21.01.2012 - Социаль өлкә

Университетта укыйлар, чит илләрдә ял итәләр

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фидус Ямалтдинов җитәкчелегендә узган Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланды.

Бүген республикада 797 мең пенсионер яши, шуларның яртысыннан күбрәге, ягъни 410 меңе социаль ярдәм чаралары белән файдалана. Узган ел йомгаклары буенча, аларга айлык акчалата түләүләр күләме 1 миллиард 338 миллион сумнан артып киткән.

— Федераль һәм төбәк льготникларына торак биналары һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча акчалата компенсация һәркайсына шәхсән исәпләнә. Барысы да торакның төренә һәм һәр муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең республика стандартлары күләменә бәйле. Бу юнәлеш буенча түләнгән средстволар күләме 1 миллиард 756 миллион сум тәшкил итте, — диде чыгышында хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Наталья Алмаева.

Өлкән яшьтәгеләрнең  тормыш сыйфатын яхшырту өчен  республика бюджеты исәбенә социаль түләүләрнең федераль дәрәҗәдә каралмаган өстәмә төрләре билгеләнгән. Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар, сугыш инвалидларының аерым категорияләре, СССРның, Русия Федерациясенең, Башкортстан Республикасының мактаулы исемнәре булган ветераннар пенсияләренә өстәмә ала. Былтыр 15 мең тирәсе кеше өчен аның гомум күләме 106,6 миллион сум тәшкил иткән. Русия Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында указына ярашлы, 1623 ветеран һәм һәлак булганнарның тол хатыннары торак белән тәэмин ителгән.

Өлкән яшьтәгеләрне социаль яклау турында сүз алып барганда, Халык университеты һәм Социаль туризмны үстерү максатлы программалары турында мотлак әйтергә кирәк. Тәүгесе буенча республика шәһәр һәм районнарының социаль яклау органнарына гариза белән 19 мең кеше мөрәҗәгать иткән, быел программа 15 мең кешене укытуны күздә тота. Социаль туризмны үстерү максатлы программасы чикләрендә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен социаль турлар оештырылды. Республика маршрутлары буенча — 1473, Русия буенча – 780, чит илләргә  281 путевка бирелгән. Моның өчен республика бюджетыннан 37 миллион сумга якын акча бүленгән. Шул ук вакытта әлеге программа халыкта күп сорау тудырды. Путевкаларны бүлү механизмы аңлашылып җитми, ул кемнәргә бирелгән? Һәм ни өчен нәкъ аларга? Бу юнәлештә эшлисе бар әле. Путевкалар кода-кодагыйлык буенча таратылырга тиеш түгел. Республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Әмирхан Сәмирханов, игътибар үзәгендә бюджет өлкәсендә эшләп хаклы ялга чыкканнар булырга тиеш, дигән фикердә.

Гомумән алганда, Профсоюзлар федерациясенең башлангыч оешмаларында исәптә 168 меңнән артык кеше тора. Социаль партнерлык формасын файдаланып, килешүләр, аша сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар социаль ярдәм ала.

Предприятиеләрдә ветераннар советлары төзелгән, алар матди һәм хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрә, предприятие исәбенә ял һәм дәвалануны оештырырга ярдәм итә. Бюджет өлкәсе пенсионерлары өчен пенсия законнарын һәм дәүләт программаларын аңлату буенча әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрелә. Алар тантаналы чараларга, очрашуларга чакырыла.

Ә менә хезмәт салган предприятиеләре теге яки бу сәбәп белән юкка чыккан пенсионерларның язмышы мәсьәләсе хәл ителүне көтә, алар әхлакый һәм матди ярдәмсез калган.

Чарада республика өчьяклы комиссиясенең быелгы эш планы каралды. Мартта тармак һәм территорияләр дәрәҗәсендә эш бирүчеләр вәкиллекләре төзү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Шулай ук комиссия хезмәт хакларын арттыру буенча чаралар планын гамәлгә ашыру барышын, балалар ялын, бизнесның социаль җаваплылыгын, укуны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру һәм башка мәсьәләләрне дә күз уңында тотачак.

Резеда Фазылова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»