Пенсияләр арттырылды
Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән, 1 февральдән барлык төр хезмәт пенсияләре, аларның күләменә бәйле рәвештә, 7 процентка артты. Ике пенсия алучылар өчен аның берсе генә — хезмәт пенсиясе үзгәрде. Нәтиҗәдә Башкортстанда хезмәт пенсиясенең уртача күләме 560 сумга артты һәм 8560 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме — 8900 сум.
Русия Пенсия фонды Башкортстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада хезмәт пенсиясе алучы 1 миллион кеше 2 февральдән пенсияне яңа күләмнәрдә ала башлаячак.
Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”