10.05.2012 - Социаль өлкә

Инвалидлар өчен яңа электр транспорты

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Советлар Союзы Герое  С. И. Зорин исемендәге 1нче Уфа трамвай депосында үткән коляскада йөрүче инвалидлар өчен шәһәр электр транспорты презентациясендә катнашты.

Рөстәм Хәмитов депода эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ветеран-әфганлыларны Җиңү көне белән котлады. Аларның һәркайсының кулын кысып, бүләкләр тапшырды. Үз чиратында, ветераннар Президенттан Уфада һәм, тоташ алганда, Башкортстанда трамвай-троллейбус транспортын үстерүне сорады.

— Үстерәчәкбез, әлбәттә, — дип җавап бирде Рөстәм Хәмитов. — Без башкаланың төньягы белән көньягын тоташтыру планын әзерлибез. Моның тиз йөрешле трамвай булуы ихтимал.

Рөстәм Хәмитов сугыштан соң 1нче депоның директоры булып эшләгән Советлар Союзы Герое Сергей Зорин мемориалына чәчәкләр салды.

Аннары Башкортстан Президенты коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен кулайлаштырылган трамвайның салонын, кабинасын карады. Усть-Катав вагоннар төзү заводында җитештерелгән бу трамвай быел Уфа электр транспорты идарәсенә кайтачак дүрт вагонның беренчесе. Аңа мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны утырту-төшерү өчен махсус җайланма-басма монтажланган.

Арытаба Рөстәм Хәмитов “Башкортстан троллейбус заводы” җәмгыятендә җитештерелгән, шулай ук инвалидларны йөртү өчен тәгаенләнгән троллейбусны карады. Президент пассажирларны утырту һәм төшерү өчен кулайлаштырылган баскычның уңайсыз урнашуын, моның инвалидлар өчен бик күп кыенлыклар тудырачагын билгеләп үтте.

Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, торак мәсьәләсен чишү белән беррәттән, шәһәр хуҗалыгында транспорт проблемасын тиз арада хәл итү, атап әйткәндә, республика башкаласының төньяк һәм көньяк өлешләрен электр транспорты белән тоташтыру өстенлекле юнәлеш булырга тиеш.

Тимур Рәхмәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»