Социаль өлкә

Изгелек кылуны һөнәр итеп сайлаганнар

09 июня

Социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмендә башкаланың “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов тәбрикләде. Шушы көнне биредә “Мин яратам сине, тормыш” республика фестиваленә йомгак ясалды.

Әбиләрне дә үзенә караткан бит

08 июня

Яше барган саен кешенең көнкүреш ихтыяҗлары һәм мәнфәгатьләре, гаиләдәге, җәмгыятьтәге социаль статусы үзгәрә, үз-үзен хезмәтләндерүдә кыенлыклар килеп туа, сәламәтлеге какшый башлый. Бу җәһәттән дәү-ләт өлкәннәргә төрле яклап ярдәмгә килә. Өйдә социаль ярдәм хезмәте күрсәтү — нәкъ шундыйлар исәбендә. — Районда 58 социаль хезмәткәр 400дән артык ветеранны йортларына барып хезмәтләндерә. Узган елда алар тарафыннан 162 мең сумнан арткан 7868 социаль хезмәт күрсәтелде, — ди “Илеш районы халкын социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге директоры Галия Фәхрисламова. — Социаль хезмәткәрләребез арасында аеруча тырышып эшләгәннәре бар. Югары Яркәй авылыннан Зилара Шәемова, Кадердән — Рәфидә Маликова, Ишкардан Илдар Сафиуллин — нәкъ шундыйлардан. Тугыз елга якын шушы эшне башкаручы Илдар Мәгъфүрҗан улы турында аерым әйтеп үтәсем килә. Япь-яшь кенә булуына карамастан, эшен җиренә җиткереп, яратып башкара. Төгәллеге, гаделлеге, гадилеге белән башкалардан аерылып тора.

Гаиләм — гомер таңым, киләчәгем

24 мая

Кичә Уфада “Гаилә һәм балачак: тәҗрибә, мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары” дип аталган V Бөтенрусия конгрессы узды. “Русия гаиләсе” Милли-иҗтимагый комитеты Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Русия дәүләт социаль университеты, Русия җыелышы Федерация Советы белән берлектә оештырган бу чара республикада игълан ителгән “Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланды. — Нинди заманда да дәүләт турында аның гаилә хакында кайгыртуыннан чыгып фикер йөртәләр, — дип билгеләде мәртәбәле чараны ачып Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, “Русия гаиләсе” Милли-иҗтимагый комитетының Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе Фидус Ямалтдинов. — Республикада 500 меңгә якын гаиләдә 1 миллионга якын бала тәрбияләнә. Бу — Башкортстанның төп байлыгы. Республикада гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирелә. Башкортстан бюджетыннан гаиләләргә 30га якын пособие түләнә. Узган елда күп балалы гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга 890 миллион сум акча тотынылган. Иң мөһимнәрдән саналган торак мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелгән сертификатларга 190 миллион сум акча бүленгән. 2001 елдан башлап балигъ булмаган 9 бала тәрбияләүче 64 гаиләгә “ГАЗель” автомобиле тапшырылган. — Әмма болар — ирешелгәннәрнең чиге түгел, — диде хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. — Без, гаиләләргә бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәмнән тыш, алар мәнфәгатен закон нигезендә яклауга ирешергә бурычлы.

Инвалидлар өчен яңа электр транспорты

10 мая

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Советлар Союзы Герое С. И. Зорин исемендәге 1нче Уфа трамвай депосында үткән коляскада йөрүче инвалидлар өчен шәһәр электр транспорты презентациясендә катнашты. Рөстәм Хәмитов депода эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ветеран-әфганлыларны Җиңү көне белән котлады. Аларның һәркайсының кулын кысып, бүләкләр тапшырды. Үз чиратында, ветераннар Президенттан Уфада һәм, тоташ алганда, Башкортстанда трамвай-троллейбус транспортын үстерүне сорады.

Пенсияләр артты

04 апреля

Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, 1 апрельдән пенсия күләмен индекслау коэффициентлары расланды. Хезмәт пенсиясе алучыларның пенсия күләме 3,41 процентка артты. Бу категория гражданнарга пенсия күләме быел икенче тапкыр арттырыла. Мәгълүм булуынча, 1 февральдән пенсия 7 процентка арттырылган иде. 1 апрельдән социаль пенсия, шулай ук, социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче барлык төр дәүләт пенсияләре (чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, радиация тәэсиреннән зыян күргән кешеләргә инвалидлык буенча һәм башкалар) 14,1 процентка артты.

Инвалид балаларга ярдәм күрсәтелә

29 марта

Октябрьский шәһәренең яшьгвардиячеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар яшәгән бүлмәләрдә төзекләндерү эшләре үткәрәчәк. Бу максатка акча хәйрия концертында җыелды. Октябрьскийда үткәрелгән рэп-фестивальгә Идел буе федераль округыннан сәнгать коллективлары җыелды. — Мондый фестиваль Октябрьский шәһәрендә беренче тапкыр гына үткәрелми. Яшьгвардиячеләр аны хәйрия йөзеннән оештыру тәкъдиме белән чыкты, чөнки бүгенге көндә безнең шәһәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән 272 бала яши. Аларның йөзе аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Концерттан кергән акчага без яшьгвардиячеләр көче белән биш бүлмәне ремонтларга исәп тотабыз һәм бу безнең беренче адымыбыз гына әле.

“Газпром нефтехим Салават” социаль тармакны кайгырта

07 февраля

Русия Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы, сенатор Анатолий Бондарук һәм Башкортстанның Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов Салават шәһәрендә эш сәфәрендә булдылар. Кунаклар шәһәрнең балалар дәваханәсен, “Нефтехимик” спорт сараен, “Маяк” реабилитация үзәген, Боз сараен, беренче лицейны карады. Бүгенге көндә шушы объектларның бер өлеше реконструкцияләнә яки яңадан төзелә. Барлык шушы эшләрнең инвесторы — “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте.

Пенсияләр арттырылды

02 февраля

Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, 1 февральдән барлык төр хезмәт пенсияләре, аларның күләменә бәйле рәвештә, 7 процентка артты. Ике пенсия алучылар өчен аның берсе генә — хезмәт пенсиясе үзгәрде. Нәтиҗәдә Башкортстанда хезмәт пенсиясенең уртача күләме 560 сумга артты һәм 8560 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме — 8900 сум.

Социаль торак төзелергә тиеш!

27 января

Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанның коммерциягә карамаган Социаль торак төзелеше фондының Попечительләр советы утырышын үткәрде. — Торак төзелеше — республикада иң авыр проблемаларның берсе. Миңа килгән мөрәҗәгатьләрнең кырык проценты шушы мәсьәләгә кагыла. Бер кешегә туры килүче торак мәйданы буенча республика Русиядә алтмышынчы урыннарда, ә Уфа миллионлы шәһәрләр арасында соңгы урында бара. Меңнәрчә кеше торакны арзанрак хакка сатып алабыз, дип алданды, ни акчасыз, ни фатирсыз калды. Дәүләт аларның бәласенә битарафлык күрсәтте. Безгә торак төзелешендә ихтыяҗ белән тәкъдимне тигезләр өчен бик нык тырышырга кирәк. Республика максатлы программасына ярашлы, быел 2,3 миллион квадрат метр, ә 2015 елга 3,5 миллион квадрат метр торак сафка кертергә тиешбез. Бүген республикада 64 мең кеше фатирга чират тора, аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 3,5 миллион квадрат метр социаль торак кирәк. Бу дистәләрчә миллиард сум акча дигән сүз, — дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.

Университетта укыйлар, чит илләрдә ял итәләр

21 января

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә узган Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланды. Бүген республикада 797 мең пенсионер яши, шуларның яртысыннан күбрәге, ягъни 410 меңе социаль ярдәм чаралары белән файдалана. Узган ел йомгаклары буенча, аларга айлык акчалата түләүләр күләме 1 миллиард 338 миллион сумнан артып киткән. — Федераль һәм төбәк льготникларына торак биналары һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча акчалата компенсация һәркайсына шәхсән исәпләнә. Барысы да торакның төренә һәм һәр муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең республика стандартлары күләменә бәйле. Бу юнәлеш буенча түләнгән средстволар күләме 1 миллиард 756 миллион сум тәшкил итте, — диде чыгышында хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Наталья Алмаева. Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен республика бюджеты исәбенә социаль түләүләрнең федераль дәрәҗәдә каралмаган өстәмә төрләре билгеләнгән. Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар, сугыш инвалидларының аерым категорияләре, СССРның, Русия Федерациясенең, Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәре булган ветераннар пенсияләренә өстәмә ала. Былтыр 15 мең тирәсе кеше өчен аның гомум күләме 106,6 миллион сум тәшкил иткән. Русия Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында указына ярашлы, 1623 ветеран һәм һәлак булганнарның тол хатыннары торак белән тәэмин ителгән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»