Социаль өлкә

“Без дә шушы ил балалары”

20 декабря

Республикада узган чарада инвалидлар тагын бер тапкыр үз хокукларын белдерде. Ишетсеннәр иде...

— Уфада инвалидларга хәтта үзләрен тернәкләндерү үзәгенә дә үтү авыр, — дигән иде республика Президенты Рөстәм Хәмитов бер чыгышында. — Моны күрер өчен Президентның килеп һәр җитәкченең борынын шушыңа төртүе кирәк микән әллә... Ул вакыт Рөстәм Зәки улы, инвалидлар проблемасын шәхси контролемә алачакмын, диде. “Ачык мохит” программасы республика торак пунктларында халык өчен, шул исәптән инвалидлар өчен дә урамнарда, подъездларда, кибетләрдә барлык шартлар тудырылсын өчен эшләнгән. Пандуслар кую, җәяүлеләр үтеп йөргән юлдан бордюрларны алып ташлау әллә ни акча таләп итми. — Иң мөһиме — игътибар. Кайбер җитәкчеләр проблеманы күрергә теләми кебек. Бу эшкә тотынасылары килми, үзләре яшәгән шәһәрне, халкын яратмый, хөрмәтләми. “Ачык мохит” программасына акча бүленгән. Бу эшне һәр тарафта үткәрәчәкбез. Эшләмәгәннәр җәзага тарттырылачак, чөнки моны мин кешеләргә төкереп карау, дип бәялим. Безнең чиновникка ышан, әмма эшен тикшер, — дип белдерде Президент. Аның бу сүзләре әлеге өлкәдә эшләрне җанландырып җибәрде, республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль адаптацияләү турында торган саен ешрак ишетелә башлады. Без элек тә инвалидлар турында хәстәрлек күрмәдек түгел, күрдек. Тик ул вакытта алар өчен тернәкләндерү үзәкләре төзү белән чикләнсәк, заман хәзер алга бөтенләй башка таләпләр куя — инвалидлар җәмгыятьтән аерылып яшәргә тиеш түгел, алар безнең арада булырга: укырга, эшләргә, ял итәргә тиеш, ә без моның өчен шартлар тудырырга бурычлы — инвалидларның мәгълүмат алу һәм социаль объектларга үтеп йөрергә мөмкинлек тудыру проблемаларын күтәргән республика конференциясендә яңгыраган төп фикер шундый иде.

“Ана йөрәге” - сабый терәге

17 декабря

“Кызым церебраль паралич белән җәфалана. Аны ялгызым үстерәм. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Уфада пропискам да, торагым да юк. Мәчетле районында әти-әнием яши. Әмма анда миңа эш юк. Яшәргә нинди дә булса почмак алырга ярдәм итсәгез иде”. “Мин — тумыштан инвалид. 19 яшьлек улым, 75 яшьлек әнием белән 20 квадрат метрлы авыл йортында торабыз. Ул елдан-ел чери, яраксызга әйләнә бара. Торак шартларын яхшыртуга 15 ел чиратта торам, әмма бу мәсьәләдә алга китеш юк. Бер олы түрә янында соңгы сөйләшү вакытында ул, хәзер инде улың үсте, ул эшләп фатир алсын, диде”. “Инвалид коляскасы алалмыйбыз, ирем мине инвалид балаларым белән йорттан куып чыгарды, Кытай клиникасында дәвалану өчен акча җыярга ярдәм итегез...” “Ана йөрәге” оешмасына килгән хатларның берничәсе генә бу. Ана булу — дөньядагы иң зур бәхет кенә түгел, хатын-кыз өчен зур сынау да. Бигрәк тә, бала тумыштан сырхау булса. Статистика мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда мөмкинлекләре чикле 14 мең бала яши. Ә Русиядә ел саен 100 баланың 2се инвалид булып туа, бу санга соңрак каты сырхауга юлыккан балалар саны да кушыла. Кызганычка каршы, ул елдан-ел артуга бара. Көтеп алган нарасые инвалид булып туган анага нишләргә? Гадәттә, ул үз кайгысы казанында ялгызы кайный, “өметсез бу”, дип, табиблар баланы дәвалаудан баш тарта, эшкә урнашу мәсьәләсе кискенләшә, гаилә хәлләре үзгәрә...

Производствода зыян күрүчеләргә автомобильләр тапшырылды

03 декабря

Производствода зыян күргән һәм һөнәри авыруларга дучар булган 24 кеше ВАЗ-2107 автомобильләре ачкычлары алды. Документларны аларга Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов тапшырды. Махсус автомашиналарда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар да күз уңында тотылган. Автомобильгә гадәти идарә итү мөмкинлеге калдырылуы да бик мөһим, кирәк булганда инвалидны башка шофер алмаштыра ала. Бүген республикада 10 меңнән артык кеше производстводагы бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мотлак социаль страховка акчасы исәбенә страховка түләүләре ала.

Асрамага әби бирәм, пенсияләре белән!

26 ноября

Әллә ничә гәзиткә белдерү бирдем, кеше күп йөри торган урыннарга ябыштырдым: “Инвалид караучыга бер мең өч йөз сиксән сум түлим. Янында яшәү түләүсез, ашау да инвалид исәбеннән. Кем тели?” Шалтыратучылар булды. Карарга теләк белдерүдән алда, түләү хакының дөреслеге белән көлемсерәп кызыксындылар. Бер саны урынына ун саны түгелме, янәсе. Унбер мең өч йөз сиксән сум аласылары килә икән. Ә бит хөкүмәт инвалид караучы кешегә нәкъ шушы хакны — 1 мең 380 сумны түли. Ә андый кешене табуга караганда, аңа документ-белешмә юллау, туплау күпкә авыррак булып чыкты. Ялланучыга төп шарт — ул бер урында да эшләмәскә (хәтта бер генә сәгатькә барып кайта торган эштә дә), бернинди пособие (эшсезлек буенча пособие дә), пенсия дә алырга тиеш түгел. Һәм шушы хакта тиешле оешмалардан пенсия фондына белешмә китерү таләп ителә. Мин бер студент кыз белән таныштым. Студентларга инвалидларны карарга ялланырга ярый икән. Әйбәт булды, белешмә-документлар җыя башладык. Паспорт һәм прописка, социаль номер, страховка таныклыгы күчермәсен эшләтеп алдык. Кайда һәм кайчанга кадәр укуы, бер җирдә дә эшләмәве, халыкны эш белән тәэмин итү бюросында исәптә тормавы, пособие алмавы турында белешмәләр алырга озак кына вакыт китте. Моннан тыш инвалид кешедән дә белешмәләр таләп ителә икән. Инвалидлыкка справка (анысы инде күптән пенсия фондында бар, нигә кабат-кабат сораталардыр), хезмәт кенәгәсенең күчермәсе — монысы да аларда бар, ә шулай да таләп итәләр. Бәлки эшлидер, янәсе. Беренче группа инвалид ничек эшләсен инде?! Эшләрлек булгач, аңа нигә караучы кирәк? Ярый, боларын да тешне кысып түзә-түзә булдырдык. Инде студент кыз белән икәү пенсия фондына документларны тапшырырга килдек. Мондагы чират! Бер сәгать үтте, ике, өч... Кемнәрдер чиратсыз да керә. Үлгәннәргә таныклык тутыручылар икән. Аларны чиратсыз хезмәтләндерәләр.

Бала кимчелеклеме, җәмгыятьме?

20 октября

Соңгы арада яшәешебезгә “инклюзив белем бирү” дигән ят термин үтеп керде. Ул аерым мохтаҗлыкларга ия балаларны гадәти гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытуны аңлата. Инклюзив белем бирү нигезенә сабыйларны теләсә нинди дискриминацияләүгә юл куймау, бөтен кешегә тигез мөнәсәбәт тәэмин итү, әмма мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем алу өчен аерым шартлар тудыру салынган. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Лилия Гомәрова Башкортстанда инклюзив белем бирүне үстерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрде. Әйтеп үтүебезчә, бу яңа терминны инвалид балаларның гадәти сыйныфта сәламәт укучылар белән бергә укытылуы дип аңларга кирәк. — Интернатларда һәм йорт шартларында гына тәрбияләнү камил акыллы инвалид баланы шушы мохит белән чикли. Аңа үсү һәм үзен җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасы итеп тою, белем алу, арытаба тормышта үз урынын табу, файда китерү өчен мөмкинлек бирми. Бүгенге “түгәрәк өстәл” республиканың мәгариф системасы өчен әлегә яңа булган юлны ача, — диде Лилия Салават кызы. Уфада 7нче һәм 87нче мәктәпләр инклюзив белем бирү программасын гамәлгә ашыра. Бу учреждениеләргә шартлар тудыру өчен ике миллион сумнан артык акча бүленгән, әмма проектны тормышка ашыра башлагач та авырлыклар килеп туган. Беренче проблема җан исәбенә финанслау системасында норматив-хокукый базадагы җитешсезлекләр белән бәйле. “Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучылар, гарип бала килү белән мәктәп акча югалта башламасын өчен тиешле шартлар булырга тиеш, дип исәпли.

Юлларыгыз уң булсын!

25 августа

“Күп илләрдә социаль сәясәт барлык катлам кешеләренә дә бер төрле яшәү шартлары тудыруга йөз тота. Русиядә дә бу шулай булырга тиеш, — дип белдерде “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Бөтенрусия чукраклар җәмгыяте” президенты, Русия Президенты каршындагы Инвалидлар эшләре буенча совет әгъзасы Валерий Рухледев. – Кызганычка каршы, бу өлкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр күп. Аларга күбрәк игътибар юнәлтер өчен без “Җайлы кулланышлы транспорт мохите һәм юл хәвефсезлеге” дип исемләнгән автоузыш оештырырга булдык. Әлеге чара “Тигез хокук – тигез мөмкинлекләр” девизы астында уза. 20 августта Мәскәүдән чыккан 8 автомобиль 20 сентябрьдә Владивостокта юлын тәмамлаячак. Алар Казан, Уфа, Чиләбе, Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Чита, Благовещен, Хабаровск шәһәрләрен узачак. Уфада алар Казаннан соң икенче булып туктадылар. Татарстанга кадәр “ГАЗель” машинасында килгән коляскадагы инвалид әлеге чарадан читләшергә мәҗбүр булган. Аның “ГАЗ” җәмгыяте чыгарган машиналарга карата фикере җитәкчелеккә җиткереләчәк. — Мондый чаралар нәкъ шундый кара-каршы сөйләшүләр өчен кирәк тә инде, — дип билгеләде “Мир глухих” гәзите мөхәррире Станислав Иванов. — Әмма мәсьәлә машиналарда гына түгел. Безнең автомобиль юллары янындагы инфрастуктура инвалидларга һич тә җайлашмаган. Заправкаларны гына алыйк. Сөйләшә белмәгән кеше операторга машинага нинди бензинның никадәр кирәк булуын ничек аңлатырга тиеш? Чит илләрдә бу мәсьәлә күптән хәл ителгән, анда мондый сорауларга автомат җавап бирә. Безнең халык ишетмәсә дә, иреннәрдән укый белә. Әмма ни галәмәт — автозаправкаларда оператор белән сөйләшә торган тәрәзә көзгесыман эшләнгән. Анда син тик үзеңнең сурәтеңне генә күрәсең. Ә юл хавефсезлеге хезмәткәрләре безнең кул белән сөйләшүнең иң гади алымнарын гына булса да белсәләр икән дигән хыял бөтенләй тормышка ашарлык түгел.

Ятим балаларны тәрбияләүдә яңалыклар

16 августа

Башкортстан Хөкүмәтенең 12 августтагы 276нчы карары белән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларны карау-тәрбияләү һәм укыту буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфат стандарты расланды. Республикада ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга бюджет нигезендә белем бирүче 27 дәүләт учреждениесе эшләп килә, балалар йортларында 1100 кеше тәрбияләнә. Яңа стандартлар буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү аларга тагын да сыйфатлырак тәрбия бирүгә булышлык итәчәк. Стандартларны дәүләт хезмәте күрсәтү сыйфатын формаль таләпләргә тәңгәл килүе, шулай ук, төрле ысуллар, шул исәптән тәрбияләнүчеләрнең мөрәҗәгатьләре, аларның сорауларга җаваплары нигезендә бәяләнүче нәтиҗәлелек күрсәткечләре билгели.

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

30 июля

Республикабызның 230 меңгә якын эшләүче пенсионерының августтан пенсиясе артачак. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 1 августтан хезмәт пенсияләренең күләменә, “Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында” Федераль законның 17 статьясындагы 5нче пунктына ярашлы, төзәтмәләр кертте. Бу норма эшләүче яисә пенсиягә соңгы төзәтмәләр керткәннән соң эшләүче һәм төзәтмәләр кертүдән язма рәвештә баш тартмаган пенсионерларга кагыла. Гражданның шәхси исәбендә чагылган һәм пенсия капиталы күләмен билгеләгәндә исәпкә алынмаган страховка взнослары күләме пенсия күләмен яңадан карау өчен нигез булып тора. Страховка взнослары турында мәгълүмат эш бирүчеләрдән алына. Элекке төзәтмәләр кертүдән бу шуның белән аерыла: ул узган елгы гына түгел, агымдагы елның 1нче кварталында да Пенсия фондында теркәлгән страховка взнослары турындагы мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла.

Йөрәкләрне учларына алып, яраларны өреп бәйлиләр

09 июня

Кичә республикада Социаль хезмәткәрләр көне билгеләнде. Төп тантана Конгресс-холлда узды. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Азамат Илембәтов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Әлеге бәйрәм 2000 елда Русия Президенты Указы белән булдырылды. Ә социаль хезмәтнең тарихы күпкә тирәнрәк. 1701 елның 8 июнендә Петр I социаль яклау дәүләт системасы турында Указга кул куя. Нәкъ шул көннән башлап социаль яклауга мохтаҗлар белән аерым дәүләт структуралары шөгыльләнә башлый. Республиканың социаль яклау хезмәтендә бүген 13 мең белгеч эшли. Узган елда алар 236,1 мең кешене хезмәтләндергән. Шулай ук 30,6 мең кешегә йортында социаль ярдәм күрсәтелә.

Мохтаҗларга ярдәм итү — изге эш

01 июня

Балтач районы Югары Карыш авылындагы социаль приют тормышта авыр хәлдә калган балаларга вакытлыча ярдәм итү белән шөгыльләнә. Монда, нигездә, ата-аналары булып та караучысыз калган балаларны китерәләр. Узган елда приют аша 93 бала үткән, аларның тугызы Караидел районыннан. Приютка алынган балалар социаль, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм үз-үзләрен хезмәтләндерү буенча реабилитация үтә. Аларның барлык документлары тәртипкә китерелә, караучысыз, ятим калганнарына пенсия юллана. Балалар кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителә. Приюттагы балалар Югары Карыш урта мәктәбендә белем ала. Районда ялгыш юлга баскан ата-аналар белән дә даими тәрбияви эш алып барыла. Нәтиҗәдә, аларның күпчелеге үз хаталарын танып, дөрес юлга баcа. Узган елда шундый 65 гаиләгә, торак шартларын тикшергәннән соң, балалары кире кайтарылды. Приютта эшләүчеләр балаларны патронат гаиләләргә урнаштыру белән дә шөгыльләнә, узган елда өч балага яңа гаилә табылды. Әлеге вакытта приютта 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге 18 бала тәрбияләнә. Балаларга уңайлы шартлар булдыру өчен дә биредә күп эшләнә. Бу җәһәттән “Мәрхәмәт” хәйрия фонды 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәткән. Ул акчага компьютер, принтер, 8 велосипед, карават яны тумбочкалары һәм өстәл уеннары алынган. 30 майда фондның попечительләр советы рәисе Гөлшат Гафурҗан кызы Хәмитова Югары Карыш авылындагы приютка килеп, биредәге яшәү һәм хезмәт шартлары белән танышты, бүләкләр тапшырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»