30.07.2011 - Социаль өлкә

Эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

Республикабызның 230 меңгә якын эшләүче пенсионерының августтан пенсиясе артачак. Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе 1 августтан хезмәт пенсияләренең күләменә, “Русия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында” Федераль законның 17 статьясындагы 5нче пунктына ярашлы, төзәтмәләр кертте. Бу норма эшләүче яисә пенсиягә соңгы төзәтмәләр керткәннән соң эшләүче һәм төзәтмәләр кертүдән язма рәвештә баш тартмаган пенсионерларга кагыла.

Гражданның шәхси исәбендә чагылган һәм пенсия капиталы күләмен билгеләгәндә исәпкә алынмаган страховка взнослары күләме пенсия күләмен яңадан карау өчен нигез булып тора. Страховка взнослары турында мәгълүмат эш бирүчеләрдән алына. Элекке төзәтмәләр кертүдән бу шуның белән аерыла: ул узган елгы гына түгел, агымдагы елның 1нче кварталында да Пенсия фондында теркәлгән страховка взнослары турындагы мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла.

— Пенсия фондына килгән страховка взнослары күләменә бәйле һәр пенсионерның пенсиясе аерым артачак, — диде Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров. — Пенсия уртача 153 сумга артачак. Төзәтмәләр кертүдән баш тарткан пенсионерлар, Пенсия фонды идарәсенә гариза язып, пенсияләрен яңадан исәпләтә ала. Бу нигез буенча яңадан исәпләнелгән пенсия тәгаенләнгәннән соң яисә пенсиягә төзәтмәләр керткәннән соң 12 ай үткәч, кеше моңа хокуклы. Яңадан исәпләүне сорап мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче көненнән пенсия яңадан исәпләнәчәк.

Русия Пенсия фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»