучылар үлүчеләрдән күбрәк. Миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрдә бу сирәк күренеш. Ел саен бер гаиләдә өчәр игезәк бала туу Уфа өчен ят түгел. Әлеге тантанада шундый бәхетле парларның берсен котладылар. Ольга һәм Владимир Боханчуклар һәм аларның ике улы белән бер кызы хәзер яңа фатирда яшәячәк. 2002 елдан башлап инде шундый 15 гаилә хакимият башлыгы кулыннан яңа фатир ачкычы ала. — Без бу шатлыклы көнгә килеп җиткәнче бик күп сынаулар үттек, — ди Матвей, Ярослав һәм Ульянаның әнисе Ольга ханым. — Моңа кадәр ике бүлмәле фатирда торсак, хәзер яхшырак шартларда яшәячәкбез. Барысы өчен дә шәһәр хакимиятенә зур рәхмәт. Эльза һәм Артур Йосыповлар гаиләсендә Яңа ел төнендә Самир атлы егет һәм Сабина исемле кыз туган. — Бәйрәм төнен дәваханәдә каршылармын дип һич уйламаган идем, — ди Эльза. — Башкаланың 4нче бала тудыру йортында искиткеч җылы каршы алдылар, андагы табиблар чын мәгънәсендә алтын куллы булып чыкты. 2 килограмм да 100 грамм авырлыктагы улыбыз, 2 килограмм да 70 граммлык кызыбыз бер-берсеннән бер минутка гына калышып исән-сау дөньяга килде. — Йосыповларда бу беренче шундый вакыйга, алар кебек тагын тугыз гаиләдә — беренче, тугызында — икенче, берсендә өченче бала Яңа ел төнендә беренче авазын салган. Өченче тапкыр әни булган Ирина Крюкова һәм аның тормыш иптәше Альберт Ганиев ул көнне мәңге онытмаячакларын әйттеләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»