03.12.2011 - Социаль өлкә

Производствода зыян күрүчеләргә автомобильләр тапшырылды

Производствода зыян күргән һәм һөнәри авыруларга дучар булган 24 кеше ВАЗ-2107 автомобильләре ачкычлары алды. Документларны аларга Социаль страховка фондының Башкортстан бүлекчәсе идарәчесе Марат Латыйпов тапшырды.

Махсус автомашиналарда мөмкинлекләре  чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар да күз уңында  тотылган. Автомобильгә гадәти идарә итү мөмкинлеге калдырылуы да бик мөһим, кирәк булганда инвалидны башка шофер алмаштыра ала.

Бүген республикада 10 меңнән артык кеше производстводагы бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мотлак социаль страховка акчасы исәбенә страховка түләүләре ала.

Ел башыннан төбәк бүлекчәсе айлык һәм бер тапкыр бирелүче страховка түләүләренә 520 миллион сумнан артык акча бүлде, шуның 84 миллион сумы — реабилитация чыгымнарына.

2001 елдан бүгенге көнгә кадәр төбәк бүлекчәсе 784 автомобиль сатып алуга 98,9 миллион сум акча бүлгән. Яңа автомобильләрне искергән транспортка алмашка бирү очраклары да булган.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»