27.01.2012 - Социаль өлкә

Социаль торак төзелергә тиеш!

Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстанның коммерциягә карамаган Социаль торак төзелеше фондының Попечительләр советы утырышын үткәрде.

— Торак төзелеше — республикада иң авыр проблемаларның берсе. Миңа килгән мөрәҗәгатьләрнең кырык проценты шушы мәсьәләгә кагыла. Бер кешегә туры килүче торак мәйданы буенча республика Русиядә алтмышынчы урыннарда, ә Уфа миллионлы шәһәрләр арасында соңгы урында бара. Меңнәрчә кеше торакны арзанрак хакка сатып алабыз, дип алданды, ни акчасыз, ни фатирсыз калды. Дәүләт аларның бәласенә битарафлык күрсәтте. Безгә торак төзелешендә ихтыяҗ белән тәкъдимне тигезләр өчен  бик нык тырышырга кирәк. Республика максатлы программасына ярашлы, быел  2,3 миллион квадрат метр, ә 2015 елга  3,5 миллион квадрат метр торак сафка кертергә тиешбез. Бүген республикада 64 мең кеше фатирга чират тора, аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 3,5 миллион квадрат метр социаль торак кирәк. Бу дистәләрчә миллиард сум акча дигән сүз, — дип билгеләде Рөстәм Зәки улы.

Башкортстанның Торак төзелеше фонды генеральный директоры Рәүф Ногманов сүзләренә караганда, быел 23 җир участогында 33 мең квадрат метр торак төзеләчәк. Әлеге күләм 600ләп гаиләне фатирлы итәргә җитә. Тик 64 мең мохтаҗ янында бу бик бәләкәй сан.

— Тизрәк төзү һәм күбрәк кешене тораклы итү максатында без өч катлы йортлар төзергә карар иттек. Ә күп күләмдә төзелешне башлар өчен тәүге этапта миллиард сумга кадәр өстәмә средстволар кирәк, — дип белдерде Социаль торак төзелеше фондының генеральный директоры Дамир Миңнебаев. — Социаль төзелеш өчен районнарда инженерлык челтәрләре үткәрергә яңа чыгымнар таләп ителмәгән мәйданнар юк. Фатирга түләү дә күп гаиләләр өчен проблема тудыра. 45-54 квадрат метрлы торак өчен ай саен унике меңнән артык акча чыгарып салырга кирәк. Түләү срогын ун елдан унбиш елга кадәр озайту аны хәл итәр иде.

Уфада торак төзелеше мәйданнарының 90 проценты коммерсантлар кулында.

— Төзелеш тармагына хәзер куәтле кланнар, спекулянтлар җыелды. Алар рәхәтләнеп халыкны талый. Дәүләт шәхси төзүчеләр белән көндәшлек итә алмый, без алардан калышабыз. Җир юк, ресурслар юк, банклар ярдәм итми, — дип канәгатьсезлеген белдерде Рөстәм Хәмитов. — Бүген Попечительләр советы да проблеманы хәл итүнең анык юлларын күрми бугай. Киләсе утырышка эзмә-эзлекле план белән килүегез сорала. Халыкны торак белән тәэмин итү — өстенлекле бурычларыбызның берсе. Бу хакта мин көн саен сөйләшергә дә риза, нәтиҗә генә булсын.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»