Социаль өлкә

Пенсия системасын реформа көтә

04 октября

Русиядә пенсия түләү системасын үстерү стратегиясе әзерләнә. Мөһим документ пенсия системасын илебездәге икътисади үсеш кысаларына һәм халыкара стандартларга туры китерүне күз уңында тота. Русиянең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары, статс-секретарь Анд-рей Пудов һәм Русия Федерациясенең Пенсия фонды идарәсе рәисе Анатолий Дроздов катнашлыгында үткән селектор матбугат конференциясе киң җәмәгатьчелек карамагына чыгарылган документ проектын тикшерүгә багышланды. Мәскәү белән туры элемтә барышында алар шулай ук төрле төбәкләрдән журналистлар биргән сорауларга җавап бирде.

Яшәгән саен яшәреп булмый

01 сентября

Русия Федерациясенең Пенсия фонды Хезмәт министрлыгы белән берлектә чираттагы пенсия реформасы стратегиясен билгеләде. Ул 15 сентябрьгә кадәр Хөкүмәткә тапшырылырга тиеш, ә октябрь башында Президентка тәкъдим ителәчәк. Әлеге вакытта бу стратегия буенча төбәкләрдә фикер алышу бара.

Пособие һәр бала өчен түләнәчәк

02 августа

Башкортстан Хөкүмәте “Инвалид бала карау-тәрбияләү буенча пособие тәгаенләү һәм түләү тәртибе турындагы положениегә үзгәрешләр кертү турында” карар кабул итте.

Гариза таләп ителми

27 июля

1 августтан эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе күләменә төзәтү кертеләчәк. Мондый еллык кабаттан исәпләү гражданнардан гаризалар таләп итмичә эшләнә. 2011 елның 1 августында төзәтүләр кертелгән хезмәт пенсиясе алучыларга, агымдагы елда пенсияләрне кабаттан исәпләү өчен узган елның 2-4 кварталы һәм агымдагы елның 1 кварталы өчен страховкалау взнослары исәпкә алыначак.

Президент күп балалы гаилә белән очрашты

11 июля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфада яшәүче Гөлнара Бакировага “Ана даны” медале тапшырды. Республика башлыгы очрашуга Бакировларның тату һәм зур гаиләсенең барлык әгъзаларын да чакырды. Бу гаиләдә герой анадан башка гаилә башлыгы Сергей Викторович һәм алты бала: 18 яшьлек Азалия, 15 яшьлек Анжелика, 8 яшьлек Алина, 5 яшьлек Анна, 3 яшьлек Андрей һәм 2 яшьлек Аделина яши.

Якты чырай, тәмле аш

07 июля

Президент Рөстәм Хәмитов социаль ашханә эшчәнлеге белән танышты

Башкалада кафе-рестораннар белән беррәттән, һәркем дә тукланырлык гадәти ашханәләр булдыру турындагы мәсьәлә күптән чишелешен көтә. Бигрәк тә аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен туклану мәсьәләсе кискен тора. Шушы уңайдан Уфаның “Мәктәп һәм балалар туклануы” муниципаль унитар предприятиесенең Киров, Калинин, Октябрь районы филиалларында социаль ашханәләр ачылды. Кичә башкаланың эшче хәбәрчеләр урамында урнашкан ашханәдә Президент Рөстәм Хәмитов булды. — Әлеге ашханәдә ял һәм бәйрәм көннәреннән башка һәр көнне 60лап кеше туклана, — ди башкаланың Киров районы халыкны социаль хезмәтләндерүнең комплекслы ”Изгелек” үзәге директоры Тәгъзимә Габделвәлиева. – 2011 елның 29 апрелендә ачылганнан башлап без 600 кешене хезмәтләндердек. Килүчеләргә бер тапкыр комплекслы төшке аш тәкъдим итәбез. Президент эш шартлары, бирегә килүчеләр белән аралашты. — Миллионнан артык кеше яшәгән Уфа кебек шәһәргә мондый ашханәләрнең өчәү генә булуы канәгатьләнерлек түгел, әлбәттә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Алар һәр районда булырга тиеш.

“Мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм ит”

03 июля

Башкортстанда шундый исемдәге хәйрия акциясе старт алды. Ул инвалид балаларга, ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, шулай ук күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр хәлдәге тулы булмаган гаиләләргә ярдәм йөзеннән оештырылды. Акция шартларына ярашлы, ярдәм итәргә теләүче гражданнардан һәм предприятиеләрдән язу-сызу кирәк-яраклары яңа килеш кенә кабул ителә. Портфельләрне, мәктәп формасын, уку әсбапларын, әдәби китапларны яңа яисә яхшы сакланган хәлдә тапшырырга мөмкин.

Социаль ярдәм максатлы булырга тиеш

27 июня

Тәрбиягә бала алган ата-аналарга һәм патронат тәрбиячеләргә акча артачак, уллыкка яисә кызлыкка бала алучылар һәм опекуннар махсус әзерлек үтәргә тиеш булачак. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсен камилләштерүгә юнәлтелгән закон проектлары республика парламентының 28 июньдә үтәчәк чираттагы сессиясендә тикшереләчәк. Парламентарийлар көн тәртибенә кертелгән закон проектларының берсе белән Башкортстан Республикасының Гаилә кодексына үзгәрешләр кертергә ниятли. Яңалыклар ата-ана тәрбиясеннән калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алучылар өчен психологик-педагогик һәм хокук әзерлеге үтүне күз уңында тота. Бу таләп чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә дә кагылачак.

“Без яшь әле, яшь...”

23 июня

Мәләвез районында “Халык университеты” программасы буенча шөгыльләнүчеләр картаерга ашыкмый

Мәләвез шәһәрендә “Халык университеты” программасы буенча белем алучылар бу көнне аерым курс тәмамлауларын раслаучы танытма алырга җыелган иде. Гомерләрендә чираттагы имтиханны лаек үткәнне дәлилләүче документ алар өчен әллә нинди затлы дипломнардан да кыйммәтрәк шикелле тоелды. Укытучылары Татьяна Силина, Марина Дегтярева, Алексей Сороченко чал чәчле “студентларын” шушы күңелле вакыйга белән ихлас котлады.

Үз йортыңа җитмәсә дә...

16 июня

Республиканың һәр районында диярлек өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү бүлекләре эшләп килә. Күптән түгел Туймазы районының Кәкребаш авылында урнашкан приютта яшәүчеләр белән таныштык. Бу учреждение — район һәм шәһәрнең халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәгенә караган сигез бүлекчәнең бер тармагы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»