26.11.2011 - Социаль өлкә

Асрамага әби бирәм, пенсияләре белән!

Әллә ничә гәзиткә белдерү бирдем, кеше күп йөри торган урыннарга ябыштырдым: “Инвалид караучыга бер мең өч йөз сиксән сум түлим. Янында яшәү түләүсез, ашау да инвалид исәбеннән. Кем тели?” Шалтыратучылар булды. Карарга теләк белдерүдән алда, түләү хакының дөреслеге белән көлемсерәп кызыксындылар.  Бер саны урынына ун саны түгелме, янәсе. Унбер мең өч йөз сиксән сум аласылары килә икән.

Ә бит хөкүмәт инвалид караучы кешегә нәкъ шушы хакны — 1 мең 380 сумны түли. Ә андый кешене табуга караганда, аңа документ-белешмә юллау, туплау күпкә авыррак булып чыкты.

Ялланучыга төп шарт — ул бер урында да эшләмәскә (хәтта бер генә сәгатькә барып кайта торган эштә дә), бернинди пособие (эшсезлек буенча пособие дә), пенсия дә алырга тиеш түгел. Һәм шушы хакта тиешле оешмалардан пенсия фондына белешмә китерү таләп ителә. Мин бер студент кыз белән таныштым. Студентларга инвалидларны карарга ялланырга ярый икән. Әйбәт булды, белешмә-документлар җыя башладык. Паспорт һәм прописка, социаль номер, страховка таныклыгы күчермәсен эшләтеп алдык. Кайда һәм кайчанга кадәр укуы, бер җирдә дә эшләмәве, халыкны эш белән тәэмин итү бюросында исәптә тормавы, пособие алмавы турында белешмәләр алырга озак кына вакыт китте.

Моннан тыш инвалид кешедән дә белешмәләр таләп ителә икән. Инвалидлыкка справка (анысы инде күптән пенсия фондында бар, нигә кабат-кабат сораталардыр), хезмәт кенәгәсенең күчермәсе — монысы да аларда бар, ә шулай да таләп итәләр. Бәлки эшлидер, янәсе. Беренче группа инвалид ничек эшләсен инде?! Эшләрлек булгач, аңа нигә караучы кирәк? Ярый, боларын да тешне кысып түзә-түзә булдырдык. Инде студент кыз белән икәү пенсия фондына документларны тапшырырга килдек. Мондагы чират! Бер сәгать үтте, ике, өч... Кемнәрдер чиратсыз да керә. Үлгәннәргә таныклык тутыручылар икән. Аларны чиратсыз хезмәтләндерәләр.

Беренче көнне чиратыбыз җитмәде. Икенче көнне, иртәрәк килеп, янә чират алдык. Кердек теге бүлмәгә. Документларыбызны суздык. Нинди теләк белән килүебезне белгәч, “Кто за кем будет ухаживать?” дип аптырашта калдырды безне йомшак кына тавышлы ханым. Мин, беренче группа инвалид каенанамны карарга студент кызны таптык, дип аңлатып бирдем. “Каенанагыз кайда? Үзе килеп, мине шушы кызның каравына каршы түгелмен, дип үз куллары белән язарга тиеш”, димәсенме! Өч инсульт кичергән каенанамның йөрмәве, ике күзе дә сукыр булганлыктан (бу хакта инвалидлык справкасы каршысында ята бит), яза алмавы турында әйткәч, нотариустан аның өчен фәлән-фәлән кеше гариза тутырырга хокуклы дигән ышаныч язуы (доверенность) китерегез, моның өчен сезгә нотариусны өегезгә чакырырга туры киләчәк, диде. Я хода! 

Булган документларның дөреслеген тикшерүне сорагач, каршы килмәде тагын, һәрберсен хәрефенә, өтеренә кадәр чагыштырып чыкты. Һәм... әһә, таптым дигәндәй, тукталып калды. Студент кызымның паспортында теркәлү урыны бер төрле (туган авылыныкы), ә кайда укыганлыгы турындагы справкада икенче төрле — тулай торакта яши. Бусы аның вакытлыча гына, дип аңлатабыз. Әнә шул вакытлыча теркәлгән урыннан да справка кирәк, ди таләпчән хезмәткәр. Эшебез шулай итеп уңмады. Безнең күңелләребезнең төшкәнен күрептер инде, хезмәткәр бераз йомшап китте. Иркенләп тутырыгыз, дип гариза бланклары тоттырды. Берсен каенанам яки нотариустан доверенность алгач — мин, икенчесен караучы кыз тутырырга тиеш.

Калган документларны җыярга да озак кына вакыт китте. Ниһаять, барысы да булды кебек. Пенсия фонды таләп иткән исемлектәге документ-белешмәләр барысы да бар. Без янә пенсия фондында. Янә белешмә-документларны җентекле тикшерү. Һәм янә хата! Студент кызның вакытлыча теркәлгән урыннан алган справкасындагы мөһер герблы түгел. Фирма бланкысында басылган, түгәрәк кара мөһер белән беркетелгән булуга карамастан, мондый справка ярамый икән. Гаризаларны да җентекле тикшерде. Монда да справкаларда булган бөтен мәгълүматларны язасың. Шөкер, алары, бәхеткә, хатасыз булды.

Кызым янә справка юллап китте. Көннәр үтә торды. Чираттагы пенсия алыр вакыт җитте. Теге бер мең өч йөз сиксән сумнан бу юлы да колак кактык. 

Икенче ай китте пенсия фонды юлын таптауга. Студент кызымның лекцияләре дә артты. Теге герблы справканы алгач, аны фондка тапшырырга үзем генә бардым. Пособиене, ниһаять, бу айда ала алырбыз дигән өмет белән кәефле генә утырам. Тик кәгазьләремне кат-кат тикшергән ханым янә бер документыгыз — вакытлыча яшәргә теркәлгән районның халыкны эш белән тәэмин итү бюросыннан студент кызның эшсезлек буенча пособие алмавына справка җитми, димәсенме! Мин, нигә аны теге килгәндә әйтмәдегез, дип кычкырудан чак тыелып калдым. Караучы кызыма телефоннан (ярый әле ул бар) гына хәбәр итеп әйттем дә... уйга калдым.

Никадәр кәгазь боткасы, формальлек. Әйтерсең, миллионнар белән эш итәләр! Бу айда да җыеп бетерә алмасак, кул гына селтим, дигән нәтиҗәгә килеп, эшемә киттем. Юл буе справкалар җыярга киткән вакытымны жәлләп, нервы, көч, акча (студент кызым ике тапкыр справка артыннан авылына кайтып килде, моннан тыш, шәһәрдә дә транспорт хакы кыйммәт бит, доверенность алу, нотариусны өйгә чакыру үзе ике мең сумнан артып китте) сарыф итүебезне уйлап бардым. Әллә түләмәс өчен юри сузалар инде? Бәлки, аларга файдасы бардыр? Хөкүмәт акчасын азрак сарыф иткәннәргә ниндидер премия дә каралган түгелме әле?

Шунда минем үҗәтлек уянды. Барып чыкмас хәйләгез! Бернигә карамыйча барыбер җыеп тапшырачакмын! Һәм шулай иттем дә. Эшсезлек буенча пособие алмаганлыкка справка китергәннән соң, тагын берничә белешмә таләп иттеләр: бланкта тутырган гаризадан тыш, караучыдан кулдан: “Прошу назначить компенцацию по уходу за Габидуллиной С. М. В настоящее время не работаю (трудовая книжка на мое имя не заводилась), в центре занятости на учете не состою, в качестве предпринимателя не зарегистрирована, пенсия на мое имя не назначена. Обо всех обстоятельствах, влекущих прекращение выплаты компенсации, обязуюсь сообщить в 5ти дневный срок”, дигән гариза язу кирәклеге исләренә төште. Бу гаризада язылганнар турында аның справкалары алларында бит инде, нигә моны тагын язма рәвештә исбатлау кирәк икән?

Мин янә, караучы кызымны эзләп, укыган җиренә киттем. Тутыртып алдым да янә пенсия фондына йөгердем. Бу килүемдә инде бернинди дә хата тапмаслар, дип, ышанычлы адымнар белән үттем бүлмәгә. Тик... Җиңүче кыяфәте белән соңгы дип уйлаган справкамны өстәлгә салгач, мине ирештергәндәй, бер документ тоттырдылар. Ул студент кызымның хезмәт хакы алуы турында салым инспекциясе справкасы иде. “Июль аенда Ганиева Л. Ш. 55 сум акча алган” диелгән анда. Әле октябрь бит, ул хәзер эшләми, журналистика факультетында укучы буларак, практика вакытында гәзиттә бер мәкалә бастырган булган, шуның гонорары гына ул, июль аендагы хәлнең бүгенге көнгә ни катнашы бар, диюемә, фонд хезмәткәре янә справка таләп итте: кайсы гәзиттә кайчан практика үткән — шул хакта справка китерсен. Югыйсә, документларыгыз үтми, дип мине янә борып чыгарды. 

Октябрь да үтеп китте. Справканы ноябрь бәйрәмнәре узгач кына илтә алдык. Справкага кушып, бер кап кәнфит, кыйммәтле кофе дә суздык. Документларны, ниһаять, алып калдылар. Компенсациясе кайчан булыр... Тагын берәр хата табарлармы, әллә кәнфитләп чәй эчкәндә анысын җайларлармы?..

Фәния ГАБИДУЛЛИНА.

Соңгы сүз. Каенанамны үзебез карыйбыз. Бер мең өч йөз сиксән сумга беркем дә риза түгеллеген кайсыбыз да белә, шул ук пенсия фонды хезмәткәрләре дә. Бу студент кызның да аның янында тормаганлыгы аларга мәгълүм. Шулай булуга карамастан, алар аңа компенсация түләүгә каршы килми, документлары гына дөрес булсын.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»