Социаль өлкә

“Статус алу безгә зур җаваплылык өсти”

17 июля

Туймазы шәһәре икътисади куәте, инфраструктурасы, бай мәдәнияте белән республикада тотрыклы үсүче алдынгы төбәкләрдән санала. Алдагы елда ул 55 еллык юбилеен билгеләргә җыена. Шушы дәвердә зур үсеш юлы үткән шәһәр бүген дә данлы традицияләргә тугры кала. Аның йөзе күзгә күренеп матурлана, халыкның тормыш-көнкүреше яхшы якка үзгәрә. Туймазылыларның күп күрсәткечләр буенча республикада һәм илдә алдынгы урыннарны биләве һич тә очраклы түгел. Торак-коммуналь хуҗалыкны үстерүдәге эшчәнлеге өчен муниципалитет Русия Төбәкләр үсеше министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Бүген Туймазы — Башкортстанда иң төзек шәһәрләрнең берсе. 2012-13 елларда аның республикада муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән “Иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе” конкурсында 1-2нче урыннарны алуы шушы хакта бик ачык сөйли. Мондый казанышлар — урындагы властьларның гына түгел, ә шушы бәрәкәтле җирдә матурлыкны үз куллары белән тудырган кешеләрнең дә тырышлыгы нәтиҗәсе. Туймазы шәһәре биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Ханов белән корган әңгәмәдә сүз шул хакта.

Нәтиҗәлелек таләп ителә

10 июля

Хөкүмәт йортында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләренә идарә итү буенча өчьяклы республика комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аны Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова алып барды.

“Бәхетле билет”

05 июля

Уфадагы “Болытлар” хәзерге заман сәнгате үзәгендә шул исемдәге фотокүргәзмә ачылды. Аны башкала хакимиятенең Опека һәм попечительлек буенча идарәсе һәм бала хокуклары буенча вәкиле оештырган.

Егерме ел халык иминлеге сагында

03 июля

Егерме ел элек республика Президентының “Башкортстан Республикасының Дәүләт социаль страховкалау фонды турында” Указы дөнья күрде. Ул республикада социаль страховкалауның үз системасын төзүгә этәргеч булды һәм тиз эшләп китте.

Бала күңеле - анада, ана күңеле - шешәдә...

28 июня

Кечкенә Юля үскәч артист булырга хыяллана. Үзенә әле нибары алты яшь булуга карамастан, матур итеп җырлый, шигырьләр сөйли. Бик теремек һәм акыллы кыз ул. Тик янында аның уңышларына сөенүче әнисе генә юк. Юля приютта яши. Аның кебек егермедән артык бала өчен Калтасы приюты җылы һәм якты, иркен һәм чиста яшәү урынына әйләнгән. Биредә эшләүче тәрбиячеләр, хезмәткәрләр аның бүгенгесен ничек кенә күңелле, матур итәргә тырышмасын, үткән тормышы Юляның күзләрендә яши. Алты яшьлек балага хас булмаган сагышлы һәм моңсу күзләрдә.

Аз керемлеләргә 100 мең сумм

18 июня

Башкортстан Хөкүмәте социаль контракт нигезендә аз керемле гражданнарның аерым категорияләренә адреслы социаль ярдәм күрсәтүнең яңа тәртибен раслады. Ярдәмнең мондый төре кемнеңдер социаль тәрбиясендә, туендыруында яшәүне бетерүгә юнәлтелә һәм аз керемле гражданнарга адреслы “старт капиталы” һәм дәүләт булышлыгы ярдәмендә үзләренең матди хәлен яхшырту мөмкинлеге бирә.

“Кояшкай” – милләтләр гөлләмәсе

17 июня

“Бала күңеле — сандык, анда нәрсә салырга да була”, диләр. Чыннан да, сабыйларыбызга биргән тәрбия аларның киләчәк тормышының нигезе булачак. Әти-әнигә, Туган илгә мәхәббәт белән бергә, башка милләтләргә дә хөрмәт һәм сөю тәрбияләргә кирәк. Җир шарында халыклар дуслыгыннан да кыйммәтрәк тагын нәрсә бар?! Без дә нәниләребезгә шуны аңлатырга тиеш.

Ил җитәкчесеннән - орден, республикадан - “ГАЗель”!

14 июня

Элита, Артур, Әлмир, Айгиз, Айназ, Әйзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур — барысы да бер гаиләдә тәрбияләнүче балалар. Икесе Башкортстан дәүләт аграр университетында белем ала, дүртесе мәктәптә укый, өчесе әлегә өйдә. Күпбалалы әти Винер Хәйдәршин —“Башкиравтодор” җәмгыятендә бульдозерчы, хәләле Альбина — “Халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәге”ндә хуҗалык мөдире. Гаилә Балтач районының Югары Карыш авылында дөнья көтә. Узган ел ахырында, Русия Президенты указына ярашлы, Альбина һәм Винер Хәй­дәршиннар “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнгән иде. Югары бүләк күптән түгел Сочи шәһәрендә тапшырылган. Федераль бюджеттан 100 мең сум акча да бүленгән. “Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Законга ярашлы, 18 яшькә җитмәгән 9 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә республика бюджеты исәбеннән “ГАЗель” микроавтобусы бирү каралган. Әмма Хәйдәршин­нарның ике баласы балигъ булып өлгергән. Димәк, закон буенча аларны транспорт чарасы белән бүләкләп булмый. Республика Президенты вазыйфасын вакытлыча баш­каручы Рөстәм Хәмитов Хәй­дәршиннар гаиләсен бүләкләү максатында Баш­кортстан Хөкүмәтеннән бюджеттан тыш чыганаклардан микроавтобус алуга акча бүлүне сораган. Һәм 11 июньдә Республика йортында гаиләгә “ГАЗель” ачкычлары тапшырылды. Винер Хәйдәршинның үтенече буенча, “Фермер” модификацияле бортлы автомобиль сайланган. “Хуҗалыкта кирәк!” — дип аңлата ир.

Күңел күзем күрә

07 июня

Калтасы районындагы әлеге изге һөнәр ияләре арасында 69 яшьлек бабай да, 25 яшьлек егет тә бар

Рәшидә апа тома сукыр. Кайчандыр кояш нурларын, яктылыкны бераз сизсә дә, соңгы ун елда ул дөм караңгылыкта яши. Бары тик куллары белән генә капшанып, кирәкле әйберен таба. Чәй куеп эчәлсә дә, катлаулырак эшләрне башкара алмый. Шуңа да социаль хезмәткәрләр карамагында. Язмышның усал шаяруымы, кайчандыр Рәшидә апа үзе социаль хезмәтләндерү үзәген җитәкләгән, шундый ук ярдәм таләп ителгән әби-бабайлар белән эшләгән. Бүген килеп менә үзе шул хезмәткә мохтаҗ.

Киләчәккә өмет уятучы үзәк

04 июня

Юбилее уңаеннан социаль учреждениегә өч миллион сумлык сертификат тапшырылды

Кичә Уфаның Мөмкин­лекләре чикле балаларны һәм үсмерләрне тернәк­ләндерү үзәгенә ун ел тулу уңаеннан зур бәйрәм булды. Сабыйларның шатлыгын уртаклашырга республика Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов, Премьер-министр урынбасары Ли­лия Гомәрова, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова һәм башка кунаклар килде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»