Социаль өлкә

Изгелек кылып яшик!

31 мая

“Зур химия-2011” халыкара форум кысаларында Конгресс-холлда Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм “Мәрхәмәт” шәфкатьлелек фонды тарафыннан оештырылган акция дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләрен, бизнесменнарны һәм иҗади интеллигенция вәкилләрен авыру балалар хакына изге гамәл кылу нияте белән бер түбә астына җыйды. Конгресс-холлның икенче катында символик тирмә эчендә тугыз балага кыйммәтле препаратлар алу, операция үткәрү һәм хәрәкәтләнүләре чикләнгән инвалид балалар төркеме өчен теннис залы булдыру максатында хәйрия акчалары җыю оештырылды. Авыру балаларның фотолары астына куелган үтәкүренмәле тартмаларга кыска гына вакытта байтак акча җыелды. “Мәрхәмәт” фонды президенты Айгөл Гәрәева белдерүенчә, бу балаларның ата-аналары фондка электрон сайт аша һәм гариза белән ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, Анастасия Калниязовага 13 яшь, аңа умыртка баганасын төзәтү өчен махсус корсет һәм катлаулы операция таләп ителә. Моның өчен 520 мең сум акча табарга кирәк. Лиана Сәйфетдиновага исә 20 яшь, ул югары уку йорты талибәсе. Аның йөрәгенә ашыгыч рәвештә операция ясау өчен 950 мең сум таләп ителә. Богдан Искановның йөрәгендә дә тайпылышлар бар. Бүгенге көндә аңа җиңеллек китерү өчен сильденафил препараты кулланырга кирәк. Препарат 45 мең 900 сум тора. Тирмәдә барган чара белән бер үк вакытта янәшәдә шушы ук максатны күз уңында тоткан аукцион үтте. Анда Башкортстанның танылган рәссамнары Иван Урядов, Борис Домашников, Рәшит Нурмөхәммәтов, Радик Гарифуллин, Борис Самосюк һәм Михаил Спиридоновларның картиналары куелды. Аларны сатып алучылар да табылды. Шәфкатьлелек акциясенә йомгак ясаганда “Мәрхәмәт” фондының попечительләр советы рәисе Гөлшат Хәмитова аларга рәсемнәргә ия булу хокукы бирүче сертификатлар тапшырды. Бу исемлеккә “Баштрансбанк”, “Башкомснаббанк” кебек оешмалар һәм шәхси берәмлекләр керде. Гөлшат Гафурҗан кызы акцияне оештыруда катнашкан Башкортстанның Милли банкы, “Уфа-газ”, “Красноусольский” предприятиеләре җитәкчеләренә һәм башкаларга рәхмәт белдерде.

Гаделлек булыр ул, ышаныгыз!

28 мая

Биш балалы Нуриевлар һәм алар белән бергә республикада бик күп шундый гаилә торак алу өчен субсидияне зарыгып көтә

“Бу дөньяда гаделлек юк, шушыңа күнергә кирәк”, — акылын эшкә җигеп миллиардерлар сафын тулыландырган Билли Гейтсның беренче кануны шушы. Безнең илдә туып-үсмәгән, әллә ни авырлык күрмәгән кеше ничек шулай Русия халкының күпчелеге өчен бисмиллага әйләнгән тәкъбирне әйтә алгандыр. Мин бу сүзләрне бигрәк тә күп бала тәрбияләгән гаиләләрдә еш ишетәм. Ике бала тугач Ана капиталы бирәләр, өч балага хәзер җир аласың, ә дүрт, биш, алты бала өчен нәрсә? Күпчелегенең җанына тигән иң зур проблема — торак мәсьәләсен хәл итсеннәр иде ичмасам. Биш-алты бала тәрбияләүчеләр ул кадәр күп түгел арабызда, Хөкүмәт аннан гына бөлмәс иде. Юк бит, ике бала үстергәнгә дә, бишне тәрбияләгәнгә дә бер үк шартлар. Кем гаделлек ди инде моны? Башкортстан Хөкүмәтенең күп балалы гаиләләргә күрсәткән ярдәменең иң тоемлы чаралары белән танышып утырам. Былтыр аларның аз керемле исәбенә кергән 22 мең дә 600енең торагына һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә чыгымына 141 миллион сум күләмендә акчалата компенсация бирелгән. Дүрт бала үстерүче гаилә ай саен — 1500, ә биш һәм аннан да күбрәк сабый тәрбияләүче 2000 сум акча алган, андыйлар — 8900. Авылда яшәүче гаиләнең баласы туып бер яше тулганчы ай саен — 115, ә бишенче һәм аннан соңгы балага 230 сум акча түләнгән. Ниһаять, торак мәсьәләсе. Монда мактанырлык берни дә юк, телгә алырлык бердәнбер документ — биш һәм аннан да артык балигъ булмаган бала тәрбияләүче үтә дә мохтаҗларга торак сертификаты бирү турында дәүләт программасы эшләп килә. 2009 елда аны гамәлгә ашыру өчен юнәлтелгән 49,4 миллион сум акчага 25 гаилә фатирлы булган, былтыр шундый ук суммага диярлек 23 гаилә торак алып куанган. Быел да бу максатларга 50 миллион сум сарыф ителәчәк. Күпме бу, азмы? Республикада әлеге программа буенча күп балалы гаиләләр өчен бер генә чират булдырылганын һәм анда теркәлгәннәр саны инде әллә кайчан меңнән узганын исәпкә алсаң, әлбәттә, аз. Һәм хәтта көлке һәм бераз гына мыскыллау да кебек.

Ветераннар — чорыбызның намусы, вөҗданы һәм югары әхлак үрнәге

21 мая

16-20 майда Уфаның “Зеленая роща” шифаханәсендә республикадагы ветераннар советлары рәисләренең квалификациясен күтәрү курслары оештырылды. Монда алар илебездәге һәм республикадагы социаль сәясәт, хокук, икътисад мәсьәләләре, салым сәясәте, торак төзелеше һәм реформасы, республиканың иҗтимагый тормышында киңкүләм мәгълүмат чараларының роле, “Сәламәтлек” проектын тормышка ашыру, ветераннарны дарулар белән тәэмин итү, медицина страховкасы, яшьләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча лекцияләр тыңлады, “түгәрәк өстәл”дә катнашты. Әлеге курслар кысасында совет рәисләре төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләренең социаль сәясәтне тормышка ашыруның хокукый һәм икътисади аспектлары турындагы чыгышларын тыңлады һәм алар белән аралашты. Әлеге чара кысаларында ветераннар Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов, Президент каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Сергей Лаврентьев катнаштылар. — Ветераннар белән очрашу минем өчен горурлык һәм зур шатлык, — диде Президент. — Өлкәннәр белән сөйләшү һәрвакыт җаваплылык таләп итә. Сезнең буын фидакарь хезмәт күрсәтте һәм сез яулаган үрләр безнең өчен буй җитмәслек биек. Чөнки сезнең рухыгыз башкача, идеологиягез, сәясәтегез бүтән булды. Бүгенге меркантилизм, керем артыннан куу заманында сез кешелеклелекнең матур мисалы, төп иҗтимагый көч, яшь буын өчен югары әхлаклылык үрнәге булып каласыз. Рөстәм Хәмитов өлкәннәрнең намуслы, фидакарь буын икәнлеген ассызыклады. Аларның күркәм традицияләрен алдагы буыннарга тапшыру мөһимлеген әйтте. Бүген республикада 2700 беренчел ветераннар оешмасы эшли. Аларга бер миллионлап кеше карый. Президент аларга җитди ярдәм күрсәтергә, пенсияләрне арттырырга, медицина ярдәмен көчәйтергә кирәклеген һәм Башкортстан Хөкүмәтенең, бюджет дефицитына карамастан, ветераннар куйган мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен акча кызганмаячагын әйтте.

“Өмет” программасы расланды

20 мая

Башкортстан Хөкүмәтенең 18 майдагы 162нче карары белән Рөстәм Хәмитов “Өмет” акыл ягыннан артта калган балаларга ярдәм күрсәтү республика программасын раслады. Программаның төп максаты — социальләштерү, җәмгыятьтән аерылуга юл куймау, гаиләдә уңышлы тәрбия бирү шартлары булдыру ысулы белән акыл ягыннан артта калган балаларның мөмкинлекләрен үстерү. Программа 2011-2013 елларга исәпләнгән. “Өмет” программасы проекты былтыр декабрьдә Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан оештырылган конкурста сайлап алынды. Программа чараларын гамәлгә ашыруга Фонд финанс ярдәм күрсәтәчәк. Акыл ягыннан артта калган балалар белән тергезү-реабилитация эшләрен оештыру нәтиҗәсендә аларны тормышка яраклаштыру дәрәҗәсен күтәрү планлаштырыла. Балаларның танып-белү сәләтенә игътибарны юнәлтергә кирәк. Программа тормышта кирәкле гамәл-күнекмәләрне үстерүгә исәпләнгән. “Өмет” программасын гамәлгә ашыру кысаларында акыл ягыннан артта калган инвалид балаларның мөмкинлекләрен үстерү, шулай ук Серафимовка акыл ягыннан артта калган балалар өчен интернат-йорты базасында шундый балаларны тәрбияләүче гаиләләрне реабилитацияләү өчен шартлар тудыру күз уңында тотыла. Программаны гамәлгә ашыру өчен кирәкле средствоның 70 проценты — республика бюджетыннан, 30 проценты Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү фондыннан бүленә.

Иртә кичтән хәерлерәкме?..

17 мая

Бүген — Халыкара балалар ышанычы телефоны көне

Төн. Телефон шалтырый. Йокылы тавыш: — Алло?.. — Мин... Миңа синең киңәшең кирәк иде... Бик кыен миңа... Ул мине яратмый... соң мин яратырлык та түгел бит, ахры... — Син бик яратырлык. Син бик матур, акыллы. Мин йоклый идем, иртәгә шалтыратырмын. — Алло, алло, тукта, куйма, зинһар өчен, сөйләшергә кирәк иде!.. Тик инде трубкада кыска гудоклар гына яңгырый. Беренче мәхәббәт сагышыннан газапланган үсмер кыз икенче ахирәтенең номерын җыя. Төн булу сәбәпле анысы да җавап бирми. Нишләргә? Әнә бит, әнисе йокламаган әле, аш-су бүлмәсендә. Ул аны, һичшиксез, аңлар, киңәш бирер. — Әни, сөйләшергә иде... — Әй, кызым, соң бит инде, бик арыдым. Иртәгә сөйләшербез, иртә кичтән хәерлерәк бит, — ди эштән кайтканнан бирле табак-савыт юып, икенче көнгә барлык гаиләгә төшке аш хәзерләп плитә янында кайнашкан әнисе, йончыган тавыш белән. — Ярар, — ди кыз сәер тынычлык белән һәм үзенең бүлмәсенә кереп китә. Шулай ук бик тыныч кына тәрәзәсен ача һәм тәрәз төбенә менеп баса... Бу мисалны Халыкара балалар ышанычы телефоны көне уңаеннан “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова сөйләде. Чыгышында ул балалар проблемаларының беренчел булуын һәм аларны хәл итүдә, үсмерләргә ярдәм күрсәтүдә ышаныч телефонының мөһим роль уйнавын билгеләде.

Иң мөһиме — гаиләгә уңайлы булсын!

12 мая

Гәзитебезнең 11 май санында өч игезәк ул үстерүче Лабановларның республика Президентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булулары турында мәкалә басылып чыккан иде. Гөлнара һәм Александр Лабановлар гаиләсе белән килеп туган хәлне Президент үзе тикшерергә булды. Быел март азагында бу гаиләдә өч игезәк туа. Әмма Лабановлар игезәк балалар тудырган өчен тиешле фатирны алалмый. Сәбәп Александрның хезмәт хакында була. Айлык керемне бүлсәң, һәр гаилә әгъзасына алты мең сум туры килә. Ә бу илебездә билгеләнгән яшәү минимумыннан мең сумга гына күбрәк. Нәтиҗәдә Лабановларга сөт кухнясы, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча субсидия, транспортта йөрүдә ташламалар һ.б. тәгаенләнми. Шул ук вакытта гаилә башлыгының хезмәт хакының ай саен якынча 12 мең сумы балаларны тукландыруга тотыла. Ә бит башка чыгымнар, ике кредит та бар. — Өч игезәк бала тудырган кешегә фатир бирелү турындагы программа булуын белгәч, бик шатланган идек. Аны юллый башладык. Барысын да закон буенча, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итмичә, тыныч кына эшләргә теләгән идек. Әмма беркайда да безне аңламадылар. Шуңа күрә ярдәм сорап Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать иттек. Аның блогына үзебезнең мәсьәлә турында яздык, — диде Александр Лабанов. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов бу хәлгә битараф калмады. Ул Гөлнара белән Александр Лабановларның өендә булды һәм чәй өстәле артында гаиләдә килеп туган мәсьәлә турында сөйләште.

Балалар — безнең киләчәгебез

05 мая

Уфада хәйрия концерты үтте

Уфаның “Бәйт әл-мал” фонды Конгресс-холлда “Өметле җылы җил” проекты кысаларында социаль приютларда тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү максатында хәйрия концерты үткәрде. Бу көнне Конгресс-холлга килүчеләр фойеда “Дөньяга балаларча караш” сурәтләр күргәзмәсен (анда 400дән артык эш куелган иде), Башкортстанның билгеле рәссамнары картиналарын карады. Билет сатудан һәм картиналар аукционыннан кергән акча ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга, аларның җәйге ялын оештыруга, балаларга социаль һәм психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк. — Башкортстанда балаларны яклауга юнәлтелгән чаралар байтак. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ятим балалар турында аеруча хәстәрлек күрелә, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина. — Бу изге эшкә хәйрия оешмаларының да кушылуы — куанычлы күренеш. Нинди дин тотуыбызга, кайсы милләттән булуыбызга карамастан, балалар турында кайгыртучанлык күрсәтүгә шатланырга кирәк. Хәйрия эшчәнлеге — изге гамәл, ул балаларның бәхет-шатлыгы, чын күңелдән әйткән ихлас “рәхмәт” сүзе булып кире кайтачак. Бер “рәхмәт” мең бәладән коткара, диләр. Без балаларыбыз өчен җаваплы, аларның киләчәге бүгенгебезгә бәйле. “Бәйт әл-мал” фонды директоры Артур Насыйбуллов хәйрия концертын үткәрүнең ятим балаларга ярдәм итү максатында оештырылуы, фондның үз эшчәнлеген “Көчсезләргә ярдәм итү өчен көчлеләрне берләштерү” девизы астында алып баруы турында әйтте. Чарада, шулай ук, республика Президенты каршындагы Дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет рәисе Вячеслав Пятков, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, “Альянс-РОСНО” җәмгыятенең төбәк филиалы җитәкчесе Галина Минушина, “Башкортстан инерт материаллары” предприятиесе директоры Салават Әхмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Социаль пенсия арта

31 марта

1 апрельдән социаль пенсияләр 10,27 процентка күтәреләчәк. Безнең республикада пенсионерның кайсы категориягә каравына бәйле рәвештә бу пенсияләр 405-953 сумга артачак. Элек социаль пенсияләр ике чорга бүлеп индексацияләнә: 1 апрельдән — узган елда товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үсү микъдарен исәпкә алып, ә өч айдан соң — 1 июльдә өстәмә пенсия индексация була иде. Быелдан башлап социаль пенсияләр елына бер тапкыр — узган елда пенсионерның яшәү минимумының ничек үзгәрүен исәпкә алып 1 апрельдән индексацияләнәчәк. Шулай ук 1 апрельдән дәүләт пенсиясе һәм өстәмә матди тәэминат пенсияләре дә артачак. Аларның күләме социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә. Андый пенсияләр чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, радиация һәм техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарга бирелә.

“Кояшкай”да җылы да, ямьле дә

26 марта

Авылларда хәзер балалар бакчалары да ябылып бара. Эш юклыктан яшьләр калмый. Ә Иске Казанчы авылында, киресенчә, элек киткәннәр дә кайтып йортлар сала, үз эшләрен ача. Шуңа да биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны кырыкка җитә. Мәктәп белән бер түбә астында урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасында әле 25 бала тәрбияләнә. — Балалар бик теләп йөриләр, суыктан да курыкмыйлар, — ди балалар бакчасы мөдире Эльвира Насыйбуллина. — Тәрбияче апаларының мавыктыргыч уеннар, дәресләр оештыруы аларга бик ошый. Уфа шәһәренең 1нче педагогия колледжында махсус белем алган, әлеге вакытта Бөре педагогия академиясендә читтән торып укучы Мөнирә Гаязованың нәниләрне заманча тәрбияләргә тәҗрибәсе дә, белеме дә бар. Үз гаиләсендә дә өч бала үсә. Икесе инде мәктәптә укый, кечкенәсе әнисе белән балалар бакчасына йөри.

Тәрбия туган телдән башлана

25 марта

Бу дөньяга яңа гомер бүләк иткән һәр кешенең тормышында бер проблема булып ала — сабыен балалар бакчасына урнаштыру. Әйе, яңа балалар бакчалары төзелеп, ачылып торса да, аларның җитешмәве әле һаман кискен кала бирә. Икенче проблема да бар – махсус белемле тәрбиячеләр җитешмәү. Уйлап карасаң, бу гаҗәп тә түгел, дөньяда бала караудан да авыррак эш бармы соң? Өстәвенә утызлап баланы берьюлы. Ярый ла аның хезмәт хакы лаеклы булса... Шуңа күрә, сер түгел, бүген тәрбияче һөнәрен башка эш таба алмаганга яисә үз баласын бакчага урнаштырыр өчен генә сайлаучылар да бар. Ә инде балалары үз һөнәрен чын-чынлап яратып башкаручы тәрбияче кулына эләккән ата-аналарны бик бәхетле дияргә була. Бар андый тәрбиячеләр. Мәсәлән, Илеш районының Югары Яркәй авылындагы 4нче балалар бакчасында 1983 елдан әлеге җиңелдән булмаган хезмәт йөген тартучы Рәзифә Хамматова нәкъ шундыйлардан. Өч дистәгә якын ел элек тәрбияче ярдәмчесе булып кына эш башлаган Рәзифәнең балалар белән ничек җиңел аралашуын, аларны яратуын, тырыш, уңган һәм сабыр булуын күреп, өч айдан ук тәрбияче итеп үрләтәләр. Бу эшкә дәртләнеп, яратып тотына ул, читтән торып Уфа педагогия училищесын да тәмамлый. Шушы еллар эчендә ничә дистә балага беренче тәрбия орлыклары салып, зур тормышка озаткан тәрбияче бүген дә яңа идеяләр, иҗади эзләнүләр белән яши. Балаларны җәлеп итә белгән бу ханымны ата-аналар “Ходайдан тәрбияче ул”, диләр. Намуслы хезмәте өчен Рәзифә Фаяз кызы Русиянең һәм Башкортстанның бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган. — Коллективыбызның җаны ул, бөтен эштә киңәшче һәм ярдәмче, профком рәисе буларак та һәркайсыбызны кайгыртып яши, — ди бакча мөдире Зарема Насыйрова һәм елмаеп өстәп куя. — Өченче баламны да нәкъ Рәзифә Фаяз кызы кебек тәрбияче канаты астында тәрбияләнәсен белеп кенә таптым.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»