04.04.2012 - Социаль өлкә

Пенсияләр артты

Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, 1 апрельдән пенсия күләмен индекслау коэффициентлары расланды. Хезмәт пенсиясе алучыларның пенсия күләме 3,41 процентка артты.  Бу категория гражданнарга пенсия күләме быел икенче тапкыр арттырыла. Мәгълүм булуынча, 1 февральдән  пенсия 7 процентка арттырылган иде.

1 апрельдән социаль пенсия, шулай ук, социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче барлык төр дәүләт пенсияләре  (чакыру буенча хәрби хезмәт үткән хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, радиация тәэсиреннән зыян күргән кешеләргә инвалидлык буенча һәм башкалар) 14,1 процентка артты.

Индекслау нәтиҗәсендә, республикада картлык буенча пенсия күләме 9200 сум, хезмәт пенсиясенең уртача күләме 8850 сум, барлык пенсияләрнең уртача күләме 8600 сум тәшкил итә.

Ике пенсия алучы гражданнарның ике пенсиясе дә арттырыла. Аларның уртача күләме, категорияләренә карап, 15800 сумнан 24100 сумга кадәр күтәреләчәк.

Моннан тыш, 1 апрельдән гражданнарга аерым казанышлары һәм хезмәтләре өчен (Советлар Союзы, Русия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Ленин,  “Ватан алдындагы хезмәтләр өчен” орденнары белән бүләкләнгән һәм башка  гражданнар), атом-төш коралын сынауда катнашканнар өчен билгеләнгән өстәмә матди тәэминат күләме 14,1 процентка арттырылды.

Шулай ук, 1 апрельдән федераль ташламалардан файдаланучы 380 мең кеше 6 процентка арттырылган айлык түләүләр алачак.

Пенсияләрне һәм башка төр түләүләрне финанслау тулы күләмдә тәэмин ителәчәк. Алар 3 апрельдән графикка ярашлы китерелә башлады.

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»